Логотип
Театр

ИСЕМНӘРЕ ДАНИЯ

Ул — Камал театры артисты. Таланты — кояшлы яңгыр төсле. Үзе җитез, моңлы, ягымлы, образга керә, яши, ышандыра. Дания Нуруллина катнашкан күптөрле спектакльләрне карагач, мин шундый фикергә килдем һәм...

Ул — Камал театры артисты. Таланты — кояшлы яңгыр төсле. Үзе җитез, моңлы, ягымлы, образга керә, яши, ышандыра. Дания Нуруллина катнашкан күптөрле спектакльләрне карагач, мин шундый фикергә килдем һәм үземнең утыз ел буена алып бара торган көндәлегемә шулай кыскача гына язып куйдым.

Камал театры сәхнәсендә Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясе бара. Дания топ рольдә — Шәфәкъ образын иҗат итә. Биредә шамакайланып та, тавышың белән уйнап та, боргаланып-сыргаланып йөреп, кеше көлдереп тә булмый. Шәфәкъне спектакль азагында авылдашлары караңгы далага, ач бүреләр янына озаталар. Әмма аңарчы әле аның мәхәббәте, җаннарны айкап ала торган мәхәббәте бар. Адәм баласының тирән кичерешләрен, күңел тибрәнешләрен ничек үз җаны аша уздыра Дания? Героиня булып беренче мәртәбә уйнаучы, театр училищесы студенты Дания Нуруллина ничек итеп тамашачыны тетрәндерерлек образ тудыра алды соң әле? Театр сәнгате ветераны Ширияздан ага Сарымсаковны тыңлап карыйк:

«Артист геройны аңлый һәм тоя белергә тиеш. Дания исә үз героеның фаҗигасен аңлый белде, эчке дөньясын җаны-төне белән тоя алды. Нәтиҗәдә Шәфәкъ образын бербөтен итеп уйнап, үзенең яхшы зәвыклы булуын ачты... Алыйк, мәсәлән, Шәфәкъ-Даниянең сәхнәгә аш алып чыгу күренешен. Хәрәкәтләре шундый җиңел, гәүдәсе шундый сыгылмалы, уйнак. Гүя, үзе уйнаган образның кичерешләрен, рухи халәтен кичереп аңлата ул. Гүя, мәхәббәткә хаклы булуын тою хисе шулай очындыра, җилкендерә аны...»

1.2

Бу характеристиканы «Ай тотылган төндә» спектаклен сәхнәгә куйган режиссёр бирә Дания Нуруллинага. Менә шушы гади-гадәти сүзләрдә без Даниянең, артистка буларак, талантына хас беренче билгеләмә белән очрашабыз: яхшы зәвык.

Зәвык төшенчәсе артист өчен аның беренче адымнарыннан ук билгеле булырга тиеш. Зәвыксыз артистлар йә тамашачыны уңайсыз хәлгә куярлык итеп арттыраларшамакайланалар, йә инде кайнар хисләрне табигый кайнарлыкларына тикле алып менеп җиткерә алмыйча, куәте чыгып беткән шампан шәрабы төсле «пышшш» итеп кенә сүнәләр.

Театр училищесы студенткасы Дания сеңлебез, димәк, беренче зур ролендә үк үзенең яхшы зәвыклы артистка, ак белән караны, яхшы белән яманны аера белә торган сәнгать кешесе икәнен раслап, тамашачы алдында беренче зур имтиханны узды. Урыслар андый чакта: «Молодчина!» — диләр, ә без татарлар: «Егет икәнсең!» — дибез.

Егет икәнсең, Дания! Беренче ролеңне егетләрски башкардың, гәрчә училищега кергән чагында «егетләрски» җимерелеп төшкән булсаң да!

1.4

Искож ягында, 114 нче мәктәптә укый Дания, абыйсы белән җиңгәсендә торып укый. Шул чорда ул Казанның ничәмә-ничә культура сараена биергә йөри. Искождан башлап Ленин исемендәге культура сараена тикле барып җиткән чаклары була. Әллә ничә төрле транспорт белән барырга кирәк бит аңа. Җанында ашкыну бар икән, җаныңда бию дәрте бер дә сүнми яши икән, барасың инде, җаным...

Сигезенчене тәмамлап, театр училищесына килгәндә, сине биетеп карамыйлар, син балет театрына яки җыр-бию ансамбленә килмисең. Син барыннан да элек авыз тутырып, җайлы итеп шигырь сөйли белергә тиеш. Сүз дигән хикмәтле нәрсә синең авызда «ботка пешерү» төсендә түгел, ачык һәм һәркемгә дә аңлаешлы булып чыгарга тиеш.

Имтиханнарны кабул итүче Празат Исәнбәт, аңа йомшак кына итеп:

— Үсә төш, сеңлем, — ди.

Бер ел буена «үсә» Дания, нәрсәдә көчсез икәнен аңлап үсә, һәм, ниһаять, теләгенә ирешә: театр училищесына студент булып керә.

Дания Нуруллина үзе уйнаган икенче спектаклендә яңадан-яңа сыйфатлары белән ачыла. Аларны без табигый ихласлык, романтика дип билгели алыр идек. Театр училищесын тәмамлаган елны (бу 1966 ел буладыр) Дания Нуруллина Нәкый ага Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» трагедиясендә Айсылу образын иҗат итә. Шәфәкъ белән бер чамадарак образ дип исәпләргә була моны.

Әмма биредә фаҗига инде гашыйк кызның акылдан шашуы белән психологик тирәнәя. Сафлык алиһәсеннән, романтик югарылыктан исәр кызга әйләнү бик авыр психологик күчеш таләп итә. Күгәрченнәр төсле гөрләп, назлы күкрәк тавышы белән сөйләшә торган Дания-Айсылу көлә башлый. Шашып-шашып көлә Айсылу-Дания. Шул чамасыз, шашкын көлүе белән тамашачының җанын телептелеп ала. Тамашачы авыр итеп көрсенә, күз яшьләрен тыя алмыйча, тавышсыз елый, чөнки сабыйларча саф күңелле, садә җанлы, табигыйихлас кызыкайның юләрләнүе безне тетрәтә...

1.3

Чама хисе...

Ихтимал, Дания, актриса буларак, чама хисен югалтмавы белән ота торгандыр. Ул сәхнәдә иҗат иткән дистәләрчә образ ышандыра, үзе артыннан ияртеп, сине дә шул героиня дөньясына алып кереп китә, шул мохиттә яшәргә мәҗбүр итә.

Н.Фәттахның «Кол Гали» трагедиясендә — Чәчәк, Б.Горбатовның «Бер төн»ендә — Варя, В.Шукшинның «Эшлекле кешеләр»ендә — Соня, Г.Ибраһимовның «Татар хаты ны ниләр күрми»ендә — Фәүзия, Т.Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр»ендә — Гөлфинә, К.Гольдониның «Хатыннар гайбәте»ендә — Катэ — татар, урыс, итальян хатын-кызлары. Холыклары ягыннан, күңел кичерешләре ягыннан, болын чәчәкләре төсле, төрлесе төрле персонажлар: фаҗигале һәм сөенечле, сабыр-салмак һәм җилбәзәк-уйнак, кайнар җанлы яки салкын-битараф, ут өермәсе яки мәгърур-тәкәббер. Шушы холыкның, шушы капмакаршылыкның һәммәсен сәхнәдә тудыра Дания. Мисал өчен ул уйнаган спектакльләрнең бер-икесен генә күздән үткәрик.

Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр»ендәге Гөлфинә. Гапгади бер авыл хатыны, 12 баланың әнисе. Саф күңелле, самими-садә, шул ук вакытта сабыр да, түземле дә, ашыкмаучан табигатьле дә. Бу хатын бала табу йортындагы әйбәт атмосфераны, йомшак-җылы мөгамәләне тудыручы булып күңелгә керә бара. Башка әниләр аңа сыена, аңардан киңәш сорый. Ул — чын мәгънәсендәге авыл хатыны: гадилеге белән дә, күңел пакьлеге белән дә. Ә бит, уйлап баксаң, Дания авыл кызы түгел. Шәһәрдә туып, шәһәрдә үскән, җитез, ашкын хисле, тәвәккәл холыклы Казан кызы. Ничек соң ул авыл хатыны образын шулхәтле дә төгәллек белән сәхнәгә алып чыга алды?

Моңарчы югарыда санап киткән сыйфатлар булышадыр аңа. Мин шулай дип уйлыйм. Югары зәвык. Табигый ихласлык. Чама хисен югалтмау. Болар өстенә тагын — искиткеч тырышлык, зур хезмәт кую, эзләү-эзләнү. Әйе, чамасыз зур хезмәт аның образларын чынга әверелдерә, табигать бүләк иткән кояшлы талантын тулы көченә ачарга мөмкинлек тудыра.

«Әниләр һәм бәбиләр»дәге Гөлфинә, бала табу йортындагы башка әниләр төсле үк, ак халаттан. Әмма аның артка чөеп бәйләгән ак яулыгы, муенындагы бармак башы чаклы сары гәрәбәләре Гөлфинәне коеп куйган авыл хатыны итә дә куя. Ниндидер ялтыравыклы ак мәрҗән дә, энҗе дә такмаган, брошки да кадамаган, эреэре сары гәрәбә таккан, ул әллә каян күренә, ул әллә каян ук Гөлфинәнең эчкерсез, беркатлы авыл апае икәнен әйтә дә тора. Димәк,

Дания ханымның күзәтүчәнлеге дә, иншалла, җитәрлек икән. Гәрәбә дә, артка чөеп бәйләгән чытыр ак яулык та, сөйләшү рәвеше дә — барысы да шушы роль өчен. Ак яулыкка аеруча тукталасым килә. Аклык — төрки халыкларында сафлык, пөхтәлек билгесе. Ак яулык, ак алъяпкыч, ак сөлге, ниһаять, ак күңел! Болар безнең халыкта борын-борыннан сакланып килгән гадәт. Дания ханымның театрга килүенә быел 27 ел тулды. Училищеда укыган елларын да кертеп исәпләсәк — 30 ел. Озын гомер. Ай-Һай, озын артист гомере! Гади бер обыватель гомеренә караганда, биш-ун мәртәбә озынрактыр, кызыграктыр, мәгънәлерәктер сәнгать кешеләренең тормышы. Тар карашлы бәндә, бер ел эчендә тормышын көйләү артыннан чабып, 365 көннең узганын сизми дә кала... Ә артистлар? Алар бит көн саен, сәгать саен диярлек эш көнендә генә түгел, ял көннәрендә дә башка бер кеше, тулаем бер образ тормышы белән яшиләр, ул булып уйлыйлар, ул булып йөриләр, ул булып фикер йөртәләр.

1.5

Мине, мәсәлән, Дания Нуруллинаның итальян бичәсен уйнавы кайчандыр таң калдырган иде. Италиядә зур бер комедия мәктәбе тудырган Карло Гольдониның «Хатыннар гайбәте»ндә Дания Катэ булып уйнады. Дания-Катэның темпераменты, мимикасы, кул-аяк хәрәкәтләре, өзлексез динамикада, өзлексез пулеметтан аткандай сөйләвендә Италия хатын-кызларының үз-үзләрен тотышы тирәнтен ачып бирелгән иде. Дания Нуруллинаны бу рольдә татар хатыны дип тә, марҗа дип тә әйтеп булмый, бу нәкъ менә коеп куйган итальян бичәсе иде. Мин моны бик ышанып әйтәм, чөнки шуннан алда гына мин Италиянең атаклы балалар язучысы Джанни Родари белән хатынын һәм унбиш яшьлек кызларын Татарстан буйлап йөрткән идем. Гапгади генә хәлләрдә дә Джанниның хатыны, кызы шундук бик кайнарланып сөйли, кулларны бутый, йөзләренә әллә ниткән мимик үзгәрешләр кертәләр иде.

Инде менә Даниянең итальян бичәсенә әйләнеп кайтыйк. Кем дә кем Дания Нуруллинаның уйнавында Катэне күргән, аңардан соң бер генә артистның да итальян кызын шундый темпераментлы, шундый кабатланмас образ итеп күргәне булмагандыр. Мин моны һич кенә арттырмыйча, гадел бәя бирәм дип курыкмыйча, күңелем кушканча әйтәм. Аның уенындагы осталык, көч-куәт, җитезлек-виртуозлык бөтен сәхнәне биләп алган, бөтен сәхнәне тутырган, сәхнә үзе дә, андагы декорацияләр дә юкка чыккан иде...

Кабатлап әйтәм: Дания Нуруллинаның сәхнә тормышына табигыйлек хас. Бу, әлбәттә, аның, эчкерсезлегеннән, юмарт күңелле, ихлас-саф җанлы булуыннан киләдер. Нурихан Фәттахның «Кол Гали» трагедиясендәге Чәчәк исемле кыз очлы кама бүректән, күз явыңны алырдай затлы күлмәктән, күзләре дөньяга зур булып, гаҗәпләнеп ачылган мәхәббәт алиһәсе. «Чәчәк» исеме аңа бик тә туры килә, чөнки аның бар булмышы кояшка керфекләрен ачып җибәргән гүзәл чәчәкне хәтерләтә.

Ә менә Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар»ындагы Зәмзәмбану исә усаллыкның, ныклыкның, башбирмәс үҗәтлекнең коеп та куйган бер үрнәге. Дания — Зәмзәмбануын тыңлаганда-караганда тәннәр чымырдап китә, чәчләр үрә тора. Бер үк артистның шулчаклы нәфислекне дә, чамадан ашкан явызлыкны да сәхнәдә гәүдәләндерә алуына таңнар каласың...

Сәнгать белгечләре артистларның диапазоны турында сүз йөртергә яраталар. Трагик артист, комик артист дигән төшенчәләр бар алар телендә. Дания Нуруллина ике якны да булдыра — фаҗигаләр дә, мәзәкләр дә сыя аның күңеленә. Җиңеллек-уйнаклык белән бергә, аңарда сабыр-басынкылык, моңсатышлар да янәшә, тигез хокуклы булып яши ала. Бу очракта без Дания Нуруллина хакында: ул киң диапазонлы, зур колачлы иҗат кешесе дип авыз тутырып әйтә алабыз.

Инде үзенең туган йортына әйләнгән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында утыз ел эшләү дәверендә Дания Нуруллина күп мәртәбәләр рәхмәт сүзе дә ишетте, Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә дә лаек булды.

Тик... эреләнмәде, борын чөймәде. Аны беренче мәртәбәсендә театр училищесына кабул итмәгән Празат абыйсына җанында үпкә сакламады, киресенчә, аңа рәхмәтле булды, ник дигәндә, ул аны тырыш хезмәт юлына, чын артистлык юлына өндәде, үзе сәхнәгә куйган «Татар хатыны ниләр күрми», «Кичер мине, әнкәй» спектакльләрендә әйбәт рольләр бирде, өстәвенә — образларны җанландырудагы хәлиткеч мизгелгә, персонажлар психологиясенә басым ясый-ясый, үзе уйнап күрсәтә-күрсәтә өйрәтте. Дуслык-иптәшлек хисе яшәгәндә генә театрда иҗади атмосфера туачагын ул җаны-тәне белән аңлады, әнә шул дуслык-иптәшлек тойгылары, театрдагы бердәмлек һәм ярдәмчеллек аңа җитди зур образлар тудырырга мөмкинлек бирде.

1.6

...Дания Нуруллинаның артистлык хезмәте хакындагы материалларны туплап, үзем күргән спектакльләр хакындагы әүвәлге фикерләремне кәгазьгә төшергәннән соң, мин аны, үзе белән кара-каршы утырып сөйләшү өчен өебезгә чакырдым.

Ноябрьнең беренче салкын көне иде. Җанга тигән җепшек карлардай, бәйләнчек салкын яңгырлардан соң, температураның 19 градус салкын икәнлеген хәбәр итте радио. Әнә шул суык көнне Дания безгә килеп керде. Матур итеп, ихластан көлә, Шәһидә апасына — минем хәләл җефеткә мөрәҗәгать итеп:

— И-ии, кеше мәшәкатьләп йөрим инде шунда! Бу ямьсез заманда минем генә кайгымы инде сездә, туганкайларым... — ди. Аның белән болай бик якыннан танышкан да, үзебез генә аерым табынга утырып чәй эчкән дә юк иде әле. Инде менә күрештек. Озаклап эчтек чәйне, озаклап, матур итеп сөйләштек.

Ул безгә гадәти тормышта үзен тотуы, ягымлы-күркәм булуы белән бик ошады. Без аның хакында: «Әйбәт кеше, чын татар баласы, ә сәхнәдә җуелмас үз урынын яулап алган халык артисты», — дигән фикердә калдык.

Өзек "Гомерем агышлары" китабыннан алынды

Фотолар Г.Камал исемендәге татар Дәүләт Академия театрыннан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк