Логотип
Театр

РӘШИТ МОСТАФИН: “ҮЗ ШӘХЕСЕМ ТИРӘСЕНДӘ ЫГЫ-ЗЫГЫ КУПТАРМАДЫМ...”

Хәер, халык хәтере дигән мәңгелек исемлеккә  Шәкүр  улы  күптән  язылып куелган. Ундүрт төрле уен коралында уйнаган артист халкыбыз күңеленә әүвәл гармун моңнары аша үтеп кергән иде. Инде аның артын...

Хәер, халык хәтере дигән мәңгелек исемлеккә  Шәкүр  улы  күптән  язылып куелган. Ундүрт төрле уен коралында уйнаган артист халкыбыз күңеленә әүвәл гармун моңнары аша үтеп кергән иде. Инде аның артында дистәләгән виртуоз музыкантлар тезелеп тора, ләкин дөнья сәхнәләрендә дә татар моңын яңгыраткан Рәшит Мостафин Осталарның остасы санала.

 

Бүген без Рәшит абыйда кунакта. Аның эш бүлмәсендә сөйләшеп утырабыз.Ул шушы көннәрдә генә 70 яшен тутырды. 1972 елдан бирле Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең оркестрын җитәкләгән, беренче тапкыр чит илләрдә Татарстан җөмһүриятенең гимнын ишеттергән, һәм, ниһаять, 52 ел гомерен милли сәнгатебезгә багышлаган мөхтәрәм шәхес  мактанырга һәм мактатырга бер дә яратмый икән. Бу инде чын талантларга хас тыйнаклык билгесе.

 

 – Рәшит абый, бик матур түгәрәк бәйрәмегез белән котлыйбыз. Әгәр  Сез аны зур-зур театр биналарында уздырсагыз, мөгаен, зал шыгрым тулыр иде.

 

 – Мин беркайчан да үз шәхесем тирәсендә ыгы-зыгы куптармадым. Яраткан эшем белән шөгыльләнәм, шуңардан тәм табып яшим. Тагын нәрсә кирәк!

 

Татар сәнгатен алтын чылбыр дип күзалласак, Сез шуның бер боҗрасы кебек. Моны инкяр итмәссез, шәт. Нурлы, якты иҗат дөньягызның ишекләрен ачып җибәрер алдыннан башта балачак иленә багыйк әле. Белешмәләрдә Сезне Казан егете, дип язалар.

 

– Әйе, мин 1946 елның 6 гыйнварында  Казанда туганмын. Әтием Шәкүр Хуҗабаев – хәрби, ә әнием Бәдерниса Мостафина завод эшчесе иде. Ул – Балтач районы Сосна авылы кызы, күмәк хуҗалыкның беренче тракторчысы. 1947 елның җәй айларында әтине кулга алалар. Миңа ул чакта 1 яшь тә  җиде ай була. Гаҗәпләнмәгез, репрессияләр Сталин үлгәч кенә туктатылды. Бөек Ватан сугышында катнашып, ил-ватанын дошманнардан коткарган әтинең нинди гаебен тапканнардыр, белмим. Шуннан соң ул эзсез югала. Үскәч мин аны эзләттем, әмма нәтиҗәсез, кабере дә билгесез. Әти немецча әйбәт сөйләшкән, 1943 елда яраланып госпитальдә яткан, әни белән шунда танышканнар.

 

– Күп очракта иҗатка тартылуның сәбәпчеләре – ата-ана, диләр.  Ә сезнең әниегез заводта эшләгән.

 

Ул эретеп ябыштыручы иде.  Иң авыр хезмәт.

 

– “Халык дошманы” улына да җиңел булмагандыр, Рәшит абый.

 

Пионерлар сафына алмыйча интектерделәр: тик мин үземне пионер итеп санадым: мәктәпкә барганда-кайтканда кызыл галстук тага идем. 1953 ел исемдә. Сталин үлгән, укытучылар безгә: “Елагыз!” - диләр, ә минем күздән яшь чыкмый. Бала күңелем белән тиранның гаиләбезгә нинди зур хәсрәт китергәнен сизәм бит. Шунда кемдер арттан килеп муенымнан чеметте. Авыртуга түзәлмичә елап җибәрдем, миңа сыйныфташлар да кушылды.

 

 – Сезнең хакта матбугатта басылган бер битлек кыска гына белешмәдә: “Очучылыкка укый” дигән сүзләр укыгач, күкләр биеклегенә “менгән” ир-егетнең җиргә “төшүе” кызык тоелды.

 

Әйе, Армия сафларында хезмәт итү исәбеннән мин аэроклубка бардым. Җирләр кипкәч безне 5-6 ай очарга өйрәтәләр иде. Өч елдан соң мин – запастагы офицер Краснодар өлкәсенең Ейск шәһәренә киттем. Очучы һөнәрен ошаткан идем, тик әни ялгыз, ә мин аның бердәнбер баласы, кире Казанга әйләнеп кайттым.

 

– Кечкенәдән иҗатка нигез салып өлгергән егет кая юл тота дип сорап торасы да юк! Сезне Армиягә хәтле үк ансамбльдә М.Макаров, Н.Вилданов, И.Җаббаров кебек көй осталары төркеменә дүртенче баянчы итеп алганнар. Ә алар белән янәшә басып уйнар өчен, ай-һай, нинди осталык, нинди җитезлек кирәк!

 

Әтине кулга алгач, әни мине вакытлыча Соснага кайтарып куя. Безнең авылда Гарәфи абзый шаккатырып тальянда уйный иде. Табигать биргән сәләтемә  шул абзый да үзеннән өстәгәндер. Беренче сыйныфка мин 9 яшемдә генә кердем. Кемдер шул чакта әнигә әйткән: “Әй, тальянда нәрсә генә уйнап була соң?!” – дигән. Казанның 5 нче музыка  мәктәбенә мине мәктәп директоры җитәкләп илткән. “Бу малайны тикшерегез әле, аңарда талант сизелә”, – дигән. Хорларда башлап җырлаучы да идем мин.

 

– Балачак хәтирәләре күңелле дә, моңсу да, әйеме, Рәшит абый?

 

Төрлесен күрдек инде. Җитмәүчелек тә үзәккә үтте. Музыка училищесына беренче курска кергәндә әни миңа кыйммәт бәягә  баян алды. Кофта, оекбаш бәйләп сатты. Туганнар бергә җыелышып 2 ел  бурыч түләделәр. Без Такташ  урамындагы  9 кв. метрлы бәләкәй генә бүлмәдә яшәдек.

 

– Сез, Алекандр Ключарев белән очраштырган өчен язмышыма рәхмәт дигән идегез. Тагын кайсы атаклы гармунчылар белән аралаштыгыз? Кемнәрне остазым дип әйтер идегез?

 

Александр Сергеевич минем өчен укытучы-остаз иде. Бик зыялы кеше иде ул, “син” дип эндәшмәс, “сез” дияр иде. Мин 1968 елда, кабат ансамбльгә килгәндә, Ключарев коллектив җитәкчесе иде. Ул танылган гармунчы  Фәйзулла Туишевка аккомпаниатор да булган. Алар ахири дуслар саналган. Тик миңа  Фәйзулла аганы  күрү бәхете тәтемәде, мин аны Александр Сергеевичның сөйләүләреннән чыгып кына беләм.

 

– Замандашларыгыз арасында Сезгә тиңнәр бар идеме соң?

 

– Ничек булмасын! Рокыя апа Ибраһимова, Рифкать Лотфуллин, Фәйзи Садыйков, Гали Җәмлиханов, Фәйзи Биккинин, Рәис Сафиуллиннар. Күп кенә гармунчылар нота танымаса да, уйнау мәсьәләсендә югары белемлеләрдән калышмый иде.

 

Элек бит урамда гармун уйныйлар иде. Халык капка төпләренә чыга, хатын-кыз, әби-чәби йә бәйли, йә чигә, ир-ат җырлый. Без Рәис абый белән  зур тамаша күрсәтәбез: гармун ярышы оештырабыз. Мин инде һәрвакыт җиңә идем.

 

Барыбер камиллеккә ирешү өчен уку мөһим. Әйтик, без – укымышлы егетләр, фортепьяно ноталарын баянга күчереп, бөтен тәртибе белән уйнагач, җырчыларга җырлавы җиңел дә, рәхәт тә иде.

 

Сез эстрада җырчылары белән дә гастрольләрдә йөргәнсез икән.

 

– Юк, мине анда бик озак йөртмәделәр шул. Иң беренче без Габдулла Рәхимкулов белән иҗат сәяхәтенә чыктык. Аңарда 1 ай чамасы эшләдем. Венера Шәрипова, Азат Аббасовлар минем гармун моңына мөкиббән иде. Әлфия Авзалова белән елдан артык концертлар куйдык. Ансамбльдәге еллык хезмәт хакын 3-4 айда алган идем ул чакта.

 

– Ләкин Сезгә “баерга” ирек бирмәделәр инде, Рәшит абый.

 

– “Син кешеләр белән уртак тел табасың”, – дип оркестрда җитәкче вазифасын миңа йөкләделәр. 1972 ел иде. Нишләтәсең, баш тартмадым. Артист халкын җайлап-майлап 3 тиенгә эшләтергә туры килде. Бүген дә мантымыйбыз. Бер чеметем акчага минекеләр өчәр ай гастрольләрдә йөри, шуңа күрә  балаларым алдында (оркестрдагы егет-кызлар) башымны иям мин. Югыйсә аларның хезмәте тиешенчә бәяләнергә тиеш!

 

– Шатлык-сөенечләрне еш кына үкенечләр каплап китә...

 

– Юк, шушы юлны сайлавыма бер дә үкенмим. Фәкать Рәсәй күләмендә танылган сәнгаткарьләргә бик аз пенсия түләнүе генә кәефне кыра. Миндә, мәсәлән, төрле ялтыравык кәгазьләр байтак. Пенсиягә чыкканда файдасы тимәсме дип, инспекторга күрсәткән идем, боларны диварыгызга ябыштырыгыз, дип көлде.

 

 – Иҗатымны бәяләп бетермәделәр дигән үпкә юкмы соң? Сез Татарстанның халык артисты исеме белән генә чикләнмәскә тиеш идегез. Алай дисәң, халык мәхәббәте, халык яратуы иң югары бүләк түгелмени! Сезне таныйлар, Сезне зурлыйлар. Оркестрның данын Сезнең исем белән бәйлиләр. Коллектив  48  илнең сәхнәсен яулаган.

 

– Мин беркайчан да исем-фәлән сорамадым. Түрә-мазарлар белән дә дуслык булмады, аларга ялагайлана белмәдем һәм беркемнән дә көнләшмәдем. Үпкәм дә юк. Студент чагымда ук Болгариядән “Алтын медаль” алып кайткан идем. Рәсәй күләмендә, 81 баянчы катнашында үткәрелгән ярышта 3 нче урын бирделәр, ә 1979 елда Ленинградта узган ярышта 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләделәр. Шул вакытларда ук мин бер хакыйкатькә төшендем: татарга, нинди генә сәләтләргә ия булса да, анда-монда башын тыгарга ярамый – “кисәләр” дә аталар икән. Ә чит илдә милләтеңә карамыйлар: кеше талантлы икән, аңа бик югары бәя куела.

 

 – Хак, мисаллар эзлисе дә түгел. Рудольф Нуриев, Ирек Мөхәммәдов кебек татарларыбыз чит илдә генә дан-шөһрәткә иреште. Бездә һаман чират койрыгында таптанырлар иде әле.

 

– Заманында безнең Казан белән Германиянең Брауншвейг шәһәрләре арасында мәдәни багланышлар урнаштырдылар. Камил Исхаков – Казан мэры иде.  Миңа: “Кечкенә генә төркем җый, Брауншвейгка барасың”, – диделәр.  Дүрт кешелек оркестр төзедем. Без ресторанда һәр көн дүртәр сәгать уйнадык. Директоры: “Бүген бездә аргентинлылар кунакта була”, – ди икән, шул халыкның көен өйрәнәбез, иртәгә французлар ди икән, аларның күңелен күрәбез. Ноталарны кулыма гына тоттыра хуҗа. Чит илдә бездәге шикелле эленке-салынкы гына эшләмиләр, анда яңалык арты яңалык таләп итәләр. Бездә генә ул гел бер балык башы. Монда кайткач шул ук төркем “Яхонт” кибете янындагы ресторанда уйнаган идек, шаккаттылар! Нинди төрлелек! Ничәмә ничә милләт көе!

 

 – Алман иленнән  затлы тауарлар төяп кайткансыз алайса.

 

 – Әй, шаяртмагыз инде, нәни генә радиоалгыч бирделәр. Бөтен “байлык” шул иде. Көлеп кенә әйтүем. Зур акчалар турында хыяллансам, мин күптән иҗаттан ерагаер идем.

 

Күрәсең, байлыкка табынмау әниегездән күчкәндер. Бервакыт Сез аны бик нык куркыткансыз, ди.

 

– Әйе,  беренче хезмәт хакымны әнигә кайтаргач, ул мине җилтерәтеп филармония директоры Хәдичә Калинина янына алып китте. Урлаган дип уйлаган. Директорны утка бастырды  әни.  “Кем  моңа шул кадәр  акча түләде, ул бит эшләми, гармунда гына уйнап йөри”, – ди. Хәдичә ханым Калинина: “Без аңа уйнаган өчен хезмәт хакы билгелибез ич”, - дигәч кенә тынычланды.

 

 – Рәшит абый, Сез белем баскычларыннан әкрен генә өскә күтәреләсез.  Башта музыка мәктәбендә, аннан соң музыка училищесында, иң азактан (1976 ел) Казан мәдәният институтында укыйсыз. Нишләп консерваторияне үги иттегез икән? Сез бит әле композитор да!

 

– Бездән генә торса икән! А.Ключарев миңа, шул исәптән Марс Макаровка, тагын бер баянчыга бик шәп бәяләмә язды. Миндә аның имзасы салынган кәгазь саклана. Кыскача эчтәлеге болай: “Хөрмәтле Нәҗип Гаяз улы! Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артист, баянчы Рәшит Мостафинны баян классы буенча читтән торып укырга тәкъдим итә. Р.Мостафин ансамбльдә 1964 елдан бирле эшли, ул югары профессиональ дәрәҗәгә  иреште һ.б”.  Без өчәү бәяләмәләрне тотып аның кабинетына кергән идек, ректор:  “Егетләр, сез инде танылган баянчылар, сезгә консерватория ни хаҗәтемә? Сез, барыгыз, эшләгез, эшләгез һәм эшләгез!” – дип аркадан чәбәкләп чыгарып җибәрде.  Аның бу гамәлен аңламадык. Без – Ключарев шәкертләре. Ә алар бер-берсен өнәми иде шикелле. Шулай  консерваториягә юл ябылды инде.

 

– Шөкер, аның каравы иҗатыгыз таш-таулар ярган. Хезмәттәшләрегез: “Рәшит – ансамбльнең тоткасы” (В. Гәрәева, Татарстанның халык артисты),  “Рәшит Мостафинның исеме – үзе үк иҗади камиллек дигән сүз”  (Р. Гарипова, Татарстанның халык артисты), “Рәшит Шәкүр улы бөтен музыкаль байлыкны да башкарырга сәләтле. Аның җитәкчелегендәге оркестр маяк булып, алдан әйдәп баручы коллектив ул” (А. Хәмитов, Татарстанның халык артисты) дип соклана икән, бу зур бәхет бит инде. Сез гомерегез буена  гармун җыйгансыз икән. Сездәге кебек коллекция  Рәсәйдә  дә юк, диләр.

 

– Дөрес, бүген миндә төрле милләт вәкилләренең 90 га якын гармуны тупланды.

 

– Мәшһүр Фәйзи ага Биккинин гармуннары ничек кулыгызга эләкте?

 

– Гармунга кытлык заманнар иде ул. Фәйзи абый вафат булгач, мин аларны хатыны Сара ападан сорадым. “Сат”, – дидем. Апабыз үтенечемне гел кире какты. Мин үҗәтләнеп һаман саен аны тинтерәтә идем. “Алар хәрәкәтсез ятып үлеп бетә, Сара апа”, – мин әйтәм. Берсендә Гали Җәмлиханов белән икәү бардык, үгетли-үгетли күндердек. Минем “Урал” мотоциклым бар иде, шуны сатып, гармуннар хакын түләдем.

 

– Рәшит абый, сүз уңаенда тагын бер бәхетегез турында искәртәсем килә: Сез бик талантлы биючебез – Татарстанның халык артисты Ләйсән Хәмитованың әтисе  дә әле.  Иҗат учагының очкыны кызыгызга да чәчрәгән икән, милли сәнгатебез күгендә Мостафиннар кабызган йолдыз яктырак янсын дигән теләктә калабыз!

 

 – Рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк