Логотип
Театр

“Идел-йорт”та Теләче җиңде

Быел фестиваль 15 нче тапкыр үтте. Аның Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган “Гөргөри кияүләре” спектакле белән башланып китүе тикмәгә генә түгел. Чөнки быел “Идел-йорт” Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Әдәбият...

Быел фестиваль 15 нче тапкыр үтте. Аның Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган “Гөргөри кияүләре” спектакле белән башланып китүе тикмәгә генә түгел. Чөнки быел “Идел-йорт” Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Әдәбият елы һәм күренекле драматургыбыз Туфан Миңнуллинның 80 еллыгына багышлап үткәрелде. Беренче кичтә үк сәхнәдә Гөргөри дәдәйнең мәзәк хәлләрен тасвирлауларының тагын бер сәбәбе шул – спектакльне Кукмара районы халык театры алып килгән бит. Режиссеры – Рамил Сәләхетдинов. Ә кукмаралылар былтыр фестивальдә баш бүләккә ия булган иде. “Идел-йорт”ны гран-при иясе чыгышыннан башлау матур гадәткә әйләнде. 

 

      Кукмаралылардан кала быел фестивальдә Әлмәт, Теләче, Чүпрәле, Мамадыш, Буа, Балык Бистәсе, Баулы районнары, Казан шәһәре, Башкортстанның Яңавыл районы халык театрлары үзләренең осталыкларын күрсәтте. Театр дип җан атып яшәүчеләрнең чыгышын режиссер, театр галиме Гали Арсланов, күренекле артистларыбыз Әзһәр Шакиров һәм Гөлсем Исәнгулова, Казан яшь тамашачылар театрының сәхнәгә куючы рәссамы Сәйдәш Мөхәммәтшин, Филология һәм мәдәният ара мөгалләмәләр институты мөгалимәсе Эльвира Закирова бәяләде. Фестивальне оштыручылардан күп еллар бу эшкә күңелен биргән Камил Саттаровны әйтеп үтми мөмкин түгел.

 

       Жюри бәяләве бунча беренче урынга М.Гыйләҗев әсәре буенча режиссер Фирдәвес Нәгыймова куйган “Яра” спектакле белән Теләче халык театры чыкты. 14 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бу спектакльне тагын бер кат күрсәтәчәкләр. Шунда ук фестивальнең бүтән бүләкләнүчеләре дә билгеле булачак, аларга дипломнар, бүләкләр тапшыру булыр дип көтелә.

 

Гали Арсланов, сәнгать фәннәре докторы, профессор:

Халык театрлары бүгенге көндә бик зур эш башкара. Аларның бит штатта гадәттә 1-2 генә кеше. Калганнары төп эшенннән кайтып, гаиләсен, балаларын калдырып мәдәният йортына ашыга. Халык театрлары татарны эстетик яктан тәрбияләү, милли гореф-гадәтләребезне саклап калу, киләчәк буыннарга җиткерү өчен үзләреннән зур өлеш кертә.

Шулай да фестивальне киң җәмәгатьчелеккә яктыртуда матбугат чараларының игътибары җитеп бетмәде шикелле. Бәйге республикада гына түгел, ә бөтен ил күләмендә үткәрелә дип әйтергә мөмкин. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучылар бар. Халык театрлары ике атна дәвамында үз осталыкларын күрсәтте. Бер районнан егермешәр, утызар кеше чыгыш ясады. Алар өчен бу бик зур вакыйга. Әмма шул ук вакытта бу чара турында матбугат басмаларында булсынмы, радио, телевидениеме, бөтенләй материал булмады диярлек. Миңа калса, “Идел-йорт” бик әһәмиятле, кирәкле фестиваль. Оештыру ягыннан да тел-теш тидерерлек түгел. Киләчәктә матбугат чаралары тарафыннан халык театрлары бәйгесенә дә игътибар артыр дип өметләнәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк