Логотип
Театр

Камал театрында "Килмешәк"

  Нәкыйпебез күптән өйләнгән. Джоаннасына ул яратып «җаным» дип дәшә. Нәкъ татар авылларындагыча күпләп бәрәңге үстерә. Хәтта Хэллоуин бәйрәмен дә Сабан туе итеп үткәрә. Ә көннәрдән бер көнне күрше...

 

Нәкыйпебез күптән өйләнгән. Джоаннасына ул яратып «җаным» дип дәшә. Нәкъ татар авылларындагыча күпләп бәрәңге үстерә. Хәтта Хэллоуин бәйрәмен дә Сабан туе итеп үткәрә. Ә көннәрдән бер көнне күршеләрендә яшәүче Самуэль океан артында Советлар союзы таркалуын һәм чит илдә яшәүче бичараларга, ниһаять, үз илләренә кайту рөхсәт ителүе турында хәбәр җиткерә…

 

Нәкыйп Хеллоуинны Сабан туена әйләндерергә никадәр тырышмасын, Холлоуин Хеллоуин инде. Бу бәйрәмнең үзәгендә – үлем, золым, гыйфрит, монстрлар. Чыннан да, спектакльдә үлем, бозык фигыль темасы күп яңгырый. Сугышта илләрен яклап каннарын койган солдатларны кире гаиләләре янына кайтмаслык иткән гыйфрит Сталин сәхнәдә үзе күренмәсә дә, һәр сәхнә, һәр минут саен аның кара шәүләсе шәйләнә. Гитлер лагерьларында харап ителгән совет солдатларының тау-тау мәетләре сәхнәдә ятмаса да, спектакль барган вакытта аларның ярдәм сорап ыңгырашуларын, җан бирер алдыннан соңгы сулышларын тойгандай буласың һәм каз тәннәре чыккандай куырылып аласың. Нәкыйп сәгать төзәтергә оста. Шуның өчен лагерьдә тамагы тук була, шул сәбәпле исән кала. Бу осталыгы аңа авылдашы Хисмәттулланы да үлемнән коткарырга ярдәм итә. Әмма совет гаскәрләре якынлаша башлагач, Хисмәтулла Нәкыйпкә, Гитлер куштаны дип, яла яга. Шуның аркасында Нәкыйп туган иленә кайта алмый кала да инде. Адәм балаларының яхшылыкны онытып, әнә шулай бер-берсенең башын ашауларын рухи үлем дип атаудан бүтән чара юк. Үлем темасы милли яссылыкта да үткен яңгырый. Гомерләрен чит илләрдә уздырган татарлар бәхетлеме? Әллә океан артындагы тормышлары мәрткә китеп төш күрү генә булганмы? Әгәр дә бәхетле булса, шатлыклы хәбәрне ишетүгә үк, Нәкыйп букчаларын җыйнарга йөгерер идемени?! Туган ягына алып кайтырга дип әзерләгән бөтен мөлкәте – сәгать. Зурраклары, кечерәкләре, бәп-бәләйкәйләре, кул сәгатьләре. Сәгать – ул гомер символы. Бу очракта бер кеше гомере – бер күч сәгать. Һәркайсы йә туганына, йә күршесенә бүләк итеп әзерләнгән. Аларны төзәткәндә, уйларын йә туганы, йә күршесе биләгән. Никадәр сәгать – шулкадәр туганнарын сагынып уздырган гомер мизгеле. Һәм хәзер Нәкыйп, берсен дә калдырмыйча, туган ягына төяп кайтырга җыена. Канадада, Джоанна янындагы тормышы чын тормыш түгел, мәрткә китеп саташу гына булган, димәк. Аннан да мөһимрәге, Нәкыйпнең туган ягында калган милләттәшләре өчен исән-исән булмау мәсьәләсе. Гомеренең яртысыннан артыгын чит илдә, чит-ят кешеләр арасында, алар телендә сөйләшеп узган. Бердәнбер улына да чит-ятларның исемен кушкан, ул баланың татарча сөйләшүе дә икеле, димәк. Күңелендәге сагыну хисе, ул үстереп яткан бәрәңгеләр, Хеллоуин бәйрәме урынына уздырып яткан Сабан туйлары, хатынына «җаным» дип дәшүләре белән генә ул гомум татар милләтенең аерылгысыз бер өлеше була аламы? Бигрәк тә бүген татарның мәркәзендә үтә күңелсез вакыйгалар барган вакытта, татар мәктәпләре ябылган, тел киселгән көннәрдә Америка, Англия, Франция һәм башка илләргә сибелеп яшәүче милләттәшләребез без, Россия татарларына көч-куәт өстәргә сәләтлеме. Читтәге татарлар, зур бер елгага койган вак елгалар кебек, бетеп барган милләтне терелтеп җибәрергә, аңа кабат җан өрергә, сугарырга сәләтсез икән, милләт өчен алар үле булып чыга, димәк.

 

Шулкадәр мөһим сорауларны театрның кече сәхнәсендә режиссёр Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендә һәм рәссам Альберт Нестеров ярдәме белән нибары җиде актёр күтәрде. Актёрлар саны шактый күп булырга тиеш иде, әмма бер үк артистлар спектакль дәвамында берничә роль башкарды. Бер рольдән җәһәт кенә икенчесенә күчү өчен актёрдан шактый осталык сорала. Шуңа күрә әле яшь кыз, әле геройның әнисе булып уйнап, сагыну темасын оста гәүдәләндергән Айгөл Абашева да, Хәйрулла, концлагерь башлыгы, әсир, кафедагы хәрби кеше Илнур Закиров та, Самуэль, сержант Минвәли Габдуллин да, Хисмәтулла Алмаз Сабирҗанов та, яшь Нәкыйп Раил Шәмсуаров та зур мактауга лаек. Джоанна (Люция Хәмитова) һәм Нәкыйпнең (Радик Бариев) әле яшьлеккә кайтып, әле карт белән карчык булып уйнаулары искиткеч шәп. Яшьлек чакларын гәүдәләндергән сәхнәләр остарак куелганмы, әллә картлыклары шәбрәкме, бу сорауга җавап бирүе дә кыен.

 

 Хеллоуин бәйрәмендә елга бер тапкыр үлгән кешеләрнең җаннары җиргә кайта икән… Шушы спектакль сугышта үлеп калган, хәбәрсез югалган барча каһарманнарыбызга дога булып барсын!

 

 

Сөмбел Гаффарова, язучы, журналист, «Килмешәк» әсәре авторы:

Бу пьеса Кытайда Норвегия–Кытай-Россия театраль проекты кысаларында узган лаборатория вакытында язылды. Ул дәү әниемнең абыйсы Нәкыйп турында. Нәкыйп Әүхәдиев унсигез яше тулыр-тулмас сугышка китеп барган һәм анда хәбәрсез югалган. Әнисе, туганнары аны гомере буе көткән. Пьесадагы бәбкә, киек казлар, төшләр – болар барысы да тормышта булган хәлләр. Бергә хезмәт иткән дусты Нәкыйпнең авылына кайта һәм абыйның кайда югалганы турында хәбәр итә. Ләкин ул мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәде. Без андагы архивларга хатлар яздык, әмма Нәкыйп абыйның эзенә төшә алмадык. Бу егет үзе дә контузия алган була, мәгълүматларны бутаган, күрәсең. Дәү әнинең әнисе, Нәкыйп контузия алган да, әсирлеккә эләккән, яки контузия алган да, туган җирен онытып, чит җирләрдә яшәп калган дип ышанган. Бу ышану аңа яшәргә көч биргән. Әлеге гаилә риваяте буыннан-буынга тапшырыла килеп, безгә дә, Нәкыйп абый берәр илдә бәхетле гомер итәдер, дип уйлага нигез бирде. Бу пьеса – безнең шул хыялыбыз турыда. Ул хәбәрсез югалган бөтен егетләргә, ирләргә бер истәлек, сәхнәләштерелгән һәйкәл булсын иде дип теләдем. Һәм биредә Нәкыйпнең бәхете-бәхетсезлеге турында гына сүз бармый. Әнисенең билгесезлектә, кайгырып узган гомере турында да бәян ителә. Хатыны да, ире туган иленә кайтып китәр дип, гомер буе ут йотып яшәгән. Спектакльне карагач, төрле уйлар туарга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк