Логотип
Театр

ХӘРЕФЛӘР БИЮЕН ДӘВАМ ИТӘ, ЯКИ «КОМФОРТ ЗОНА»СЫННАН – ТАРИХИ ЧЫНБАРЛЫККА

Нурбәк үзе «Әлиф» спектакле турында бер интервьюсында болай дигән иде: «Бу гайре табигый тамаша. Безнең төп максат – тамашачыны комфорт зонасыннан чыгару». Һәм, әйтергә кирәк, ул да, спектакльне эшләг...

Нурбәк үзе «Әлиф» спектакле турында бер интервьюсында болай дигән иде: «Бу гайре табигый тамаша. Безнең төп максат – тамашачыны комфорт зонасыннан чыгару». Һәм, әйтергә кирәк, ул да, спектакльне эшләгән команданың башка вәкилләре дә максатларына иреште шикелле. Камал театрында узган тамашадан соң, социаль челтәрләрдәге яңалыклар тасмасында «елатты», «тетрәндерде» рухындагы язмалар бер-бер артлы күзгә чалынып торды.

«Күчә комнар, бетә эз…»

Мин Камал театрындагы куелышка, кызганыч, бара алма- дым. «Өйрәнчек театр»дагысын карадым. Һәм, әйтергә кирәк, Нурбәккә соңыннан үзем дә шул ук җөмләне яздым: «Җылаттың». «Мин җылау өчен сәбәп кенә», – дип җавап кайтарды ул, ярымшая- рып. Сәхнә тамашасының тәэсир көче аша без катарсиска килергә тиешбез, әйе. Әмма бу очракта сүз башка төрле хиссият турында бара иде: сәхнәдәге «әлифба»ның еш-еш сулавыннан, өзлегер хәлгә җитеп хәрәкәтләнүеннән… синең аякларыңа, бармак очларыңа да күчкән сәер бер калтырау, сулкылдау турында…

«Әлиф»нең беренче куелышы алдыннан татар теле мәсьәләсе, кискенләшсә дә, бу дәрәҗәдә үк түгел иде әле. Һәрхәлдә, ул мәктәпләрдәге сәгатьләрне кыскарту, прокуратура тикшерүләре, факультативка калу шикелле реаль гәүдәләнеш алып өлгермәде ул чакта. Хәзер инде «Әлиф»нең һәр куелышына килгән тамашачы моннан бер гасыр элек юкка чыккан әлифбасы турында түгел, ә бүгенге вазгыятьтәге хәлләр турында уйлаячак. Шулай итеп, «кофморт зонасы»ннан чыгуга, без турыдан-туры янә бер мәртәбә кабатланган тарихи чынбарлыкка килеп эләгәбез. Тарих кабатланмый, дисәләр дә, империалистик уеннар дәвам итә, һәм коллык психологиясе үз эшен башкара. Хәзер инде аңа, затлы бер өстәмә булып, «сату-алу» фәлсәфәсе дә килеп кушыла… Ә хәрефләр… биюен дәвам итә. Аларга нәрсә – марионеткалар гына алар хәзер. Тарих сәхнәсендәге… Әмма безнең өчен әле – ярымтереләр…

DSC 0510 resize

Камалда ком булмавын ишетеп беләм. Һәм, гомумән, әлеге спектакльне даими уйнар өчен мәйдан эзләүләре турында да кат-кат кабатлаган иде режиссер – Туфан Имаметдинов. Хәер, монысы – икенче мәсьәлә…  Биредә ком бар иде, һәм ул үз вазыйфасын башкарды да. Сәхнә теле, хореография теле – символлар теле бит, димәк ки, без символик укылыштан беркая да китә алмыйбыз. Дәрдемәнднең шигырендәге: «Исә җилләр, күчә комнар… бетә эз…  Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез!..» – дигән юлларны куба рып, актарып торды ул тамаша буе хәтердә. Ком – Вакыт символы, әмма биредә, Нурбәк каһарманы аны… бер учларына алып, сызгырып торган фонда колаклары яныннан агызган - да, йә булмаса, башына сипкәндә… ул еш кына ап-ак көл рәвешенә кереп, апокалиптистик уйлануларга да җим биреп алгалады. Һәр халыкның – үз апокалипсисы, кечкенә милләтләр өчен ул, бүгенге глобализм шарт ларында, телен югалту кебек олы мәмләкәтләр өчен «вак» булган мәсьәләгә кайтып калырга да мөмкин.

Сүзгә кадәр, һәм – Сүздән соң…

Композицион яктан спектакль трилогияне тәшкил итә. Беренче өлештә без югалган әлифба белән очрашабыз, аның хәрефләрен хәтердән яңартабыз. Әйтергә кирәк, әзерлекле булмаган тамашачы өчен бу – шактый четерекле бурыч. Җитмәсә әле, аның филологик белеме дә булмаса. Юкка гына Камал сәхнәсендәге куелыштан соң бик күпләрдән: «Без ул хәрефләрне инде, чыннан да, югалтканбыз икән. Төшеп калганнарын гына түгел, ә гомумән – гарәп алфавитын…» – дигәнне ишетергә туры килде. Нигездә милли интеллигенцияне тәшкил итүче тамашачы сәхнәдә гәүдәләнгән хәрефләрне танымауларына таң калып, гаҗәпләнде дә, пошынды да. Бу аңлашыла да: чөнки, гарәп әлифбасы безгә бүгенге көндә дини юнәлештәге бер катлам буларак, йә тарихи чыганакларның нигезе рәвешендә генә килеп керә. Без инде кириллицадагы туган телебезнең дә күзгә күренеп ярлылана баруына шаһит булып яшибез. Бәлки, бу тел эволюциясенең табигый бер этабыдыр. Ә, бәлки, ваемсызлык нәтиҗәсе дә…

DSC 0523 resize

Икенче өлештә режиссер безгә әлеге әлифба хәрефләре белән иҗат ителгән Тукай шигырен тәкъдим итә: «Туган тел»не. Әйтергә кирәк, татар менталитеты өчен үзенә күрә бер код булган, «мантра» рәвешендә кабул ителгән шигырьне шулай ук үтә дә «комфортлы булмаган» рәвештә тәкъдим итә. Инде сәхнә пластикасына, Нурбәк үзе атаганча, «катнаш техника»га азмы-күпме күзе ияләшеп өлгергән караучылар, җиңелрәк сулап куеп, таралып кына китәләр… колакны ярып, сискәндереп ят бер яңгыраш күмә залны. Һәрхәлдә, без кечкенәдән «Туган тел»не болай җырламый идек! Баштарак ул яңгыраш борчый, бимазалый, бармаклары белән капшангандай, тирәндәге архитектоник катламнарны кубарып ташлый… Ә аннары, эчке киеренкелек белән каршы тору көче кими төшкәч, хәтер үзенекен эшли: таный, хәтта ки, ияреп, билгеле бер көйләнешкә дә күчә – транска керә. Камлау йоласына эләккәндәй буласың…

Спектакльне сәхнәгә куючылар музыкаль яктан да «төрле заманга караган стильләрнең кушылмасы тәкъдим ителде» дип кисәтеп куйган иде. Думбра, дөңгер, дәф, курай… Дөрес, кайбер тамашачылар һәм уен коралларының сайланышында, һәм башкару стилистикасының үзенчәлегендә кыргыйлык, хәтта ки керәшенлек мотивлары тоеп, ризасыз калганнар. Татарга хасмы, түгелме – бу ортодоксаль сорау әле дә ачык булып кала, димәк, бездә. Һәм мин бу очракта «Әлиф» үзенең өстә генә ятмый торган икенче – яшерен максатына да ирешкән, дип исәплим. Әгәр кеше нәрсәнедер кире кага, танымый икән, психологиядәге шактый билгеле бер алым тарафдарлары ассызыклаганча, ул үзендәге яшеренеп яткан шул сыйфатны эзләп табуга беренче зур адымын ясый. Һәрхәлдә, керәшен катламнары, шаманлык катламнары аша… без уртак бер төрки тамырның барлыгын, аның шактый каршылыклы булуын, үтә күренмәле ефәк фәлсәфә белән генә капланмаганлыгын тануга кадәр юл үтә алабыз, дип сөендем мин үзем.

DSC 0603 resize

Өченче өлеш тулаем бию тантанасы булды. Монда инде, тамашачы буларак, тәмам таралып өлгергән идем. Медитатив көйләнеш үзенекен итте – аң, анализ кабыгыннан шуып чыгып, тоташ хиссияткә юл ачты. Нурбәкнең комда сызган хәрефләре дә, күкрәк читлегеннән шуып чыккан сулышы да, «туган тел»нең кискен кульминациясе… һәм шундый ук кискен убылышы да… бер тын- да кабул ителде. Әйе, азагы нәкъ менә шулай булырга тиеш тә иде. Әлифба-шигырь-мантра-шагыйрь- пәйгамбәр-аватар дисбесе өзелде. Һәм ул – яңа ялганышын көтә.

Бию сәнгате безне бик борынгы чорларга – яңа гына мәгарәдән чыгып, ауга ыргылган дәверләргә алып кайтырга сәләтле. Кешелек хәтерендә Сүзгә кадәр булган ымнарны, ырымнарны, мәгълүматны саклый ул. Әйтик, сәхнәдәге Нурбәк каһарманы, комны ярып, күтәрелгәндә, чүлдәге җәнлекләр хәтердән йөгереп узды. Ул, бөгелеп, үз сулышы белән күкрәк читлегенә күмелгәндә – ана карынындагы нарасый… Боларга, әлбәттә, көнбатыш сәнгате традицияләре, суфыйчылык- дәрвишлек мотивлары да килеп тоташты… Музыканың сайланышы да шуңа очраклы түгел. Урыны-урыны белән без, борынгырак җепкә тоташып, хтоник хаос эченнән яңа чыккан адәми затның ыргылышларын да күргәндәй булдык: аның ничек итеп Сүзгә килүен, сеңеп бетүен, һәм соңыннан – Сүзнең, димәк ки, Адәмнең агониясен дә… Бу урында безгә Эльмир Низамов музыкасының кысалардан чыга, һәм борынгылык симфонизмын тудыра белүе бик нык ярдәм итте.

DSC 0551 resize

Борынгы яһүдиләрдә Голем, ягъни «адәм үк булып җитмәгән адәм» турындагы риваять бар. Аның буенча, имештер, адәмигә охшатып балчыктан әвәләнгән бу балбалны, ирененә хәрефләр куеп, махсус дога укып, терелтергә мөмкин. Һәм шулай ук – кабат үтерергә дә. Нәкъ менә хәрефләр, Сүз адәми зат итә ала аны. Һәм язуы барлыкка килгәнче, тарихы теркәлгәнче, кешелекнең дә, цивилизациянең дә ни дәрәҗәдә икәнлеген белмибез без. Кемдер Нурбәкнең сәхнәдәге гәүдәләнешендә гасыр башындагы пәйгамбәребез Тукайны күргән (бәлки, Камал сәхнәсендә ул чыннан да шулай күренгәндер, барысына да ком сәбәпчедер), ә мин – әле бик борынгы мифологик катламнар аша узып – әнә шул беренчел Адәмне күрдем. Ирененә хәрефләр куеп – иңдерелүен, үзенең үк Хәрефкә – Сүзгә әверелүен, ә аннан, ул хәрефләрдән инде мәхрүм ителгәч, тынсыз булып комга гөрселдәвен…

 DSC 0461 resize

Әдилә Хәйбуллина, театр һәм кино белгече:

Минем өчен «Әлиф» спектакле эчке дөньяңа кереп чуму, үз-үзең белән бер бөтенгә кушылу кебегрәк булды. Бу спектакль үзе бер сөйләшү ысулы һәм ул башкаларны да шул ук сөйләшүгә чакыра – кем мин? Ата-бабаларым кемнәр? Мин – кайсы тел вәкиле? Ахыр чиктә, нинди контекст эчендә яшим мин? Спектакль-трилогиянең өченче өлешеннән соң тамашачы инде шулкадәр дәрәҗәдә тәэсирләнгән һәм әсирләнгән була ки, ул транска керә: шул рәвешле «әлифба» хәрефләре аталышы көенә, һәм Нурбәкнең виртуозларча башкарылган хореографик хәрәкәтләре чылбыры фонында медитация башлана. Спектакльнең финалында көтелгән катарсис тәкъдим ителә.

Форманың сыйдырышлылыгы, аңа гаҗәеп рәвештә ярашлы музыкаль яңгыраш һәм, әлбәттә, идея үзе – болар, гармоник бер сөземтәне хасил итеп, көчле тәэсир тудыра. Син, үз халкыңның, милләтеңнең бер вәкиле буларак, әйтерсең, аның генетик хәтерен яңартып утырасың.

Гүзәл Сәгыйтова, «Калеб» проекты җитәкчесе:

Җәй көне Интернетта «Әлиф» спектакленең репетицияләреннән фотолар күргәч, бик нык тәэсирләндем. «Нинди проект бу, кем эшли?» – дигән сорау белән шунда ук фотограф Рәмис Нәҗмиевка мөрәҗәгать иттем. Берничә көннән режиссер Туфан Имамметдинов: «Бу спектакльне «Калеб» кысаларында тәкъдим итик әле», – дигән идея белән шалтыратты. Чөнки «Калеб»нең төп максаты – яшьләр иҗаты белән таныштыру, аны пропагандалау. Без кайчан да булса Нурбәк Батулла белән уртак хореографик проект эшләү нияте белән яна идек. Әзер продукцияне пиарлаштыру безнең команданың гадәтендә булмаса да, «Калеб»нең быелгы яңа сезонын нәкъ «Әлиф» белән ачып җибәрдек.

«Әлиф» – югары профессиональ, заманча милли проект. Кайчандыр Аяз Гыйләҗев: «Сүзнең ерак тамыры ачылса (…) мин үземнең миллионлаган күзәнәкләремнең берсендә шушы сүзне кулланышка кертеп җибәргән борынгы бабамның уянганын тоям», – дип язган. Бу фикерне мин «Әлиф»кә карата кулланыр идем. Әйтерсең, Нурбәк хәрәкәтләре, Эльмир музыкасы, Марсельнең хореографиясе, Казан дәүләт консерваториясе студентларының аһәңнәре аша шул «күзәнәкләрнең» башкача сулавын, яшәвен, инде онытылган тарафларга юл алырга омтылуын сиземли башлыйсың.

Туфан Имаметдинов, спектакльнең режиссеры:

– «Әлиф» турындагы идея гарәп язуына игътибарым юнәлгәннән соң туды. Бабамның әтисе язып калдырган көндәлекләргә орынгач. Әлеге имла белән без никадәр байлыктан, мирастан да мәхрүм калганыбыз ны аңлагач… 1927 елда татарлар латиницага күчә, ә 1939 елда – кириллицага. Һәм без кайбер хәрефләребезне югалтабыз. Шунлыктан, тел дә үзенең тирәнлеген, аһәңлелеген югалта. Ә аннары инде тулы бер шәркый мәдәнияттан аерылабыз. Уңнан сулга язарга күнеккән халык, яңа системаны үзләштереп, сулдан уңга язуга ияләшергә тиеш була. Бу кешенең аңындагы юнәлешне, векторны да үзгәртә.

Спектакль аша без, хәрефләр биюенә нигезләнеп, бүгенге тамашачаны меңьеллык мәдәниятнең үзәген тәшкил иткән әлифбага орынырга чакырабыз. Тамашаның буеннан-буена борынгы аутентик башкару яңгырый. Геннадий Макаров борынгы төрки уен коралларының онытыла төшкәннәрен, бүгенге көндә инде кулланылмаганнарын барларга ярдәм итте. Без кулланган башкару манерасы да – онытыла төшкәннәрдән. Сүз бит үзе үк онытылган әлифба турында бара.

Автор: Луиза Янсуар

Рәмис Назмиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк