Логотип
Театр

ИЛЬЯС ГАФАРОВ: БЕЗ ҮЗ ЮЛЫБЫЗ БЕЛӘН БАРАЧАКБЫЗ

Yummy Music инди-лейблы барлыкка килүгә быел алты ел. Шул вакыт аралыгында ул 20гә якын талантлы артист, музыкантлар җыйды, уңышлы клиплар төшереп, төрле фестивальләр үткәреп өлгерде. Туган көн уңаенн...

Yummy Music инди-лейблы барлыкка килүгә быел алты ел. Шул вакыт аралыгында ул 20гә якын талантлы артист, музыкантлар җыйды, уңышлы клиплар төшереп, төрле фестивальләр үткәреп өлгерде. Туган көн уңаеннан, 14 апрель көнне Казанның “Московский” мәдәни үзәгендә концерт-шоукейс узачак. Шул уңайдан без Yummy Music инди-лейблы продюсеры, “Ittifaq” төркеме солисты Ильяс Гафаров белән татар мәдәниятендә үсеш алучы җанлы музыка һәм, әлбәттә, булачак концерт турында әңгәмә кордык.

- Yummy Music тарихы нәрсәдән башланып китте?

 - Беренчедән, төркемнең тарихы үзебезнең студияне булдырудан башланып китте. 2012 елның март аенда актерлар йортында беренче студиябезне ачып җибәрдек. Дусларыбыз белән бергәләшеп, бар көчебезне җыеп, ярты ел эчендә төзедек һәм берничә ел бик уңышлы иҗат иттек. Аннары башка урыннарда студияләр ача башладык: башта Татар бистәсендә, аннары Ирек мәйданында. Киләчәктә тагын бер яңа студия ачарга планнар бар һәм бу безнең беренче юнәлешебез дип әйтергә була. Эшчәнлегебезнең нигезе – тавыш яздыру. Бүгенге көндә без, музыкаль проектлардан кала, фильмнар һәм дәреслекләр өчен тавыш яздырабыз. Тора-бара, үзебезнең музыкантларга да клиплар төшерә башладык. Башкалар төшергән клипларның сыйфат дәрәҗәсе безне тулысынча канәгатьләндермәү сәбәпле, 2013 елда үзебез видео юнәлешкә кереп киттек. Шулай ук сәхнә өчен видео-бизәлеш ясау, документаль фильмнар төшерү белән актив шөгыльләнәбез. 2014нче елдан башлап “Мин татарча сөйләшәм” фестиваленең музыкаль продюсерлары булып эшли башладык. Анда музыкага кагылышлы эшләрне: артистларны сайлап алудан башлап, тавыш, сәхнә кую процессларын контрольдә тотабыз. Елдан ел ул фестивальнең техник ягын, эчтәлек-форма сыйфатын үстерергә тырышабыз.

 dIQnD0VWPkk

- Ильяс, 6 ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясыйк әле. Нинди зур эшләр, проектлар башкарылды?

- Аларның барысын да искә төшереп тә булмый, ләкин иң мөһимнәрен әйтеп китәсе килә. Мәсәлән, 2013 елда Казаннан бөтен музыкантларыбызны алып, Мәскәүнең “МИР” концертлар залында беренче тапкыр зур концерт куйдык. Ул безнең өчен бик кызыклы тәҗрибә булды. “Традиционные татары” дип аталган концертны, “Kazan World” дигән Мәскәү төркеме белән берлектә оештырдык. Алар да безнең кебек тере уен коралларында музыка уйный. Составта үзебезнең бэнд, артистлар, операторлар, алып баручылар да бар иде.

Икенчесе, “Мин татарча сөйләшәм” проекты өстендә эшли башлау. Бөтен командабыз бу эшкә тиз кушылып китте: кызлар-егетләр сценарий язудан башлап, тавыш кую эшләренә кадәр зур теләк белдереп башкара. Шулай ук 2015нче елда үз тарихыбызда беренче халыкара музыкаль проект чыгардык. Австралиядә яшәүче Зөлфия Камалова, Нидерландыдан OMFO дигән электрон музыкант белән бергә, интернет аша “Kosmostan” дип аталган электрон альбомын яздырды. Аларның иҗаты тәнкыйтьчеләр күзлегеннән уңай бәяләнде. Татарстанның гына түгел, Россиякүләм журналларда да әлеге альбом турында язып чыктылар. Бу, минемчә, безнең өчен алга китеш иде. 2015нче елда Оскарның “Грейпфрут” җырына төшерелгән клибы Германия конкурсында призлы урын алды. Әлеге клипны белгечләр әле дә бик уңай бәялиләр. Шулай итеп, видео өлкәсендә дә уңышларга ирештек. Хәзер исә күбрәк артистларның шәхси концертлары, шәхси альбомнары өстендә эшлибез. Узган елны рэпер K-Ru үзенең яңа альбомын чыгарды, быел Juna төркеме тәүге альбомын яздыруга кереште. Әлбәттә, бөтен эшебез, уңышыбыз артистның үзе белән бәйле. Зәринә Вильданова да, Илгиз Шайхрәзиев та бик зур, әһәмиятле проектларда катнашып өлгерделәр. Аерым итеп ТР Дәүләт камера хоры һәм оркестры белән бергә уйнаган концертны әйтеп үтәргә кирәк: бу бөтенләй яңа дәрәҗә. Зәринә, гомумән, бөтендөнья буйлап татарлар яшәгән төбәкләрдә чыгыш ясый, чит илдә яшәүче татарларны заман музыкасы белән таныштыра. Илгизне хәтта дини концертларга да яратып чакыралар. Juna узган елны Казанда гына түгел, Төмән, Мәскәү, Чувашия, гомумән, бөтен Россия буйлап уза торган җанлы музыка фестивальләрендә катнашып, тәҗрибә җыя башлады.

WhJuiCUh8oM

\Илгиз Шайхразиев\

- Лейблның бүгенге халәте ничек? Нинди проектлар өстендә эшчәнлек алып барасыз?

- Быел, бигрәк тә җәй һәм көз сезонына планнарыбыз бик зур. Бу чараларны 14 апрель көнне узачак концертыбыз ачып җибәрәчәк. Аннары гадәттәгечә 26 апрель – Мин татарча сөйләшәм. Безнең җәйгә хыялыбыз бар – бөтен дөньяда яшәүче заманча татар музыкантларын берләштерүче зур фестиваль оештыру. Ул фестиваль өстендә эшли башладык: музыкантлар белән дә элемтәдә торабыз, мәйдан турында да сөйләшүләр алып барыла. Исеме әле билгесез, ләкин исеме монда мөһим түгел, иң мөһиме – аңа яхшы заманча эчтәлек тупларга. Шулай ук Россия төбәкләрендә иҗат итүче татар музыкантларын чакырырга ниятлибез.

lTRg6lerQuo

\Зәринә Вильданова

- Лейбл составында иҗат итүче артистлар белән үзара мөнәсәбәтләрегез ничек?

-Без аларның һәрберсе белән аерым эшлибез, һәр артистның таләпләре төрле. Кемгәдер үзебез җыр һәм аранжировка ясыйбыз, ә кемдер барысын да үзе иҗат итә. Һәрберсен якын итеп, шәхси караш белән һәм аерым стратегия кулланып эшләргә тырышабыз. Мәсәлән, безнең үзләре формалашкан төркемнәребез бар: Juna, Gauga төркеме. Рок яки инди музыка булсынмы, алар инде үз юнәлешен алган. Аларның һәрберсенең берничә шәхси концерты да булды, хәзер исә без аларны зуррак сәхнәгә чыгарырга телибез. Зәринә белән Илгиз зур сәхнәдә эшләп карадылар, бүгенге көндә без аларга күбрәк яңа материал иҗат итәргә, беренче альбомнарын тупларга ярдәм итәбез. Проектларда барлык артистларыбызны да катнаштырырга һәм шул ук вакытта аларның һәрберсенең иҗат юлына этәргеч ясарга тырышабыз. Яңа фестиваль, яңа видеоклиплар, яңа альбомнар булсынмы ул, максатыбыз – һәрбер музыкантның, артистның иҗатын эчтәлекле итү.

DEwtDmwYn38

Gauga

- Без сине яшьләр арасында Ира Смелая башкаруындагы “Алтын” җырының текст авторы буларак та беләбез. Аны язганнан соң нинди тәкъдимнәр булды?

- Без Little Big төркеме белән хәзер дә хезмәттәшлек итәбез. Алар ул проектны дәвам итә. Башкаларга килгәндә, әлбәттә, республикабыздан тәкъдимнәр бар. Без күбрәк татар телендә җырлар язабыз һәм күптән түгел үз сафларыбызга яңа электрон музыка өлкәсендә иҗат итүче яшьләрне чакырып, алар белән дә хезмәттәшлек итә башладык. Шуны әйтергә кирәк, үзебезнең җырларны да, башка кешенең җырын иҗат иткәндә дә зур команда белән эшлибез һәм яңадан-яңа формалар, яңадан-яңа алымнар кулланырга тырышабыз.

- Эстрадабызның  “шаблон” кысаларында төшерелгән клиплар белән чуарлануына ничек карыйсың?

- Билгеле, һәрбер кешенең үз теләге. Әгәр бу юнәлеш аларга ошый икән – төшерсеннәр. Мин үзем андый каналларга игътибар бирмим, хәтта алар турында хәбәрдар да түгел. Минем өчен бу хит-парадлар барысы да бер төстә кебек, катнашкан артистларны да бер-берсеннән аерып булмый. Үзем күбрәк җанлы музыка, татар мәдәниятенә яңалык алып килә торган артистлар белән кызыксынам. Эстрада мине әллә ни борчымый. Әгәр дә аларга шулай уңайлы икән, үз тормышы белән ничек яши, шулай яшәсен. Без үз юлыбыз белән барачакбыз.

7pFlOHC7Q7c

Juna

- Бүгенге татар эстрадысына карата фикерең нинди?

- Кызганычка каршы, эстрада системасы хәзерге вакытта авыл мәдәнияте белән яши һәм берничек тә шәһәр мәдәниятенә йогынты ясамый. Бөтен дөньяда мәдәният күптән алга киткән булса да, шәһәрдә яшәүче татарлар, артта калган татар мәдәниятеннән баш тартып, чит ил яисә рус телле музыка, театр белән кызыксына башлый. Бер яктан карасаң, Америка, Европа мәдәниятеннән илһамлану һәм аның белән кызыксыну начар да түгел, ләкин без аларның казанышларына карап, мәдәниятебезгә ниндидер яңалык алып килергә тиеш. Хәзерге вакытта бу процесс бик акрын, аерым инициативалы кешеләр арасында гына бара. Андыйлар арасына Казанда яши торган актив алдынгы карашлы режисерлар, музыкантлар, продюсерларны кертергә мөмкин. Ә менә Казаннан читкәрәк китсәң, шул ук Татарстан шәһәрләре, авылларында, я булмаса башка регионнарда татар шәһәр мәдәнияте һәм заманча музыкасы турында күзаллау бик чикләнгән. Алар радио, телевидениедә нәрсә күрәләр – шуны дөрес дип саныйлар. Чынлыкта исә, хәзер татар телендә чыккан контент музыка, фильм, клиплар бик күп төрле һәм алар арасында горурлык хисе уята торган үрнәкләр дә бар. Алар турында күбрәк сөйләргә, бу төр сәнгатьне тагын да популяштырырга гына кирәк. Без үзебез андый коллегалар белән гел хезмәттәшлек итәргә, зур бер көч булдырырга тырышабыз.

LblKM1sIdTY

K-Ru

- Телевидение, радио белән хезмәттәшлек итәсезме?

- Клиплар барысы да сыйфатлы һәм эчтәлекле булганга, телевидение бик яратып кабул итә. Әлбәттә, коммерцияле каналлар ротация өчен акча сорый, ә без аларга түләп эш итүне эффектив юл дип санамыйбыз. Радио белән дә шул ук хәл. Кайберәүләр яңа җырларны кабул итә, ләкин барысын да түгел. Бу күбесенчә аларның форматына туры килмәү белән бәйле. Иң гади, йомшак җырларны алар үзләренә алып калалар. Безнең юл исә – интернет, заманча платформалар, фестивальләр һәм үзебезнең концертларыбыз.

4Hz3PNUuWXI

 һава торышы

- Ни өчен эстрада башка жанрларны кабул итә алмый?

- Миңа калса, ул кабул итә, ләкин хәзерге традицион гаммәви мәгълүмат чараларының үз сәясәте, аларның аудиториясе болай да кими бара, чөнки күпчелек кеше интернетка күчә бара. Шуңа күрә, консерватив аудиторияне куркытмас өчен, ниндидер катлаулы әйберләрдән саклап калырга тырышалар. Минемчә, бу дөрес юл түгел, югыйсә бөтен дөньяда мәгълүмат чаралары башкача фикерли: киресенчә, бөтен яңалыкны беренче булып тәкъдим итәргә, интернет белән конкуренциягә керергә тырыша. Тора-бара безнең гаммәви мәгълүмат чаралары да шулай эшли башлар дип өметләнәбез .

- Яшь башкаручыларга нинди киңәшләр бирер идең?

- “Мин татарча сөйләшәм” яшь башкаручылар өчен конкурс башлап җибәрде һәм шуны әйтеп үтәсе килә, катнашучылар саны елдан-ел арта гына. Шунысы кызык, алар барысы да төрле: R’n’B, фолк, рок уйный торган кызлар-егетләр. “Мин татарча сөйләшәм” группасында хәзер тавыш бирү бара.  Көчле конкуренция булганга, быел 3 җиңүчене сайлап алырга булдык. Иң күп тавыш җыйган җырчылар “Мин татарча сөйләшәм” концертында чыгыш ясаячак. Киңәшләргә килгәндә, чит ил сәхнәсендә булган яңалыкларны үзләштереп, иң яхшы үрнәкләрне генә үз итәргә, мәдәниятеңә ниндидер файда, яңалык китерергә кирәк. Шулай ук без татар телендә иҗат ителгән актуаль әсәрләр, спектакльләр, музыка һәм киноларны күзәтеп барырга тиешбез. Дусларыңны, якыннарыңны алар белән таныштырып тору да мөһим. Бүгенге көндә бик күп кеше заманча кино, заманча музыка юк дип уйлый. Бу алай түгел. Татар милләтен башка халыклардан ким итеп куймаска тиешбез, югыйсә без дә Европа, Америка халыклары кебек үк заманча мәдәнияткә лаеклы халык. Барысы да үзебездән тора – шуны истә тотарга кирәк.

krShCiYdlAM

- 14 апрель көнне узачак концертыгыз турында сөйләп кит әле?

- Без аны “Шоукейс” дип атадык. Бер концертта берничә юнәлештә иҗат итә торган төркемнәрнең төрле солистларын берләштереп, ике бүлектән торган зур концерт ясыйбыз. Тамашачылар заманча татар музыкасының бөтен яклары белән танышачак. Концертта JunaGauga төркемнәре, Зәринә ВильдановаИлгиз ШайхразиевK-Ruһава торышы катнашачак. Тамашачыларны өр-яңа бина, өр-яңа тавыш, ут системасы куелган зал көтәчәк. Сезгә яңа дәрәҗәдәге шоу күрсәтергә әзерләнәбез.

Автор: Фәнүзә Сираҗиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк