Логотип
Театр

Сикәлтәле юлларда...

                Юлъязманың дәвамы. Бер фестивальгә бару уңаеннан туган кайбер фикерләр.  Өченче көн. Көн кояшлы. Казанда яңгыр диләр. Казанда көн ямьсез булгач, болытлар таг...

DSC00603

 

DSC00620

 

DSC00688

 

DSC00868

 

DSC01108

 

DSC00865

 

DSC00729

 

DSC01034

 

Юлъязманың дәвамы.

Бер фестивальгә бару уңаеннан туган кайбер фикерләр. 

Өченче көн.

Көн кояшлы. Казанда яңгыр диләр. Казанда көн ямьсез булгач, болытлар тагын Мәскәү ягыннан исә башлагандыр дип уйлап куям.

Актауда көн кояшлы. Актау Каспий ярында урнашкан. Яшь, үсеп килүче шәһәр. Ауропа стилен казах даласына күчергәч, бөтенләй башка дөнья икән. Тере дөяләр кала читендәге далада, ә шәһәр эчендә алар таш һәйкәлләргә әйләнеп туктап калганнар да, әйтерсең, борын тишекләрен киергән хәлдә диңгез буенда искән җилдән  эчә торган су тамчыларын эзләп интегәләр....

Әлбәттә, безне күбрәк дөяләр түгел, театр фестивале чаралары үз эченә алып кереп китте. Атаклы актер Нурмухан Җантуринның 90 еллыгы уңаеннан уздырылучы Каспий яны илләре театр бәйрәме Актау каласының музыкаль драма театры бинасында уза. Берничә йөз меңлек кенә шәһәрдә искиткеч зур театр бар! Кече залына ике йөз кеше сыя, зур залы 700 тамашачы өчен көйләнгән. Бөтен татар дөньясының баш һәм карап торган бердәнбер Академия театры бинасының зур залына да 700 тамашачы кереп утыра ала, көче зал дип йөртелгәне ике йөзлек!!! Үз дәүләтең булу менә ни икән ул! Чаллыдан да кечерәк шәһәр ласа үзе. Филормониясе дә, курчак театры да бар. Һәммәсе дә затлы биналарда!

Без моңа сөендек, әлбәттә. Казах кардәшләр сәнгатьнең кадерен белә. Үзебездәгеләр белән чагыштырып, көенгән чаклар да булды. Актауны диңгез буенда дидек бит. Гадәттә диңгездә балык була. Ә балык, үз чиратында, яхшы мәгънәсендә башыннан чери. Бу нисбәттән Казах халкының алтын балыгы булган Н. Назарбаев фикере кызыклы. Татарча белмәүче кайбер түрәләр мыегына да чорналсын дип, аның фикерләрен  тулырак вариантта китерәбез. 

Назарбаев: Наша культура зазвучит на всех континентах и на всех главных языках мира.Мир должен узнавать Казахстан не только по ресурсам нефти и крупным внешнеполитическим инициативам, но и по культурным достижениям.

Огромная часть успеха США в эпоху «холодной войны» – это успехи Голливуда. Если мы хотим быть нацией со своим неповторимым местом на глобальной карте XXI века, то мы должны реализовать еще один проект – «Современная казахстанская культура в глобальном мире». Об этом говорится в статье Президента «Взгляд в будущее: модернизация общественного сознания», передает Zakon.kz. В статье речь идет о том, чтобы мир узнавал Казахстан не только по ресурсам нефти и крупным внешнеполитическим инициативам, но и по культурным достижениям. «О чем должна пойти речь в этом проекте?

Первое – нужен целевой подход, чтобы отечественная культура зазвучала на шести языках ООН: английском, русском, китайском, испанском, арабском, французском. Второе – это должна быть именно современная культура, та, что создана и создается нашими современниками. Третье – это должна быть абсолютно современная по форме подачи материала методика. Например, это не просто книги, но весь набор мультимедийного сопровождения. Четвертое – должна быть серьезная государственная поддержка. В частности, системная работа Министерства иностранных дел, Министерства культуры и спорта, Министерства информации и коммуникации. Пятое – огромная роль всей нашей творческой интеллигенции, в том числе Союза писателей и Академии наук, университетов и общественных организаций», - написал Глава государства. Нурсултан Назарбаев отметил, что это очень серьезная и трудоемкая работа, которая включает не только отбор лучших произведений национальной культуры, но и презентацию их за рубежом. Также это и огромная переводческая работа и специальные методы продвижения культурных достижений – книг, пьес, скульптур, картин, музыкальных произведений, научных открытий и т. д. «Все это конструктивная и благородная задача. Полагаю, что 2017 год должен стать решающим: мы должны четко определиться, что хотим показать миру в сфере культуры. А реализовать эту уникальную программу можно за 5–7 лет. Впервые за тысячелетнюю историю наша культура зазвучит на всех континентах и на всех главных языках мира», - заключил он.

Менә бит эшнең хикмәте кайда икән! Монда казах прокурорлары милли мәктәпләр партасы артында , эченнән ни төшәр икән дип, әлифба селкеп утырмый, күрәсең!..

Акчарлаклар һәм алкышлар.

Минем ошбу сәяхәткә чыгуымның максаты ике билгеле татар дәүләт театрының (С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар Дәүләт театры һәм «Нур» татар Дәүләт театры (Уфа) М. Җантуринның 90 еллыгына багышлап TÜRKCOЙ һәм Казахстан дәүләте Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Актау өлкәсе хакимияте тарафыннан оештырылган Каспий яны илләренең 2 нче халыкара театр фестивалендә катнашуларын яктырту дигән идем. Дөресрәге, соңгы елларда, без үз тамашачыбызны « онытып», гел фестиваль юлларын гына таптарга керешкән кебек идек. Әлбәттә, министрлык, театрлар берлеге ярдәме белән Академия театрыбыз оештырган гүзәл «Нәүрүз» хакында сүз бармый. Ул Казанда уза. Соңгы елларда фестивальләрне Буа да үзендә үткәрә башлады. Бик хуп.

Дөрес, сүз фестиваль турында гына түгел, кабатланып булса да әйтим, бары тик фестивальләрне генә күздә тотып сайланган, татар тамашачысына « өч тиенгә» дә кирәк булмаган репертуарлар эшне пошыра. Яшерен батыр түгел, «бармый» алар, халык йөрми, театр фестивальдә йөреп кайткач, бер шаулап ала да « касса эшли алмагач», төшерә ул спектаклен репертуардан.

Бәхеткә, без телгә алган фестивальгә Тюрксой ике театрны, әйткәнебезчә, Минзәлә Дәүләт театрын һәм Уфа « Нур» театрын чакырган. «Нур»үз гомерендә беренче мәртәбә лаек булган мондый дәрәҗәгә!Байрасның каты кулы һәм талантлы рухы сизелә. Озын сүзнең кыскасы, ике театрның да спектакльләре халыкка да күрсәтерлек һәм алар фестивальдә дә йөзгә кызыллык китермәде. Кая алай гына, икесе дә олуг бәһа алдылар! Ә жюри бик тә абруйлы, дөнья күләмендә атаклы шәхесләр иде. Тюрксой җитәкчеләре, Казахстанның атаклы актерлары, Грузия театр һәм кино тәнкыйтьчеләре, исемнәре дөнья күләм билгеле белгечләр!

«Иблис» хакында күп язылды, ул татар театр сәнгатендә вакыйга булды. Казахстанда да аны олы вакыйга итеп кабул иттеләр. Ошбу спектакльнең тамашачыга, жюрига булган тәэсирен җентекләп шәрехли башласак, каләм түзмәс, язу карасы җитмәс! 

Кыскасы, «Иблис» зур казаныш яулады фестивальдә! Татарның сәнгатен шулай зурлап читләр алдында таныткан Минзәлә театрына, шәхсән аның директор  Роберт әфәнде Шәймәрданга, искиткеч гүзәл труппага һәм, әлбәттә, ярдәме өчен шәхсән мәдәният министры Ирада Хафизяновна Әюповага рәхмәтләрнең иң зурысы!

Минзәлә театры белән рәттән әлеге зур чарада тагын бер театрның катнашуы нур өстенә нур булды .Әлеге нур «Нур» татар театры үзе иде! Тугандаш Башкортстан төбәгендә кардәш театр сәнгатен югары кимәлдә пропагандалап яшәгән, тарихи Нур театрыбыз гәҗап кызыклы спектакль алып килде фестивальгә. Драматургы немец, режиссеры татар Байрас Ибраһимов, фестиваль тамашачысы шулай ук тугандаш төрки халыклар. Сәхнәдән төшмичә инде ике ел зур уңыш белән барган «Үткәннән килгән хатын» спектале ошбу талантлы театрны гына түгел, аның режиссеры Б. Ибраһимны да шәхсән минем өчен бөтенләй икенче яктан ачты дияргә теләгән идем, каләм төртелеп калды...Әлеге искиткеч талантлы режиссерның кайсы хезмәте тамашачыны үзенең оригинальллеге белән шаккаттырмаган икән!? Татарстанда эшләп киткән креатив егет ләбаса Байрас әфәндебез!  Ярый хуш, шулай да булсын ди. Әммә шунысы әһәмияткә ия, бер караганда гап- гади генә гаилә, мәхәббәт тарихын режиссер кәнфит кәгазенә төреп биргән! Спектакльнең куелышы чук гүзәл иде, гаҗәп оригиналь иде. Сәгать ярымлык тамаша бер тында каралды. Шәп кастинг, кызыклы актерлар. Режиссеры, әйткәнемчә, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Байрас Ибраһимов, Рәссам А.Нестеров, хореограф Рәмизә Мөхәммәтшина, ә рольләрне исә талантлы актерлар Ирина Ганиева, Эльмир Хәертдинов, Айсылу Гомәрова, Илшат Салаватов, Илгизә Муллабаевалар башкара. Әлеге спектакль фестивальдә татарны янә бер башка күтәрде дә куйды. Башкортстан мәдәният министрлыгына ихлас рәхмәтләребезне юллыйбыз! Ә «Нур»га нурлы киләчәк телибез! Театрның талантлы режиссеры бар. Һәр нәрсәдән кәнфит ясарга сәләтле кызыклы режиссер. Без күргән спктакльдә, беркараганда, гади генә тормыш ваыйгасы сурәтләнә кебек. Гаиләнең көйле генә барган тормышына ирнең яшьлектәге мәхәббәте килеп керә. Онытылган, моннан егерме дүрт ел булган гыйшыктырмы, мәхәббәт үзе үктерме? Нишлисең, була торган хәл. Кайчак гомер иткән хатынының чи бәрәңге, яки суган исе килеп торган кулын тотканда да, күзен йомып, яшьлектәге «гүзәлен» искә төшерә ир-ат халкы. Шуның кулын тоттым дип уйларга, хыялланып алырга мәҗбүр итә хәтер җилләре аны. Без мәктәптә татар телен укытуны тыя алабыз, ләкин адәм баласын хыялланырга, яшьлеген искә төшерүдән тыя алмыйбыз, Ходай рәхмәте! Без миллиардлап урлаганнарга күз йомып, театрга бару өчен билетка акча җыйган директорны диварга төри алабыз, хәтта аны «коррупция»дә гаепләү дә берни тормый прокурорга, тик бәндәне яшьлегендә яшәп алудан тыя алмыйбыз...Аллага шөкер анысына! Ярый хуш...Ир-ат, яшьлек чәәсен очраткач, чак кына хыяланып ала һәм шуннан китә, үрелә башлый инде вакыйгалар. Гап-гади бер тормыш, язмыш хикәяте. Драматургиядә аны «история-тарих» диләр. Ләкин эш шунда ки, тамашачыга ул «история»не ни рәвешле күрсәтәсең бит? Режиссерның экспликациясе бар нәрсәне хәл итә бу очракта. Мәгәр ул талантлы мастер булса. Байрас Ибраһимов ошбу спектакелендә тамашачыны шул ягы белән «аяктан ега» алды! Уңышлар телибез нурларга! Спетакльләр тәмамлангач, ике театрның да артистлары белән нинди күңелле ыгы-зыгы булганын күрсәгез иде сез! «Иблис» Рөстәм Зиннуровка гримерныйда киемен алыштырырга ирек бирмәделәр, ахыр чиктә ул бер трусиктан гына фотога төшергә мәҗбүр булды тамашачы кызлар белән! Тик аның «иблис» түгел икәнлегенә барыбер ышанып бетә алмадылар бугай. Нишләтәсең, сәнгатьнең илаһи көче инде бу...»Сельфи» төшик дип, «Нур» егетләрен театр буенча куып йөрделәр. Ә баксаң, ошбу гамәлләр ике театрга да тамашачының гап-гади, әммма ихлас рәхмәте кушылган самими мәхәббәтен белдерүе иде...

Татар труппаларының спктакельләре барган көннәрдә Каспий аеруча кайнады, аеруча нык дулкынланды. Үзенең борынгы заманда Хазар, Болгар диңгезе дип аталып йөртелүен дә искә төшерде ахыры диңгез? Диңгезнең дә җаны була. Суның хәтере бар. Ул тере организм булмаса да, зур су тере организмнардан тора...Диңгез төбендә тарихи хәтер ята. Борынгы болгар, хазар, кыпчак, гомумән, ерак төрки бабаларыбыз тарихы белән шыплап тулган искиткеч үзенчәлекле, илаһи хәтер сандыгы ята диңгез төбендә!..

Дәвамы бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк