Логотип
Театр

«әниләр һәм бәбиләр» проектының асылташлары

Дөньяда иң ләззәтле һәм татлы хис-кичерешләрнең берсе — әни булу һәм нарасыеңны үз җылыңа төреп тәрбия бирү. Әмма заманалар үзгәрә, хатын-кызлар да хәзер күбрәк карьера, алдынгылык, дан-шөһрәт дип җан...

Дөньяда иң ләззәтле һәм татлы хис-кичерешләрнең берсе — әни булу һәм нарасыеңны үз җылыңа төреп тәрбия бирү. Әмма заманалар үзгәрә, хатын-кызлар да хәзер күбрәк карьера, алдынгылык, дан-шөһрәт дип җан ата диярсезме?.. Юк ла, замананы катыштырмыйк әле, барысы да кешенең үзеннән, аның уйхыялларыннан, омтылышларыннан һәм гаилә кебек илаһи башлангычка мөнәсәбәтеннән тора. Заманадан артта калышмыйча, күңелләрендә дөрләгән иҗат ялкыннарын яңартып торып, кемдер бер, кемдер ике-өч бала тәрбияләп, матур гаиләләр корып, шатланышып яшәүче гүзәл затларыбыз — «Әниләр һәм бәбиләр» проектының асылташлары — Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова, Зәмирә Рәҗәпова, Айгөл Шәйхетдинова һәм Гөлназ Шәрипҗановадан үрнәк алыйк әле!
 
Гади сораудан башлап җибәрәсем килә. Әлеге матур  проектның барлыкка килү тарихы ниндирәк? 
 
Лилия: Авырлы вакытымда «Бәби көтәбез әле» җыры иҗат ителде. Һәм инде клип төшерер вакыт җиткәч, мин уйлап куйдым: эстрадабызда бәби көткән әниләребез шактый, бергәләшеп клип төшерсәк, шәп булыр иде бит. Озакка сузмыйча, мин һәрберсенә шалтыратып чыктым. Барысы да бик шатланып һәм теләп ризалашты. Шул ук минутта Зәмирә «WhatsApp»та үзебезгә аерым группа ачты, без анда уй-фикерләребезне, идеяләребезне уртакка салып сөйләшеп, ахырда бик күркәм клип төшердек. Шуннан безнең үзара җылы мөнәсәбәтле аралашу башланып китте дә инде. Һәм без концерт оештыру идеясе белән яна башладык. 
 
— «Әниләр һәм бәбиләр» проектының юлбашчысы, Лилия ханым, сез булып чыгасызмы? 
 
Лилия: Мин үземне юлбашчы итеп санамыйм, бу күмәк проект, аның башлангычын нәкъ менә «Бәби көтәбез әле» җырының барлыкка килүе белән бәйләргә кирәктер.
 
Зәмирә: Бер яктан, бу проектның башланып китүе безнең балаларыбыздан дип карасак та була, чөнки алар булмаса, арабыздагы җылы мөнәсәбәтләр, шушы матур җыр, күмәк клип, әлеге проект та — берсе дә барлыкка килмәс иде. Без алдан да бер-беребезне белеп, аралашып тора идек, тик проект безне тагын да ныграк якынайтты һәм дуслаштырды. 
 
— Проект хакында тормыш иптәшләрегезнең фикерләре нинди иде? Катнашырга теләк үзләре белдердеме, әллә инде бу сезнең идеяме?
 
Гөлназ: Барыбызның да ирләре иҗат кешеләре һәм шундый проект белән янып йөрүебезне күреп алгач, алар уйлана башладылар. «Ә нигә әле сез үзегез генә оештырырга уйлыйсыз?», «Ә без чыгыш ясамыйбызмы?» кебек сораулардан соң, без, әлбәттә, аларның теләген хупладык, программага ирләребез белән бәйле чыгышлар да кертеп җибәрдек. Проектның исемендә «әтиләр» сүзе булмаса да, бу әниле-әтиле-бәбиле проект.
 
— Әйе, чыннан да, исемдә әтиләр сүзе юк. Нинди шартларга таянып шушы күркәм исемне сайладыгыз?
 
Лилия: Исемне дөрес аңлыйк. Без барыбыз да кемнәрнеңдер бәбиләре, шуңа күрә ирләребезне дә, үзебезне дә, балаларыбызны да бәбиләр итеп карарга кирәк. Әниләргә зур бурыч — бала табу бурычы йөкләнгән, ә һәр кеше — ул бала да, бәби дә…
 
— Социаль челтәрләрдә «әниләрне сез һәрдаим күзәтеп барасыз, ә бәбиләрне тамашага килгәч күрерсез» дип хәбәр салган идегез. Яшь артистлар тамашачыны нинди чыгышлар белән сөендерә?
 
Айгөл: Концерт вакытында балалар 3 тапкыр сәхнәдә чыгыш ясый. «Бишек җыры» барышында алар кечкенә фәрештәләр булып безнең янга чыгалар. Шулай ук кулларына уен кораллары тотып алар аерым номер белән сәхнәгә күтәрелә. Әмма кечкенә балаларны үзләрен генә чыгарырга ярамый, шуңа күрә әтиләре зур курчак киемнәренә (ростовые куклы) киенеп алар белән бергә сәхнәгә атлыйлар. Олырак балаларыбыз үзләре генә чыгыш ясый: гимнастика, җыр, хореографик куелыш — болар барысы да концертның бер үзенчәлеге булып тора.
 
Гүзәл: Шоу-программаның форматын 0+ дип куйдык, чөнки бу тамаша олылар өчен генә түгел, балалар өчен дә. Концертка килгән нәниләр дә безнең балалар янына сәхнәгә чыгып күңел ача ала. Антракт вакытында балаларга кызык булсын өчен аниматорлар, аквагрим һәм фотозоналар каралган. Язманың дәвамын журналдан укыгыз...
Сәхнә журналы №5

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк