Логотип
Театр

Тарих кабатлана

«Сәхнә» театр басмасында юбилярның бәйрәмен ассызыклап, ул хакта саллы язма урнаштыру юкка гына түгел, Минтимер Шәрипович соңгы дистә елларда татар театрының үсешенә шактый зур өлеш керткән шәхес. Ө...

«Сәхнә» театр басмасында юбилярның бәйрәмен ассызыклап, ул хакта саллы язма урнаштыру юкка гына түгел, Минтимер Шәрипович соңгы дистә елларда татар театрының үсешенә шактый зур өлеш керткән шәхес. Өстәвенә әле ул бик актив тамашачы да. Спектакльләргә Сәкинә Шакировна белән еш кына парлап та йөриләр. Чөнки театр ул – гаилә бәйрәме. Ошбу язмада сүз Минтимер Шәриповичның тормыш юлы һәм гаилә фоторәсемнәре урын алу бер дә гаҗәп булмас, моның нигезендә эзлекле мантыйк ята. Әле ул гына да түгел, Минтимер Шәрипович сүз уңаеннан гел: «Минем театрны яратканны һәркем белә!» – ди. Театр сөючеләр, актерлар, гомумән, театрлар дисәк тә була, Сезне дә яраталар, Минтимер Шәрипович! Ә бу хис исә, үз чиратында, һәрвакыт кызыксыну тудыра, укучы-тамашачының тагын да күбрәк беләсе килә.

Сүз уңаеннан яшьрәк җитәкчеләр колагына шунысын да әйтик, зур җитәкченең, хатынын култыклап, премьерага килүе ул – театр өчен матди ярдәм күрсәтү белән бер дәрәҗәдә тәэсирле һәм файдалы гамәлдер!

 

Ике аккош кебек…

(Минтимер Шәрип улына)

Яшәп ятыш әле ике аккош кебек

Гомер дисбесенә еллар тезеп.

Туган якты көнгә сөенеп кайчак.

Кайчак инде театрына йөреп.

Тормыш булгач, ихлас мәхәббәте кирәк,

Ходай үзе парлаштырган, димәк!..

Сәкинәгә һәрчак Минтимере кирәк,

Минтимере – менә дигән терәк!

Таш ташыды дәүләт нигезенә,

Болай килеп чыкты тигез генә.

Болгар ханы белән «йөрешә» хәзер:

Нигез генә түгел, 

Ханлыгының түбәсе дә әзер!..

Әнәк маҗаралары*

 Менә безнең авылдан өч чакрымда урнашкан Әнәк урманы. Тирә-як авыллар белән уртак иде ул. Чиялек авылы кешеләре аны Чиялек урманы, Айман авылы – Айман урманы дип атый. Без гел шул урманга йөреп үстек. Зур урман булмаса да, бик ерак кебек иде ул. Кечкенә аяклар бара-бара, кайта-кайта шактый арый торган булганнар, күрәсең. Шуңа күрә Әнәк урманына бару үзе бер батырлык санала иде. Өстәвенә, Әнәк урманы белән авыл арасында Шүрәле чокыры бар иде бит әле. Ул чокырның кырыннан узарга да курка идек без. Нәкъ Тукай поэмасындагыча, монда җен-пәриләр, шүрәлеләр бар дип, ул чокырны безгә куркыныч итеп сөйлиләр иде. Имеш, шүрәле чыгып, сине алып китәргә һәм кытыклап үтерергә мөмкин. Тукай кадәр Тукай: «Һич гаҗәп юк, булса булыр, бик калын, бик күп бит ул», – дип язгач, ничек ышанмыйсың ди?! Шүрли идек, әмма без бит уйнап йөрмибез. Авыл баласының болай гына урманга йөрергә вакыты юк аның. Чикләвек, шомырт, кура җиләге җыярга барабыз. Безнең авылда барлык балалар өчен, беркем дә әйтмәгән-өйрәтмәгән, үзеннән-үзе аңлашыла торган бер тәртип бар иде: чикләвекме ул, карлыганмы, кура җиләкме, бөрлегәнме – башта үзең белән алган савытка, бер бөртек кабып та карамыйча, әткәй белән әнкәйгә җыясың. Шундый кызыктыра җиләк! Кабып та карыйсы килә, кабарга дип җиләкне савыттан алып та карыйсың, тик барыбер яңадан кире салып куясың. Ничек кенә ашыйсы килсә дә, иң элек савытны тутыра идек, шунсыз өйгә кайту юк. Шуңа ихтыяр көче җитә иде! Әле бер-беребездән сорашабыз: ничек, җыя алдыңмы өйгә алып кайта торганын? Савытың тулгач, инде теләгәнчә ашый аласың. Бу намуслылык булганмы, тәрбиялелекме, җаваплылыкмы? Ул елларда күбебезнең юньләп ашаганы булмаса да, ата белән ана үз авызыннан өзеп балага ашаткан сыман, без дә өйдәгеләрне кайгырта идек. Моның тәрбияви мәгънәсе тирән булган: бердән ихтыяр көчен чыныктырса, икенчедән кешелеклелеккә өйрәткән.

Инде авыл читендәге зур чокыр янына киләм. Аны безнең якта яр дип атыйлар. Аннан кечкенә генә елга ага, яз көне суы күп була үзенең, җәй көне кими. Безнең өй кырында гына буа буа идек. Шул яр кырында бәрәңге бакчалары урнашкан. Ярны су ашый, җәйге көчле яңгырлар җимерә. Бу хәл безне бик борчый иде, чөнки бакчаларның туфрагы ишелә, алар елдан-ел кечерәя бара. Яр белән бәйле бер хәл хәтеремдә калган. Бервакыт Хантимер абый белән бәрәңге чүбе утаганда, шул ярда су кумагы оясын таптык. Онытылды бакча кайгысы, туфракны ярга көрәк белән ишә-ишә ояны казыйбыз. Эчендәге җәнлеген күрәсе килә бит. Шунда кинәт әткәй кайтып килмәсенме! Безнең әткәй кызу канлы иде, ул кызган чагында кул астына эләкмәвең хәерле. Әткәйне күрдек тә, ча-а-абабыз урам ягына! Хантимер абый нишләптер артка калды да тотылды, аңа каты эләкте. Мин аның өчен бик борчылдым, чөнки ул көнне абый күбрәк эшләгән иде, ә мин каядыр йөреп кайтып эшкә тотынган гына идем әле. Гомумән, Хантимер абый эшләргә бик ярата иде, көне-төне ни беләндер мәшгуль булды. Ә мин күбрәк уку белән мавыктым.

Авыл читендәге калкулыклардан узганда безнең авылның иң истә калган йолаларының берсе – Карга боткасы пешерү искә төшә. Аны күбесенчә беренче апрельдә пешерергә тырыша идек. Иң элек йорттан йортка йөреп он, йомырка, ярма, сөт җыябыз. Язга таба халыкның үзендә дә азык-төлек юк дәрәҗәсендә. Шулай да, балалар кергәч, барыбер нәрсәдер табалар иде. Кайберсе ике-өч калак кына булса да он сала, кайберсе бер генә булса да йомырка тоттыра, кайберсе бер стакан гына булса да сөт бирә… Ә без инде, үзебезнең «кыйммәтле» төенчегебезне күтәреп, әле эремәгән кар өстеннән басуга – карга боткасы пешерергә яланаяк җилдерәбез. Кары эреп, хәтта бераз үлән дә борынлый башлаган җылы җирдә учак ягабыз, казан асабыз. Бу безнең өчен зур бәйрәм иде. Нигәдер тормышның авырлыклары түгел, шушындый күңелле мизгелләре ныграк истә калган…

Инде авыл эченә юл тотам. Безнең авыл кечкенә. Исемдә калган: ул чакта авылда 57 йорт бар иде. Биш почмаклы бер агач йортта – башлангыч мәктәп, анда дүрт сыйныф укый. Бөтен сыйныфларны берьюлы бер укытучы алып барды. Укытучыбыз бик әйбәт иде безнең – Хәдичә апа Әхмәдуллина, Аллага шөкер, ул әле хәзер дә исән-сау. Барысына да өлгерә иде Хәдичә апабыз. Безнең авыл балалары, Хәдичә апа укытканнан башлап, белем дәрәҗәсе һәм үрнәк тәртип белән аерылып торалар иде. Хәер, безнең урта мәктәп – Пучы мәктәбе дә районда көчлеләрдән саналды. Шуңа күрә, мин институтта укыганда, Әнәктәге 57 йортка уртача 57 студент туры килә иде. Бу хәзерге заман өчен дә гаҗәп зур күрсәткеч. Ул вакытта бит хәзерге кебек акча түләп укый торган вузлар юк, һәрберсе үз көче белән барып кергән дигән сүз. Безнең авыл җире сәләтле балаларга бай иде, биредә шагыйрь Нур Баян, язучы Рахмай Хисмәтуллин туып үскән.

Хәтерлим, безнең авылның дүрт почмаклы агач бурадан эшләнгән клубы бар иде. Анда, сирәк кенә булса да, кино килә иде. Ул чагында әле «телсез кино». Электр энергия­се юк, авыл малайлары кул белән генератор әйләндереп торалар. Ак ситсы кисәгеннән ясалган экранда кино күренә. Кинога акча булмады микән, яисә безнең ише малай-шалайга урыны җитмәде микән – без җир астыннан юл казып, клуб артына керәбез дә экранның арткы ягыннан карап утырабыз. Бер кат ситсы экран, әлбәттә, үтә күренмәле, һәм шул рәвешчә, кино кире яктан булса да күренә. Ул бит әле тавышсыз да, безгә шул, кешесе генә күренсен. Шуңа горурланып, бик канәгать булып, кино карап кайта идек. Бервакыт үзебездән зуррак егетләр, генератор әйләндергән арада киномеханикның бер-ике тәгәрмәч киносын урлап калганнар. Безгә әйтәләр: «Иртәгә чокырга килегез, кино карыйбыз». Авыл читендә бер аулак чокырыбыз бар иде безнең. Электән кирпеч ясау өчен балчык алган урын булгандыр ул мөгаен. Без, малайлар, гел шунда җыела идек. Җыелыштык, имеш, үзебез генә кино карыйбыз. Безнең уйлавыбызча, тасмадагы сурәтләр болай гына караганда да күренергә тиеш. Каян белик ди без: экранда бер хәрәкәт күрсәтер өчен кино тасмасында бер үк төрле диярлек әллә ничә кадр ясала һәм аларны бер-берсеннән гади күз белән аерырлык түгел икән. Ничек кенә текәлеп карасак та, сурәтен күрә алмадык. Шул чаклы кырылды инде кәеф! Ярый әле бу кисәкләрне клубның баскычына куеп калдырырга башыбыз җитте.

Тәмәке тартырга да һаман шул чокырда өйрәнә башладык. Башта караштырабыз: кайсы йорт яңарак, ягъни, кайсысының ниргәсеннән яңа мүк йолкып була? Һәрберебез шулай мүк җыя да, чокырда шул мүкне гәзит кәгазенә төреп тартып карыйбыз. Әле бәя бирәбез: кайсы өйнең мүге тәмлерәк. Күбесе тартырга өйрәнделәр, ә мин өйрәнә алмадым. Чөнки мин төтенне борыннан чыгара алмый идем. Калганнар барысы да булдыралар, авызларыннан, борыннарыннан боҗралар чыгарып тарталар, ә минем барып чыкмый. Йә тончыгам, йә тәмәкем сүнә. Шундый гарьләнә идем бу хәлгә! Әмма берәүгә дә сиздермим: «Бу – мәгънәсез эш, мин моңа вакыт әрәм итмим», – дим боларга. Эчемнән генә уйлыйм: «Бик тартыр идем дә, барып чыкмый шул». Үскәч тә өйрәнә алмадым тәмәке тартырга, Хантимер абый да тартмады.

 

Тагын бер яраткан урыныбыз – коллективлаштыру заманында җыелган амбарлар иде. Без аларны келәт дип тә атый идек. Анда ашлык саклыйлар, ашлык астан да җилләп торсын дип, язын кар сулары, җәен яңгыр сулары кермәсен дип алар барысы да агач субайлар өстенә утыртылганнар. Җәйге кызу көннәрдә кәҗәләр, гадәттә, көпә-көндез көтүдән качалар да авылга кайталар, күләгәле җир эзләп, шул келәт астына җыелалар. Ә без аларны күзәтеп торабыз. Кәҗәләрнең келәт астына кереп ятулары була – без, кемдер әтисе фронттан алып кайткан котелок, кемдер алюминий мискә, кыс­касы, кем нәрсә тотып, амбар астында йөгереп керәбез дә кәҗәләрне саварга тотынабыз. Савабыз да сөтен шундук эчеп тә куябыз. Аның тәме, аның ләззәте! Безнең бу кыңгыр эшебезне ай ярымнан соң гына белделәр, чөнки көтүчегә дәгъва белдерә башлаганнар: кәҗә көтүдән кайта, ә сөте әз. Өстәвенә, савытлар тотып чабышканыбызны кемдер күреп тә калган икән. Кызык иде, әмма кызык өчен эшләми идек без аны. Туйганчы бер сөт эчәсе килә иде.

Хәер, андый эшләрне өйдә дә оештыра идек. Авылда һәр хуҗалык тавык тота. Ә тавыкларның йә алабута, йә кычыткан арасына качып йомырка салу гадәте бар. Шулай да була: әгәр дә яшергән йомыркаларын вакытында күреп алмасаң, тавык югала һәм көннәрдән бер көнне чебиләр ияртеп килеп чыга. Әлбәттә, безнең хуҗалыкта тавыклар андыйга барып җитә алмыйлар иде. Чөнки без беләбез: кычыткан арасында тавык аваз салдымы – димәк, йомырка әзер. Моны әткәй-әнкәйгә әйтеп тору юк. Бу инде безнең хәзинә. Яшерен ояны ипләп кенә эзләп табасың да, йомыркасын чи килеш эчеп тә җибәрәсең. Без – сугыш вакыты балалары. Ул чорда әткәй-әнкәйнең бар кайгысы безне ашатырга ризык табу иде. Безне ачлыктан катык коткарды.

Без авылда хәллерәк гаилә саналабыз, чөнки бернигә дә карамастан сыер тотабыз. Балалар ач йөрмәсен дип безнең әнкәй бар нәрсәне дә катыкка болгата. Суган кыягы чыкса, аны турый да катыкка салып ашата. Әнәк урманыннан җиләк алып кайтсак, ул да катык белән болгатыла. Авылда сыерың булу – зур байлык инде ул. Кемнең дә булса сыеры үлсә, кемнеке булуга карамастан, бөтен авыл кайгыра иде. Чөнки гаиләләрдә балалар күп, сыерсыз калу – иң зур бәхетсезлек. Авыл халкы, ул гаилә сыер алганчы яки бозау алып үстергәнче, булдыра алганча ярдәм итә иде, һәркем әз-мәз сөт кертә иде үзләренә. Авыл – ул элек-электән демократик җәмгыять. Авылдан да хәбәрдаррак тормыш бер җирдә дә юк дип саныйм.

Бер карасаң, авылда халык артык белемле дә түгел иде, алар – җир игүчеләр, авыр хезмәт кешеләре. Ә тормыш итү кагыйдәләре гаҗәеп кешелекле һәм гадел. Шуңа күрә авыл җирендә үскән балада әхлакый сыйфатлар көчле тәрбияләнә. Авыл кешеләре бер-берсен яхшы белә. Һәр гамәлеңнең кайтавазын үзең дә, кешеләр дә ачык күреп тора. Әнәк дигән җәмгыятьтәге язылмаган кагыйдәләр миңа гомер буе үрнәк булып тордылар, күп очракта акны карадан аерырга ярдәм иттеләр.

Минтимер Шәрип улының хатирәләренә ошбу шигъри юлларны өстисе килә:

          – Авыллар бетеп барган
         заманда әләзәннәр чәчәк ата?

     Бардыр яшерен хәйләсе?

     – Мәхәлләсе бар, мәхәлләсе!..

– Татар иле чәчәк ата,
          матурая!

Бардыр яшерен әмәле?

         – Болгар дигән мәхәлләсе
         бар, мәхәлләсе!..

*Истәлекләр Н.Гыйматдинованың "Сагыну" (2011 ел) китабыннан алынды. Автор тарафыннан өстәлмәләр кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк