Логотип
Театр

Сурәтләрдә – театр тарихы

    Иҗат бакчасында алар инде байтак җыелган. Бу җәһәттән ул режиссер Марсель Сәлимҗановка рәхмәтле. Артистларыбызны сурәткә иңдереп рәсем сәнгатендә театр ельязмасын теркәп баруны ул башлап җибәргә...

    Иҗат бакчасында алар инде байтак җыелган. Бу җәһәттән ул режиссер Марсель Сәлимҗановка рәхмәтле. Артистларыбызны сурәткә иңдереп рәсем сәнгатендә театр ельязмасын теркәп баруны ул башлап җибәргән.  

 

   Беренчеләрдән булып язучы, драматург Гаяз Исхакый портреты иҗат ителә. Озакламый рәссамга татар театрына үлемсез Әлмәндәрне бүләк иткән драматург Туфан Миңнуллин сурәтен язарга заказ бирәләр. 
 
   – Җил-җил атлап остаханәмә Туфан ага килеп керде, – дип искә алды Зөфәр әфәнде. – Һәрвакыттагыча вакыты тыгыз. Ризыктан зур булмыйм дип, чәйдән баш тартмады үзе. Озак кына өстәл янында чәйләп, сөйләшеп утырдык. «Йә, кайчан эшкә тотынасың инде?» – дип түземсезләнеп сорап куйды ул. «Сез өстаханәмә килеп керүгә үк эшне башладым мин», – дип җавап кайтардым. Портретны кабул итәргә Марсель Хәкимович һәм Камал театрының ул чактагы директоры Шамил Зиннурович Закиров килде. 
 
   «Мин сиңа сурәтемне ясарга ышанып тапшырмас идем», – диде Марсель Сәлимҗанов, Туфан ага портретына озак кына карап торганнан соң. Бер мәлгә куркып, куырылып калдым. «Нигә?» – дим. «Кешене үтәли күрәсең, күңелен тоясың, эчендәге бөтен серләрен күрә белеп сурәтлисең икән», – ди. Шуннан өстемнән тау төшкәндәй булды, җиңел сулап куйдым.
 
   Язмыш рәссам З.Гыймаевны күренекле шәхесләр аша татар театры ельязмасын язарга гүя балачактан ук әзерләгән. Алар гаиләләре белән шәһәр үзәгендә – башта Банк (хәзерге М.Җәлил), аннары Островский урамында яшиләр. Нәкъ шул вакытларда Камал театры үзенең спектакльләрен Качалов театры бинасында куя. Әнисе театрны бик ярата. Көн аралаш диярлек улын ияртеп спектакльләргә йөри. Островский урамында каршыда гына филармониянең тулай торагы урнашкан була. Анда да артистларны күп күрә бала. Алар яшәгән йортка композитор Салих Сәйдәшев килеп йөри. Әнисе Яшь тамашачылар театрына буфетка эшкә урнашкач, андагы актерлар белән дә таныша. Аларның балалары белән бер сыйныфта укый. Өйләренә кунакка барып йөри. 
 
   «Артистлар – гаҗәеп зыялы, югары мәдәниятле халык, – дип балачак елларын искә алды рәссам. Бала гына булсам да, минем белән исәнләшеп үтәләр иде. Алардан күреп, мин дә әдәп-әхлакка өйрәнеп үстем. Артист халкы бик эчкерсез. Портретларын ясаганда күбесе серләрен ача. Моннан тыш аларда мимика бай, шуңа күрә сурәткә алуы кызык». 
 
   Рәссам З.Гыймаев үзе дә мимика, жестлар өлкәсендә зур белгеч. Ул байтак еллар мәктәптә пантомима түгәрәге алып барган. 
   Зөфәр әфәнденең татар артистлары сурәтләрен белгечләребез дә югары бәяли. «З.Гыймаевның күп кенә портретларында фон символик мәгънәгә ия, – дип бәя бирде рәссам күргәзмәләренең берсендә сәнгать белгече Рауза Солтанова. – Мәсәлән, танылган режиссер Празат Исәнбәт имән агачы янында сурәтләнгән. Биредә рәссам режиссерны тирән тамырлы, төпле, нык гаилә традицияләренең дәвамчысы буларак күрсәтергә теләгәндер.
 
   Арабыздан яшьли китеп барган режиссер Дамир Сираҗиев сурәтләнгән картинада арткы планда театр битлеге бар. Ул тамашачыга геройның һөнәрен ачып кына калмый, бер үк вакытта еламсыраган бу битлек режиссерның фаҗигале язмышына ишарәли… З.Гыймаев портретларында гәүдә тотышы, күз карашы, куллар, бармак­лар – барысы да зур әһәмияткә ия. Рәссам бервакытта да кабатланмый. Мәсәлән, олуг кылкаләм остасы Бакый Урманче һәм язучы Василий Аксеновны ул тормыштан берникадәр читләшеп, уйланып утырган итеп сурәтләгән. Дамир Сираҗиевнең күз карашында берникадәр сагаю, тәнкыйть сизелә. Танылган галим Нәкый Исәнбәт һәм аның улы режиссер Празат Исәнбәтләр хыялга бирелеп утыра кебек. Җыеп кына әйткәндә, З.Гыймаев – психологик портрет остасы», – дип нәтиҗә ясады Р.Солтанова. 
 
   Кызганычка күрә, бүгенге көндә артитларыбыз портретларына заказлар беткән. Сурәтләрдә театр ельязмасы өзелмәсме?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк