Логотип
Театр

Пәрдә арты «режиссеры»

   Күренгәнчә, бу – бик мөһим һөнәр. Шуңа күрә Санкт-Петербургта Кинематография институтында бу һөнәр ияләрен әзерли торган аерым бүлек тә бар. Әмма анда укып чыкканнарның бик азы гына театрларга ки...

   Күренгәнчә, бу – бик мөһим һөнәр. Шуңа күрә Санкт-Петербургта Кинематография институтында бу һөнәр ияләрен әзерли торган аерым бүлек тә бар. Әмма анда укып чыкканнарның бик азы гына театрларга килеп җитә икән. Уку дәвамында алар хуҗалык алып барырга шулкадәр остаралар, күбесе үзенең шәхси эшен булдыра, эшмәкәр булып китә, ди. Шулай итеп, театр­лар сәхнә арты «режиссерларына» һәрвакыт кытлык кичерә. Бүгенге көндә, мәсәлән, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрлары бу бик мөһим һөнәр иясеннән башка эшләргә мәҗбүр. Ә кайберсендә, мәсәлән, рус яшь тамашачылар театрында спектакльне кую бүлеге мөдирен бик күптән түгел генә тапканнар.
 
   Ә менә Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективының бу яктан бәхете бар. Аларда унөч еллап сәхнә арты дөньясына Наталья Александровна Боговарова хуҗа. Ул – үз эшенең остасы. Чөнки Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң фәнни-тикшеренү институтында техник-конструктор булып эшләгән. Сызымнарны укырга да, сызарга да өйрәнгән. Аннары опера театрында бутафор вазифасын башкарган. Наталья Александровна – театр баласы. Балачагы гастрольдә, тәгәрмәч өстендә узган. Әнисе кырык елдан артык опера һәм балет театрында бутафор цехын җитәкләгән бит. Анда Наталья Александровна бөтен сәхнә арты һөнәрләрен өйрәнгән. Шуңа күрә К.Тинчурин исемендәге театр­га күчкәч, анда сигез ел җырлап кына эшләгән. Шулай итеп, Н.Боговарова менә инде егерме еллап сәхнә артында могҗиза тудыра. Мондый зур стажлы пәрдә арты «режиссеры» республикабызның тагын кайсы театрын­да бар икән?!
 
   Наталья Александровнаның татар театрында эшләве кемгәдер гаҗәп тә тоелырга мөмкин. «Мин театрны татарныкына, русныкына аермыйм. Татар театрына ияләштем, җаным белән беректем, дисәм дә була. Рус яшь тамашачылар театрына чакырганнар иде – бармадым», – диде бу җәһәттән Н.Боговарова. 
 
   Бу ханымда сәнгатьне, театрны ярату барыннан да көчлерәк, димәк. Ә шулай да, бу һөнәр ияләре өчен тагын нинди сыйфатлар мәҗбүри соң? Ул, әлбәттә инде, үзенең кулы астында эшләүчеләр белән җиңел генә уртак тел таба белергә тиеш. Моннан тыш анда хыял байлыгы, образлы фикерләү булу мәҗбүри. Кәгазьдә ясалган эскизны җанландырып кара әле син!
 
   Үз гомерендә алтмышлап тамаша куйган шәхес элгәрерәк һәм хәзерге вакытта сәхнәләштерелгән спектакльләрне ничек бәяли? Бу сорауга җавап татар театрының кая барганын да берникадәр ачыкларга ярдәм итәдер, мөгаен. «Кызганычка күрә, бүгенге көндә театрларыбызда зур күләмле спектакльләр аз куела. Элеккеге елларда алар күбрәк иде сыман. Сәхнәне тутырып бизәү, төрледән-төрле декорацияләр эшләү, күп актерларны киендерү җанга рәхәтлек бирә торган иде», – дип, бу уңайдан үзенең уйлары белән уртаклашты әңгәмәдәшем. Әмма сәнгатькә җаны-тәне белән бирелгән кеше өчен купшы сәхнә бизәлешләре иҗат итү – үзмаксат түгел. «Яшьләр театрында куелган «Алмачуар» спектаклендә Сергей Скомороховның сәхнә бизәлешләре бик үзенчәлекле. Сәхнәдә арткы пәрдә, ике читән, арба тәгәрмәченнән кала бүтән нәрсә юк та кебек. Әмма барыбер сәхнә күренешенең тамашачыга тәэсир көче бик зур. Кайбер спектакльләрдә сәхнә мул бизәлгән булырга мөмкин, ләкин барыбер кызык түгел. Гомумән алганда, спектакль никадәр катлаулырак булса, эшләве шулкадәр мавыктыргыч», – дип пәрдә артының кайбер серләрен чиште Наталья Александровна.
 
   Н.Боговарованың кул астында утызлап кеше эшли. Ул кулына эскизлар килеп эләгүгә, кадактан алып, костюм тукымасына кадәр барысын да санап смета төзи. Спектакль вакытында сәхнәдә, актерлар кулларында, өсләрендә, аякларында ни күрсәк, барысын да Н.Боговарова кебек осталар җитәкчелегендә булдырылган. Менә нинди мөһим вә җаваплы һөнәр икән спектакль кую бүлеге мөдире!
 
   Н.Боговарова Кариев театрын вакытлыча килеп туган авыр хәлдән дә коткара. Ник дигәндә, үз биналары булмагач, цехларны урнаштырырга урын юк. Алар төрле җирләргә таралып эшли. Бүтән театрлар бик ярдәм итә. Наталья Александровна барып сөйләшсә, сүзен тыңламый калмыйлар, чөнки озак гомер театрларыбызга хезмәт күрсүтүче бу ханымны беләләр, хөрмәт итәләр. Театрның үз бинасы булмагач, коллектив спектакльләр белән балалар бакчалары, мәктәпләргә күп йөри. Гастрольләрдә еш була. Декорацияләрне өч-дүрт тапкыр берәр җиргә алып барып кайттың исә, таушалалар, нәрсәдер җимерелеп, ватылып яраксызга чыга. Инде куелган спектакльләрнең җитешмәгән якларын барлап тору – шулай ук Н.Боговарованың эше.
   
   Сәхнә арты «режиссеры» һөнәренә бер көндә генә өйрәнеп булмый. Аның өчен театрда «яшәргә», осталарның эшен көн саен күзәтеп торырга кирәк. Кызганыч ки, бүгенге көндә сәнгать, мәдәнияткә игътибар кимегән, телевидение тапшырулары адәм балаларын тиз генә сәхнәдә йолдыз булып балкырга өйрәткән заманда сәхнә артында гомерләрен үткәрергә теләүчеләр юк. Боговароваларга алмашка кем килер – билгесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк