Логотип
Театр

Сыналган мәхәббәт

  Укып беләбез: тарих һәр чорның мәгъшукасын үз битенә теркәп барган. Мәшһүрләрен, әлбәттә. Мәсәлән, җир шарын яуларга омтылган император Наполеон Бонапарт хатыны Жозефинага: «Бердәнберем, синнән...

 

Укып беләбез: тарих һәр чорның мәгъшукасын үз битенә теркәп барган. Мәшһүрләрен, әлбәттә. Мәсәлән, җир шарын яуларга омтылган император Наполеон Бонапарт хатыны Жозефинага: «Бердәнберем, синнән еракта булгач, миңа тирә-як чүл кебек тоела, мин – ялгыз, син минем бөтен җанымны биләдең», – дип хатлар язса, атаклы композитор Людовик Бетховен графиня Джульеттага гыйшкын белдергәндә: «Фәрештәм, гомерем бизәге, җаным», – дигән сүзләр тезгән, ә Иоганн Гете сөеклесе Шарлотта фон Штейнны барлык галәмгә нур чәчкән таң йолдызы белән тиңләгән. Санасаң, йөрәк хәлләре турында бихисап поэма-шигырь, дастан иҗат ителгән. Әгәр бүген дә һәркем, кулына каләм тотып, үзенең мәхәббәтен сурәтләсә, мөгаен, тау-тау томнар өелер иде. Ә менә Әлмәт татар дәүләт драма театры артисткасы Мәдинә Гайнуллина өчен мәхәббәт бары тик икәүнең генә йөрәк эше. Безнең: «Йә, сез ирең белән бер-берегезгә ничек дип эндәшәсез? Наполеоннан кимен куймыйсызмы?» – дип шаяртуыбызга ул җитди генә: «Без алай алтынлашып тормыйбыз инде, без нинди, күрегез дигәндәй, кеше алдында төчеләнгәнебез дә юк», – диде. Әйе, тормыш – сәхнә түгел, Мәдинә анда уйнамый, Мәдинә анда яратып-яратылып яши генә. Мәхәббәт дигәннәре аны ничек эзләп тапкан икән соң?

Бер айдан соң…

Казан кызы ул. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. «Әй, фәлән каһарманны уйнар идем!» – дип хыялланырга да өлгерми, беренче курстан соң ук Фәрит Бикчәнтәев студент кызга «Шәҗәрә» (Т.Миңнуллин әсәре) спектакленнән роль бирә. Шулай итеп ул олуг артистлар төркеменә кушылып китә. Моны хәтта кул җитмәслек биеклек дип саный. Институтта уку дәверендә Камал театрында Мәдинә чын мәгънәсендә актерлык осталыгына өйрәнә. Баш режиссер Марсель Сәлимҗанов бу талантлы кызны беркая да җибәрмәс, үзләрендә генә калдырыр иде, каршылык туа шул, әлеге төркемне Әлмәт театры стипендия түләп укыта. Ләкин режиссер: «Анда чыныгу ал әле, аннары карарбыз», – дип өметләндереп озата. Бәлки остаз сүзендә дә торыр, Мәдинәне кайтарыр да иде, кызганыч, Марсель ага көтмәгәдә генә мәңгелек йортка күченә…

Ай саен Әлмәт театры директоры Тамара Халитова шәкертләренә акча китерә. Барысы да тәртип белән: исемлеккә кул куеп аласы. Директор белән һәрвакыт Илдар исемле егет тә килә. Театрның транспорт цехы башлыгы икән, кыскасы, үз кеше. Әмма бу «үз кеше»нең тикмәгә генә Казан юлын таптамавы соңрак кына ачыклана: Илдарның Мәдинәгә күзе төшә. Гаҗәпмени, сукыр гына мондый сылукайны искәрмәс иде! Егет берничә тапкыр аны очрашуга чакыра, тик гел «юк» дигән сүз ишетә. «Чыбыксыз телефон» Мәдинәгә дә хәбәр китергән була: «кызы бар!» Язмыш аларны кабат директорның кабул итү бүлмәсендә очраштыра. Илдар кызның кулындагы гаризасына ымлап: – Син безгә эшкә урнашасыңмы, әллә Казанда калам дигән уй белән йөрисеңме? – дип сорый. – Юк, монда эшләргә җыенам, – ди Мәдинә. – Мин бик шат, – дип елмая Илдар. Һәм бер айдан соң…

Йөрәгемә  якынайды

Акылга сыймаслык хәл, ул аңа тәкъдим ясый! Ничек алай, ничек?! «Без бит әле бер-беребезне белмибез!» – ди, аптырап калган кыз. Ә егетнең җавабы кыска: «Аның каравы мин сине әйбәт беләм! Биш ел буе күзәтеп яшәдем, кешеләрдән дә сораштым». – Миндә әле бернинди хис тә юк иде. – Мәдинә уналты ел элек булган хәлләрне күңелендә яңарта. – Билгеле, тәкъдимен кире кактым. «Сиңа кияүгә чыкмыйм», – дидем. Ул да кире чигенмәде, әкрен генә йөрәгемә якынайды, тулай торакка кадәр озата башлады. Кызлар кисәтте мине: «Син аңа ышанма, ул шулай әзрәк йөри дә ташлый», – диде. Алар ялгышты. Илдар көн саен килде, аңарда ниндидер тарту көче бар, ул әдәпле, инсафлы, тәртипле иде, шул ягы белән үзенә каратты да. Миңа бик игътибарлы булды, Казанны сагынып сагышланганда Әлмәтнең матурлыгын раслап, җанымны тынычландырды. Ул романтик иде, мәсәлән, Урсал тавына алып менеп, көндезге шәһәрне, ә кичен утлар белән камалган төнге Әлмәтне күрсәтеп шаккатырды. Бүтән, өйләнешү турында сүз кузгатмады. Сизәм, егет инде кош сыман күңелемә кереп оялаган иде…

Сынап та караган!

Сәхнә кешесе өчен әле иҗат та бик мөһим. Мәдинә Әмирова (Гайнуллина) тиз арада сәхнә күркенә әйләнә. 21 яшендә үк Хәмдиясе («Ак калфак», М.Фәйзи) белән тамашачысыннан яраттырган артисткага берсеннән берсе тирән эчтәлекле рольләр тапшыралар. Диләрә («Тормыш корабы», Ә.Еники), Җәмилә («Кыз урлау», М.Кәрим), Сәрби («Качаклар», Н.Исәнбәт), Кәләшнең апасы («Туй», Б.Брехт), Майгөл-Маһирә («Гашыйк Кәриб», М. Лермонтов), Сәрвәр («Сүнгән йолдызлар», К.Тинчурин) һ.б. гәүдәләндергән Мәдинәгә 2016 елда Татарстанның атказанган артисты дигән исем бирелгән, шул ук елда «Тантана»да уены билгеләп үтелгән икән, димәк, хезмәтенә күрә – хөрмәте!

Чү, сүз башы бит шүрәле дигәндәй, мәхәббәт турында сөйләшә идек ләбаса. – Бер елдан соң без өйләнештек, – ди Мәдинә. «Син ризамы? Мин риза» кебек сүзләр әйтешмәдек, шулай булырга тиеш иде. Гаилә кору теләге күңелдә бөреләнгән иде инде. Беркөнне Илдар, сөенеп: – Мәдинә, мин туй көнен билгеләдем, 22 июньдә загста язылышабыз, – диде. «Бу сугыш башланган көн, мин ул саннан куркам», – дигәч, егетем туйны бер атнага чигерде. Өйләнешкәч тә Илдар мине шаккатырудан туктамады. Карыйм: бер кочак диплом. Ул кем генә түгел! Токарь, слесарь, эретеп ябыштыручы, механик… «Ир кешегә тормышта барысы да кирәк», – дигән принцип белән яши икән Илдарым.

Аның төп һөнәре – юрист. 16 ел бергә без. Илдан, Вилдан, Ризван исемле өч ир-егет үстерәбез. Аллага шөкер, Илдарым мине бәхетле итте. Гаиләдә һәр нәрсә тигез генә бармый, кайчакта үпкәләшкән чак та була. Ирем кызса – мин дәшмим, шуңа күрә ул тиз сүрелә. Хатын-кыз сабыр икән, бер- нинди низаг та тумый. Мәдинәне өч бала анасы диярлекмени! Яшь кызлар кебек сылу һәм чибәр хатынына Илдар әле дә гашыйк. Туйдан соң ул аңа бер серен ача: «Әгәр Казанда мин чакыргач та, свиданиегә йөгереп килсәң – сиңа өйләнми идем», – ди. Ай-яй, кызны сынап та караган! Баксаң, ир- ат күңеле дә карурман икән…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк