Логотип
Театр

"Тантана - 2017" премияләре тапшырылды (Фоторепортаж)

Һәрбер номинациядә җиңүче 50шәр мең күләмендә акчалата премия белән бүләкләнә. Быел премияләр 12 номинациядә тапшырылды. Алып баручылар буларак Камал театрлары актерлары, Татарстанның атказанган арт...

Һәрбер номинациядә җиңүче 50шәр мең күләмендә акчалата премия белән бүләкләнә. Быел премияләр 12 номинациядә тапшырылды. Алып баручылар буларак Камал театрлары актерлары, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев һәм Алсу Каюмова һәм КДМСУ студенткасы Ирина Кибякова чыгыш ясадылар.

Бүләкләр арасында “Сәхнә” журналының да махсус премиясе бар иде. Быел бу бүләккә Т.Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә.Безнең көннәр» пьесасының заманча укылышы өчен К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры Резеда Гарипова ия булды.

 

Премиянең лауретлары:

Дебют
Әлмәт татар дәүләт драма театры, Диләрә Ибатуллина, О.Жайнадаровның "Кибет" спектаклендәге Карлыгач роле өчен.
Буа дәүләт драма театры, Илсур Мортазин, З.Хәкимнең "Килә ява, килә ява" спектаклендәге Шәйхи роле өчен.

Иң яхшы курчак театры артисты
"Әкият" Татар дәүләт курчак театры, Фәнзилә Сабирова, Р.Зәйдулланың "Бүре җиләге" спектаклендәге Елгыр роле өчен.

Икенче пландагы иң яхшы хатын кыз роле
Муниципаль автономия мәдәният оешмасы "Мастеровые" Рус драма театры, Анна Дунаева, Л.Франкның "Карл и Анна" спектаклендәге Мария роле өчен.

Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Искәндәр Хәйруллин, К.Тинчуринның "Җилкәенсезләр" спектаклендәге Мисбах Хаҗи образы өчен.

Иң яхшы хатын-кыз роле
Әлмәт татар дәүләт драма театры, Наилә Нәҗипова, Я.Пулиновичның "Син кайда идең" спектаклендәге Эльза Александровна образын тудырган өчен.

Иң яхшы ир-ат роле
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Рамил Вәҗиев, К.Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектаклендәге Нуретдин роле өчен.

Иң яхшы эпизодик роль
Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театры, Алия Кәлимуллина, Р.Зәйдулланың "Артист" спектаклендәге Әби роле өчен.

 

Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль
М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры, Кристина Андреева, Ц.Пуни, Р.Дригоның "Эсмеральда" спектаклендәге Эсмеральда роле өчен.

Иң яхшы актерлар ансамбле
"Угол" иҗат лабораториясе, Р.Феодориның "Единственный берег" спектакле актерлары: Елена Калаганова, Эльмира Рәшитова, Павел Густов, Илнур Гарифуллин, Алексей Егоршин.

Балалар өчен иң яхшы спектакль
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры, Г.Тукай әсәрләре буенча Р.Сәхәбетдинованың инсценировкасы "Тапкыр кәҗә турында әкият" курчак спектакле өчен.

Ел вакыйгасы
Яр Чаллы дәүләт курчак театры, И.Зәйниевның "Сак-Сок" спектакле өчен.

Намус һәм тугрылык

Яр Чаллы дәүләт татар драма театры Фахрутдинов Инцаф Ильяс улы

Камал театрының директоры Шамил Закиров истәлегенә багышланган Премия

Г.Камал исемендәге ТДАТ тамашачыларга хезмәт күрсәтү хезмәте башлыгы Сафиуллина Рәсимә ия булды. 

  

 

Махсус дипломнар

Ч.Айтматовның Илдар Хәйруллин куелышында "Гүзәлем Әсәл" спектаклендә Хәдичә ролен башкарган өчен Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры актрисасы Мөхәммәтгалиева Зөһрә Газинур кызы бүләкләнде.

К.Тинчуринның Рамил Фазлыев куелышында "Каракүз" спектаклендә төп рольне башкаручы С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры актрисасы Акматова Динара Абдуллабәк кызы бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус дипломы

"Үзгәреш җиле" татар җыры фестивален уңышлы башкару өчен" Р.Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры колективы бүләкләнде.

"Сәхнә" театраль журналының махсус бүләге

Т.Миңнуллиның "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" комедиясенең заманча укылышы өчен К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры Гарипова Резидә Ирек кызына тапшырылды.

  

Татарстан Республикасы Президенты каршында Мәдәниятне үстерү фонды махсус бүләге

О.Богаевның "Башмачкин" әсәре буенча куелган А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры режиссеры Фәйзрахманов Рөстәм Рафат улы "Оригиналь режиссерлык алымы" дипломына ия булды.

Казан шәһәренең башкарма комитеты Мәдәният идарәсе махсус бүләге

Р.Букаев һәм Р.Саттарованың "Дети и эти" гаилә спектаклендә якты образлар тудырган өчен "Угол" иҗат лабораториясе бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк