Логотип
Театр

"Нәүрүз" - 2017 көндәлеге (ФОТОрепортаж)

Кунаклар һәм журналистлар белән оештырылганберенче матбугат конференциясендә Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының профеесиональ сәнгатьне...

Кунаклар һәм журналистлар белән оештырылганберенче матбугат конференциясендә Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының профеесиональ сәнгатьне үстерү бүлеге мөдире Дилия ХәйретдиноваСаха Республикасының (Якутия) Мәдәният һәм рухи үсеш министры урынбасары Владислав Левочкин һәм “Реальный театр” Бөтенроссия фестивале директоры, Екатеринбург Яшь тамашачылар театрының директор урынбасары  Олег Лоевский катнашты. Соңрак, Саха (Якутия) Республикасы Яшь тамашачылар театрының "Бәхет ташы", Г.Камал театрының "Агыла да болыт агыла", Саха (Якутия) Республикасы Олонхо театрының "Джырыбына-сугышчы" спектакльләре күрсәтелде. Фестивальнең ачылу тантанасы кич белән Кабан күле каршындагы амфитеатрда узды.

"Нәүрүз"нең беренче спектакле Казан Яшь тамашачылар театрында үтте. Фестиваль кунаклары һәм тамашачылары өчен Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Яшь тамашачылар театры режиссеры Александр Титигировның "Бәхет ташы" спектакле тәкъдим ителде.

Спектакль нигезендә - һәркемне бәхетле итә ала торган бәхет ташын эзләп киткән Хони исемле егетнең ерак һәм авыр тормыш юлы тарихы. "Бәхет ташы" спектакле - якут Яшь тамашачылар театрының визит карточкасы. Александр Титигировның спектакле күп кенә Россия һәм Халыкара балалар һәм яшьләр театрлары фестивальләре бүләкләре иясе.

Спектакль турында тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр  фикерләре:

Динә Дәүләтшина, "Нур" Уфа дәүләт татар театрының сәнгати-җитәкчелек бүлеге башлыгы:

"Режиссура ягыннан бу бик шәп спектакль. Монда әлбәттә, туган сәхнәң түгел һәм табигатьне чагылдырган кайбер теараль эффектлар бик чиста башкарылмады Ләкин бу чит мәйданчыклар өчен хас күренеш. Гомумән алганда, әлеге эпик башлы әкият, минемчә, төньяк халыкларның фәлсәфәсен, кешенең табигать һәм башка кешелер белән гармониядә яшәүләрен бик яхшы чагылдыра. Игътибар итегез, карчык төп геройдан аның кем икәнен сораганда, ул үзенең милләтен атый алмый. Бу күренеш төньяк халыкларның тел, менталитет буенча милли төркемнәргә бүленгән булуын, ләкин алар бердәм халык булып яшәүләре турында сөйли, моның дәлиле - "Нәүрүз" фестивале".

Сания Кабдиева, Казахстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, театр тәнкыйтьчесе:

"Якутия мәдәнияете мондагы биюләрдә һәм сурәтләрдә бик яхшы күрсәтелгән. Сурәт системасы бик кызыклы, милли, Төньяк халыкларының тамырлары белән бәйле. Спектакльнең фәлсәфи мәгънәсе хәтта балаларга да аңлаешлы, чөнки әлеге яшьтә алар башка мәдәниятне өйрәнә башлыйлар. Нинди дә булса мөһим әйберләр гади төшенчәләр аша театраль сурәтләү системасы ярдәмендә аңлатылулары бик күркәм күренеш".

Гөлнара Тимербулатова, тамашачы (Казан шәһәре):

"Спектакль бик ошады, беренче тапкыр аны Казан сәхнәсендә күрдек. Минималь чаралар ярдәмендә чынбарлыкны, мәсәлән, диңгез, кораб, табигатьне сурәтли алу гаҗәпләндерде. Якут милли костюмнарын, биюләрен һәм җырларын күрү һәм ишетү бик кызыклы булды. Якутия мәдәниятен тояр өчен гаиләбез белән бергә килдек. Ә бит алар илебезнең башка, гаҗәеп өлкәсендә яшиләр". 

Фестиваль спектакльләрен күрсәтү Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә дәвам итте. Монда яшь режиссер, С.В.Женовач режиссерлык курсының IV курс студенты Айдар Җаббаровның "Агыла да болыт агыла" спектакле тәкъдим ителде.

"Айдар Җаббаровның спектакле безнең өчен яңа режиссер исеме ачылу булып тора", - дип билегеләп үтте матбугат конференциясендә фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев. Спектакльнең премьерасы агымдагы елның февралендә узды һәм тамашачылар һәм журналистлар тарафыннан соклану уятты.

Киләсе фестиваль спектакле К.Тинчурин театрында узды. Монда Тинчурин театры артистлары  Славомир Мрожек әсәре буенча Рәшит Заһидуллин куелышындагы "Кароль" спектаклен күрсәттеләр.

Кич белән катнашучылар һәм тамашачылар алдында фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев чыгыш ясады, ул фестиваль кунакларын аларның туган телләрендә сәламләде.

Сәламләү сүзе белән фестиваль кунакларына Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин мөрәҗәгать итте. ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламен җиткерде. "Катнашучы коллективларның сәнгать осталыгы һәм әхлакый юлламасы төрле төрки илләрендә  абруй казануы "Нәүрүз" фестиваленең зур  профессиональ дәрәҗәдә барганын тагын бер кат исбатлый", - дип билгеләп үтте Президент үзенең мөрәҗәгатендә. 

Саха (Якутия) Республикасының мәдәният һәм рухи байлык министрлыгы исеменән кунакларны, якут милли киемнәрендә, министр урынбасары Владислав Левочкин сәламләде. Ул Саха (Якутия) Республикасы башлыгы  Егор Борисов исеменнән сәламләү адресын укып китте. Кичәнең дәвамы буларак фестиваль кунакларына режиссеры Матрена Корнилованың (Саха (Якутия) Республикасының Олонхо театры) "Джырыбына-сугышчы" спектакле тәкъдим ителде.

Спектакль туганнан алып кияугә чыкканга кадәр булган гадәттән тыш көчле сугышчы-кызның язмышы турында. Ул - я серле һәм назлы кыз, я тәвәккәл һәм сугышчан Яртыл дөньяның коткаручысы.

Олонхода аның чибәрлеге һәм акылы гына түгел, баһадирлык көче дә данлана. Ул ир-баһадирларга тиң, гәүдәләндерү сәләтенә ия, кайвакыт ул дошманнарын Өске дөнья хәбәрчеләре - Айы ярдәмендә тылсым көче белән җиңеп чыга. Аңа Мәхәббәтне, Тынычлыкны, Гармонияне сакларга һәм Яшәү көче бүләк итү иңдерелгән.

"Нәүрүз" фестиваленең ачылу тантанасы Кабан күле буендагы амфитеатрда Саха (Якутия) Республикасы  Дәүләт Эстрада театры чыгышы белән дәвам итте.

 

http://kamalteatr.ru 

http://ramis-nazmiev.livejournal.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк