Логотип
Театр

Минзәлә үзеннән җибәрмәде

Тик һәр заманның үз проблемалары, үз геройлары була бит. Бүгенге глобальләшү чорында, күпчелек зур шәһәрләргә омтылган вакытта безнең кебек кечкенә шәһәрләргә эшкә кайткан яшьләргә мин зур хөрмәт бе...

Тик һәр заманның үз проблемалары, үз геройлары була бит. Бүгенге глобальләшү чорында, күпчелек зур шәһәрләргә омтылган вакытта безнең кебек кечкенә шәһәрләргә эшкә кайткан яшьләргә мин зур хөрмәт белән карыйм. Бу язмамның сәбәпчесе – чибәр, талантлы яшь артистка – Илсинә Миннемуллина. Минзәлә театрына 2007 елда аяк басты ул. Самимилеге, ачык йөзе, тырышлыгы белән коллективның да, режиссерларның да күңеленә хуш килде Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылы кызы.

 

Кечкенәдән журналист булырга хыялланган Илсинә театрга тугызынчы класстан, мәктәптәге драма түгәрәге җитәкчесе Розалия ханымның кызыксындыруы нәтиҗәсендә тартылып китә. Әти-әниләр дә каршы килми, нәтиҗәдә, Алабуга мәдәният училищесыннан соң Минзәләгә юл тота кыю кыз. Аманулланың «Җырланмаган җырым син»ендә Гөлшат, Т.Миңнуллинның «Мулла»сында Гөлназ, Налимә, Т.Җүҗәноглының «Ташкын»ында Яшь хатын, К.Мәргәннең «Шомбай»ында Ишбикә, А.Коровкинның «Түтиләр»ендә Инга, К.Тинчуринның «Каракүз»ендә Ләләбану һәм башка рольләре Илсинә Миннемуллинаны, кызыл сүз өчен генә түгел, ә чынлап та тирән психологик кичерешләргә сәләтле лирик артистка буларак күрсәтте. Т.Җүҗәноглының «Ташкын»драмасы турында фикер алышканда Чиләбе шәһәренең Яңа художество театрында «CELoBEK ТЕАТРА» фестиваленә Германиядән чакырылган театр белгече Нина Мазур И.Миннемуллина турында: »Гадәттә, героинялар үзләрен күрсәтергә тырышып уйный, ә И. Миннемуллина яшь хатын булып уйнамый, ул яши һәм башка геройларга да көч өсти», – дип ассызыклады. Балалар өчен спектакльләрдә күп санлы рольләре бар артистканың.

 

Театрда кавышып гаилә корып җибәргән ире Ленар белән алар икесе дә тынгысыз, эзләнүчән шәхесләр. Бүгенге көндә Илсинә Минзәләдә милли калфаклар, түшлекләр чигүче оста буларак танылып өлгерде. Минзәлә театрының гастрольләр графигы бик тыгыз, гаилә мәшәкатьләре бар, әмма яраткан шөгыленә вакыт таба ала Илсинә. Кайчак иртәнге өчләргә кадәр утырам, ди ул, иң куандырганы шул, хәзер яшь кызлар, мәктәп укучылары милли киемнәребез белән кызыксына башлады.

Быел артистка Илсинә Миннемуллинаның С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына килүенә ун ел тулды. Әлбәттә, көч-дәрте ташып торган чибәр артистканың иң уңышлы рольләре әле алда, дип ышанасы килә. Кызлары Әдилә быел беренче сыйныфка укырга бара. Яшь гаилә йорт салырга нигез ташларын салып куйды, җәйгә диварларын күтәрәбез, ди. «Гөлбакча кебек Минзәләдә гөлбакчалы өйдә яшисебез килә», – дип елмая Илсинә. Иншалла, шулай булсын, алга таба Минзәлә театрының олпат артисткасы дәрәҗәсенә үсеп җитеп, тату гаиләсендә бәхетле булып яшәргә язсын. Бары уңышлар гына сиңа, Илсинә!

Нурсибә Адиева,

театрның әдәби бүлеге мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк