Һәр милләтнең булсын Нәккаше!

  • Каллиграф, график, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Фәйзрахман улы Нәккашка (Исмәгыйлевкә) 70 яшь тулды.

  • Нәҗип аганы олуг юбилее белән ихластан котлыйбыз!

  •  1286
  • Зиннур Хөснияр

    НӘҖИБ НӘККАШКӘ
    Олуг юбилее уңаеннан

    Бабалардан калган шамаилләр
    Тоныкланган вакыт җиленнән.
    Ходай рухы - иман көзгесе ул
    Тамырланган Болгар иленнән - 
    күңелләргә кереп уелган да,
    диварларга безнең эленгән.

    Ходай сүзе диварларда безнең,
    Адәм белән Һава яшьтәше.
    Иманнардан дога үрә торган
    Һәр милләтнең булсын Нәкькаше!

    Нәкькашне дә назәкатьле иткән
    Була берәр Нәҗиб Нәккаше.
    Шул турыда килә бик сөйлисе,
    Шушы хакта килә әйтәсе.

    Баш өстендә шамаилләр тора,
    Диварларда - Аятөл көрси.
    Фәрештәләр аңа әйтеп тора.
    Ә калганын йөрәк үзе эшли.

    Дөнья бүген сыңар догасыз бит.
    Яңартасы иде иманны!
    Җанындагы яшерен догасын
    Диварларда күрәм мин аның!..

    Нәкькашне дә назәкатьле иткән
    Була берәр Нәҗиб Нәккаше.
    Шул турыда килә бик сөйлисе,
    Шушы хакта килә әйтәсе...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
413
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Илнарга карата авыр сүзләрегезне кабул итмим!»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы