Логотип
Театр

Сәнгать остазы

Ә бит һәр чорның каһарман итеп санарлык нәфис затлары байтак, аларны вакытында күреп кенә өлгерәсе, өлгермәсәк, дәверләр узгач, яшь буын бу исемнәрне барлаганда: «Нишләп киләчәк өчен бернинди мәгълү...

Ә бит һәр чорның каһарман итеп санарлык нәфис затлары байтак, аларны вакытында күреп кенә өлгерәсе, өлгермәсәк, дәверләр узгач, яшь буын бу исемнәрне барлаганда: «Нишләп киләчәк өчен бернинди мәгълүмат та калдырмадыгыз?» – дип безгә үпкәләмәс микән? Мәсәлән, нигә замандашыбыз – Россиянең һәм Татарстанның сәнгать эшлеклесе, Россиянең халык артисты Лима Кустабаева хакында документаль фильмнар төшереп, китаплар бастырып бүген үк аның исемен тарих битләренә теркәп куймас-ка ди әле? Милләтенә җаны-тәне белән тугры хезмәт иткән, милләтенең бөеклеген-зурлыгын Гүзәллек, Матурлык, Сафлык аша дөньяга таныткан бу татар кызы мондый хөрмәтләүләргә бик лаек ләбаса. Бер генә санга күз салыйк: утыз… Әйе, 30 ел Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә багышланган. Тулаем алганда исә Галиҗәнаб сәнгать илендә якынча ярты гасыр гомер яшәлгән. Җиде дистәне түгәрәкләгәндә дә җир җимертеп һаман эшләп йөри Гали кызы. Хәер, Лима ханымга еллар агышы ни ул! Аңардан әле дә көнләштереп, яшьлек нуры бөркелә. 
 
Моның сере нәрсәдә икән, әйтүе кыен: элгәре әдәбият-сәнгатьнең төп нигезен чит төбәкләрдән агылган татар егет-кызлары тәшкил иткән. Лима Кустабаева да Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәрендә туып үскән. «Әй син, моң! Чишмә башың кайдан икән?» – дип күңелне алгысытасы юк, Кустабаевлар гаиләсендә көн саен патефон уйнатылган, күп кенә татар һәм рус җырчыларының «тәлинкәләр»е сакланган. Гали абзый, гәрчә сәнгатьтән шактый ерак һөнәр иясе булса да, ул-кызларын иҗат мөхитендә тәрбияләгән.
Офык артыннан көләч кызчыкка кул гына изә, ул үзе үк каршыңа йөгерер кебек. Лима ханым мизгелгә генә самими балачагыннан аерылган төсле, аның колак төбендә әле дә хәтер кыңгыраулары чыңлый. Сугыштан соң туган абый-апалардан балачаклары турында сорашсаң: «Һай авыр иде!» – дип көрсенә, ә Лима ханым өчен киресенчә, ул еллар, ата-ана, өй җылысын тойган иң бәхетле чак! Кысылып-интегеп үсмәгәнгә күрә аның күңеле дала сыман киңдер, мөгаен.
 
Лима Кустабаева:
–Без гаиләдә өчәү идек. Апа, абый һәм мин – төпчек. Әни укытучы, әти металлургия өлкәсендә уйлап табучы алдынгы тау инженеры иде. Ул Башкортостаннан, паспортына милләтен «башкорт» дип язганнар. Бабай Сталин репрессиясе корбаны. Хәтерлим, әти кайсы шәһәргә генә командировкага барса да, театр-концертлар карап, шуларның программаларын җыеп кайта иде. Аның кулында курай яисә кубыз җанланып, татар халык көйләре яңгыраганда без, тын да алмыйча, тыңлый идек. Бу моңнар миңа тылсымлы авазлар кебек ишетелә иде. Әгәр дә мәгәр Магнитогорскига Казан тарафларыннан артистлар килсә, әти аларны өйгә чакырып кунак итте. Безгә Фәхри Насретдинов, Зөләйха Хисмәтуллиналар килде. Ә бездәге китапларның күплегенә шаккаталар иде. Йортның беренче катында гына китап кибете, халык иртән үк китапка чиратка баса, әти инде аннан төргәге белән әдәбият ташый иде. Тау инженерының сәнгатькә тартылуы, күрәсең кан белән күчкәндер, чөнки безнең нәсел мәгърифәтле, гыйлемле токымнан, кемнәрнеңдер, әйтик кушаматы «бакалар», ә безнеке – «татарлар». Миңа кечкенәдән үк Сәйдәш көйләре таныш, чөнки әнинең сеңелесенең ире, танылган рәссам, үзешчән музыкант иде. Менә кем бөек композиторның илаһилыгын минем җаныма сеңдерде. Түрдә безнең пианино тора, укытучылар абыйны скрипкада, апа белән мине фортепианода уйнарга өйрәтте. Мин музыка мәктәбендә, музыка училищесында да укыдым. Апа медицина, абый политехник институтларны сайлады, мин инде биш яшемдә үк кая юл тотасымны белә идем…
 
Чит оядагы татар, ата-бабасының ил-йортында типкедә йөриячәген чамаласа да, барыбер мәркәзенә ашкынган. Кустабаевлар, әлбәттә, төпчекнең киләчәген Казан белән бәйләгән, чөнки зыялы, гыйлемле Гали абзый, эчке тоемлавы белән милләт өчен зур табыш тәрбияләп үстергәнен сизенгәндер. Башкала исә кыз баланы ятсынмаган, сәнгать капкаларын тутырып ачып куйган. 1969 елда Лима Казан консерваториясен Хор дирижеры белгечлеге буенча тәмамлаган. Опера һәм балет театрының баш дирижеры, педагог Владимир Васильев өлкән курсларда ук бу талантлы шәкертенә концерт-мейстер вазифасын тапшырган. Җитез һәм тырыш кыз хор белән җитәкчелек итәргә дә, шул ук вакытта педагогия институтының музыка факультетында студентларга музыка серләрен өйрәтергә дә җитешкән. Ә бер хыял аны гел озатып йөргән…
 
Лима Кустабаева:
–Ул – Казан музыка училищесында укыту теләге иде. Хыялыма ирештем мин, шунда укыта башладым. 1971 ел иде, директор әйтә, Лима Галиевна ди, җыр-бию ансамбле хәзер Свердловск өлкәсендә гастрольдә, ди, кисәк кенә хормейстр Рәшит Гобәйдуллин чирләгән икән, ди. Сез яшь белгеч, аларга булышмассыз микән, ди. Шулай итеп мине ике атнага командировкага җибәрделәр. Ике атна дигәнең 30 елга сузылыр дип уема да китермәдем ул чакта. Башта самолет белән Свердловскига очтым, аннан поезд белән Түбән Тагилга бардым. Вокзалда ансамбль директоры каршы алды, һәм кая дип уйлыйсыз, юк, кунакханәгә дә, театр бинасына да түгел, тупиктагы поезд вагонына әйдәде. Артистлар биредә яши дә, репетиция дә ясый икән. Кулыма бүктәре белән партитура тоттырдылар. Баксаң, мин әле кичке концертта дирижерлык итәргә дә тиеш икән! Кыска гына арада без Березняки, Кизил, Түбән Тагил, Пермь шәһәрләрен, Удмуртия республикасын һ.б. якларны урадык. Төркемдә Рәшит Мостафин, Таһир Якупов, Зәйтүнә Әхтәмова, Шамил Әхмәтҗанов кебек артистларыбыз бар иде. Сәяхәтем шуның белән тәмам дисәм, гастрольдән соң йә Мәдәният министрлыгына, йә филармония директорына чакыртып ансамбльгә баш хормейстер урынына кодалый башладылар. Дус-ишләр мине: «Ризалаша күрмә, ул бит баткак-лык, син анда осталыгыңны да, бер очтан сәламәтлегеңне дә югалтасың», – дип үгетләделәр. Магаданнан дус кызым Светлана хәбәр салды. Аның тәкъдиме тагын да кызыклырак иде. Кил, монда фатир бирәләр, хезмәт хакы зур, ди. Туктале, дим, әти белән киңәшим, дим. Аңа шылтыраттым. Әти бик дулкынланып: «Кызым, ул бит әле Зөләйха Әхмәтова ансамбле иде! Бар, бар!» – диде.
 
Өлкән буын хәтерлидер, ансамбльнең иҗат ысулы гади генә иде: башта сәхнәгә хор тезелеп баса, ул җырлагач, биючеләр чыга. Гүя алар аерым-аерым төркем! Лима Кустабаеваның башында берсеннән-берсе «хәтәррәк» идеяләр кайный: «Төссезлектән һәм сорылыктан ничек тә арынырга кирәк!» Иске яңага нигез ди халык. Мәшһүр хореограф Фәйзи Гаскәров, фольклорчы Нәкый Исәнбәт, композитор Александр Ключарев «Аулак өй» дигән театраль композиция оештырганнар икән, ләкин ни кызганыч, энҗе бөртеге күк тамаша җебеннән «коелган». 1978 елда Лима Гали кызын сәнгать җитәкчесе итеп билгеләгәннәр. Хыял кошы, ниһаять, иңнәргә кунган! Нәкъ шул көннәрдә Мәскәүдә үтәчәк беренче Бөтенроссия җыр һәм бию ансабльләренең конкурсында катнашасы ди.
 
Лима Кустабаева:
–Әлегә кадәр хор белән генә шөгыльләнгәч, билгеле, минем программам төзелмәгән иде, ә бит җырны гына түгел, коллективны тулаем күрсәтәсе килә! Аеруча милли гореф-гадәтләребезне, уеннарыбызны чагылдырган әйбер кирәк, ә аны эшләр идең, вакыт кыса. Шуңа күрә мин Фәйзи Гаскәровның «иҗат җимеше»н терелтергә ниятләдем һәм аның белән элемтәгә кердем. Гаскәров Уфада эшсез иде, ниндидер сәбәпләр белән ул Башкортостан бию ансамбленнән куылган иде. Менә язмыш – хәзер бу ансамбль аның исемен йөртә. Дөресен генә әйткәндә, «Аулак өй»не мин үзем генә дә яңарта ала идем, авыр чагында Фәйзи Гаскәровка рухи таяныч буласым килде. Гомумән, миңа хәтле эшләгән җитәкчеләрне мин читкә тибәрмәдем, киресенчә, алар белән очраштым, фикерләрем белән уртаклаштым. Зөләйха Әхмәтова Мәскәүдә яши иде инде, янына барып кайттым. Тырышлыгыбызның нәтиҗәсе-ме? Без ул чакта икенче урын 
яуладык. Бу – югары бәя иде. Икенче ярышта без, һичшиксез, Татарстанның данын яклап, җиңәргә тиеш идек. Озак эзләмәдем, идеяләр күп, мәсәлән, татарның иң күңелле, иң якты бәйрәме Сабан туе күренешен сәхнәләштерсәк – отачагыбызга шигем юк иде. Сценариесен үзем яздым. Аны Мәскәүнең Чайковский залында күрсәттек. Андагы татарлар безне алкышларга күмде. Атак-лы бию остасы Игорь Моисеев жюри әгъзаларына кырт кисеп: «Татарларга беренче урын, 
ә бүтәннәрне үзегез билгелә-гез!» – дигән.
 
Әңгәмәдәшем илһамланып сөйләгәндә, мин шундый нәтиҗә ясап утырдым. Җиңдек дип кенә тамгалап үтү тыйнаклык билгесе, безнекеләр җәмәгатчелекне таң калдыра: « Россиядә иң көчле һәм бердәнбер ансамбль татарларда!» Хәзер инде алар ил кысаларына гына сыймас, алда тагын да зуррак дан-шөһрәткә ирешер дип фаразлыйк. Кайчандыр вокаль белән хореография Сак белән Сок төсле ике куакта сайраса, хәзер сулаган сулышына кадәр уртак бербөтен коллективка әверелгән. Тот та милли музыкаль театр исемен бир!
 
Лима Кустабаева:
–Әйе, без театрга якынайдык диярлек. Халыкка тоташ сюжетка корылган мондый тамашалар тансык иде. Татарның җыры да, биюләре дә ниндидер бер вакыйгага яисә бәйрәмгә бәйле. Мин эшләгән чорда 25 тән артык вокаль-хореография күренешләрен сәхнәләштердек без. Аларның һәркайсы миңа балам кебек кадерле…
 
Кадерледер, тамчы да шикләнмим. Балачактан ук камилеккә омтылган Гали кызы: «Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче», – димәгән, аның бишкә ярылырдай көннәре булган. Бер кешегә ничәмә ничә вазифа ләбаса: үзе проект, сценарий авторы, үзе режиссер… Туфан Миңнуллин, Нурихан Фәттахлардан: «Языгыз әле!» – дип үтенсә, әдипләр вакыт юклыкка сылтап: «Син батыр йөрәкле, Лима, без сиңа сокланабыз», – дип юатып кына җибәргән. Ансамбль гел иҗади үсештә булган. «Ватаным минем» (композитор Р.Яхинның 60 еллыгы, 1981 ел), «Истә һәм җырда» (Бөек Ватан сугышына 40 ел, 1984 ел), «Раушан көзге» (Г.Тукайның тууына 100 ел, 1986 ел), «Гастроль меридианнарында» (Дөнья халыклары милли сәнгате, 1987 ел) һ.б. Бихисап тирән эчтәлекле байтак әсәрләр тамашачы хөкеменә тапшырылган. Әлбәттә, 25 про-грамманың һәммәсен дә санап бетерү мөмкин түгел, ә менә кайберләрен әзрәк шәрехлисе иде…
 
Лима Кустабаева:
–1992 елда Казанда Бөтендөнья татар корылтае узды. Делегатлар өчен без махсус «Төрки дөнья» дигән программа оештырдык. Һәр милләт вәкиле булып киенеп җыр-биюләрен күрсәттек. Кичәнең икенче өлешендә «Корбан бәйрәме» дип исемләнгән тамаша тәкъдим ителде. Аңа музыканы Мәсгүдә Шәмсетдинова язды.
 
Ни өчен мин дини юнәлештәге проектка тотындым дисезме? 90 нчы еллар азагында ислам диненә караш үзгәрде: мәчетләр торгызылды, адәм баласы иманга йөз белән борылды. Тик яшьләр дини йолаларыбыз турында бик начар белә иде. Корбан чалу нәрсә ул? Аның тарихы кая барып тоташа? – шул хакта күп кенә китаплар укыгач, өйрәнгәч кенә әлеге эшкә керештем. Тамашабызны халык яратты, кунак итеп Казанга чакырылган милләтпәрвәр Гали Акыш та аны карады һәм «Мөселман дөньясында моңарчы күренмәгән вакыйга бу», – дип үсендереп китте. «Рамазан» фәлсәфи музыкаль мистерия» дә безнең ансамбльнең уңышы иде. Ул 1994 елда сәхнәләштерелде.
 
Лима Кустабаева җитәкләгән ансамбль, алдан ук искәртүемчә, инде Россия кысаларында бикләнеп калмаган, алар ярты җир шарын ураган дисәк, һич арттырмабыз. Гастрольләр арты гастрольләр… Италия Мальта, Франция, Йәмән, Финляндия, Төркия, Югославия, Германия, Англия… Япониядә гаҗәп хәл булган: махсус самолет яллап коллективның чыгышын карарга көтүе белән Америка татарлары килеп төшкән. Даның еракларга яңгырагач, кыргый утраулардан да килерләр, билләһи. Һәрдаим иҗади эзләнү, киң тематик диапазон, җыр-бию куәтен аңлау, ата-баба гореф-гадәтләренә таяну, тарихка күз төбәү, хыял байлыгы – болар барысы да Гали кызының төп «эш коралы». Халык шуңа ансабльнең һәр чыгышын яратты да ул. Танылган шагыйрь Зөлфәт аның турында болай дигән иде:
 
«Гаҗәеп тә авыр, катлаулы сәнгать били аның күңелен: һәр сәхнә әсәре Тукай әйтмешли, «…безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирас-тыр», – дигән гыйбарәгә тәңгәл булсын, халкыбызның үзе кебек затлы, дәрәҗәле булсын! Һәркайсыбыз йотылып карардай тамашага әверелсен! Һәр артисның кигән киеме дә халык даны, тарихы, бүгенгесе хакында шагыйрәнә сөйләп торсын. Лима Кустабаеваның иҗади максатының асылы нәкъ шунда! Һәм үз максатына тулаем ирешкән Мастер ул! Чын-чынлап, сәнгать Остазы!» Нинди төгәл бәяләмә!
 
2002 елда Лима ханым үз теләге белән бу коллективтан киткән. Берара аның исеме тирәсендә шау-шу купкан иде. Бөтен «гөнаһысы» – дини темаларга зур игътибар бирүе икән. Гаделсезлек белән гаделлек көрәшендә ул сынмаган-сыгылмаган, йөрәктә исә иҗади дәрт сүнмәгән! «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә директор булып эшли башлагач та безне ул төрледән-төрле проектлары белән гаҗәпләндереп тора. Санасак, очына чыгаалмабыз төсле. Димәк, талантны бернинди киртәләр дә куркытмый. Агымдагы елның май аенда Казанда бөек композитор С.Сәйдәшевның һәйкәле ачылуга 10 ел, тууына 115 ел уңаеннан үткәрелгән зур концертның программасын төзүче, сценарий авторы, режиссеры, кыскасы, әйдаманы Лима Кустабаева иде! «Ничек һәммәсенә дә вакыт табасыз? Әллә соң сез куна-төнә «үзәктә» генә ятасызмы?» – дип кызыксынмыйм, чөнки аның уңган йорт хуҗабикәсе, иренең сөекле хатыны, улының газиз анасы, оныкларының мәрхәмәтле дәү әнисе икәнлеген беләбез, ләбаса. Ханымның иҗат белән үрелгән шәхси тормышы күпләргә үрнәк: алар Зирәк Йосыпов белән 44 ел бергә гомер сукмагыннан атлый.
 
Лима Кустабаева:
–Зирәк Башкортостан егете, ул университетның механика-математика факультетын тәмамлады, без Казанда таныштык. Диплом алгач егет Әлмәт шәһәренә китте. Ә инде ансабль белән гастрольгә баргач, без кабат күрештек. Аңа рәхмәттән гайре сүзем юк. Улыбыз Тимурга 2 ай иде, мин эшкә чумдым. Йә, кайсы ир 8 айлык бала белән гастрольгә җибәрә? Зирәк әдәбият-сәнгатькә гашыйк, шагыйрьләр Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмовлар аның ахирләре иде. Без заманында Нәкый Исәнбәт, Бакый Урманче, Нурихан Фәттахлар, Мәдинә Маликова, Әхмәт Рәшитов, Шәрәф Хөсәенов гаиләсе белән аралаштык. Нәкъ менә Зирәк мине бу затлы даирә кешеләре арасына тартып кертте дә инде.
Август – муллык-байлык ае. Ул тагын татар халкына Лима Кустабаева кебек талант иясен бүләк иткән юмарт ай да. 
Бәйрәмегез мөбарәк булсын, сәнгать Остазы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк