Логотип
Театр

Рәүф Игъламов улы Ниязга хат

   Чөнки татар әдәбиятында андый алым шактый киң таралган. Хәтерегездә булса, прозада – Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар», поэзиядә – Һ.Такташның «Киләчәккә хатлар», Ф.Кәримнең «Пионерка Гөлчәчәккә...

   Чөнки татар әдәбиятында андый алым шактый киң таралган. Хәтерегездә булса, прозада – Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар», поэзиядә – Һ.Такташның «Киләчәккә хатлар», Ф.Кәримнең «Пионерка Гөлчәчәккә хат» әсәрләре бар. Шулай булгач, нигә безнең театр турындагы язмаларда да ул сима кулланылмас-ка тиеш? Бу үзенә күрә эксперимент, форма эзләү буларак та кабул ителә ала. Аңлавымча, Сез андый нәрсәләрне үлеп яратасыз. «Ашарга бирмә, эксперимент бир, форма яңалыгы бир…» Икенче яктан, хат формасының үз өстенлекләре бар. Анда башкалар күзенә эләгүдән курыкмыйча, адресантыгызга гына теләгәнеңне язарга, теләкләр, киңәшләр әйтергә була. Ә минем Сезгә бирер киңәшләрем байтак… Болар турында бераз соңрак.
 
   Хөрмәтле вә гыйззәтле Нияз әфәнде! Бу хатымны Сезгә зур рәхмәттән башларга мәҗбүрмен. Әйе, әйе, рәхмәттән! «Сәхнә»дә басылган мәкаләм бернинди эзсез генә үтте, югалды дип йөри идем. Сезнең язма басылгач, көн саен кимендә өч-дүрт кеше шалтырата башлады. Баксаң, мәкаләм гаҗәеп дәрәҗәдә тирән эчтәлекле, киң колачлы, актуаль һәм кирәкле икән. Хәтта, чын дөреслекне дә ача икән әле. Әлбәттә, мин мондый мактауларга беркадәр сагаеп карыйм. Әмма, беләсезме, рәхәт, каһәр төшкере! Әгәр Сезнең мәкалә басылмаса, болар миңа эләгер идеме? Юк, әлбәттә. Мине алай ук беркатлы, самими дип уйламагыз тагын. Аңлыйм, Сезнең максат мине түгел, үзегезне күтәрү, пиар ясау булгандыр. Карагыз, мәкалә астында алар язылмаса да, ничек итеп минем фәнни дәрәҗә, мактаулы исемнәрне санап чыккансыз. Аларның шактые исемлектән читтә калган калуын, әмма: «Кара, Нияз нинди дәрәҗәле кешеләр белән сүз көрәштерә, акыл өйрәтә!» – дип әйтү өчен җитәр дәрәҗәдә. Юкка гына текстыгызда Сез, ыгы-зыгы, бәхәс-тартышларны яратмыйм, дип язасыз. Миңа калса, Сез аннан тәм табасыз, көч аласыз кебек. Чөнки шулар ярдәмендә үзегезнең канәгатьләндерелмәгән мин-минлегегезне иркәлисез, өстенлегегезне расларга омтыласыз, шулаймы? Психологик яктан бераз «чишендерергә» туры килде, гафу итәрсез инде, түбәнчелек белән үтенәм Сез әфәндедән.
 
   Боларны укыгач, фактлар диярсез инде тагын. Вакытлы матбугатны актарып тормыйча гына, берничәсен хәтергә төшерәм. Иң беренче филология фәннәре кандидаты шагыйрә һәм галимә Рифә Рахман исеме телгә килә. Газета битләрендә шактый гына буран кубарып аңлашкан идегез. Туфан ага Миңнуллин белән дә нидер бүлешеп йөрдегез шикелле. Анысы матбугатка сирпелдеме, юкмы, хәтерләмим. Тик Туфан аганың бик нык рәнҗеп: «Театр тирәсендә йөргәнче, атлар печеп кенә йөрсә, күбрәк файда китерер иде», – дигән сүзләре истә калган. (Урыны җәннәттә булсын берүк! Туры сүзле кеше иде, мәрхүм). Тагын Зәки ага Зәйнуллин… Кызыксынсаң, дәвам итсәң, бәлки тагын бардыр. Үпкәли күрмәгез, дәлилләр дигәнгә генә санавым. Күренгәнчә, исемлектәгеләр барысы да дәрәҗәле, хөрмәтле кешеләр, социаль баскычның югарырак өлешендә торучылар. Пиар алымы бер үк: оппонентың никадәр югары торса, белмәгән кешеләр сине дә аның дәрәҗәсенә куеп карыйлар. Мантыйк аңлашыла…
 
   Киңәш итеп кенә әйтәм, үзегезне күрсәтү өчен башка төрле юллар да бар. Кешенең сүзен тыңлыйлар, тик никадәр оста сөйләсә дә, эшенә карап бәя бирәләр. Тукай әйтмешли: «И, сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш!» Бу яктан караганда эшләгән эшләрегез күпме соң? Сезнең яшьтә без күптән фән докторы идек. Ичмасам бармы язган кандидатлык диссертациягез? Әтиегезнеке түгел, үзегез язып чыгарган китапларыгыз? Нигәдер күзгә ташланганнары юк… Булса, афәрин! Шулар киләчәктә Сез әфәнденең йөз аклыгы булырлар, Аллаһы боерса…
 
   Инде Сезнең олуг рөхсәтегез белән, минем мәкаләгә кайтыйк. Әйе, соңгы утыз еллык театр процессын күзаллап, кайбер нәтиҗәләр ясау омтылышы иде бу. Юк, мин аларны дөреслекнең соңгы ноктасы дип уйламыйм. Башка кеше уйланса, бүтән төрле нәтиҗәләр дә өстәлергә мөмкиндер. Язучы кешенең белеменә, акылына, тәҗрибәсенә карап. Мәкаләдә язылганнар илле елга якын театраль процессны җентекләп карап барган кеше фикерләре. Алар инде формалашкан, уйланылган һәм театр дөньясына кичә килеп кергәннәр бәясенә мохтаҗ түгел. Аннары икенче нәрсә дә бар. Мин фикерләремне үземә тиң галимнәр белән тикшерергә күнеккән. Сезнең белән алар турында сөйләшеп торуның мәгънәсе юк дип саныйм. Гафу итәрсез, шәт, мин шулай уйлыйм һәм моңа хакым бар икәнен беләм.
 
   Хатым ахырында Сез хөрмәтле вә гыйззәтле әфәндебезгә вәгъдә ителгән кайбер киңәшләребезне дә бирергә җөрьәт итәбез:
 
   1. Тәрбияле, зыялы булыгыз. Өлкәнне – өлкән, кечене кече итә белергә кирәк. «Олылар сүзен тотмаган, картайганчы игелек күрмәгән», – ди халык. Оятсызлар, ертлачлар заманы бу дип, башкалар исәбенә үзегезне югары күтәрергә омтылмагыз. Кемнең кем икәнен, халык үзе күреп тора ул.
 
   2. Оппонентларыгызга һәрчак хөрмәт белән карагыз. Аларның язмалары турында ялган таратмагыз. Минем мәкаләне алып карагыз әле янә бер тапкыр. «Театрда эксперимент, форма яңалыклары эзләү кирәкми! Тәрҗемә әсәрләр, чит ил, рус, башка милләт вәкилләре драматургиясе татар театрында куелырга тиеш түгел», – дигән сүзләр язылганмы? Юк! Аларның кирәклеге, русча әйтсәк, «азбучная истина, которая и козе понятна»! Ә Сез, әфәндем, әллә ниләр уйлап чыгарып, язмагызның өчтән ике өлешен уйдырма белән тутыргансыз. 
 
   3. Югары уку йортында читтән торып укуыгыз сизеләдер – гадәттә, мастер күзәтүе астында мәктәп алганнар алай эшләми – мәкаләләрегездә җөмлә саен булмаса да, ике-өч җөмлә аша «Мин» сүзен кулланасыз. Үзеңне яратырга кирәктер. Әмма бу дәрәҗәдә үк түгел. Сүз аралаш, җөмлә аралаш гел үзеңне кыстыру, үз халәтең, хис-кичерешләреңне даими текстка кушу кирәкме икән? Сезнең язмагызны укыганда, күз алдына китереп утырдым: йә аптырап каласыз, йә һуштан язасыз, йә күзегез маңгаегызга менә, йә көлүдән үләр хәлгә җитәсез. Болай булса, бөтенләй ычкынып китү дә ерак түгел. Сез әфәнде белән алай-болай булса, без фәкыйрьләрегез нишләрбез? Минем остазым К.Л. Рудницкий әйтә торган иде мәрхүм: «Меньше чувств, эмоций, больше ума и логики». Сезнең өчен бу киңәш тә жәл түгел, алыгыз әйдә! Бездән тагын бер яхшылык булсын.
 
   4. Инде килеп, үзегез эшләгән театрны күтәрергә тырышуыгызны гаепләмәскә соравыгыз турында. Бер дә кыенсынмагыз, әфәндем, бу табигый күренеш. Эт тә үз оясын саклый, үзен ашаткан хуҗасының кулын ялый. Башкача ничек? Бу дөньяда барысы өчен дә түләргә кирәк.
 
   Хөрмәтле вә гыйззәтле Рәүф Игъламов улы Нияз галиҗәнапләре! Ата-анагыздан да ишетергә насыйп булмаган бу киңәш, нәсыйхәтләрдән соң Сезнең белән теләмичә генә хушлашабыз. Исән-сау булыгыз, яңадан-яңа иҗат уңышлары Сезгә!
 
   P.S. Беләсезме, Туфан ага Миңнуллинның сүзләре белән килешеп бетә алмыйм. Театр дөньясында Сезнең кебекләр дә кемгәдер кирәктер кайчак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк