Логотип
Театр

Минзәлә театры музее серләре

Алар ТАССРның атказанган артисты Әхмәдиша Җиһаншин төшергән спектакльләрдән фотолар, театрның баш режиссеры Мулланур Мостафинда сакланган реквизитлар, ТАССРның атказанган артисты Җиһангир Җиһаншин...

Алар ТАССРның атказанган артисты Әхмәдиша Җиһаншин төшергән спектакльләрдән фотолар, театрның баш режиссеры Мулланур Мостафинда сакланган реквизитлар, ТАССРның атказанган артисты Җиһангир Җиһаншин җыеп барган газета материалларыннан гыйбарәт була.

Театр директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Шәймәрданов инициативасы белән 1994 елның августыннан театрның тарихын барлау һәм саклап калу максатыннан музей ачыла.

Реконструкциядән соң ачылган яңартылган театр бинасында, 1999 елда, музейның лаеклы рәвештә үз бүлмәсе булдырыла. 25 кв.метрны биләгән музей бүлмәсенең стеналарында фотостендлар тәкъдим ителгән: төрле буын артистларның фотопортретлары, татар, рус, чит ил классикасы әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән фотолар, театрны оештыручы Сабир Өметбаевка, атаклы режиссер Мулланур Мостафинга багышланган стендлар, Бөек Ватан сугышында катнашкан Минзәлә театры артистлары почмагы. Музейның өстәл - витриналарында театр корифейларының шәхси әйберләре, сугыш медальләре, мактаулы исем бирелү турындагы документлар, артистлар иҗатына багышланган күпсанлы альбомнар урнашкан.

РСФСРның атказанган артисты Әнвәр Фәсхетдиновның борынгы радиограммофоны, Әхмәдиша Җиһаншинның фотоаппараты һәм фотозурайткычы, көмеш чулпылар – иң кызыклы һәм шул ук вакытта бик кадерле экспонатлардан санала. Музей фондында Әхмәдиша Җиһаншин эшләп калдырган төрле форматтагы 85 фотоматериал гына да ни тора! Театр тарихын өйрәнүдә алар нык ярдәм итә. Артистларның үз куллары белән күчереп язган роль дәфтәрләре дә шактый. Алтын, көмеш җепләр белән чигелгән милли калфак һәм түбәтәйләр бар.

Музей эшчәнлеге театр тарихын җентекләп өйрәнү һәм зур иҗат тормышы хакында истәлекләрне саклауга юнәлтелгән. Бирегә район һәм шәһәр мәктәпләре укучылары махсус рәвештә дә килә. Спектакльнең сәхнәгә чыккан моментына кадәр барган процесс аларга аеруча кызыклы. Спектакль карарга килгән һәрбер тамашачы музейны карап чыга ала. Театр музее ишекләре теләгән кешегә һәрчак ачык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк