Логотип
Театр

«Сора, сора хәлләремне!»

  Татарстанның атказанган артисты, биш мәртәбә «Татар җыры» конкурсы лауреаты һәм күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулаган Алсу Әбелханованың хәлләре сорамаслык түгел лә. Коми республикасының Воркута шәһәр...

 
Татарстанның атказанган артисты, биш мәртәбә «Татар җыры» конкурсы лауреаты һәм күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулаган Алсу Әбелханованың хәлләре сорамаслык түгел лә. Коми республикасының Воркута шәһәрендә туган Алсу 14 яшендә әти-әнисе белән Ульяновскига күченгән. Гәрчә, урыс мохитендә яшәсә дә, гаиләдә бәләкәйдән үк кызчыкны милли моңнарыбызның аһәңен тоярга өйрәткәннәр. Алсу җыр дөньясында бик иртә тартылган: нәни вакытында ук музыка төркемендә җырлаган, музыка училищесын тәмамлаган, Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлегендә белем эстәгән, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыган. Таң атканда Бөек кодрәт иясе хатын-кызларга акыл һәм чибәрлек өләшкән, имеш. Кемдер акыл чиратына өлгермәгән, кемгәдер чибәрлек тәтемәгән, имеш. Ә Алсу боларның икесенә дә ия. Алай гынамы, табигать аңардан талантын да кызганмаган. Гаҗәеп дәрәҗәдә оста башкарылган һәм популяр җырларга әйләнгән «Мәхәббәтнең соңгы төне», «Пар алкалар», «Син – минем сагышларым», «Дусларым», «Сорама хәлләремне» һ.б. тамашачыны сәгате-минуты белән әсир иткән икән, бу инде халык мәхәббәте яуланды дигән сүз. Монда бернәрсә дә шик уятмый. Ә шәхси тормышына кагылсаң… Бер сәнгать кешесе: «Минем турында чәйнәмәсәләр – эчем поша, аһ, оныттылар дип кайгырам!» – дигән иде. Кем-кем, ә исеме мәгълүм җырчылар телдән төшми инде. Гайбәт белән күмеп ташламасалар да, аларны «тел тегермәне»ндә еш әйләндерәләр. Әнә, үткән елда Алсу Әбелханова кабат туй гөрләтте, икенче тапкыр кияүгә чыкты ахырысы дип шикләнделәр. «Дөрес микәнни?» – дип уфтандылар.
 
– Без Радик белән балачактан ук таныш идек. – Алсу йөрәгенә үк язып куйган мәхәббәт тарихын яшерми һәм төсле буяулар өстәми, ничек бар – шулай сөйли. – Безнең бит икебезнең дә әти-әниләр – авылдашлар, Чүпрәле районы Мүнчәли авылыннан. Яшьтән үк читкә бәхет эзләп киткән алар. Бәләкәй чагымда мине җәйге каникулларга авылга – әбигә кайтаралар иде. Радик та кайта, ул исә күршедә генә. Миннән 7 яшькә олырак егеткә игътибар итми идем инде. Хәтерлим, миңа 10 яшьләр чамасы иде, берсендә бу: «Ну-ка, өеңә кер! Үскәч мин сиңа өйләнәм!» – дип кычкырды. Аннан соң аны армиягә алдылар һәм без бүтән күрешмәдек. Дөрес, Радик турында ишетә идем, аңа да: «Алсу җырлый», – дип ирештергәннәр. Самарада яшәгәч, егет татар җырлары тыңламаган да, кызыксынмаган да. Радик армиядән кайткач, Чүпрәле Сабан туенда очраштык без үзе. Миңа инде 17 яшь иде. Авылдагы дус кызым мәйдандагы бер егеткә төртеп: «Таныйсыңмы? Бу – Радик. Күрешеп кил», – диде. «Юк, оялам», – дидем. Дустым һаман кыстады: «Хет, исәнләш», – диде һәм аңа табан этеп җибәрде. Нишлим инде, килдем дә: «Сәлам, хәтерлисеңме, мин – Алсу», – дидем. Ул миңа кырыс кына карап: «О, сәлам», – диде һәм шуның белән бетте, бүтән ләм-мим. «Әй, нишләп моның янына килдем», – дип үземне ачуландым шунда! Соңыннан ул: «Дорфалыгым өчен бик үкендем, син гел күз алдымда тордың», – диде. Бәлки аны кайгы-хәсрәт кырыслаткандыр, бер-бер артлы әтисе белән әнисе үлде аның. Миңа ни! Шуннан соң бу төксе егетнең дөньяда барлыгын да оныттым. Еллар узды. Мин Казанда иҗат белән әвәрә килеп ятам, апаның малае Самарага – солдат хезмәтенә алынды. Сеңелем Мәрьям: «Апа, әйдәле, барып аның хәлләрен белик», – дия башлады, ә мин һаман суздым да суздым, чөнки вакыт тыгыз иде, концерт арты концерт иде. Ниһаять, май бәйрәмендә тәвәкәлләдек. Мин рульдә. Бик озын юл иде, җитмәсә, шәһәр башында ук бәлага юлыктык. Тәгәрмәч тишелде, тәмам тимеренә хәтле сытылып кергән. Ә минем запас юк! Һәм бу ят шәһәрдә кайсы автосалонга барырга икәнен дә белгән юк. Шунда исемә төште: авылдаш Радик бар бит. Дус кызыма шылтыратып аның телефонын таптым. Әдәп белән генә: «Исәнмесез, гафу итегез инде, сез, мөгаен, хәтерләмисездер дә, мин күршегездәге Алсу идем», – дип гозеремне әйткәч, ул башка берни дә сорашмады, кузгалма, баскан җиреңдә генә тор», – диде һәм 20 минуттан дусты белән килеп тә җитте. Тәгәрмәч яматылды, энекәшебез Илдар хезмәт иткән частька барылды, кафеда бергәләп чәйләр эчелде – барысына да өлгерде Радик. Ахырдан юлны күрсәтеп матур гына озатып та җибәрде егет. Әле юл буе хәлләрне сорашып шылтыратты. Өч көннән соң тагын телефонда Радикның тавышы. Сагышлы тавыш! «Нәрсәгә мин сине яңадан күрдем икән?» – дип өзгәләнә. Күрәсең, тәкъдиребезгә шулай язылгандыр, тишелгән тәгәрмәч безне кабат очраштырып, кавыштырды. Дөньяда минем иң курыккан нәрсәм: «Миңа кияүгә чыгасыңмы?» – дигән сорау иде. Ояла идем мин ул сораудан, «әйе» дия алмам кебек иде. Бәлки горурлыгым комачаулагандыр. Радик исә мине «әйе», «юк»лардан коткарып, кистереп кенә: «Син – минем хатыным!» – диде. Мәхәббәт өчен вакыт сынавы кирәк микән? Без бер ай эчендә өйләнештек. Мин шуны аңладым: «Радик минем насыйбым, минем парым, минем бәхетем». Миңа кадәр татар эстрадасыннан бихәбәр егет бүген бөтен артистларны таный, кызыксына, күзәтә, хәтта ки: «Әнә, кара, фәлән җырчы клип төшергән, син нишләп йөрисең?» – дип, иҗат учагымны әледән әле дөрләтеп тора. Ә гайбәт сөйләүчеләргә ни диим…- Алсу ханым рәхәтләнеп көлде. – Сөяксез тел ни сөйләмәс! Без 2004 елда туй ясадык, Радик әүвәл Самарадан мин – кәләшне алырга килде, аннан соң без Казанга юл тоттык. Туй шәп үтсә дә, минем бер хыялым тормышка ашмады: лимузин иде ул. Радик белән уйладык та, ун еллык гаилә бәйрәменә шул машинаны ялладык, һәм дус-ишләрне утыртып, төнге Казан урамнары буйлап сәяхәт иттек. Шул гына.
 
Сорамагыз хәлләремне
Әйтә алмыйм беркемгә дә, – дип, яраткан җырчыбыз бары тик җыры белән генә өркетә, ә чынлыкта исә аның күңел дөньясы ачык: ире Радик Басыйров белән Әмир һәм Солтан исемле ике ир-егет үстерәләр. Бәхетле хатын, бәхетле ана Алсу. Хәләле – Хәлиле янәшәсеннән атлаган, тиң пары белән сөеп-сөелеп яшәгән замана Галиябануларының берсе ул.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк