Логотип
Театр

Исән – сау бул, Кыргызстан!

   Бишенче халыкара «АРТ-ОРДО» театраль фестивалендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы исеменнән Чаллы Дәүләт татар драма театры француз драматургы Жеральд Сиблейраның «Тирәкләр шаулый җ...

   Бишенче халыкара «АРТ-ОРДО» театраль фестивалендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы исеменнән Чаллы Дәүләт татар драма театры француз драматургы Жеральд Сиблейраның «Тирәкләр шаулый җирдә» исемле драмасы белән чыгыш ясады.
 
   Спектакль Чыңгыз Айтматов исемендәге рус драма театрында үтте. Зал тамашачылар белән тулы иде. Без күргән бүтән фестивальләрдән аермалы буларак, СССРның халык артисты Асанали Ашимов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри да, театр тәнкыйтьчеләре дә, тулы составта барлык спектакльләрне дә карап, тиешле бәяләрен бирделәр.
 
   Исеме җисеменә туры килгән фестивальнең. «АРТ-ОРДО». Шуңа күрә монда төрки театрлар гына иде. Таҗикстаннан, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан, Казахстаннан, Татарстаннан унике театр катнашты бу фестивальдә. Без бер атна вакыт эчендә төрле илләрдән килгән режиссерлар, артистлар, рәссамнар, композиторлар белән танышып, туганлашып беттек. Бик җылы каршы алдылар безне төрки туганнарыбыз.
 
   Кыргыз республикасының башкаласы Бишкәк – миллионга якын кеше яши торган шәһәр икән. Монда түбәләре күккә ашкан йортлар юк дәрәҗәсендә. Көн саен ничә баллы булса да җир тетри диделәр. Бөтен дөньяны иңләп торган, сыер абзарларына охшаган «Мәскәүски» кибетләр дә күренми. Халык гади һәм үзенчә яши. Һәркем үз эше белән шөгыльләнә. Урам тулы машина. Жигулилар юк дәрәҗәсендә. Уң рульле чит ил машиналары күбрәк күренә.
 
   Урамнарны аркылы чыккан чакта, бездәге кебек як-ягыңа карамыйча, бер кулыңа телефон тотып, икенче кулың белән арба тартып, өченчесе белән… Таптап китәргә дә күп сорап тормыйлар. Тотылган автомобильләр бездәгедән ике тапкыр арзанрак. Бензин бәясе кырык өч-кырык биш сум.
Телебездә дә әллә нинди аерма юк. Кыргыз дусларыбыз белән алар үзләренчә, без үзебезчә рәхәтләнеп сөйләшеп йөрдек. Бер-берсе белән очрашканда алар татарлар кебек, исән икәнлекне күреп торсалар да, «исәнмесез» димиләр, ә «сәламәт-месез» диләр. Болай исәнләшү, минемчә, дөресрәктер кебек.
 
   Бу илдә халык гади дигән идем. Без Кыргыз республикасының мәдәният, информация һәм туризм министры Алтынбәк Максутов белән урамда очрашып күрештек. Министрлыкка да кердек. Берәү дә кая барасыз дип сорамады. Формалы кешеләр дә юк иде шикелле.
 
   Шул ук бинада «Туган тел» татар-башкорт мәдәният үзәге урнашкан. Президенты Ульмаскулова Гөлсинә Хәйдәровна. Бу үзәккә 1989 елда нигез салынган. Шул вакыт эчендә бик күп Сабан туйлары, Корбан бәйрәмнәре, Ураза бәйрәмнәре, «Уйна, гармун!» һәм башка бәйрәмнәр үткәргәннәр. Бу үзәк ярдәмендә алт­мыштан артык студент Казан, Чаллы, Әлмәт, Алабуга һәм башка институтларга укырга кергәннәр. «Туган тел» үзәгендә бик җылы очрашу булды. Театрыбызның директоры Рашат Фәйзерахманов һәм Гөлсинә Ульмаскулова бүләкләр алыштылар. Алар чәкчәкле булдылар, без кыргыз түбәтәе кидек. Спектакль вакытында зал тулы булды дигән идем бит. Залны үзебезнең тамашачылар белән тутыруда да Гөлсинә ханымның һәм башка милләттәшләребезнең дә зур хезмәте кергән булып чыкты. Спектакль алдыннан Рашат Фәйзерахмановның тамашачыларны һәм жюрины кыргыз, татар һәм рус телләрендә сәламләве дә залда утырган халыкларның күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм.
 
   «Достук» радиосы аша, атнасына бер тапкыр татар телендә унбиш минутлык кына булса да, тапшырулар алып баралар икән. Безнең театр турында да тапшыру булды. Радиотапшыруларны Гөлгенә Шонкарова әзерли һәм алып та бара. Үзе сөйләгәннәре буенча, аның ерак бабалары Арча районы Орнашбаш авылыннан Кытайга күчеп киткән булганнар. Ә академик Миркасыйм Госманов аның туганнан туган абыйсы булып чыкты.
 
   Милләттәшләребез безне тауларга сәяхәткә дә алып бардылар. Ала-Тауның бер тармагы булган Ала-Арча тарлавыгы иде ул. Менә кайда икән ул дөньядагы иң гүзәл җирләрнең берсе! Бишкәктә көз булса да, монда инде кыш иде. Түбәләре күккә тигән өчәр, бишәр чакрым биеклектәге таулар арасында йөрү бәхетенә ирештек без. Кыш үзенә бертөрле, матур бит ул. Үзәнлектә ага торган Арча елгасы ярларын һәм тау башларын арча агачлары каплап алган. Бездә аларны артыш дип тә йөртәләр. Үзем дә Арча ягыннан булгангамы икән, миңа ул агачлар туганнарым шикелле якын тоелды. Чыңгыз Айтматовның бабаларының туган ягы Кукмара җирләрендә дә шушындый ук агачлар үсә бит. Бәлки монда без үзебез дә белми һәм аңламый торган җеп-тамырлар белән бәйләнешләр бардыр? Чөнки арча агачы өч мең ел яши икән. Тамырлары да череми. Ташка әйләнә.
 
   Кыргыз республикасының президенты Алмазбәк Атамбаевның хатыны Рәйсә Атамбаева һәм Гөлсинә ханымның тырышлыгы белән безгә, ял көне булса да, Кыргыз Дәүләт тарих музеен күрсәттеләр. Анда алтын эшләнмәләр белән беррәттән, Арча елгасы буенда табылган бик зур чуерташ та саклана. Ташка борынгы рун хәрефләре белән мондый сүзләр чокып язылган.
 
   «Сез көтеп алынган кунаклар булдыгыз. Сине акыллы һәм бай кешеләр һәрвакыт мактап һәм юксынып искә алырлар».
 
   Шушы борынгы сүзләрне укыгач, башка әллә нинди фәлсәфи уйлар килә.
 
   Ала-Тауның иң биек нокталарыннан көч алган су, Арча елгасына әверелеп, ташларны шомартып бәрелеп ургыла да, арыклар аша агып, Бишкекның үзәк мәйданына килеп керә. Андагы агачларны, фонтаннарны, чәчәк түтәлләрен, күп сандагы һәйкәл-потларны сугара.
 
  Таулардан агып төшкән чип-чиста тереклек суының ярдәме тиядер инде, өсләренә кар яуса да, үзәк урамнарда, паркларда розалар һәм башка үсемлекләр шаулап чәчәк атып утыра иде. Тиеннәр агачтан-агачка сикереп кышка әзерләнә, чикләвек җыя. 
   Без Бишкектан китәр алдыннан шәһәргә миллионлаган кара каргалар килеп тулды. Кунып ял итәр өчен җир эзләп озак әйләнде алар. Җирле халык Әфганстан каргалары болар диделәр. Ул якларда сугыш бара. Кошларга да, тереклек ияләренә дә, табигатькә дә тынычлык кирәк. Шушында гына кышлыйсылары килә бугай… 
 
   Сәламәтлектә бул, Кыргызстан! Без сине чын күңелдән үз күрдек! Тырыш һәм ачык йөзле халкыңны яраттык! Без Бишкекның иң яхшы кунакханәләрендә яшәдек. Дөньяның иң зур тирмәсендә кунак булып, күңел ачтык, кыргыз халкының милли музыка коралы, арча агачыннан эшләнгән «кыл-кыяктан» чыккан сихри музыканы таң калып тыңладык.
 
   Тагын да исән-сау күрешергә язсын. Без бу халыкара театраль фестивальдән «Иң яхшы артистлар ансамбле» дигән дәрәҗәле диплом һәм кубок алып китәбез. Безнең әле Хан-Тәңрене күреп хозурланасыбыз, Ала-Арчаның мәк чәчәгенә төренгән гүзәл чагын күрәсебез, Ыссык-Күлдә су коенасыбыз бар. 
   Исән-сау бул, Кыргызстан!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк