Логотип
Театр

РАУЗА ГӨЛ…

Яз аеның беренче көннәрендә үк гөрләп чәчәк аткан театр гөлен күргәнегез бармы? Гаҗәпләнмәгез, сәхнә түрендәге кәнәфидә балкып утырган Рауза Хәйретдинованы мин гаҗәеп матур гөлгә тиңләдем. Һаман сөйке...

Яз аеның беренче көннәрендә үк гөрләп чәчәк аткан театр гөлен күргәнегез бармы? Гаҗәпләнмәгез, сәхнә түрендәге кәнәфидә балкып утырган Рауза Хәйретдинованы мин гаҗәеп матур гөлгә тиңләдем. Һаман сөйкемле ул, һаман гүзәл! «Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы на 90 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсенә чакырабыз» дигән җөмләне укыгач, ышанасы да килмәде. Әллә инде аңа шаяртып кына елларны өстәгәннәрме икән? И гомер, гомер… Туксан кышы, туксан язы, туксан җәе, туксан көзе үтеп тә киткән икән шул. Ләкин талантлы артистыбыз өчен вакыт бушка узмаган, һәр көн, һәр сәгать, һәр минут уйныйсы рольләр, җан өрәсе образлар белән баетылган!

Зал шыгрым тулы… Тамашачыны Рауза ханымга карата булган хөрмәт һәм ярату китергән. Онытылырлык шәхесмени соң: Галиябану («Галиябану», М.Фәйзи), Мәйсәрә («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Айсылу («Миркәй белән Айсылу», Н.Исәнбәт), Гөлчирә («Данлы көннәр», Н.Исәнбәт), Эсмиральда («Зифа», Н.Исәнбәт), Реджинелла («Анджело», В.Гюго), Миләүшә («Гөлшаян», М.Әмир), Гөлбану («Татар хатыны ниләр күрми», Г.Ибраһимов), Хәмди («Банкрот», Г.Камал), Нәҗибәләрең («Монда тудык, монда үстек», Т.Миңнуллин) һәм башка йөзләгән каһарманнарың белән хәтергә уелып кал әле син! Мондый бәхет һәр иҗат кешесенә дә тәтемидер шул.

 guDYs1xWIU

«Кайларда туып үстегез Сез, Рауза ханым?» — дип сораганда, әлбәттә, аның күңелендә балачак хатирәләре яңарадыр. Чатнама салкын гыйнвар аенда туа ул. Яңа Ырга (Балык Бистәсе районы) авылы халкы шушы нәни кызчык киләчәктә абруйлы театр сәхнәсенә менәр дә, без якташыбыз белән чиксез горурланырбыз дип уйлады микән? Хәер, алай уйлар чакмыни! 1928 нче ел… Авыл кешесе көчкә җан асрый… «Югары Ыргада үткән балачагым матур бер төш кебек истә калган, — дип искә ала артистка, — Тормышыбыз яхшы, әти-әни укытучы булгач, авылда аларны аеруча хөрмәт итәләр иде. Алар бәйрәм көннәрендә авыл клубында концерт, спектакльләр куялар. «Артистлар» җитмәсә, башка авыллардан чакырталар да, аннары спектакьлне аларда да куеп кайталар. Минем әтием бик оста гармунчы, ә әнием бик матур итеп татар халык җыры «Хафизәләм, иркәм»не, башкорт җырларын җырлый иде. Мине дә биш яшемнән сәхнәгә чыгарып биетә, җырлата башладылар. Ике төрле биюем бар иде минем: берсе — «Төймә, төймә» дигән уен җыры көенә, икенчесе — «Матрос биюе». …Аннан соң хәтеремдә — 1936 ел булса кирәк, авылыбызга ниндидер бер театр труппасы килде. Әти белән әни клубка киттеләр. Мине, сеңелем Диләрә белән энем Ренатны карарга дип, өйдә калдырдылар. Бераздан түзмәдем, мин дә клубка барып кайтырга булдым… Ә инде спектакльдән соң өйгә кайтып керсәм… сеңелем белән энем елашып беткәннәр. Нишләргә? Мин нәниләрне әле генә клубтан отып кайткан җыр белән юатырга тырыштым…

1939 елда безнең гаилә Түбән Ырга авылына күчеп килде. …Тау битендәге таш араларыннан чишмә бөркелеп тора. …Суы тәмле аның, салкын һәм көмештәй саф. Аны «Нури чишмәсе» дип йөртәләр иде. …Мин дә Нури чишмәсенә су алырга килә идем. …Мин үзем дә сизмәстән, онытылып китеп, чишмә тавышына кушылып җырлый башлыйм:

Челтерәп аккан чишмәгә

Суга дип килгән идем.

Тиз генә әйләнеп өйгә

 Кайтырмын дигән идем».

 («Гомер сәхнәсе» китабыннан өзекләр)

L3XwslthUUE

 Яшьтәше Зөбәрҗәт (әтисе белән бертуган Барый абыйның кызы), бәлки, Раузаның иңнәренә канат куйгандыр. Ул бит аңа башкаладан төрледән төрле яңалык ташый. Әнә кыз бию откан, җыр откан, әнә театрда премьералар караган. Ничек мавыктыргыч итеп сөйли! Җитмәсә, икесе дә артист булырга хыяллана бит! Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, Зөбәрҗәт аны, үз чиратында, Казанга әйди. Кая баралар? — хыял иленә! «Театр бинасын беренче тапкыр күрү миңа шул хәтле нык тәэсир итте ки, әйтерсең мин бер патша сараенда булып кайтканмын, — ди үзенең истәлекләрендә артистка. — Зур-зур ишекләр, биек-биек баскычлар, өстәге катларда (анысы инде бельэтаж, балконнар) тагын бик күп кеше утыра! Их, мин әйтәм, менә шул театрда артист булып уйнасаң иде! Ходайның «амин» дигән сәгатенә туры килгән ахры теләкләрем…»

 Сугыш җиле аларның гаиләсенә дә кагыла. Әтисе Котдусны фронтка озаталар. Сугыш җиле белән беррәттән кайгы җиле дә бәгырьгә тия: кырык яшендә әниләре Бибисара «мәңгелек дөнья»га күченә. Өйдә өч ятим. 14 яшьлек Рауза, 9 яшьлек Диләрә, 7 яшьлек Ренат… Үсмер:

 —Чишмәләргә барган чакта

Егыла яздым абынып.

Әнкәй, нишләп ташлап киттең,

Өч балаңны калдырып, –

дип үзе җырлый, үзе елый. Буыннарың да ныгымаган килеш дөнья көтеп кара син! Ике кечкенә бала, хуҗалык, өстәвенә колхоз эше: һәркайсына да өлгер генә. Алты чакрымдагы Корноуховадан кул арбасы белән чәчүлек орлык ташулар әле дә аның күз алдында. «Әмма ни хәтле генә авыр эштән изелсә дә, халыкның күңеле көр иде», — ди Рауза ханым. Ындырда ашлык суктырганда апалар аңа: «Гармуныңны да калдырма, ял иткәндә уйнарсың», — дия торган булган.

Сугыш тәмам. Сабыйлар бәхетенә әтиләре исән-сау әйләнеп кайта. Көннәрдән беркөнне Зөбәрҗәт дустына: «Кил, Казанда театр студиясенә укучылар кабул итәләр», — дип хат юллый.

Ә анда имтиханнар тәмамланган икән инде. Юк, кире чигенергә ярамый! Алар Зөбәрҗәт белән студия директоры Нәҗип Гайнуллин янына керә. Кызга, иртәгә кадәр әзерлән, дигән шарт куела. Башта ул «елый- елый» Г.Тукайның «Теләнче» шигырен укый. Аннан җырлап күрсәтә. «1946 ел, 1 октябрь… Г.Камал исемендәге театр труппасы составына ярдәмче артистка һәм студия укучысы» — хезмәт кенәгәсенә әнә шундый саннар теркәлә…

Аллаһы Тәгалә зурлыгыңа карап зурлык бирә, диләр. Хәлил Әбҗәлилов, Фуат Халитов, Фатыйма Ильская, Галия Булатова, Мәръям Сульва, Хөсәен Уразиков, Гөлсем Болгарская, Мәрзия Миңлебаева, Хәким Сәлимҗанов һ.б. кебек мәшһүр артистлардан тупланган коллективка эшкә урнашу кемгәдер мәңге тормышка ашмас хыял, ә менә талантың юл ярганда моның бер кыенлыгы да юк.

Беренче уйнаган роле белән үк сокландыра Рауза. Тәнәфестә Баян Гыйззәт үзенең укучысын танымыйча: — Карагыз әле, теге җырчы артистканы кем уйнады аны? — дип сорый.

Рауза ханымның гаҗәеп моңлы тавышы — табигать бүләге ул, ә табигать аны һәркемгә уңлы-суллы өләшми. Бүгенге артистлар, кызганыч, җиренә җиткереп саф татар телендә сөйләми, ә Рауза ханымның йомшак, иркә һәм гаҗәеп төзек сөйләм теле шаккатырлык! Кичә барышында экранда әледән әле артистка уйнаган спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Тыңларга рәхәт иде!

8OjSeZlYio4

«Уенның сагында торды»

Яраткан артисткабыз үзе дә экраннан күзен алмады. Менә ул түзмәс, урыныннан сикереп торыр да, Мәйсәрәсенә кушылып җырлап җибәрер кебек иде. Унбиш ел тоташ уйнагач аңа бу роле аеруча якындыр, шушы дәвердә дүрт Булат кына алмаштыра бит ул. Театр артисты ике очракта иҗатта уңа: беренчесе — тамашачы мәхәббәтен яуласа, икенчесе — хезмәттәшләре тарафыннан бәяләнсә. Бәхәссез (бу хакта башта ук искәрттек), Рауза Котдус кызы күз өстендәге каш булды, кичәгә җыелган халык та моңа шаһит иде. Ә аны олуг бәйрәме белән котларга берәм-берәм сәхнәгә чыккан артистлар «икенчесе» дигәнебезне үзеннән-үзе раслый. Әнә, Хәлим Җәләй ничек ялкынланып сөйли (чыгыш кыскартыла — Н.Г.):

—1957 елда Казанда мин беренче мәртәбә «Казан сөлгесе»н карадым. Пәрдә ачылды, андагы яктылык, андагы матурлык! Рауза апаның тавышы гаҗәеп көчле, без аны таң калып тыңладык. Ә 1961 елда, театр училищесына укырга кергәч, ул үзе минем яныма килде. «Син Солтан авылыннан икән, мин сезнең мәктәптә укыган идем», — диде. Аның бик популяр чагы, ул бөтен спектакльләрдә диярлек героиняларны уйный. Рауза апа таләпчән иде, башкалардан да төгәллек таләп итте. Аның тырышлыгы үҗәтлек дәрәҗәсендә иде. Театрны үлеп яратты. Мәрхүм Шамил Зиннурович Закиров сөйләгән бер вакыйга исемдә. Җәй. Театрда сакчыдан гайре бер кеше дә юк, барысы да ялда. Директор залда Р.Хәйретдинованы күреп: «Нишләп йөрисең?» — ди. «Менә, эш планнары белән танышам», — ди Рауза апа. «Соң, әле отпуск бетәргә 20 көн вакыт бар», — ди Шамил абый. «Ярар, алайса, тагын 10 көннән килеп карап китәрмен», — ди артистка.

Равил Шәрәфи өчен исә Рауза Хәйретдинова «җырчы артистка буларак заманына күрә бер эпоха»:

—Без аның белән шактый спектакльләрдә бергә уйнадык, — ди ул. — Бик тырыш иде Рауза апа. Үҗәтлеге һәм таланты белән алдырды ул. Нәрсә уйнаганын белде, кайбер артистлар автор язганнан читкә тайпыла, шуңа күрә табигыйлык югала. Ә кайберәүләр сәхнәдә вакыйга белән яшәми. Бу дөрес әйбер түгел, тамашачы моны тиз чамалый. Театрда өч кенә артистка: Гөлсем Исәнгулова, Гәүһәр Камалова һәм Рауза Хәйретдинова уенның сагында торды, спектакльгә таркалырга ирек бирмәде, халтурага да юл куймады.

Ә Наилә Гәрәеваның:

—Без Сезгә соклана идек, без Сездән үрнәк ала идек. Сез — театрыбызның моңы, Сез — театрыбызның рухы, Сез — театрыбызның легендасы! — дигән ихлас билгеләмәсе юбилярга шул хәтле дә туры килә иде.

 Аңа иң җылы сүзләрен әйтер өчен сәхнәдәшләре чиратка тезелде. «Тынычлап ял итегез!» — диделәр, тик Рауза ханым моның белән килешмәде. «Минем өчен газаплы ял бу», — диде. Бөтен гомерен театрга багышлаган артистка өчен яшәү яме ул — сәхнә, әлбәттә.

Әмма иҗатыңда уңышка ирешеп тә, шәхси тормышың шатлык-куанычлар белән өретелмәсә, бәхетнең бер чите кителер иде. Бу яктан да бәхетле Рауза ханым, утлар-сулар кичкән фронтовик Нуретдин Ганиев белән гаилә корып, иренең кадер- хөрмәтен тоеп яши. Театрда: «Нури абый аны кулында гына күтәреп йөртә», — диләр. Рәхмәт, Нуретдин абый! Милләтебезнең асыл кызы сезгә була да шау чәчәкле гөлләр кебек бит ул!

Автор: Нәбирә Гыйматдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк