Логотип
Театр

Резеда Ахиярова:«Иҗат ул тормышымда бер юлдаш…»

Баксаң, ул ачы югалтулар кичергән: бер-бер артлы әнисен, әтисен, ирен җирләгән икән. Андый чакта тормыш туктап калган кебек тоела шул. Ләкин татар музыка сәнгатен күпкырлы иҗаты белән баеткан Резед...

Баксаң, ул ачы югалтулар кичергән: бер-бер артлы әнисен, әтисен, ирен җирләгән икән. Андый чакта тормыш туктап калган кебек тоела шул. Ләкин татар музыка сәнгатен күпкырлы иҗаты белән баеткан Резеда Зәки кызы турында һәрдаим искә төшереп торуның кирәге дә юк: аның әсәрләре күптән инде дан алып, абруй казанып мөстәкыйль яши. Якташыбызның көйләре Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел буе, Урал шәһәрләрендә, Америка, Алмания, Авс­трия, Япония кебек илләрдә яңгыраган икән, димәк, талант сәнгать карурманнары аша үз юлын ярган.

Резеда ханым, Сезнең тарафтан йөзләгән-йөзләгән романс һәм җырлар, бихисап спектакльләргә көйләр, «Кол Гали» симфониясе, «Моңлы сазым» симфоник поэмасы, «Яшьләр сабантуйда» эстрада-симфоник оркестры өчен пьесалар, вокал-симфоник әсәрләр, кыллы һәм тынлы оркестр өчен септетлар язылган. Әле мин барысын да санамадым. Музыка дөньясыннан хәбәрдар кеше, билгеле, аларга биниһая көч түгелгәнен бик әйбәт аңлый. Сирәк хатын-кыз композитор һөнәрен сайлый.

– Мин тумышым белән Башкортстанның Илеш районы, Югары Яркәй авылы кызы. Миңа 5 яшь тулгач әти-әни Казанга күченә. 7 яшемдә көйләр язгач, сизгер күңелле әни: «Кызым композитор булачак!» – ди. Аның бу өмет-ышанычы мине канатландырып җибәрде. Музыка мәктәбендә скрипка сыйныфында укыдым, училищега кердем. Казан дәүләт консерваториясен, аннары ИЯЛИдә аспирантура тәмамладым.

– Кыскасы, гыйлем тупладыгыз.

– Әйе. Ләкин киләчәктә композитор булырмын дип уема да китермәдем. Сез менә сирәк хатын-кыз әлеге һөнәрне сайлый дип искәрттегез. Мин, әни белән: «Җир шарында Моцарт, Бах яки Бетховен кебек бер генә хатын-кыз да танылмаган», – дип бәхәсләшә идем.

– Консерваториядә белем эстәгәндә үк Сез шагыйрьләр белән дуслашасыз.

– Заманында Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Равил Фәйзуллин, Әхсән Баяннар гаиләсе белән аралаштык, алар бакча күршеләребез иде. Мин дөресен генә әйткәндә, балачактан ук иҗади мохиттә кайнадым.

– Иҗат ул биек баскычлардан гыйбарәт. Кемдер ике-өч баскычтан артык менә алмый, яисә ни барысына разый булып яшәп ята. Ә Сездә үсеш һәм хәрәкәт тукталмаган. 2006 елда үзегезне опера жанрында сынап карадыгыз.

– Җырчы Мөнир Соколов: «Резеда, камера операсы яз әле», – дигәч, мин шагыйрь Ринат абый Хариска мөрәҗәгать иттем. Ул «Тукай» поэмасына либретто язды. Әмма әсәрне җыелып тыңлагач, безнең уй-ниятләребез шушы тар гына мәйданга сыймый, аны киңәйтергә кирәк, дигән фикергә килдек. Опера һәм балет театры җитәкчелеге моны хуплады. Шулай итеп «Шагыйрь мәхәббәте» операсы туды.

– 2013 ел Сезгә тагын уңыш китерде: тамашачы «Алтын урда» балеты белән танышты. Ул «Ел вакыйгасы» номинациясендә «Тантана» премиясе белән бүләкләнде.

– Бу тарихи әсәр, либретто авторы Ринат Харис, режиссер Георгий Ковтун белән уртак эшебез иде.

– Премьерадан соң, музыка белгече Земфира Сәйдәшева: «Резеда Ахиярова музыкасында шәрык стиле белән мавыгу куркынычы бар иде, ләкин – юк, композитор ул юлдан китмәгән, Алтын Урда тарихын сурәтләү өчен үзенчәлекле музыка тудыруга ирешкән. Балетның лирик өлешләре югары дәрәҗәдә, Резеда – яхшы лирик»; Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы факультеты деканы С.Хәбибуллин: «Музыкасы камил, бигрәк тә Р.Ахияровага хас булган лирик күренешләр дулкынландыра», – дип, фикерләрен белдергән иде.

– Әлбәттә, безгә тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килде. Балет – катлаулы жанр. Аның либреттосы да тарихи вакыйгаларга нигезләнгән.

– Резеда ханым, беренче коймак төерле була дисәләр дә, ул сизелмәде бит. Тарихыбызның бер өлешен сәхнәгә күтәргән әсәрнең куелуы үзе зур вакыйга! Табынган дип әйтмим, сокланган композиторларыгыз бармы?

– Мин чын йөрәктән иҗат ителгән, матурлык белән өртелгән көйләр яратам. Бетховен, Моцарт, Чайковский, Рахманинов, Прокофьев – бөек композиторлар. Кызганыч, замандашларым арасында кумирларым юк.

– Гәрчә сәнгать кешесе сәясәттән ерак торса да, кайвакытта ул да җанын тетрәткән хәлләргә битараф калмый. Әйтик, Сез 2001 елның 11 сентябрендә террористларның пассажир самолетларын кулга төшерүе аркасында, АКШта бөтендөнья сәүдә үзәкләре ишелү фаҗигасенә карата, музыка теле белән үз мөнәсәбәтегезне белдердегез.

– Мин әлеге фаҗига турында язарга уйламаган идем. Әмма берничә айдан телевизордан коточкыч нәрсәләр күрдем: җимерелгән бина, туктап калган метро, тузан белән капланган машиналар… Нәкъ шул вакытта «Европа-Азия» бөтендөнья фестиваленә әзерлек бара иде. Ә инде Америка музыкантлары Ася Мешберг белән Филипп Башор анда минем берәр әйберемне уйнарга җыенганын белгәч, эшкә керештем. Нәтиҗәдә скрипка, виолончель, кларнет һәм фортепиано өчен «Нью-Йорктан шаһит» дигән әсәр туды.

– Күңел кушмаса да, үзегезне мәҗбүр итеп эшләгәнегез бармы?

– Мин бервакытта да эштән баш тартмыйм. Берәр төрле заказ була икән, башта аны җентекләп өйрәнәм. Мәсәлән, Казан компрессорлар заводы үзенең юбилеена гимн язуымны үтенгәч, цехлар буйлап предприятие белән танышып йөрдем. Гимннан тыш әле җыр да язылды. Шунысы сөендерә: ул әсәрләр бүген дә яратып башкарыла икән. Билгеле, шагыйрьләр, музыкантлар, җырчылар турында сүз дә юк, мин алар белән бәйләнешләрне өзмим.
– Иҗат әһелләре аерым дөнья корып яши дисәк тә, дусларсыз кыен шул.

– Бу яктан мин бәхетле. Венера Ганиева, Айдар Фәйзрахманов, Римма Ибраһимова, Георгий Ибушевлар белән аралашам. Венера бик талантлы, «Шагыйрь мәхәббәте»ндә Зәйтүнә ролен башкарды. «Зәңгәр томан», «Туй күлмәге», «Яратыгыз», «Ак кәгазь» һ.б. җырларыбызны халыкка нәкъ менә ул танытты. Без Туфан абый Миңнуллин белән бик якынайган идек. Чөнки мин аның балалар өчен язылган спектакльләрен көйләрем белән бизәдем. Берсендә ул миңа «Җыр турында җыр» дигән шигырен укытты. Матур гына көй чыкты. Аны да Венера җырлый. Кызганыч, Туфан абый үзе генә ишетмәде.

– Сезнең «Болгарым» исемле кантатагыз да игътибарга лаек.

– 2014 елда Татарстанга ЮНЕСКО вәкиле килгәч, ул кантата беренче тапкыр изге Болгар җирендә яңгырады.

– Сез бүген дә кул кушырып утырмыйсыз. Тагын зур әсәргә тотынгансыз икән.

– Сер түгел, мин быел Алла бирсә, «Сөембикә» операсын төгәлләргә җыенам. Безнең Ринат абый Харис белән иҗади хезмәттәшлек дәвам итә, ул – либретто авторы.

– Ялгышмасам, моннан күп еллар элек композитор Бату Мөлеков та ханбикә турында опера язган иде.

– Мин аны бик әйбәт хәтерлим. Бату абыйның әсәре бары тик концерт варианты буларак кына башкарылды. Сәхнәдә декорация дә юк иде. Сәнгать советы нишләптер аны уздырмады. Шуннан соң, озакламый, Бату абый үлеп тә китте.

– Димәк, каршылыклар сәламәтлеген какшаткан. Сәнгать кешесенең йөрәге тиз яралана. Гаделсезлекләргә бигрәк тә әрни. Ул Сезне дә кисәткән бугай.

– Ул миңа еш шылтырата иде. Кемнәргәдер үпкәсе бар иде, ә мине, мәрхүм, якын күрә, йә ярдәм, йә киңәш сорый иде. «Резеда сеңелем, инфаркт аласың килмәсә – опера язма», – диде. Ул вакытта мин бу жанрга күңел дә салмыйм, симфоник әсәрләр, камера музыкасы, театрлар өчен көйләр иҗат итә идем. Күрәсең, Бату абый миндә зур әсәрләргә тотынырлык көч барлыгын сизгән. Мин аны тыңламадым инде, менә өченче операм дөньяга туачак.

– Сөембикә-ханбикә турында ничәмә-ничә тарихи романнар, бәяннар, хикәяләр, поэмалар, бәетләр бастырылды. Әле аны каралтырга маташучылар да җитәрлек.

– Ул – безнең символ! Аңа тияргә ярамый! Киресенчә, татар хатын-кызларының бөеклеген Сөембикә образы аша ачарга кирәк! Моңарчы мин Ра­зил Вәлиев сүзләренә «Сөембикә» дигән җыр язган идем. Казан ханлыгының җиңелүен бер Сөембикәгә генә сылтап калдыру – ахмаклык. Ул үзбаш кына берни хәл итмәгәндер. Ни генә дисәң дә, дөньяга ирләр хуҗа. Гомер бакый алар хатын-кызның уңышларын күрмәмешкә салышкан. Хәзер дә шулай. Нинди генә мактаулы хатын-кызлар оешмалары төзесә дә, барыбер тигезлек юк. Элек партия съездларына ничек сайлыйлар иде: комсомол, студент, эшче, колхозчы, һәм… хатын-кыз.

– Сөембикәнең кайсы сыйфатларына өстенлек бирәсез?

– Ул нәфис зат та, ханбикә дә, ана да. Мин аның кичерешләрен, фаҗигасен сурәтлим.

– Резеда ханым, Сез – Г.Тукай бүләге иясе, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­лесе, республикабызның халык артисты. Сез бу исем-бүләкләргә бик лаек кеше. Хезмәтем тулысынча бәяләнде дип саныйсызмы?

– Мин беркайчан да карьерага омтылмадым, югары дәрәҗәләргә ирешәм дип очынмадым. Иҗат ул тормышымда бер юлдаш кебек. Сәнгать – корбаннар сорый, дигән әйтем миңа туры килми. Ирем, композитор Олег Любивец белән без Финляндиядә танышкан идек. Бер-беребезне аңлап, бик бәхетле гомер кичердек. Кызым Алинә миңа ике онык бүләк итте. Кыскасы, гаиләмне берни белән дә алмаштырмас идем.

– Сезнең әсәрләрегез табигый, ясалма түгел. Мөгаен, хатын-кыз, ана, дәү әни яккан учак җылысы аларга да күчәдер. Киләчәктә дә илһамланып иҗат итегез! Без сезгә сәламәтлек телибез!

– Рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк