Логотип
Театр

«Йә, сиңа тагын бер сорау…»

–Олан, мендәрең астына яулыгымны тыгып ят, ни күргәннәреңне иртән бәян итәрсең, – ди ул. «Сафияттәй, кеше көлдермә», – дияр идең, кортка рәнҗер. Аннары үтәлмәслек гозер дә түгел. Күрә төш егетебез....

–Олан, мендәрең астына яулыгымны тыгып ят, ни күргәннәреңне иртән бәян итәрсең, – ди ул. «Сафияттәй, кеше көлдермә», – дияр идең, кортка рәнҗер. Аннары үтәлмәслек гозер дә түгел. Күрә төш егетебез. Имеш, чәчәкле яулыгын артка чөеп бәйләгән карчык гөбер-гөбер кайнаган җиз самавардан агызып чәй эчә, имеш өстәл тулы сый-нигъмәт. Әбине төш сөендерми. «И-и, ризыгым киң икән, тиз генә үлмим икән», – дип елап җибәрә. Аның «мәңгелек йорт»ка ашыгуы ул чакта малайга сәер тоела, билгеле. Туксан яшенә якынлашкан карчыкның фани дөньялыктагы гомер арбасы шыплап тулган, ул күңеленә сеңдергән догалары белән «ерак сәяхәт»кә кузгалырга әзер, ә төш юраучының арба төбе дә күмелмәгән. Яши-яши анда ниләр салыныр? Йөген тарталырмы? Әлегә сабый боларны аңламый. Әлегә. Ә еллар ярсу атлар сыман чаптырып кына уза һәм гомер дисбесенә алт-мыш санын тезеп тә куя… Бүген инде без биш былтыр ук малайлыктан арынган олпат ир заты белән әңгәмә корабыз. Исеме дә сер түгел: Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Д.Сираҗиев исемендәге бүләк иясе Рәис Әхмәдулла улы Галиев.
 
–Рәис, үзеңә кагылганда күкләр сиңа язмышың хакында чеметем генә хәбәр дә иңдермәгән, ягъни сәхнә ике ятып бер төшеңә кермәгән. Гомумән, театр дигән тамаша иленнән син егерме яшеңә кадәр бихәбәр яшәгән. Әллә нәселегездә берәрсе сәнгаткяр идеме? Җан тартмаса – кан таркандыр, бәлки.
 
–Мин Чирмешән районының борынгы Иске Кади авылында туып үстем. Нәселебездә иҗатка багынган агай-энене хәтерләмим. Әти ягыннан кушаматыбыз «Кара Гали», әтинең әтисе Төхвәт бабайны үз көче белән мал тапса да, кулак дип атаганнар. Ул күмер төшереп, шуны Нурлат базарында саткан, агачтан хуҗалык кирәк-яраклары ясаган. Бездә нинди генә һөнәр ияләре юк: балта остасы, умартачы, укытучы, ВУЗ педагогы, мастер, полиция хезмәткәре, мин фәкыйрегез исә – артист… Гаиләдә без 5 ир бала, шөкер, һәммәбез дә исән-сау. Нурсинә апаны да өстим әле, ул әтинең беренче хатыныннан туган кызы. 17 яшемдә мине олы абый Түбән Камага ияртеп китте. Анда һөнәр училищесында слесарь һөнәренә укыдым. Казанда эшләгәндә Совет Армиясе сафларына чакырдылар, Кытай чигендә хезмәт иттем.
 
Армиядән туры авылга кайтып төштем, аннан Казанга – элеккеге эшемә урнаштым. Кара эшче идем инде мин.
 
–Чү, ул «кара эшче»нең йөрәгенә моң сарган ла. Нигә син: «Мин искиткеч матур җырлый идем, минем белән ярышырлык җырчылар берән-сәрән генә иде», – дип әзрәк бәяңне күтәрмисең?! Бу тыйнаклыгың кайчакта ачуны китерә, Рәис.
 
–Ярар, орышма. Масаерга яратмыйм мин. Фикеремне чуалтма, яме? Казанда эшлим, ә күңел урынында түгел. Җитмәсә, хезмәттәш егетләр гел колакка тукый: «Нишләп шундый тавышың белән әрәм булып йөрисең?» – диләр. Җыр – хыялда гына иде шул. 6 июль, нәкъ туган көн иде, урамнан барганда күзем тактадагы белдерүгә төште: Казан театр училищесына студентлар кабул итәләр! Аяклар ирексездән шул тарафларга атлады. Ә театр турында кем уйлаган соң! Кызык өчен генә сугылдым мин училищега. Ишек төбендә 60 лап егет-кыз җыелган, яңа гына мәктәп тәмамлаган бала-чагалар. Минем кебек солдат шулпасы чөмергән абитуриентлар да шәйләнде. Кул биреп күрештем. Болар Харис Төхвәтуллов, Николай Юкачев, Мансур Ибраһимовлар иде. Имтихан бара, диделәр. Менә мин дә тәвәкәлләп кердем. Түрдә Празат Исәнбәт, Марсель Сәлимҗанов, Асия Галиевалар утыра. «Син кайдан егет, исемең ничек?» – ди Асия апа. Әйткән идем: «Әһә, мишәр икән», – диештеләр. «Төзәтерлек мишәр», – дип җөпләде Асия апа. «Әйдә, этюд күрсәт», – диләр. «Нәрсә соң ул?» – дим. Көлделәр инде: «Шуны да белмәгәч, ник килдең? – 
диләр. – «Урманда гөмбә җыйганда каршыңа елан шуыша, ди. Син нишләр идең, Галиев?» – диләр. Мин әүвәл «курыктым», аннан хәшәрәтне «үтерергә» дип тирә-яктан агач ботагы «караштырдым». Кыскасы, ышандырырлык итеп уйнадым. Икенче имтиханда «Карурман»ны җырлап «аяктан ектым». Шаккаттылар. Үзара киңәшкәч: «Без сине кабул итәбез, укыйсыңмы?» – дип сорадылар. «Укыйм», – дидем.
 
–Без, адәмнәр, үзебезнең хата-ялгышларны еш кына язмышка сылтыйбыз. Җаныңа җыр якын икән, нигә ниятеңнән тыйлыктың, Рәис? Синең тавышың үзәкләрне өзәрлек моң белән өретелгән.
 
–Бу хакта сүз кузгатмыйк инде.
 
–Сизәм, нидер яшерәсең. Йә, син училище шәкерте ди. Кичәге солдатка бала-чага белән күңелле идеме соң?
 
–Башта алар миңа хөрмәт белән Рәис абый дип эндәшсәләр, ахырдан мин Рәискә әйләндем.
 
–Училище тәмамлагач кайберләрегезне Әлмәт театры үзенә кодалаган икән. Аларга ничә сумга «сатылдың»?
 
–Ул чорда артистлар арасында «сатып алу» дигән мәзәк таралган иде. 10 кешене юллап (мин, Рәдиф Сәгъди, Рушания Юкачевалар) Әлмәттән Гали Хөсәенов килде. «Бүтән театрларда хезмәт хакы 80-90 сум, ә без сезгә 120 тәңкә билгелибез», – ди Гали ага. Моңа каршы Минзәлә театры директоры Богатырев: «Мин 130 ны бирәм!»
– дип күкрәк суга. Кызык заманнар иде.
 
–Артист өчен беренче роль зур сынаудыр, дөресме? Иҗат кырына чәчелгән тәүге орлык бит ул. Әйбәт кенә «шытса» – 
уңыш җыясың, шытмаса – сиңа «сәләтсез» тамгасы сугалар. Шуннан соң рәтле рольгә тиенәм димә инде.
 
–Без килгәндә Әлмәттә танылып өлгергән артистлар эшли, безнең ише яшь җилкенчәккә төп рольләр турында әле уйларга иртәрәк иде, ләкин миңа шунда ук бәхет елмайды. «Исәп-хисап» (Р.Батулла әсәре) спектаклендә Зәйтүнне (баш роль) уйнаган артист авыргач, тәүлек эчендә әзерләп мине аның урынына керттеләр. Аннан боз кузгалды инде. Булдыра, диделәр. «Кунак кызы гел килмәс»тә (Р.Мингалимов) – Исмәгыйль, «Карагоз»да (М.Ауэзов) – Сорым, «Капкан саен калҗа булмый»да (Н.Островский) – Ахов һ.б. һ.б. Үзең әйтмешли, «баш»тан баш чыкмады. Түбән Кама театрында да шул ук хәл.
 
–Әлмәттә иҗат канатларын ныгытып сәхнә күкләрен иңләгән Рәис Галиевнең 9 елдан соң капыл гына башка театрга күчүе, мотлак, аңлашылмый.
 
–Рәхмәт яусын, Әлмәт театры мине үстерде, матди ягымны да җайларга тырышты: тулай торактан бәләкәй генә бүлмә хутлады. Салкын иде ул, алай да чыдарлык иде. Күршедәге бүлмә искиткеч шапшак-пычрак иде. Беркөнне шуның кырыеннан үтәм, ишеге ачык, бүлмә җыештырылган, идән чип-чиста итеп юылган, түшәмгә бишек эленгән, бишектә Тукай китабы! «Монда кем урнашты?» – дим. Рөстәм Галиев, диләр.
 
–Ә-ә, ике Галиев менә ничек танышасыз икән! Рөстәм чын милләтпәрвәр, бишектәге Тукай китабы аның әдәбият-сәнгатькә ихтирам билгесе инде ул. Син бу ир-егет киләчәктә режиссер булыр дип күз алдына да китермисең бит әле, әйеме?
 
–Кая инде! Мин әүлиямени! Рөстәм бездә озак тоткарланмады, Түбән Камага юл тотты. Миңа да биредә мәйдан тарайды сыман. Узган гасырның 90 нчы еллары башында Түбән Камада милләт уянган, шәһәр гөрли иде. Туганнар да шунда. Безне бер йодрыкка туплап эшләткән режиссер Рөстәм Абдуллаев киткәч, театрның яме бетте кебек. Мин уй-ниятемне Рөстәм Галиевкә белгерттем, без аның белән тәмам дуслашкан идек. Тик ул хупламады, кисәтте: «Син ашыкма, сине тиздән исемгә тәкъдим итәрләр, без бит дәүләт театры хисапланмыйбыз, бездә «атказанган» дигән нәрсәгә өметләнәсе юк», – диде. Ә мин тыңламадым, чөнки дан-дәрәҗәгә кызыкмый идем. Түбән Камага барып Рөстәмгә «ялландым».
 
–Хуп, сәбәпләре җитди икән диик. Шулай яшь калага ашкынып кайткан кеше нишләп Оренбургка тайды икән? Юкса, баш рольләр һаман синеке!
 
–Мин бик канәгать идем, баш режиссер Рөстәм Галиевне театрдан кудылар. Яхшы спектакльләр куйганда! Берәүгә кәнәфи кирәк булды. Рөстәм аптырамады, «Җүләрләр театры» оештырды һәм мине балалар театры режиссеры вазифасына күндерде. Бервакыт Фаил Ибраһимовтан: «Абдуллаев ни хәлдә икән?» – дип сорадым. Ул минем сөальне аңа җиткергән. Абдуллаев Казаннан кайтышлый безгә сугылды. «Кил, – ди, – фатир бирәм», – ди. Ризалаштым. Оренбург театрында бер генә ел эшләдем. Рөстәм Галиев егетләр белән «Рамазан» концертына килгән иде, бәйрәмнән соң чыктым да аның машинасына утырдым. Кыш, тышта 35 градус салкын, өстемдә юка кастюм гына. Туган җирләрне сагынуыма түзәлмәдем. Билгеле, фатир хәтле фатирны калдырып кайтуыма гаҗәпләнде халык. Ә Түбән Кама театрының иҗат корабы комга терәлгән, теге булдыксыз адәм аны батырган да, кузгаталмый иде. Шунда Рөстәм Галиевне кире үз вазифасына тәгаенләделәр. Мин дә кабат сәхнәгә мендем.
 
–Иҗатыңның шаулап чәчәк аткан чоры Түбән Кама театрына туры килә. Труппадагы һәр артистын яратып телгә алган баш режиссерыгыз Рөстәм әфәнде: «Рәис киң диапазонлы артист, элек аны бер генә юнәлештә кулланганнар, ә бездә ул төрле яктан ачылды», – дигән иде. Чынлап та, син нинди генә холыктагы каһарманнарны җанландырмыйсың. «Яшьлек белән очрашу» (Т.Миңнуллин) – Зөфәр, «Кыз урлау» (М.Кәрим) – Авыл гете, «Җир уллары трагедиясе» (Һ.Такташ) – Идея, «Яра» (М.Гыйләҗев) – Сөләйман, «Соңгы төн» (И.Юзеев) – Тиран, «Бүре каны» (Н.Гыйматдинова) – Аю Кәрим, «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» (А.Иванов) – Павел Демидов һ.б. бер-берсен кабатламаган образлар. Тик син нигәдер театр сәнгатенең «йөзек кашы» «Зәңгәр шәл»дәге Булат роленнән шыпан-шыпан качасың шикелле. Күпләр моның белән мактанганда дим инде.
–«Зәңгәр шәл»дә мин Булатны өзектә генә уйнадым һәм бүтән уйнамас та идем. Чөнки монда урысча әйткәндә «герой-любовник»ка әверелергә кирәк. Андый рольләрне «матур роль» диләр. Минем холкыма батмый ул. Ясалмалык, төчеләнү, пафос миңа ошамый, мин ир башым белән хисләнеп-хисләнеп сөйләшергә оялам.
–«Их, миңа фәлән роль эләксә иде», – дип хыялланмыйсың ахырысы.
– Ничек хыялланмыйм ди! У.Шекспирның «Ричард Өченче»сендә уйнар идем. Мин аңа үземчә фантазия өстәр идем. Ягъни татарчалатып үзгәртер идем. Герой баганага үрмәли, ләкин менә алмый, егыла да егыла.
–Чү, баш режиссерыгыз кан, суеш, үтереш темасын өнәми бит! Тукта, аңа шылтыратыйк. Син дә тыңла, ни дияр. Алло, Рөстәм, «Ричард Өченче»не сәхнәләштерер идеңме? (Чыбыкның очында катгый җавап: «Беркайчан да!») Ишеттеңме, Рәис?
–Анысы мин болай да баштан-аяк рольгә күмелгән. Җаваплылык зур: кайчакта арыйм да. Монысын язма, яме?
–Язам әле менә! Син тимердән коелмаган, син дә адәм баласы, арырсың да, туярсың да. Сәхнә тузанын аз йотмагансың. Шушы көннәрдә яшеңне дә матур гына түгәрәкләдең. Озын гомерле бул, туксанда да янып яшә. Тормыш арбаң шактый тулган бугай, анда ни-нәрсәләр төядең? Барлыйбызмы?
–Театр, үзем тудырган каһарманнар, хезмәттәшләр, хатын, балалар, оныклар, туганнар, дус-ишләр. Тагын кемнәрне атыйм? Уңышлар, шатлык-сөенечләр, хата-ялгышлар, үкенечләр… Күп инде, бик күп.
–«Әй, монысы артык», – дип кайсысын болгап атар идең икән?
–Берсен дә ыргытмыйм. Ялгышларыма хәтле кадерле, алар минеке бит. Бая гына сиңа: «Бу хакта сүз кузгатмыйк», – дигән идем. Күңелдә төер калмасын, сер капчыгымны чишәм. Театр училищесын ташлап музыка училищесына керергә талпындым, вокал буенча педагог Клавдия Щербинина тыңлагач: «Уникаль тавыш, мин сине 2 курска алам», – дигән иде, кемдер мине Татартсатан Мәдәният министры урынбасарына әләкләгән. Сезгә мәгълүм шагыйрь үзенең эш кабинетына чакыртып: «Безнең татар театрына җырчы артистлар да кирәк, без театрны үстерергә тиеш», – дип акыл сатты. Мин, яшь кеше, мөгаен, аңардан шөлләгәнмендер.
–Хәере белән диик, Рәис. Бер караганда, театрга берегүең әйбәт тә. Ким-хур булмадың ләбаса, Ходайның сәгате суккач, атказанган артист исеме дә бирелгән үзеңә.
 
Гәрчә, чәчең агармаса да, син – аксакал. Театрларны чагыштырырлык тәҗрибә туплагансың. Сез – «Миңнуллинчылар» бүтәннәрдән кайсы ягыгыз белән аерыласыз?
–Безнең артистларда ясалмалылык юк, без – табигый, без – гел үсештә. Бездә тирән эчтәлекле әсәрләр куела. Артык мактанып ыргыттым мәллә?
–Борчыла, чамаң – чамалы. Әйдә, бераз үзеңне дә мактап ал. Гел баш рольләрдә уйнап башың әйләнмәдеме?
–Исем-дәрәҗәләр белән кәперәергә ярамый. Әлмәттәге бер гыйбрәтле вакыйганы сөйлимме? 1982 нче еллар. Илдә ит-майга кытлык. Без Баулыда гастрольдә идек.
 
Башкортостаннан тавык китереп саттылар. Ике апабыз (исемнәрен әйтмим) – берсе – атказанган, икенчесе – атказанмаган, сөенә-шатлана берсе – биш, икенчесе – өч тавык эләктерә, исәпләре боларны Казанга алып кайту, ә анда хәтле атнадан артык көн бар. Суыткыч бердәнбер люкс-бүлмәдә генә. Нишләргә? «Исемле» апабыз кунакханә җитәкчеләрен аякка бастырды: «Мин атказанган артист, миңа суыткычлы бүлмәне ачыгыз», – диде һәм шунда биш тавыгын куйдыртты. Икенчесе, бичара, гади генә бит, миннән без яшәгән бина каршындагы кар өемен казытып запасын шунда күмдерде. Кыш иде, урамда суык иде. Менә Казанга китәргә дип кузгалабыз. «Атказанган»ы тагын әмер бирде: «Суыткычлы бүлмәне ачыгыз!» Ачканнар иде… сасы ис борынны ярды. Баксаң, бу бүлмәне җыештыручы хатын монда беркем дә тормый, ә суыткыч эшли дип аны сүндерә. Ә кар астындагы тавыклармы? Шыгырдап каткан иде.
–Үзең нәтиҗә яса дисеңме? Әйе, Аллаһы Тәгалә исем-дәрәҗәләргә карамый, аның өчен һәр колы тигез. Димәк, ул зурласа – без зур, ул кечерәйтсә – 
без кечкенә. Шуңа күрә әүвәл Бөек кодрәт иясеннән олылау өмет итик! Йә, сиңа тагын бер сорау: бүген гаҗәп, артистлар ярыша-ярыша спектакльләр куя. Сиңа бу чир кагылмадымы?
–Рөстәм Галиев тәкъдим итте, тик мин баш тарттым. Монысы өчен каты куллы диктатор булырга кирәк, ә миндә андый сыйфат юк.
–Тамашачы сине артист итеп таныды, артист итеп яратты. Аллаһ шушы бәхетеңнән аермасын, Рәис туган!
–Рәхмәт!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк