Логотип
Театр

КИЛМЕШӘК

Г.Камал исмендәге Татар дәүләт академия театрында яңа иҗат фасылының тәүге премьерасы – яшь әдибә Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча «Килмешәк» спектакле куелды. Анда Бөек Ватан сугышы вакытында әсирлекк...

Г.Камал исмендәге Татар дәүләт академия театрында яңа иҗат фасылының тәүге премьерасы – яшь әдибә Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча «Килмешәк» спектакле куелды. Анда Бөек Ватан сугышы вакытында әсирлеккә эләгеп, Сталин лагерьларында җәфа чикмәс өчен, Канадада яшәп калган Нәкыйп исемле татар кешесе турында бәян ителә.

DSC 5057 resize

Нәкыйпебез күптән өйләнгән. Джоаннасына ул яратып «җаным» дип дәшә. Нәкъ татар авылларындагыча күпләп бәрәңге үстерә. Хәтта Хэллоуин бәйрәмен дә Сабан туе итеп үткәрә. Ә көннәрдән бер көнне күршеләрендә яшәүче Самуэль океан артында Советлар союзы таркалуын һәм чит илдә яшәүче бичараларга, ниһаять, үз илләренә кайту рөхсәт ителүе турында хәбәр җиткерә…

DSC 5098 resize

Нәкыйп Хэллоуинны Сабан туена әйләндерергә никадәр тырышмасын, Хэллоуин Хэллоуин инде. Бу бәйрәмнең үзәгендә – үлем, золым, гыйфрит, монстрлар. Чыннан да, спектакльдә үлем, бозык фигыль темасы күп яңгырый. Сугышта илләрен яклап каннарын койган солдатларны кире гаиләләре янына кайтмаслык иткән гыйфрит Сталин сәхнәдә үзе күренмәсә дә, һәр сәхнә, һәр минут саен аның кара шәүләсе шәйләнә. Гитлер лагерьларында хәрап ителгән совет солдатларының тау-тау мәетләре сәхнәдә ятмаса да, спектакль барган вакытта аларның ярдәм сорап ыңгырашуларын, җан бирер алдыннна соңгы сулышларын тойгандай буласың һәм каз тәннәре чыккандай куырылып аласың. Нәкыйп сәгать төзәтергә оста. Шуның өчен лагерьдә тамагы тук була, шул сәбәпле исән кала. Бу осталыгы аңа авылдашы Хисмәттулланы да үлемнән коткарырга ярдәм итә. Әмма совет гаскәрләре якынлаша башлагач, Хисмәтулла Нәкыйпкә, Гитлер куштаны дип, яла яга. Шуның аркасында Нәкыйп туган иленә кайта алмый кала да инде. Адәм балаларының яхшылыкны онытып, әнә шулай бер-берсенең башын ашауларын рухи үлем дип атаудан бүтән чара юк. Үлем темасы милли яссылыкта да үткен яңгырый. Гомерләрен чит илләрдә уздырган татарлар бәхетлеме? Әллә океан артындагы тормышлары мәрткә китеп төш күрү генә булганмы? Әгәр дә бәхетле булса, шатлыклы хәбәрне ишетүгә үк, Нәкыйп букчаралын җыйнарга йөгерер идемени?! Туган ягына алып кайтырга дип әзерләгән бөтен мөлкәте – сәгать. Зурыраклары, кечерәкләре, бәп- бәләйкәйләре, кул сәгатьләре. Сәгать – ул гомер символы. Бу очракта бер кеше гомере – бер күч сәгать. Һәркайсы йә туганына, йә күршесенә бүләк итеп әзерләнгән. Аларны тезәткәндә, уйларын йә туганы, йә күршесе биләгән. Никадәр сәгать – шулкадәр туганнарын сагынып уздырган гомер мизгеле. Һәм хәзер Нәкыйп берсен дә калдырмыйча туган ягына төяп кайтырга җыена. Канадада, Джоанна янындагы тормышы чын тормыш түгел, мәрткә китеп саташу гына булган, димәк. Аннан да мөһимрәге, Нәкыйпнең туган ягында калган милләттәшләре өчен исән - исән булмау мәсьәләсе. Гомеренең яртысыннан артыгын чит илдә, чит-ят кешеләр арасында, алар телендә сөйләшеп узган. Бердәнбер улына да чит -ятларның исемен кушкан, ул баланың татарча сөйләшүе дә икеле, димәк. Күңелендәге сагыну хисе, ул үстереп яткан бәрәңгеләр, Хэллоуин бәйрәме урынына уздырып яткан Сабан туйлары, хатынына «җаным» дип дәшүләре белән генә ул гомум татар милләтенең аерылгысыз бер өлеше була аламы? Бигрәк тә бүген татарның мәркәзендә үтә күңелсез вакыйгалар барган вакытта, татар мәктәпләре ябылган, тел киселгән көннәрдә Америка, Англия, Франция һәм башка илләргә сибелеп яшәүче милләттәшләребез без, Россия татарларына көч-куәт өстәргә сәләтлеме. Читтәге татарлар, зур бер елгага койган вак елгалар кебек, бетеп барган милләтне терелтеп җибәрергә, аңа кабат җан өрергә, сугарырга сәләтсез икән, милләт өчен алар үле булып чыга, димәк.

DSC 5150 resize

Шулкадәр мөһим сорауларны театрның кече сәхнәсендә режиссер Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендә һәм рәссам Альберт Нестеров ярдәме белән нибары җиде актер күтәрде. Актерлар саны шактый күп булырга тиеш иде, әмма бер үк артистлар спектакль дәвамында берничә роль башкарды. Бер рольдән җәһәт кенә икенчесенә күчү өчен актердан шактый осталык сорала. Шуңа күрә әле яшь кыз, әле геройның әнисе булып уйнап, сагыну темасын оста гәүдәләндергән Айгөл Абашева да, Хәйрулла, концлагерь башлыгы, әсир, кафедагы хәрби кеше Илнур Закиров та, Самуэль, сержант Минвәли Габдуллин да, Хисмәтулла Алмаз Сәбирҗанов та, яшь Нәкыйп Раил Шәмсуаров та зур мактауга лаек. Джоанна (Люция Хәмитова) һәм Нәкыйпнең (Радик Бариев) әле яшьлеккә кайтып, әле карт белән карчык булып уйнаулары искиткеч шәп. Яшьлек чакларын гәүдәләндергән сәхнәләр остарак куелганмы, әллә картлыклары шәбрәкме, бу сорауга җавап бирүе дә кыен.

DSC 5159 resize

Хэллоуин бәйрәмендә елга бер тапкыр үлгән кешеләрнең җаннары җиргә кайта икән… Шушы спектакль сугышта үлеп калган, хәбәрсез югалган барча каһарманнарыбызга дога булып барсын!

Сөмбел Гаффарова, язучы, журналист, «Килмешәк» әсәренең авторы:

2015 елда Г.Камал исемендәге театрның әдәби бүлеге мөдире Нияз Игъламов безгә – берничә драматургка почта аша хатлар юллады. Тиз арада берәр пьесагызны берничә сәхнәсен инглизчәгә тәрҗемә итеп җибәрегез, Норвегия – Кытай – Россия театраль проектын оештыручылар Кытайда лаборатория уздырачак, берничә илдән драматурглар сайлап алачак һәм шулар белән алга таба эшлиячәкләр, диелгән иде хатта. Берничә драматургтан халыкара бу проектка мине сайлап алдылар. 2015 елны без, сигез драматург, Пекинда җыелышып, кураторларыбыз белән таныштык. Язылачак сигез пьесабыз миграция темасына багышланган иде. Һәм без бу темага төрле лекцияләр тыңладык. Шуның өстенә, үзебезне халыклар тарихын исебезгә төшердек. Аннары Шанхайда җыелыштык, һәм ул вакытта инде безнең кулда инглизчәгә тәрҗемә ителгән берничә сәхнә бар иде. Анда текстлар белән танышыр өчен укулар уздырдылар. Өченче очрашуыбыз Гуанчжоу шәһәрендә булды. Анда индн без пьесаларны тәмамлау өчен җыелдык. Аннары эскизлар әзерләнә башлады. Минем пьесам белән Кытай режиссеры эшләде. Минем пьеса дәү әнинең абыйсы Нәкыйп турында. Нәкыйп Әүхәдиев унсигез яше тулыр- тулмас сугышка китеп барган һәм анда хәбәрсез югалган.

Автор: Миләүшә Мәхмүтова

Рәмис Нәҗмиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк