Логотип
Театр

Сикәлтәле юлларда...

            Юлъязма. Бармы дәрман, бармы сиңа кадер?! Кәефең ничек, хәлләрең ни, и театр?! Алтыга алып бишкә сатса ул сатар. Илтмәс сине инкыйразга бу татар!!!                       ...

DSC00454

 

DSC01034

 

DSC00846

 

 

DSC00736

 

DSC00729

 

Юлъязма.


Бармы дәрман, бармы сиңа кадер?!
Кәефең ничек, хәлләрең ни, и театр?!
Алтыга алып бишкә сатса ул сатар.
Илтмәс сине инкыйразга бу татар!!!
                                              Колмәмәт,
                                          татар әдибе.


Бер фестивальгә  бару уңаеннан туган кайбер фикерләр.

Татар театрына фестивальләрдә катнашу ни бирә? Гомумән, вакыт
һәм акча әрәм итеп йөрү кирәкме икән?
Мәдәният министрының татар театрларына булган мөнәсәбәте  үзгәрер
ме? «Төркифесть»лар чыннан да төркиме? Фәрит Бикчәнтәев  татар театрына кирәкме? Татар театрларының гастроль географиясен кем тарайта? Казахстан Президенты Н. Н.Назарбаев нәрсә диде? Без хөрмәтле Президентыбыз Р.Н.Миңнеханов сүзләренә ни дәрәҗәдә колак салабыз? Богарыслан (Бугуруслан, Оренбург өлкәсе) кайсы милләткә күкләр тарафыннан бирелгән?

Ошбу юлъязмада сез әлеге сорауларның барысына да җавап табарсыз...
Әлбәттә, сүз ошбу фестиваль һәм анда катнашкан театрлар турында гына булмаячак. Ерак сәфәр байтак фикерләр тудырды. Үзеңнең кем икәнлегеңне белү өчен әүвәл башкалар белән чагыштырып карарга, «атыңны җигеп» юлга чыгарга кирәк. Язма авторы С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт  һәм Башкортстан Республикасы Уфа «Нур» татар театрларының Каспий яны илләре 2 нче Халыкара театрлары фестиваленә сәяхәтенең шаһите булды. Фестиваль Казахстанда үткәрелде. Шуңа күрә без  Нурсолтан Назарбаевның мәдәният хакында әйткән сүзләрен алга ук «байрак итеп» элеп куярга булдык. Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла.

«Мир должен узнавать Казахстан не только по ресурсам нефти и крупным внешнеполитическим инициативам, но и по к у л ь т у р н ы м  д о с т и ж е н и я м .
Огромная часть успеха США в эпоху «холодной войны» – это успехи Голливуда. Если мы хотим быть нацией со своим неповторимым местом на глобальной карте XXI века, то мы должны реализовать еще один проект – «Современная казахстанская культура в глобальном мире».
  Н. Н.Назарбаев

 Юллар һәм еллар

       Чыннан да, кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла кебегрәк килеп чыга икән! Ләкин шунысы бар, электән үк аерым дәүләт буларак яшәгән булсак, әлбәттә, ошбу сүзләр безнең өчен бер хыял гына булып калмас иде. Шуңа күрә без бүген барына шөкер итеп, ягъни  канәгать чырай чыгарып, хәзерге хәлебез хакында сөйләшик. Чөнки татар театрларының (Атаклы «Нур» татар театры хакында сүз алда тагын да тәфсиллерәк булыр – З.Х.)  әлеге мәртәбәле халыкара фестивальдә катнашуга лаек булуы ошбу Минзәлә театры өчен генә түгел, Татарстан өчен дә, аның даны өчен дә зур мәртәбә дип кабул итәргә кирәк. Спорт белән халыкара аренада шөһрәт казанган Татар иле үзенең мәдәнияте белән дә горурлана ала.  
Бу катлаулы заманда Татар илен спорт ярышлары, сәнгать, бигрәк тә әдәбият һәм театры ярдәмендә дөньяга танытырга мөмкин. Ә бу исә инвестиция, ягъни икьтисадка да мәхкулъ дигән сүз.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар Дәуләт театры шундый игелекле максатларда 9 сентябрь көнне, Аллага тапшырып, Казахстанга юл тотты.
Артистлар узасы юллар /фестивальне Каспий диңгезе буендагы Актау шәһәрендә ТЮРКСОЙ* оешмасы белән Актау өлкәсе хакимияте, каладагы Н. Җантурин исемендге музыкаль драма театры уздыра./ шактый озын, ләкин дәрәҗәле иде. «Төрки туганнарның безнең театр чыгарган «Иблис» спектаклен күрәселәре килә, безне шуңа күрә чакырдылар. Җәй башында әлеге спектакль белән Рәсәй күләмендә узган бер дәрәҗәле фестивальдә  катнашкан идек. Ошбу спектакль хакындагы хәбәр  тиз таралган. Чакырган җиргә, труппа сөенеп бара,»- диде театр директоры,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Республиканың М. Сәлимҗанов исемендәге премиясе лауреаты, гаҗәеп көчле һәм талантла театр менеджеры Роберт Шәймәрдан.


Юлдагылар юлда булсыннар...


       Казахстан якларына  юл тоткан Минзәлә театры автобусы Мөслимнең Шуран авылы яныннан ышкылып узды. Директор Роберт Шәймәрданның туган авылы. 
Актерлар белән гәп корып барабыз. Янәшәмдә атаклы актер Рөстәм Муллин. Шәп артист, мөхтәрәм кеше. Роберт та, Рөстәм әфәндебез дә авылда туган егетләр,   берсе Кукмара ягыннан, талантлы татар халык артисты, икенчесе Кама аръягындагы театрны «тотып» торучы сәләтле һәм креатив менеджер. Озын сүзнең кыскасы, авылда туып үсә милләтнең шәп егет-кызлары. Киләчәктә авыллар бетсә, ни хәл итәрбез?! Урыс авыллары бетте диярлек бит. Соңгы елларда Вампиловлары, Астафьевлары күренми шуңа күрә?. В. Распутиннары кайда икән? В.Путиннары бар барын...
      ...Көн матур, Казанда яңгыр диләр. Монда, Азнакай басуларында, халык бәрәңге ала. Бәрәңге уңышы әйбәт күренә быел, Ходайга шөкер һәм авыл халкына рәхмәт. Театрларыбының карусыз тамашачыларына!
     Автобус Азнакайга килеп керде. Күргәч тә, аңа кадәр дә әгәр бу төбәкләргә беренче кат аяк баскан кеше булса, ул әүвәл монда килгәнче үк алтын түшәлгән юлдан барасыдыр дигән матур хыялда йөзгәндер. Күпме нефтен суырып та һәм аның тамчысына кадәр озатып, тапшырып үзенә сукыр тиен дә калдыра алмаган яклар бу. Өстәвенә,  мыскыл итеп,  кара алтынны читкә куа торган торбога да «Дуслык» дип исем куштылар бит! Талыйлар, өстәвенә күзгә карап, күткә тибәләр! Юкса, шул млрд сумнардан тиеннәр генә өлеш чыгарып, ошбу якларда берәр татар музыкаль театры төзеп булмагандырмы теге заманда?!!Гаделсезлек диюдән бүтән каләм очына башка сүз эләкми, билләһи. Азнакай, Сарман, гомумән, бу яклар искиткеч талантлы, җыр күңелле халык яши торган төбәкләр бит!!!
Әлмәт театры җитмәгәнмени диярләр, бәлки? Кемнәрнең шулай дип әйтәчәген дә чамалыйм, ләкин үпкә юк, чөнки наданга үпкәләү урынсыз шәйдер...Мәдәниятсез, әдәбиятсез үскән балаңны наркоманиядән коткарып калу өчен аңа барыбер икеләтә-өчләтә акча түгәргә кирәк булачак....Гап гади арифметика, югыйсә. Тавык та исәпли алырлык.

Әлмәтнең Фәридәсенә ярдәм кылыгыз, ичмаса! Юкса, театры әрмәннәрне дә аяктан егарлык! Акчасы юклыктан, гонорар түлисе була дип, татар драматургларын кую бәхетенә дә ирешә алмый интегә Фәридәбез. Уңышлар телик бу ир-егет йөрәкле гүзәл ханымга!..

«Богом (у)русскому отдан»...

     «Бугуруслан он Богом русскому народу отдан!» Шәһәр атамасының этимологиясен  әнә шулай дип шәрехлиләр. Минем кулым түгел, Әйшә Фатыйма кулы дигәндәй, минем ачыш түгел бу, рус топономистларының дистә еллар тынгысыз эзләнү нәтиҗәсе...
Минзәлә театры артистлары талантлы гына түгел, бик укымышлы һәм гыйлемле дә. Актер халкына бик хас сыйфат булмаса да, бәхеткә, нәкъ шулай. Хафиз Хамматуллин шунда ук». «Арслан»нан килеп чыккан бит ул! - дип куйды, Рөстәм ага Муллинны да уздырып, - тегесе дә ниндидер фикер әйтергә теләгә иде бу нисбәттән, өлгерми калды, яшь кеше җәһәтрәк булып чыкты. Рөстәм ага сабыр, акыллы кеше.... «Ә «Бугу»сы «үгез» инде аның төрки-татар телендә дип куйды. Димәк, «Бугуруслан»(ның «Бог» белән түгел, төркиләрнең Ходае белән генә уртаклыгы бар икән! «Богыл» сүзе дә шул тамырдан.  / Үгезгә ашарына әзерләнгән чүмәлә! Печән богылы, мәсәлән..../
       «Бугай» дип тә әйтәләр үгез кебек гайрәтле, зур гәүдәле кешегә урысчалатып. Әйдәгез, рус телендәге «бугай» ны кире үзебезнең телгә кайтарыйк, үзгәргән кыяфәтендә булса да....
        Богу русским дан диярсең, рифмач топономист-тарихчылар сүзенә ышансаң...
        ...Ошбу сәяхәтнамә тукымысының һәр күзәнәгендә татар театры язмышы, үткәне, киләчәге хакында булыр. һәм бүгенгесе, әлбәттә.

         Рөстәм Муллин җитмеш-сиксәненче елларда бу якларда гастрольләрдә йөрүе хакында сөйли. Кызык һәм гыйбрәте. Төрле яктан. 
«Шушы Үгезарыслан-Богарыслан («Бугуруслан»якларына, - теге урыс галимнәренең сүзен куәтләп, ләкин үзгәчә «Богом забытий край» диясе килә) 10 көнгә гастрольгә чыгып китә торган идек. Йөзәр чакырым үтеп, һәр татар авылында спектакль күрсәтәбез, заллар шыгырым тулы. «Ә хәзер ничек икән? Мин Үзәк статистикага ышанмыйм, монда татарлар аз калган ди, имеш. Кайда китсен ди аларның балалары?
Мәдәният министрлыгы театрларга  бу якларга гастрольләр оештырырга да ярдәм итә ала. Бердәнбер халык өчен эшли торган министрлык бит инде ул безнең! «Кто  не рискует, тот шампанское не пьет! Министрлык тәвәкәллек өчен «шампанское»лык кына акча тапмаслык түгел...
        Юллар туп-туры булса да, ватык һәм җимерек монда. Дыңгырдавык юлда ошбу язманы сикергән уңайдан сырлап барам. Шуңа күрә фикерләр дә биешә, сикергәли, бигайбә анысына.  

        «Бузулуки»ның «бозлык» дигән татар сүзеннән килеп чыкканлыгын сез беләсез микән, ә без беләбез. Хәер, икенче версиясе дә яши: «бозаулык». Моны тәгаенләү галимнәр  эше.
Чик тамгачылары катына төнлә килеп җиттек. Сикәлтәле юллар аркасында, әлбәттә.
«Җаекъ»ны куып тотарга дип бару. Чапай су төбенә киткән тирәләр дә узылды. Җаекъ, дөяләрне сугара сугара,   Ырынбур далалары буйлап  йөгерә торгач,  Казахстанда Оралга әйләнәчәк. Шул исемдәге шәһәрдә күп санлы урыс яшәгәнлектән, безне Уралск каршы алды. («Җаек»ны «Уралски»га әби патша алыштыра.)
         Театр директоры Роберт әфәнде мондый сәяхәт- гастрольләрнең гел башында тора, труппа-коллектив өчен җаваплы кеше буларак һәр нәрсәне кайгырта, оештыра, җыештыра. Сырхаулап тору сәбәпле Роберт ошбу сәяхәткә үзе чыга алмады. Ләкин ул һәрчак труппа белән иде, аның рухы бар иде автобуста. Җитәкче итеп ул вакытлыча театрның баш рәссамы Валерий Яшкуловны тәгаенләгән. Бу бик талантлы калмык егетенә бар җаваплы эшләрне дә тапшырып буласын белгән Роберт юкка гына аны билгеләмәгәндер дип уйладым. Казакстанга юл чыгу бит, җитәкченең казак чырайлы бик тынгысыз кеше булуы да ярап куяр әле. Бигрәк тә Казахстан чиген узганда аны казах итеп кабул итүләре файдага булыр. Аннары җитәкченең таланты  өстенә итагатьле шәхес булуы күз өстенә каш кына инде. Безнең Рәсәйдә шул җитми.
       Хәер, Валерий Борисович җитәкчелек эшләрендә азау тешен ярган кеше. Унбиш ел буе Калмыкстанда атаклы Кирсан Илюминжиновның баш киңәшчесе булып торган, Элистада яшьләр театры оештырган һәм аның  директор булган күренекле шәхес. Чикне узуга, күпчелек руслар гына яшәгән шәһәргә якынлашкан аңлашылды, юл теткәләнеп беткән иде, Уралскига җиткәнче шулай булды.
Төн җитте. Без Уральски шәһәре уртасында. Аның Тукайның рухи яктан туган ватаны булуын искә төшерүгә, мин телсез калдым! Роуминг булмаганлыктан,  телефоннар да телләрен «тешләде». Шул чакта ярдәмгә бер татар таксисты килеп чыкты.16 нчы регион машинасы икәнлеген күргән. Мин бу шәһәрдә күпчелек урыстыр дигән идем, татарыбыз да байтак икән. Ни дисәң дә, элек данлыклы «Мытыйгыя» мәдрәсәсесе, Тукай укыган «университет» булган татар шәһәре лабаса! Хәер, урыс булган җирдә татар булмый калмас инде. Әллә,  киресенчә, татар  булган җирдә һәрчак урыска очрыйсыңмы?  Тукайның рухи туган ватаныннан алган тәэсирләр хакында соңрак сөйләрбез. Чөнки без ул яшәгән урамга, музей йортка кайтканда сугылдык.  Ә хәзер юлны алга таба дәвам итәбез.
       Урал Буйлары. Тавы да, елгасы да берүк исемдә. Мәхмүт Кашгарый борын заманда шушы төбәктә көн күргән төркиләрнең телен һәм аваз иҗатын өйрәнеп төзи бит «Диваны лөгател әт төрек» дигән хезмәтен! Безнең бабалар авызында чикләвек кебек кенә «ватылган»сүз-мәкальләр теркәлгән әлеге искиткеч бөек хезмәттә туксабалар да телгә алына анда. Әйтик, кыпчаклар белән бергә. Хәер, бер туган гаилә булып кушылган, әмма морҗалары гына аерым булган халык. Алар Идел-Чулман белән Уралның көнчыгыш җәйләүләрендә үз ишегалларында йөргән сыман йөриләр, берсенең чыбыркы очы икенчесенең койма читәненә җитә. 
Кимәк каганатындагы «туксаба»лар алар шул ук татарлар инде дип яза  инглиз һәм Мәскәү тарихчылары. «Тук-саба» дигәч, Саба белән бәйләргә дә исәп юк түгел иде түгелен. Президентыбыз да шул яклардан бит мин әйтәм. Аллага шөкер, тыйлыгып калдым, беренчедән,   өнәп бетерми шикелле ул үзе турында язганны. Шәймиев чоры язучылары бәхетлерәк, алар рәхәтләнде Лидер турында язып...Икенчедән, этимология сүзлегеннән '«тукс» ның «тугыз», « с-аба» ның «аба, абый, абзый, олы, абыз кеше «дигәнне аңлатканын  ачыклап өлгердем. Рәхмәт, Р. Әхмәтьяновка!!!

    ...Сикәлтәле озын юлда каләм очына төрле фикерләр эләгә дигән идек. Труппаның күбесе яшь егетләр, кызлар. Режиссер Сергей Потапов спектакльгә яшьләрне махсус алды ди Роберт Шәйхелович. Әлбәттә, әлеге егет-кызларның бәхете бу. Потапов мәктәбен узгач, аларга киләчәктә җиңелрәк булачак. Потапов мәктәбе дидем...Бер спектакль куеп, «мәктәп» дип сөйләрлек булгач инде!? Бездә Сәлимҗанов мәктәбе бар. Мин үзем Бикчәнтәев мәктәбен узган яшьләргә сокланам. Талантлылар, креатив һәм бик эзләнүчәннәр.  Кемдер «потаповщина» дип очкындырып өлгергән иде бугай инде. Мин үзем «Бикчәнтәйщина» булсын иде бездә дип хыялланам. Яхшы мәгънәсендә. Якут Потаповтан, төрки булса да, барыбер татар ясап булмастыр. Ә менә Фәрит үзебезнеке. Һәр театр аны үзендә спектакль куярга чакыру турында хыяллана, чөнки уңыш казанасын белә. Мин үзем дә моны аксиома буларак кабул итәм, Бикчәнтәйнең оригинальлеген, үзенчәлекле талантын искә тоткан хәлдә. Аны үзләренә Башкортның Академ театры да, Буа да, Чаллы да чакыра. Ләкин Фәрит берәү генә шул! Бер театрга гына түгел, барлык татар театрларына да кирәк Фәрит! Йә хуш...Бикчәнтәйне «бүлгәләү» дән туктап, Актауга кадәр булган юлыбызны дәвам итик. Уральсктан Актауга кадәр сузылган юл линейка, яки бур җебе белән сызган кебек туп-туры. Чөнки елга-ерганаклар юк, тауларны да урап узасы булмаган юл төзүчеләргә. Иксез чиксез дала. Анда санда ауллар, хуҗасыз дөя көтүлекләре, атлар, сыерлар очраштыргалый. Далада кыска буйлы көньяк әреме котырып үскән.Тәмле әрем исе бар дала буйлап таралган. Дөяләр, атлар дидем. Куй көтүләре дә бар. Кыскасы, Дала сәхнәсе. Монда үзгә тормыш. Төннәрен бик караңгы. Йолдызлар Каспийга су керергә киткән ди кемдер шаяртып. «Иблис» тә уйнаган яшь актрисаларның кайсыдыр әйтте бугай. Шигъри фикерле актерлар Минзәлә труппасында. Иблис – Рөстәм Зиннуров, Карт Шәех – Рөстәм Муллин, Татарстанның халык артисты, С.Өметбаев исемендәе премия лауреаты,Гариф – Ильяс Закиров, Васыйф – Раушан Зиннуров, Әмин – Хафиз Хамматуллин, Татарстанның халык артисты, С, Өметбаев исемендәге премия лауреаты, яралы офицер – Ильмир Кашапов, Илхан – Рифат Хафизов, беренче офицер – Ильназ Хисмәтуллин, Икенче офицер – Нәфис Гайфуллин. Күптән түгел генә театр уку йортын тәмамлаган япь-яшь кызлар. Искиткеч чибәрләр, шат күңелле, терекөмеш кебек талантлы кыз балаларыбыз. Атап китәбез: Алия Жаркова, Сөмбел Шәмсетдинова, Индира Гайфуллина, Зөлфирә Шәмсетдинова, Диләрә Кәримуллина.

      ... Автобус шәп, таш юлга асты. Таш күп монда, таш үзләрендә. Дөяләр таш өстендә көяз кызлар кебек кәс кәс атлап йөри. Кызганмыйча түшәгәннәр дә, шуның өстенә асфальт җәйгән казах. Казахтырмы әле? Каспийга таба бездәге кебек «татар канын» имеп утыручы качалкалар күренә башланды. Мәгълүм булганча, нефте эшендә гел чит илләр генә эшли ди бугай. Керем дә аларга. Казахның үзенә шымытыр ахырысы. Бездәге кебек дип әйттем шикелле инде... Бездә «чит ил» дип, Татарстанның ел саен донор дигән булып, 85% байлыгын суырып утырган Мәскәүне атыйлар шикелле. Донор дигәннән...Донор ул авыруга үз канын бирүче. Кан биргәннән соң донорга канындагы глюказаны арттыру өчен шикәр, баллы әйбер тәкъдим итәләр. Ә Татарстанга тоз...баллы перәннек урынына. Бу Мәскәве  «чирләвеннән» кайчан туктар да, «раскулачивание» дигәне кайчан бетәр?! Бетәр ди сиңа бар, кул кушырып, бар нәрсәгә ләббәйкә дип утырсак. Кан эчүче бөҗәк тәнеңә бер кадала икән, һаман саен тирәнгәрәк, эчкәрәк үтә ул. Күбенеп шартламыйча гомер туктамаячак...
Игътибар итәсездер, ошбу язмада татар драматургларына абзац саен тема «чәчеп» барам. Күңел тар булмагач, Аллага шөкер, бер дә  кызганыч түгел. Рәхәтләнегез, каләмдәшләр! Тик нигәдер, каләмдәшләр дәшми әле? Аларның ник телсез калганнарын мин Актау шәһәрендә бер-ике көн яшәп, Каспийда колач салып йөзгәннән соң аңлармын...

      ...Алдарак каләмдәшләрнең нигә телсез булуы хакында «бөек» фикер әйтермен шикеллерәк ышандырган идем. Менә  Каспийында да йөзелә, чит ил, чит җирләр дә, хәтта дөяләр дә күрелә, төрки кардәшләр белән дә аралашасың. Йа, Хода, мин әйтәм, йөрү, чит җирләрне, илләрне күрү җитми икән бит безнең «каләм халкына»! Үз казаныбызда гына кайнап, күпме ерак китеп булыр икән!?
Яңалык түгел, иҗади әсәрнең нигезендә образлы чагыштыру белән беррәттән аналитик чагыштыру да ята. Җир адәми затлар өчен  биниһая зур булса да, галәм күзлегеннән караганда бер бәләкәй шар кебек кенә. Шуның өчен дә иҗат кешесенең күз-күңел күреме миллион мегапиксельләргә тиң булырга тиеш. Аның өчен йөрергә, чагыштырырга кирәк. Өстәвенә татар дөнья буйлап сибелгән. Заманында безнекеләр Сингапур белән кызыксынды һәм кызыксына. Хакимият башлыклары да күреп кайтты әлеге  алдынгы илне.  Ләкин шул сәяхәтләргә бер генә язучыны да алмадык. Аптырагач, минем әлеге ил президенты Ли Куань Ю ның калын китабын яттан өйрәнгәнем хәтердә. Тик китаптан укып кына китап язу файдалы шәй микән соң? 
         Сингапурдагы яңа ит-технологияләр, әлбәттә, безгә дә керде. Ләкин аның һәрберсенең башында бер генә кеше, ул да булса, һәр яңалык белән кызыксынучы Президент кына иде. 
Ярый хуш, шулай да булсын ди... Ә менә миңа мәгълүм, алга киткән Сингапур язучыларының әсәрләрендәге геройлар бик еш суицид кылалар!? Моның сәбәбен ачыклый алмадык..Ә кирәк иде...Безнең Татарстан районнарынла эшләре уңышлы гына барган эшмәкәр, фермерлар арасында да мондый Ходайга каршы гамәл еш очрый икән! Каләм иясе, анда булып кайтса, бәлки шуларның сәбәбләрен ачыклый алган булыр иде... 
Драматургларга тагын бер тема бу.

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк