«...Өч аршын җир җитә»

Быелгы сезонда Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры Аяз Гыйләҗев повесте буенча сәхнәләштерелгән «Өч аршын җир» премьерасын тугры тамашачыларына тәкъдим итте. Әлеге әсәр узган гасырның алтмыш икенче елында язылган булса да, аның төп, үзәк проблемасы бүген дә актуальлеген югалтмый. Туган җир, туган туфрак, җир-су, ата һәм ул арасындагы мөнәсәбәт, мәхәббәт темасы... Спектальдә тетрәндергеч, гыйбрәт алырлык вакыйгалар чагылышы беркемне дә битараф калдырмады, әлбәттә!

Зал елый. Хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да сиздерми генә борыннарын тарталар. Күбесенең, бәлки, күптән кайтылмаган авыллары, туган яклары исләренә төшеп күңелләре тулып киткәндер... Якын киләчәк, өч аршын җир  турында да уйланган булырга мөмкиннәр... Фаразлар төрле һәм күп, әмма спектакльдәге «үз җирендә кеше ялгыз булмый»  дигән сүзләр хак, анысы тәгаен!

«Өч аршын җир»не янәдән К.Тинчурин сәхнәсенә режиссёр, Татарстанның атказанган эшлеклесе  Илгиз Зәйниев кайтарды. Искәртеп узарга кирәк, ул аның әлеге театрда тәүге эше. Спектакль өчен көйне композитор Эльмир Низамов иҗат итсә, сәхнә декорацияләре исә рәссам Геннадий Скомороховныкы.

 Иң мөһим өлешкә – актёрларның уйнау дәрәҗәсенә  күчик. Бу очракта «уйнау» сүзе урынсыздыр, чөнки һәрбер артист үз роленең эмоциональ халәтен тоеп, аны югары дәрәҗәдә башкара һәм шунлыктан тамашачыны сәхнәдә барган вакыйгаларга ышанырга мәҗбүр итә. Мәсәлән, яшь Шәмсегаянне уйнаучы Гүзәл Галиуллина белән яшь Мирвәлине башкаручы Зөлфәт Закиров араларында булган эчкерсез мәхәббәтне шулкадәр чын һәм ихлас итеп уйныйлар... Аларны бары тик онытылып күзәтәсе генә килә.

Күп кенә тамашачылар да артистларның осталыгын ассызыклап уздылар һәм премьераны, бершиксез, ошатуларын белдерделәр. Араларында исә әлеге спектакльгә ике, өч, хәтта дүрт тапкыр килүчеләр дә бар! Бу күренеш, әлбәттә, Аяз Гыйләҗев повесте буенча сәхнәләштерелгән спектакльнең профессиональ дәрәҗәдә куелуын исбатлый һәм, моның белән бәйле рәвештә, тагын бик күп тамашачыны үзенә җәлеп итүне дә фаразлый! Афәрин!

Повестьнең үзенә килсәк, ул Аяз Гыйләҗевның иң көчле, үтемле әсәрләренең берсе. Мөгаен, төп тема буларак торган  коллективлаштыру да биредә зур рольне уйныйдыр, чөнки күпләргә, бик күпләргә кагыла әлеге фаҗигале тарихи шаукым. Меңләгән гаиләләрне  «кулак» дигән яманат тагып  еракларга сөрәләр, туган нигезләреннән, яраткан кешеләреннән аерып алалар... Әлеге болганчык, ямьсез вакыйгалар исә «Өч аршын җир» пьессасында һәр яклап чагылыш таба, йөрәкләрне еш-еш тибәргә һәм күз яшьләренә ирек бирергә этәргеч, сәбәп булып тора.

«...Күп кирәкми инде хәзер... Миңа хәзер өч аршын җир җитә»... Гади, әмма шул ук вакытта гаять зур мәгънә сыйган сүзләр. Моның чынлап та шулай икәнлеген К.Тинчурин театры, һичшиксез, ышандырды  һәм өч аршын туган җирнең, якын туфракның  ни дәрәҗәдә кадерле булуын тагын бер кат исбатлады! 

Мәкалә КФУ студенты Илүзә Касыймова тарафыннан язылды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
329
0
7
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ришат Төхвәтуллин шатлыклы хәбәр белән бүлеште
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • 30 мартта дәүләт торак фондына 25
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы