Театр
«Йөрәгемә кереп утырды…»
Гәрчә, 1973 елларда сәхнә халкы Спасс якларында тансык кунак булса да, Саниянең моңа әллә ни исе китми. Киләләр икән, киләләр! Егерме бер яшьлек кызның үз дөньясы, үз мәшәкате: дуслары белән кө...
Гәрчә, 1973 елларда сәхнә халкы Спасс якларында тансык кунак булса да, Саниянең моңа әллә ни исе китми. Киләләр икән, киләләр! Егерме бер яшьлек кызның үз дөньясы, үз мәшәкате: дуслары белән көн саен күрше урыс авылы Кузнечихага – кирпеч заводына эшкә йөри. Җиде чакрым араны йөк машинасында уйнап-көлеп кенә узалар. Яшь чаклар, кесә тулы борчаклар!
Сания эштән соң өйгә кайтса, аны тагын икенче хәбәр дә көтә икән: артистларның берсе аларга фатирга төшкән. Ачык йөзле, мөлаем егет Нуретдин исемле икән…
Әле бүген генә танышкан, бүген генә кавышкан кебек хәтирәләре белән уртаклашканда, бу парларга сокланмыйча кара син! Югыйсә әнә шул: «Артислар килә!», - дигән көннән соң 42 ел үткән бит. Дүрт дистә гомер! Бер-берсен шулай яратмасалар, истәлекләр дәфтәрен актарырлар идемени! Ир белән хатын арасындагы салкынлык һәм ясалмалылык, көчәнә-көчәнә «без – бәхетле» дип расларга тырышу сизелә бит ул. Ә болар ихлас, болар үзара мөнәсәбәтләрен бизәп-сырлап интекми, чөнки барысы да табигый.
Чираттагы язмабыз Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның халык артисты Нуретдин Гыйлемхан улы һәм шушы ук театрның рәссам-бизәүчесе Сания Сабирҗан кызы, кыскасы, Нәҗмиевләр турында дип искәртеп үтәм дә, геройларымны яңадан 1973 елга – Чәчәкле авылына кайтарам.
–Минем Казан театр училищесын тәмамлап, Минзәлә театрында уйнаган чакларым. – Нуретдин абый сөйләгәндә Сания ханым елмаеп тыңлый. – Җәй, ял вакыты, әзрәк шабашка эшләрбез дип, авыллар буйлап концертлар белән йөрибез. Чәчәкледә миңа Гөлминхая апаларда кунасың, диделәр.
Ярар, мәйтәм, бер кичкә – кер мичкә! Искиткеч матур өй иде, нәкъ әкияттәге төсле, тәрәзә пәрдәләренә, мендәр тышларына аллы-гөлле чәчәкләр чигелгән, аш-суларының тәмлелелеген әйтәсе дә юк. Аннан битәр, хуҗабикәнең кызы Саниянең чибәрлеге! Чәчәк авылында иң гүзәл чәчәк инде. Кичен без буш идек, туташны клубка чакырдым. Сөйләшеп киттек. Шунда ул минем йөрәккә кереп утырды, ләкин мин аңа яратуымны белгертмәдем. Икенче көнне Сания мине клубка хәтле озаткач, эшенә ашыкты.
–Миндә көне-сәгате белән андый хис кабынды микән? – Сания ханым дәвам итә. – Безне әти-әниләр нигәдер артистлар һәм шоферларга ышанмагыз дип колакка тукып үстерде. Шуңа күрә мин бернигә дә өметләнмәдем. Нуретдин кәттә киенә, ак чалбардан, ак нейлон күлмәктән. Кая инде мондый фырт егет безнең ише гади авыл кызына карасын, дим! Егетләр безне күзли иде инде, «теге» генә дия идек без аларны. Безнең чорда әхлак нормасыннан тайпылу юк иде, егетләрне капка төбенә дә китертми идек, алардан кача идек. Күрше кызы Гөлсинә миңа: «Сания апа, теге тегендә (артымнан килүче егет инде) тора!» – дисә, мин аңа күренмәс өчен, ындыр аша әйләнеп, өйгә керә идем.
Нуретдин абый күңелле итеп көлеп җибәрә:
–Теге дигәннән, безнең дә Минзәләдә «теге» бар иде.
Шунда мин әңгәмәдәшемне кыздырып:
–Алайса нишләп сез шуны гына уйлап юанмадыгыз соң? – дигәч, Нуретдин абый:
–Холкын килештермәдем, – диде. – Бервакыт ул өч литр-лы сулы банканы бер артист егетебезнең башына тондырды. Әһә, дидем, тиз генә мыекка чорнадым, мондый дуамал хатын белән ничек яшәмәк кирәк, дидем. Ахырдан танылган артистка булды үзе. Сания оныттырды инде аны.
Чәчәкледән без Иске Рәҗәпкә күчендек һәм мин аңа хат та язып салдым. Җавап килмәсә, конвертка фотомны тыгам. Йөрәк яна, театрда берсенә дә хәлләремне сөйләмим. Кесә телефоны заманы түгел, переговорный пунктка барып, заказ бирәм. Инде сөйләшәбез дигәндә генә, хәерсез телефон өзелә.
Ә Чәчәкледә ни хәлләр дисезме?
Сания егеткә ышанмый, хат алу белән күрше карчыгына йөгерә. Укыйлар да, тасма теле белән юа бу артист дип, икәүләшеп көләләр.
Балык Бистәсе, Балыклы Чүкәй авылы егете үз максатына ирешмичә, мәхәббәтен ярты юлда адаштырып калдырыр ди сиңа! Ел буе йөрәгендә Саниясен кадерләп саклаган Нуретдин 1 августта кукуруз самолеты белән Спасска оча…
–Эштән кайта идем, урамны балкытып каршыма берәү атлый. – Сания ханым ул минутларны әле дә исендә тота. – Ак чалбардан, ак күлмәктән. Велосипедымнан чүт егылмадым, кулым калтырый башлады. Ишегалдына йөгереп кердем дә, әнигә:
–Кайтты! – дип кычкырдым.
Ул аңлап бетермәде:
–Нәрсә катты? – дип сорады. Кабатлап:
–Нур абый кайтты! – дидем.
–Әби берни сораштырмады, әйдә, улым, уз, диде. Шунысы кызык: аларның этләре яман усал иде, хайван миңа өрмәде. – Нуретдин абый сүз дилбегәсен үз кулына алды. – Иртәгесен без авыл советына гариза илттек һәм 3 августта язылыштык. Чәчәкле гөҗ итте инде. Яшь хатынымны мин театрның реквизитлар цехына урнаштырдым, Сания артист тормышына бик тиз ияләште.
–Чөнки труппа бер гаилә кебек иде, – диде Сания ханым. – Бөтенесе яшьләр, гастрольләргә чыгу бәйрәм иде. Җәйләрен кайда гына тукталсак та табигать кочагында булабыз, ашарга пешерәбез, уртак табын корып сыйланабыз. Ул заманнарда шундый аяклы анекдот йөри иде. Бер малай өенә йөгереп кайта да: «Әни, әни! Авылда чегәннәр!» – дип сөрән сала. «Улым, тизрәк керләрне җый!» – ди әнисе. «Әй, чегәннәр түгел, артистлар икән!» – ди малай. «Улым, алайса кер бавын да яшер», – ди хатын. Мәзәк мәзәк белән, ләкин халык сәхнә әһелләрен ярата иде. Артистларга хөрмәт зур иде. 1976 елда безне Казанга – күчмә театрга чакырдылар. Нуретдин өчен иҗат мәйданы тагын да киңәйде дисәм…
Нуретдин абый шушы урында хәләл җефетен бүлдереп:
–Ярар, монысын да кузгатма инде, – диде.
Ничек кузгатмыйсың ди! Иренең шатлык-сөенечләре белән беррәттән көенечләрен дә үз җаны аша уздырган ләбаса Сания ханым. Йә, кайсы сәнгать кешесенә җиңел бу дөньяда? Кемдер сиңа аяк чала, кемдер көнләшә, әллә без мондый «игелекләр»не белмибезме! Күчмә театр белән киләчәгемне бәйлим дип, Казанда төпләнгән Нуретдин Нәҗмиевне мәгълүм режиссер сәхнәдән читләштерер өчен рольләр бирми. Баксаң, үч училищега барып тоташа икән. Нәҗмиевләр төркемен укыткан бәгъзе агай айлар буе дәрескә килмәгәч, староста Нуретдин табель тутырганда аның фамилиясе каршысына «юк» дип тамга куя, һәм нәтиҗәдә педагог вазифасын башкаручы режиссер хезмәт хакыннан колак кага. Әй, яшьлек! Әй, гөнаһсыз хаталанулар! Бүген шул табельгә әллә ничә «плюс» тезәр иде югыйсә! Берсендә Туфан Миңнуллин аны очратып:
–Син бит шәп артист, нишләп спектакльләрдә катнашмыйсың? – ди һәм махсус аның өчен «Алай түгел, болай ул» дигән пьеса яза. Хәер, талантлы артистны санлаган режиссерлар табыла: Фәрит Хәбибуллин күтәрә аны, Рәшит Заһидуллин рольләргә тиендерә. Инде саннар белән исәпләсәк, артист тарафыннан 100 дән артык каһарманга җан өрелеп, тамашачы хөкеменә тапшырылган. Тагын да саннарны җанландырсак, илле ел гомер театрга багышланган! Моңа кырык берне өстәсәк (Сания ханымның стажы), ирле-хатынлы Нәҗмиевләр 91 ел татар сәнгатенә тугры хезмәт итә икән. Иншалла, йөзгә дә тутырырлар әле. Театрга береккән гаилә бит алар: кызлары Рузилә – курчак театры артисты. Кияүләре белән Камилә исемле оныклары – тамашачы.
Пәрдә ачылуга иң әүвәл андагы манзара күзгә ташлана. Ничәмә-ничә дистә еллар К.Тинчурин исемендәге театр сәхнәсен Сания Сабирҗан кызы «киендерә». Аның кулыннан җир шарын урарлык тукыма узгандыр, мөгаен. Бу бит һәр спектакльне бизәү дигән сүз. «Җиде кат үлчә, бер кат кис», – ди халык, җиде генәме соң, әйбер унар тапкыр үлчәнә! Кайчакта бүлмәдәге «тукыма тавы»на шаккатып аңа: «Син моның ничек очына чыгасың?» – диләр икән.
Тегү машинасы келдер-келдер әйләнә, аның белән бергә гомер тәгәрмәче дә әйләнә… Дөнья үзгәрсә дә, Нәҗмиевләр һаман шул: Сания ханым әле дә чибәрлеген җуймаган, Нуретдин абый әле дә кар кебек ап-ак күлмәк кия, ә йөрәгендә әлеге дә баягы Чәчәкле авылы кызы утыра…
Фото: гаилә архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк