Логотип
Театр

Сагынырбыз сине, Төрекмәнстан!

Мары шәһәренең “Рухият” мәдәният йорты каршындагы мәйданда “төрекмән авылы” җәелеп киткән. Ниләр генә юк монда! Милли киемнәр, тукымалар, паласлар керәч һәм зәркан әйберләр дисеңме, борынгы музыка у...

Мары шәһәренең “Рухият” мәдәният йорты каршындагы мәйданда “төрекмән авылы” җәелеп киткән. Ниләр генә юк монда! Милли киемнәр, тукымалар, паласлар керәч һәм зәркан әйберләр дисеңме, борынгы музыка уен кораллары! Бәйрәмнең рәсми ачылышы шушы мәйданда узды. Әзербайҗан, Казахстан,Кыргызстан, Төркия, Төрекманстан, Молдова республикасының Гагауз, Россия Федерациясе субъектлары: Татарстан, Башкортостан,Хакасия, Алтай өлкәсеннән театр җитәкчеләре килгән иде бирегә.Казахлар,төрекләр,төрекмәннәрдән ике театр һәм без – татарлар иҗади коллективлар белән килеп спектакльләр күрсәттек.

 

 

Иң элек кунакларны Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов сәламләде. Төрекмәннәрнең үз президентларын бик хөрмәт иткәннәре күренә. Бу очраклы гына түгел. Бу ил халкы ут, су һәм газдан бушка файдалана. Биш бүлмәле элиталы фатирда яшәгән төрекмән артисты белән таныштык. Квартплатаны ике доллар гына түли икән. Халык, гомумән, итагатъле, ачык күңелле, шул ук вакытта үз дәрәҗәләрен белеп горур рәвештә сөйләшәләр. Биредә кешеләр, чынлап та канәгать, бәхетле яши кебек, алдагы көнгә ышанычлары бар.

 

Минзәлә театры күрсәткән “Ташкын” спектаклендә зал шыгрым тулы иде. Хатын-кыз тамашачыларның милли киемнән булулары күзгә ташланды. Казахлар да,төрекләр дә үз театрларында “Ташкын”ны куйганнар, әсәрнең авторы Түнҗәр Җүҗәноглы – төрек милләтеннән. “Спектаклегезнең бер генә кимчелеген дә тапмадык”, - диде безгә коллегаларыбыз.Яшь талантлы режиссерыбыз Дамир Самерхановка Әзербайҗан республикасының Баку дәүләт Академия театры директоры, профессор Исрафил Исрафилов, ТӨРЕКСОЙның Әзербайҗан республикасыннан вәкиле Эльчин Гафарлы да кабат-кабат мактау сүзләре әйттеләр.

 

ТӨРКСОЙ Халыкара оешмасы уздырган “2015 елда Мары – төрки дөньяның башкаласы” дигән чаралар кысаларында IV Директорлар  Советы утырышында катнашкан Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры директоры И.Якуповка, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры директоры Р.Шәймәрдановка ТӨРКСОЙның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк