Логотип
Театр

“Сәхнәдә мин яшим”

«Кызым, очкыч ватылган ахры…» Мәктәпне тәмамлагач КДУның физика-математика факультетына укырга керә. Төгәл фәннәрне әйбәт белгән кыз имтиханнарны бик җиңел бирә, репетитор белән ныгытылган белем дә...

«Кызым, очкыч ватылган ахры…»

Мәктәпне тәмамлагач КДУның физика-математика факультетына укырга керә. Төгәл фәннәрне әйбәт белгән кыз имтиханнарны бик җиңел бирә, репетитор белән ныгытылган белем дә ярдәм итә, күрәсең. «Нинди һөнәр үзләштерим икән?» – дип икеләнгәндә әнисенең киңәшенә дә колак сала Лилия. Ә Исламия ханымның дәлилләре көчле: «Кызым, син безгә кара. Мин дә, әтиең дә һаман юлда, гастрольләр ай буена сузыла, өйдә ике-өч көн торабыз да, тагын сәфәргә кузгалабыз. Син артист тормышына кызыкма. Ни гаилә кора алмассың, ни балаң булмас». Ул чакта әле «тинчуринчылар» бүгенге кебек стационар театрга тиенмәгән, чегәннәр кебек авылдан авылга, рай­оннан районга күченеп йөри. И әти-әнисенең хәлен аңламыймыни инде кыз! Алар, сеңелесе белән үзләре дә артистлар кичергән михнәтне татып үсә ләбаса. Берсендә дүртенче сыйныф укучысы Лилия ай буе дүрт яшьлек сеңелесе Ләйсән белән икәүдән-икәү генә кала. Иртән аны балалар бакчасына илтә дә, букчасын күтәреп мәктәпкә йөгерә… Ә бәгырьне өткән сагыну­лар? Һәр сабыйга әни җылысы, әни кочагы кирәк! – Мин сигез айдан дүрт яшькә кадәр Югары Әлкидә – әби-бабайда яшәдем, – дип искә төшерә Лилия. – Мәрвия дәү әнигә – әни, Һидиятулла бабайга – әти дип эндәшкәч, алар сурәткә төртеп: «Юк, балам, без түгел, менә болар синең әтиең белән әниең», – дигән. Берсендә, әнине юксынып елагач, дәү әни, төенчеккә йомырка, ипи телеме, шикәр төйнәде дә: «Әйдә, кызым, очкыч белән Казанга – әниең янына барабыз», – диде. Капка төбенә чыгып утырдык, самолет көтәбез. Авыл өстеннән кошлар гына оча бит инде, мин ышанып көтәм икән. Озак кына торгач, дәү әни: «Әй, кызым, очкыч ватылган ахры, синең ашыйсың да киләдер», – дигән. «Килә», – дигән мин. Без төенчекне чишеп, үзебезнең күчтәнәчләр белән сыйланганбыз. Бүген авыл карчыгының тәрбия ысулына шаккатам. «Әниең кайтал­мый, гастрольдә», – дип йөрәгемне яраламаган, само­летка сылтап юаткан. Мәрхүмәне төшемдә еш күрәм. Кайчакта «Дәү әнием, бәгырькәем, мин сине сагынам бит», – дип елап уянам. Ике арадагы җылылык әле дә бетми. Ничек бетсен ди. Әби-бабай йортында телем ачылды, шунда тәпи йөри башладым.

«Күңелемә нәрсәдер җитми…»

Университетта уку дәвам итә… Лилия дүртенче ел студент. Бәләкәйдән үк мөстәкыйльлеккә өйрәнгән кыз, туктале, матди ягымны үзем кайгыртыйм, әти-әни җилкәсендә утырмыйм дип, исәпләү үзәгенә – электрон хисаплау машинасы операторы булып эшкә урнаша. Лекцияләрдән соң туры эшенә чаба ул. Хезмәт хакы ярыйсы гына: йөз ун тәңкә. Тырыш кыз университет ашханәсендә дә эшләргә өлгерә. Нәкъ шунда ул юри­дик факультетта укыган Люцияне очрата. Люция дә, аның кебек, хисле, пианинода уйный, җыр-музыка ярата. Гомумән, сәнгаткә гашыйк булып чыга. Физика­га «физик тартылу» сизмичә, эчтән генә янган-көйгән, тик беркемгә дә ачылмаган Лилия дустына: «Күңелемә нәрсәдер җитми», – ди. «Нәрсәдер», әлбәттә, театр… «Их, – дип очына күңел, – тамаша ясап сәхнәдә уйный­сы иде, уйныйсы!»

Кызлар Язучылар берлегендә Халисә апалары белән таныша

– Халисә апа кыска-кыска драма әсәрләре яза иде. – Лилия иҗатка якынайткан мизгелләр турында сөйли. – Без бергәләшеп кечкенә генә театр төркеме оешты­рырга уйладык. Яшь чак, дәртле чак. Язучылар Заһид Мәхмүди, Наил Касыймов, Фирдәвес Зарифлар белән күрештек. Скетчлар сайладык, әмма егетләрнең кайсы­сы: «Вакыт юк», – диде. Кайсысы: «Миңа язасы бар», – диде дә, төркемне ташлады. Киттек театр училище­сына. Партнер буларак уйнарга озын буйлы егетләр эзлибез, чөнки безнең буй озын. 4 нче курста Илдус Фәиз, Рөстәм Юнысовлар укый иде. Һәммәсе дә безнең чамада. Шатландык. Гозеребезне әйттек, булышыгыз әле, дидек. Тик алар баш тартты. «Алда чыгарылыш имтиханнары, аннан соң без төрле театрларга тара­лышабыз, әнә, икенче курстагылар буш, шулар белән уйнагыз», – диләр. «Икенчеләр»нең аудитория ишеге янында Җәвит Шакиров йөренә иде, ул безне тыңлагач, рәхмәт яугыры, хәзер, сезгә егетләр табабыз дип, сабак­ташларын чакырып, каршыбызга тезгән иде… Халисә апа, Люция, мин бер-беребезгә караштык та, пырх-пырх көләргә тотындык. «Партнерлар»ның барысы да кыска, безнең култык астыннан гына иде. Шунда мин ерактан гына үземнең булачак ирем Ренатны күреп алдым. Әгәр кемдер: «Әнә, синең ярың-парың, син аңа кияүгә чыгарсың», – дисә, мөгаен, шаяртмагыз әле, дияр идем.

Шулай итеп безнең төркем таркалды

Ә хыял бер адым да калмыйча арттан ияреп йөри. Хисаплау машиналары ватылгач, инженерлар төзәтә-көйли. Шуларның берсе – Людмила исемлесенә техника төзек ни, ватык ни, аның эштә гаме юк, аның бөтен кайгысы: «Кич белән ашарга нәрсә пешерим икән?» Көн саен бер үк сүз кабатлангач, Лилия: «Минем дә, шушы хатын кебек, башымда ашау-эчү хәсрәте генә булыр микән? Нигә мин, җүләр, радиофизик һөнәренә укыйм икән?» – дигән куркыныч уйлар туа. Хезмәттәше дә аны куәтләгәндәй: «Лилия, син киләчәктә монда эшләрсеңме инде? Кирәкме инде бу эш сиңа?» – ди. «Әти-әниең кемнәр соң? – дип сораша һәм артистлар дигәч гаҗәпләнеп: «Алайса, нишләп бездә гомереңне уздырасың!» – ди. «Мин сәхнәдә яшим!»

Адәм баласының күңелендә дә яшерен вулкан бар. Ул җыела-җыела да, кинәт шартлый. Дүрт ел дәверендә, кысып, тыеп, бастырып килгән хыял вулканы Лилия Хәлил кызының йөрәгеннән үк атыла. Дүртенче курста кышкы сессияне япкач, ул университет белән хушла­ша. Булды! Артка чигенү юк, максат бер генә – театр. Исламия ханым ахыр чиктә ризалаша, әмма катгый итеп: «Имтиханнарга үзең әзерлән, үзең йөр, Исламия кызын төртеп кертте, димәсеннәр», – ди. Үҗәт кыз ят­тан этюд, мәсәл, шигырьләр өйрәнә, Илдар Хәйруллин җыйган комиссия аның талантын бәяләп, икенче курска ук кабул итә. Ниһаять, читтәге «алма» әкрен генә агачына якынлаша: Мәхмүтовлар гаиләсенә тагын бер артист өстәлә. Театр училищесыннан соң Лилия дә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында уйный башлый. Иң әүвәл ул Илдар Юзеевның «Ми­нем әти мировой» спектаклендә Рева ролен башкара. Миләүшә («И машина, машина, җитте минем башы­ма», Р. Вәлиев), Гөлшаян («Гөлшаян», М.Әмир), Зәлифә («Айгөл иле», М.Кәрим), Фәридә Рәисовна («Эх, алмагачлары!», Ш. Фәрхетдинов), Розина («Фигароның өйләнүе», П.Бомарше), Резидә ( «Резидәкәй», Ш.Мәҗит), Хәлимә («Башмагым, Т.Гыйззәт), Гөлбанулары («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт) белән та­машачы йөрәгенә юл салган артистка әнисе – Исламия Мәхмүтова тарафынан язылган «Мәхәббәт чишмәсе», «Син бит минем бергенәм…», «Күрәсем килгән иде…» кебек пьесаларында тагын да яңа яклары белән ачыла төште. Лилия рольләрне беренче яисә икенчегә бүлми: аңа һәммәсе дә якын. Һәммәсе дә күңел җылысы белән өретелә. Әйтик, Зәмзәмиядән («Мәхәббәт чишмәсе») башка спектакль төссезләнер сыман тоела. Элла Ва­сыловна («Күрәсем килгән иде…») роле өчен 2012 елда «Тантана» театраль премиясенә лаек булды. Хикмәт осталыкта шул! Һәр уен артистның талантына бәйле. Кайчакта икенче пландагы образ «беренче»не күмеп китәргә мөмкин.

Дәвамын "Сәхнә" журналының май саныннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк