Логотип
Театр

Мәхәббәт сандыгы

  Ә менә театр сәнгатендә ире дә, хатыны да бер сәхнәгә «сыйган» парлар исәпсез-хисапсыз. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры артистлары Юра Павлов белән Гүзәл Шәмәрдәно...

 

Ә менә театр сәнгатендә ире дә, хатыны да бер сәхнәгә «сыйган» парлар исәпсез-хисапсыз. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры артистлары Юра Павлов белән Гүзәл Шәмәрдәнова әлеге исемлекне сигез ел элек үк тулыландырсалар да, бүген алар яңа гына өйләнешкән егет белән кызга охшаган: икесе дә чибәр, икесе дә бәхетле, чөнки икесенең дә йөрәгендә сөю уты яна… Икесе дә талантлы. Менә «ике» сүзе ничә тапкыр кабатланды!

   Читтән кыз алмый, читтән егет өйләндермиләр
   Юра тамашачыга Карга («Кадер кичәсе», Р.Галиев), Хикмәтулла («Нәзер», Т.Миңнуллин), Павел («Гө-наһлы мәхәббәт өрәге», А.Иванов әсәре буенча), Җаграп («Гөргөри кызын бирә», Т.Миңнуллин) һ.б. каһарманнары белән танылса, Гүзәл – Маһирә («Нәзер», Т.Миңнуллин), Ана («Анам кыры», Ч. Айтматов әсәре буенча), Палый («Гөргери кызын бирә», Т.Миңнуллин), Гөлнаралары («Бүре каны», Н.Гыйматдинова әсәре буенча) һ.б. белән үзен бик сәләтле артист итеп раслап өлгерде. Бу икәү әле спектакльләрдә дә бергәләшеп уйный. «Безне театр кавыштырды», – ди Гүзәл. Әйе, Түбән Кама театры бу җәһәттән бик уйлап эш итә: читтән кыз алмый, читтән егет өйләндерми. Бу шаярту гына, билгеле, әмма ул хакыйкатькә бик якын. Әйдә, шулай булсын! Артист хәлен артисттан башка кем аңлар?!
   Һәркемдә күңел күзе бар
   –Юра белән без бер-беребезне акыл белән төптән уйлап сайладык дисәм, бик үк дөрес булмас, – ди Гүзәл. – Һәркемдә күңел күзе бар, ул көзгедәге сыман кешенең бөтен матурлыгын чагылдыра. Егеттә мин шул матурлыкны таптым. Аңарда йөрәгемне яулардай бик күп күркәм сыйфатлар күрдем. Юра һәр очрашуга кыйммәтле шоколад кыстырып килә, ә үзенең юллыкка акчасы да юк, ул өенә завод автобусына утырып кайтып китә иде. Бервакыт без, дус-ишләр җыелышып, көзге урманга чыктык. Учаклар яктык, шашлык кыздырдык, әйбәт кенә күңел ачтык. Кич белән генә сыңар алкамның югалганын сиздем. Билгеле, кәефем кырылды. Икенче көнне Юра иртән үк без тукталган урынга барган һәм алкамны эзләп тапкан! Моңа шулхәтле гаҗәпләндем. Сап-сары яфраклар түшәлгән үлән арасыннан ничек бәләкәй генә әйберне капшап табарга мөмкин?!
   «Әни, борыным юешләнде!»
    Мәхәббәт заманага, модага бәйле хис түгел, ул йөрәк эше, кем аның ямен, рәхәтен һәм газабын кичерә – шул чиксез бәхетле кеше була. Дөньяда төрле парлар очрый: кайсылары байлыкка кызыгып кушылган, кайсылары кызганып-жәлләп өйләнгән яисә кияүгә чыккан, әмма гаилә нигезенә мәхәббәт салынмаса, андый тормышның кызыгы юк дип саныйм.
Гүзәл белән Юраның ике уллары – Бәхтияр белән Билал – нәни артистлар. Еллар агымсуга тиң, ага да китә, бәлки алар әти-әнисе кебек иҗат юлын сайлар, бәлки үскәч, театр аларны да сөйгән ярлары белән очраштырыр. Ә бүген әле гомуми күренешләрдә уйнап, Билал тамашачыны гаҗәпкә калдыра. Ә берсендә, спектакль барганда, нәни артист Бәхтияр кулдан ычкынып залга төшеп китә һәм: «Әни, борыным юешләнде!» – дип кычкырып кире сәхнәгә менә. Ата-ана өчен аның монысы да куаныч: бала бернидән дә тартынмый, театр аңа үз өе кебек.
Күп кенә парлар яши-яши бер-берсенең холык-фигылен белеп бетерә, ә Гүзәл, киресенчә, Юрада яңадан-яңа сыйфатлар ача икән. Тылсымлы Мәхәббәт сандыгы бушамасын шул, ул мең дә бер табышмак белән тулып торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк