Логотип
Театр

Моңсыз җирдә моңны саклаучы

Татар җыр сәнгатендә буыннар алмашынды. Бүген сәхнәләребездә һаман саен күбрәк «шайтан туйлары» куба. Ә татар җырының элеккеге затлылыгын берничә яшь җырчы гына искәртә. Шуларның берсе – Филүс Каһиров...

Татар җыр сәнгатендә буыннар алмашынды. Бүген сәхнәләребездә һаман саен күбрәк «шайтан туйлары» куба. Ә татар җырының элеккеге затлылыгын берничә яшь җырчы гына искәртә. Шуларның берсе – Филүс Каһиров. Аның белән сөйләшүне дә без югалган моңнан башладык.

Өлкән буын җырчыларыбыз борынгыдан килгән җыр мирасыбызны бер-берсенә түкми-чәчми тапшыра килде, халыкчанлыкны саклады. Алар үзләренә йөкләнгән вазифаны яхшы үтәде. Без, яшьләргә исә авыррак, чөнки заман яңгырашы үзгәрде, – дип башлап җибәрде җырчы сүзен. – Яшьләр, урта буын тамашачының заманча җырлар ишетәселәре килә. Әйе, заманына күрә яңа җырлар туарга тиеш. Әмма алар милли рухта иҗат ителсен, тыңлаучының күңелен баета, тәрбиясен арттыра торган булсын иде. Кызганычка, бүген яңа туган җырлар камил түгел. Ник дигәндә, җыр иҗат иткәндә еш кына Европада ни кыланалар, шуны каләм очына эләктерергә омтылалар. Шулай итеп гасырлардан килгән татар милли гадәт-йолалары, бай тарихыбыз күләгәдә кала. Һәм бүген моң юкка чыкты дисәк тә була. Аны кайбер җырчыларны, композиторларны искә алу кичәләрендә генә ишетергә мөмкин. Ләкин алар да бик сирәк оештырыла. Ә күп җырчыларыбыз, моң нигә кирәк, моңланыр вакытларыбыз узды бит инде, хәзер ипотека, кредит заманы, халыкка болай да авыр, аның күңелен күтәрергә кирәк, дигән фикердә. Ләкин моңсыз концерт ул – матур алдавыч кына. Ялтырап торган тышы бар, ә эчтәлеге юк. Тамашачы моңсыз концерт тыңлап үзен алдый булып чыга.

B0t 6 cMioA

Моң юкка чыгу татар авылының бетүе белән дә бәйле. Элек авылларда яшьләр күп, кичләрен мәдәният учаклары гөрләп тора иде. Ә хәзер алар буп-буш. Әүвәл каникулга әбиләре янына кайткан шәһәр балаларын да, хәтта русларны да татарча сөйләшергә өйрәтеп җибәрә идек. Ә хәзер авыл баласы үзе русчага күчә бара. Ни дисәң дә, табигатькә якын яшәгәннәрнең күңелләре нечкәрәк, хисчәнрәк була. Мәшһүр җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова һәм башкалар күбесе авылдан чыккан. Ә шәһәр кешесе тымызык иртәләрдә сандугач сайравын, тургайлар тавышын, язгы гөрләвекләрне ишетеп яшәмәгәч, матурлыкка алай ук сизгер түгел бугай.

Шулай да, өметсез шайтан гына, ди. Мин киләчәккә өмет белән карыйм. Без, мәсәлән, 2017 елда Казанда, Башкорстанда, Мәскәүдә яңа концерт программабызны күрсәттек. Февральдә республикабыз шәһәр-районнары буйлап йөреп чыгарга, Самара, Ижевск, Ульяновск, Оренбургтагы милләттәшләребезнең хәлләрен белеп кайтырга, аларны моңлы җырлар белән сөендерергә ниятләп торабыз. Кая барсак та, көтеп алалар, матур теләкләр теләп озатып калалар. Унбер ел инде «Мирас» музыка уен кораллары ансамбле белән эшлибез. Анда музыкантлар саны алтыга җитте. Киләчәктә саксофонда уйный торган тагын бер музыкант алырга исәп. Безнең белән Гөлназ Солтанова һәм Фәридә Сөнгатова җырлый. Татар халык җырлары, композиторларыбыз иҗат иткән җырлар белән бергә репертуарга яңа җырлар да кертергә тырышам. Яңа җыр сайлаганда, әлбәттә инде, мәгънәсенә, көй төзелешенә, диапазонына игътибар итәм. Һәрвакыт фонограммасыз җырлыйбыз. Хатыным Эльмира миңа җырлар сайлаганда да, программа төзегәндә дә ярдәм итә. Музыка көллиятен, Казан дәүләт мәдәният университетының хор- дирижер бүлеген тәмамлады бит ул да.

yLsBXmAD1dA

Аннары, җыр бәйгеләренә зур өметләр баглыйм. Былтыр, мәсәлән, үземә ике бәйгедә җюрида утырырга насыйп булды. Беренчесе – Уфада узган «Идел-Урал» конкурс-фестивале. Жюрида Зилә Сөнгатуллина, Флёра Килдиярова кебек күренекле җырчылар да, Илһам Вәлиев, Айгөл Сәгынбаева кебек җыр сөючеләрнең мәхәббәтләрен яулап өлгергән яшьрәк җырчылар да бар иде. «Идел-Урал»да сайлап алынган берничә җырчы соңрак Казанда «Татар моңы»нда осталыгын сынады һәм байтагы җиңү яулады. Мин анда да жюрида идем. Шундый бәйгеләрне карагач эчкә җылы йөгерә. Чөнки анда 2000 елдан соң, димәк ки, яңа гасырда туган 15-20 яшьлек җырчылар катнаша. Алар милли җырларыбызны искитмәле оста башкара. Җыр традициябез югалып бетмәгән, киләчәктә дә яшиячәк, димәк.

– Узган ел үзегезнең иҗатыгыз да байтак сынаулар аша үтте.

– Чыннан да, 2017 нең азагында «Ел җырчысы» төрендә миңа «Болгар» радиосы премиясен бирделәр. «Татар җыры» фестивалендә «Кабатланмас тавыш» төрендә бүләкләделәр.

«Пирамида» сәхнәсендә микрофонсыз җырладым. Уфадан шулай ук «Кабатланмас тавыш» номинациясендә «Туган тел» премиясен алып кайттым.

 – Филүс Каһиров «Татар җыры» фестиваленә мохтаҗ түгел. «Татар җыры»на Филүс Каһиров кирәк, димәк?

– Мин фестивальләрне күп һәм төрле булуында бернинди дә кимчелек күрмим, киресенчә, моңа шатланырга кирәк дип уйлыйм. Чөнки кая да татар тамашачысы килә. Үзеңнең иҗатыңны, җырыңны тамашачыга ирештерергә тагын бер мөмкинлек ул. Кайда да үз урыныңны таба белергә кирәк. Татар җыр бәйгеләре, фестивальләре арткан саен татар концертлары да арта дигән сүз. «Татар җыры»на, мәсәлән, бик күп төбәкләрдән, Мәскәү, Уфа, Самара, Ульяновскидан милләттәшләребез килде. Яңа дуслар таптым. Безгә дә кил, җырла, дип чакырдылар…

PzH5d4xsJuo

– Казан консерваториясен тәмамлаган татар яшьләренең милли композиторларыбыз опералары, музыкаль драма, комедияләрендә җырлаган көннәрен күрербез микән?

– Кызганыч, бүген Нияз Курамш улы Даутов кебек бер үк вакытта вокал кафедрасы мөдире булып консерваториядә һәм режиссёр булып опера театрында эшләгән шәхесләребез юк. Даутов заманында Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Мөнир Якуповһәм башка татар җырчылары Муса Җәлил театрына аяк басты һәм опера жанрында уңышлы иҗат итә башлады. Чөнки Нияз Курамшевич иң сәләтле яшьләрне консерваториядән театрга эшкә җәлеп итә торган булган, аларны һаман саен зуррак партияләргә билгеләп, осталыкларын үстергән.

Шулай да консерватория тәмамлаган яшьләребез берсе дә югалып калмады. Карелия, Мәскәүдә, Екатеринбург, Уфада безнең консерваторияне тәмамлаган җырчылар театрларда иҗат итә. Гөлнора Гатина, Артур Исламов, Венера Протасова, әнә, үзебезнең Муса Җәлил театрында матур гына җырлыйлар. Рүзил Гатин атаклы «Ла Скала» театрының операларында катнаша. Үзем исә 30 яшемә опера театрында классик әсәрләрдән торган зур концерт оештырдым. Театрның җитәкчелеге, аерым алганда, директор Рәүфәл Мөхәммәтҗанов миңа бик ярдәм итте. Татар җыр сөючеләре опера театрын үз итеп бетерми, концертка халык җыелмас дип курыккан идем. Башкортстаннан гастрольдән кайтуыма бер меңнән артык тамашачыны сыйдырган залга бөтен билетлар сатылып беткән! Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин кебек татар композиторларының популяр һәм Александр Ключарёв, Мансур Мозаффаров, Сара Садыйкова, Алмаз Монасыйповның чагыштырмача сирәгрәк башкарыла торган җыр-музыкаларыннан, опера арияләреннән торган тагын бер матур концерт оештырырга хыялланам.

ia7A0FDQ2kE

Бер үк вакытта консерваториядә укытам. Андагы опера студиясендә шөгыльләнүче яшьләргә осталыкларын камилләштерергә, спектакльләр куярга ярдәм итәм. Заманында без шул опера студиясе спектакльләрендә тавышыбызны чарладык. Хәзер чират яшьрәкләргә җитте. Күптән түгел, мәсәлән, композитор Нәҗип Җиһановның «Түләк һәм Су-сылу» операсы башкарылды. Анда Түләк партиясен бик өметле яшь җырчы Илгиз Мөхетдинов башкарды. Мин аны Казандагы концертымда да катнаштырдым, Мәскәүгә дә җырларга алып бардым.

– Ә урыс, Европа опера башкаручылары кебек җырларга өйрәнгәндә халыкчан башкару манерасын, моңны ничек сакларга?

– Миңа иң элек училище ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Остазым Галия Закир кызы Мусина, бер җыр конкурсында күргәч, мине Октябрьск шәһәрендәге музыка училищесына татар-башкорт фольклор бүлегенә керергә әйдәде. Казанга килү күптәнге хыялым иде. Казан консерваториясендә миңа Зилә Даян кызы Сөнгатуллинада укырга насыйп булды. Ул исә академик вокал буенча да зур белгеч, татар композиторлары җырларын да җиренә җиткереп, бәгырьгә үтәрлек итеп башкара. Инде үзем мөгаллим булсам да, һаман да Зилә ханымга осталык дәресләренә йөрим. Остазларыма һаман да бик рәхмәтлемен…

Автор: Миләүшә Мәхмүтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк