Логотип
Театр

Раил һәм Зөлфия Шәмсуаровларның кичләре күңелле үтә

“Иң беренче чиратта әти-әниләребезгә рәхмәт әйтәсе килә. Чөнки нинди генә эшебез килеп чыкмасын, алар һәрвакыт янда, кызыбыз алар өчен үз кызлары кебек кадерле”, – дип башлады сүзен Зөлфия. – “Әлбәт...

“Иң беренче чиратта әти-әниләребезгә рәхмәт әйтәсе килә. Чөнки нинди генә эшебез килеп чыкмасын, алар һәрвакыт янда, кызыбыз алар өчен үз кызлары кебек кадерле”, – дип башлады сүзен Зөлфия. – “Әлбәттә аларны да "ял иттерәбез", булдыра алган вакытта кызыбызны эшкә-театрга алабыз! Үзе дә: "Кайчан БЕЗНЕҢ театрга барабыз инде?" – дип кенә тора. Безнең махсус тәрбиябез шуннан башланадыр да инде. Нәфисә кечкенәдән спектакльләр карап үсә, аңлап карый, "Шүрәленең бармагы кысылса" чынлап торып борчылып утыра. Әлегә бакчага йөрми, бәлки шуңа күрә татарча камил сөйләшәдер дә.

Тәмле әйберләр мәсьәләсенә килгәндә, чупа-чупслар ашатканыбыз юк иде әле, ләкин киндер сюрприз,барни кебекләрне көтеп ала инде. Ничек инде балага тәмнүшкә алмыйсың!

Ә бишек җырларына безнең әтиебез оста. Бик арысак Нәфисә үзе безне җырлап йоклата. Әтисе җырлар, ә мин шигырьләр өйрәтәбез. 2 яшь булуына карамастан, һич арттырмыйча әйтәбез, шигырьләрне чиста сөйли, татар эстрадасының күп кенә җырларын яттан белә.

Әле мин эштә булганда әтисе шаян "хулиган" шигырьләр өйрәтеп куйган: "Син матур,син чибәр, сиңа карап туймыйлар. Нигә сине зоопаркка маймыл итеп куймыйлар?"

"Кәҗәкәй, кәҗәкәй, имиләрең бәләкәй, бер стакан сөт бирмисең –каһәр суккан нәстәкәй!

Кыскасы,кызыбызда кечкенәдән сәнгатькә мәхәббәт уятабыз!"

Ә Зөлфиянең шәхси битенә урнаштырылган кызыклы видеоны сез түбәндәрәк күрә аласыз.

Фото: гаилә архивыннан алынды

 

{mp4}1504{/mp4}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк