Логотип
Театр

SOFT SKILLS BILER FORUM

Кайдан бу тавыш килә? Кем җырлый, ә кем көлә? Тамакларны кырытып, Бер алан килә очып! Сүзне нәкъ менә шул Сәләт аланының иң танылган сөрәннәреннән башлыйсы килә. Йөзләгән баланың бәхетле тавышы, к...

Кайдан бу тавыш килә?

Кем җырлый, ә кем көлә?

Тамакларны кырытып,

Бер алан килә очып!

Сүзне нәкъ менә шул Сәләт аланының иң танылган сөрәннәреннән башлыйсы килә. Йөзләгән баланың бәхетле тавышы, күз явын алырлык биюләре һәм, әлбәттә, белемгә үрелүе.

22 июнь көнне Сәләт аланының SOFT SKILLS BILER FORUM рәсми ачылыш тантанасы узды.

SOFT SKILLS нәрсәдән гыйбарәт?

SOFT SKILLS – һөнәри нәтиҗәлекне һәм формалашуны тәэмин итә торган күнекмәләр. Турыдан-туры конкрет өлкә белән бәйле булмаган, әмма уңышка ирешер өчен төп булган күнекмәләр. Командада нәтиҗәле эшләү, шәхси нәтиҗәлек, тәнкыйди фикерләү күнекмәләре. Әлеге күренешләрне фотолардан карап китә алабыз.

Остаханәләрдә танылган экспертлар белән очрашулар. Уңышка ирешкән яшьләрнең уникаль тәҗрибәсе һәм аларның уңыш сере белән уртаклашуы. Төрле форматта белем бирү чаралары, спорт һәм күңел ачу бәйгеләре, иҗади мәйданчыклар .

Быел форумда Татарстан Республикасы, Рәсәй төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдән мәктәп укучылары һәм студентлар – барлыгы 1200 катнашучы дип көтелә. Оештыру комитеты 300 кеше, форум катнашучылары белән махсус рәвештә 500 спикер һәм кунаклар.

IMG 6569

Беренче сменада Сәләтнең «Тел», «Осталар бистәсе», «Болгар-Туган тел»  аланнары катнаша.

Елдан ел Сәләт зур нәтиҗәле үзгәрешләр кичерә. Быел өр-яңа, 1200 кешегә әзерләнгән палаткалар. Суыткычлар белән җиһазландырылган чатырлар.

IMG 6571

Чатырларга аерым игътибар бирергә кирәк. Чөнки аларның күбесендә тарихи шәхесләрнең тормыш юллары һәм аларның идарә иткән еллары язылган.

IMG 6584

“Гоумән, беренче форум дигән әйбер юк иде. Узган ел гына әлеге төшенчә керде, моңарчы безнең һәрвакыт  бер генә форум була иде һәм без шулай йомгак ясап, тәмамлый идек. Узган елны алар икәү булды, ә быел форумнарның саны алтыга җитте. Бу форумга аяк басуга күзләрем шакмак булды, чөнки моның хәтле инфраструктураны күргән юк иде. Бу минем өчен зур яңалык һәм күренеп тора торган алга китеш. Сәләт форумы үсте, ныгыды, алга китте. SOFT SKILLS форумы шәхесне яңа яктан үстерүгә, яңа сәләтләрене ачарга, гомумән, үз өстеңдә эшләүгә юнәлгән. Төрле-төрле тренинглар, уйларыңдагы фикерләреңне дөрес итеп уйлап, кешегә аңлаешлы җиткерү. Үзең өчен яңа юнәлеш ачу, выкытыңны дөрес итеп куллана белү һәм яңа күнекмәләр белән эш итү. Бик көчле, эссе җәй булыр дип ышанам”, - дип җиткерде “Сәләт” клубы президенты Игорь Смирнов.  

IMG 6589

IMG 6605 

Һәр елны Биләрдә барлык аланнарга да йомгак ясаучы бер зур форум үткәрелә иде. Быел исә форумнарның саны алтыга җитте. Тулырак форумнар турында штаб җитәкчесе Айгөл Габдрахманова сөйләде: 

SOFT SKILLS форумы - кешеләр алдында ничек чыгыш ясау, вакытыңны ничек дөрес итеп куллану һәм башка мәсьәләләр буенча кызыклы смена. Уку-укыту программасы бик көчле. Һәр чатырның үз укыту дәресе каралган. Дәресләр төрле форматта узачаклар: очрашу, уен, квест һәм башкалар. Укытудан тыш, тарих белән бәйле чаралар. Аларның берсе смена дәвамында баручы тарихи квест. Биләр – ул безнең изге җиребез. Шул җиргә яңадан аяк басу, изге җирнең көчен тоеп, форум дәвамында тарихны өйрәнеп, тарихыбызны сәлкеш-әйдаманнарга җиткерәбез. Әйе, быел безнең алты форум булачак. Ни өчен дигән дә, беренчедән, сәлкешләр үсә, алар мәктәпләренә кайтып, сәләттә алган белемнәре турында сөйлиләр. Ел дәвамында зарыгып көтәләр. Аларга карап, башка сәләтле балаларның да катнашасы килә. Икенчедән, Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов идеясе булды. Безгә шундый бурыч белән чыкты һәм без моңа рәхәтләнеп алындык.

IMG 6614

IMG 6620

Ничек кенә кызык булып тоелмасын, сораштыруда балаларның һәр икенчесе тәмле ашау һәм бәдрәфләрнең яңа булуы белән шат икәннәрнен белдерделәр. Әлбәттә, яңа дуслар, апа-абыйлар һәм белем.

IMG 6629

IMG 6645

SOFT SKILLS BILER FORUMның ачылыш тантанасы.

IMG 6646

IMG 6648

"Ниһаять без Биләрдә. Монда безнең тамырларыбыз. Без Биләрнең, татар теленең сакчылары. Форум вакытында йөргәндә, аралашканда бу энергияне туплагыз. Һәрбер чатырга төрле ханнар исеме язылган. Аларның укыгыз һәм белегез кемнәр булган безнең бабаларыбыз. Без аларның дәвамчылары. Без өч телне дә бик яхшы белергә тиешбез. Татар телен өйрәнергә мөмкинчелек бар икән, ә нигә аны өйрәнмәскә? Әгәр дә инде ул сезнең туган телегез һәм аны сез белмисез икән, бик тә моңсу. Шуның өчен белергә һәм өйрәнергә кирәк! Рус теле илебезнең бай теле. Бөтен җирдә безне ишетсеннәр өчен, инглиз телен белергә тиешбез. Бүгенге форумның иң кечкенә катнашучысына 8 яшь. Кемгәдер 38 яшь, кемгәдер 58, хәтта 68 яшь. Бөтенесе дә монда бар. Без уңышка ирешербез, әгәр дә менә бу 8 яшьлек балалар, 60 елдан әби-бабайлар булып, оныклары белән кире Биләргә әйләнеп кайтсалар. Без моны, алла бирсә, бергә чынга ашырырбыз",- дип SOFT SKILLS форумын ачып җибәрде "Сәләт" фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов

IMG 6668

IMG 6670

IMG 6676

IMG 6654

IMG 6681

IMG 6695

IMG 6722

IMG 6733

IMG 6736

IMG 6724

IMG 6799

"Сәләт - ул мәхәббәт!" - әйдаман Алинә Гыйниятуллина.  

IMG 6785

Уку-укыту программасы.

IMG 6791

Сәлкешләрнең бер-берсе белән танышуы.

IMG 6794

IMG 6796

IMG 6821

"Нинди булырга тиеш чын җитештерүче".

IMG 6826 

IMG 6835

IMG 6839

IMG 6742

"Без Биләргә яңадан әйләнеп кайтачакбыз!", - Сәләт Осталар Бистәсе сәлкешләре

IMG 6757

IMG 6763

IMG 6856

"Аш булсын! Бергә булсын!"

Яңартылган ашханәләр.

IMG 6865

 Фоторепортажның авторы: Лилия Туктарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк