Логотип
Театр

Татар театрының эзләнү чоры

Татар театрларында яңа сезон кызыклы премьералар белән башланып китте. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында яшь режиссер Резидә Гарипова Ш.Хөсәенов киносценариенең инсценир...

Татар театрларында яңа сезон кызыклы премьералар белән башланып китте. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында яшь режиссер Резидә Гарипова Ш.Хөсәенов киносценариенең инсценировкасы буенча “Чулпан” дип исемләнгән, шигъри яңгырашлы катлаулы мәхәббәт тарихын сәхнәләштерде. Анда лирик музыка күп. Музыкаль бизәлешне режиссер үзе үк эшләгән. Г.Камал театрында режиссер Илгиз Зәйниев М.Фәйзинең “Галиябану”ын яңача куйды. Режиссер Рамил Гәрәев Салават Юзееевнең бик үзенчәлекле “Хафалы биюләр” пьесасын пластик, акробатик күренешләр кертеп сәхнәләштерде. Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында режиссер Р.Әюпов Р.Батулланың “Кичер мине, әнкәй” әсәрен психологик драма жанрында хәл кылып сәхнәгә кайтарды, чөнки ул бүген дә актуальлеген югалтмаган. Режиссер Искәндәр Сакаев Әлмәт театрында танылган алман драматургы Бертольд Брехтның күңелгә түгел, акылга йөз тоткан “Добрый человек из Сычуани” әсәрен, авторның язу манерасын саклап, “эпик театр” өслүбендә куйды. Режиссер Фаил Ибраһимов Чаллы театрында  драматургиядә иң катлаулы саналган авторларның берсе Антон Чеховның “Дядя Ваня” әсәрен сәхнәләштерде. Аны “Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә” дип исемләп  спектакльнең асылын билгеләде. Алда санап кителгән спектакльләр эчтәлеге, жанры, өслүбе буенча бер-берсеннән шактый аерыла. Күп музыка, пластика, акробатик номерлар кулланып, аскетизм рухында хәл кылынган бу тамашалар хәзерге заман татар театрының үсеш юллары турында уйланырга мәҗбүр итә. XIX-XX гасырлар чикләрендә кебек үк, хәзерге үзгәртеп кору дәверенә дә классик психологик театр хас. Элек тә, хәзер дә яңа шәхси, кечкенә, эксперименталь коллективларның күбәеп китүе күзәтелә. Хәзерге заманда барган үзгәрешләр Советлар Союзының таркалуы, илнең иҗтимагый-сәяси төзелеше, буыннар алмашыну, яңа технологияләрнең, компьютер системаларының бик тиз үсүе, роботларның камилләшүе һ.б. белән бәйләнгән. Ә театр тормышны чагылдыра. Сәхнә алымнары алмашына икән, алар искерде, яраксыз булып калды дигән сүз түгел, моны теге яки бу рәссамның гына түгел, тулы бер буынның дөньяны күзаллавы үзгәрде дип аңларга кирәк. Бүгенге көндә гадәти төшенчәләрне, тормыш тәртибен, театр формаларын җимерү бара. “Гасырлар кисешкән чорда сәнгать үзгәреше төрле аспектларда чагылырга мөмкин. Алардан иң җете булып күзгә күренеп торганы – идея, эстетик көрәшнең кискенләшүе, театрга карашларның һәм театрның миссиясе турындагы фикерләрнең кискен каршылыгы, актерлык осталыгына кагылган эстетик программалар тирәсендә фикер төрлелеге, театраль пространство һәм тамашачыларның тамашага бирелеп китү проблемалары... сәнгать ориентирларының бик тиз алмашунуы”, – дип язды танылган театр белгече М. Хмельницкая “Рус драма театры тарихы” дип исемләнгән китапта (“ГИТИС” нәшрияте, Мәскәү, 2005, 326 бит).

 

 

       Татар театрында яңа формалар барлыкка килүнең бер мисалы – хәзерге заман рус драматургиясендә кебек үк, бездә дә вакыйга булмаган пьесалар пәйда булды. Г.Камал театрында Илгиз Зәйниев пьесасы буенча кулган һәм яшь тамашачылар яратып карый торган “Мәхәббәт FM” спектакле моңа дәлил. Әлмәт театрының вербатим өслүбендә куелган (вербатим инглизчәдән сүзгә-сүз дип тәрҗемә ителә) тамашасы – шулай ук татар сәхнәсендә яңалык. Анда 4 актриса 4 хатын-кыз тарихын бәян итә. Театр хезмәткәрләре  һәркайсын хатыннарның үзләреннән яздырып кайткан.

 

 

Тинчурин, Әлмәт театрларында һәрдаим сценография үзгәреп тора. Тинчуринлылар куйган “Кояш төшмәгән җирдә” (“На дне”, М.Горький), әлмәтлеләрнең “Гашыйк Кәриб” (М. Лермонтов), “Ромео һәм Джульетта” (В.Шекспир), “Мещаннар туе”, “Бистә фәрештәсе” (Добрый человек из Сычуани, Б.Брехт) спектакльләрендә тамашачы сәхнәдә утыра һәм үзе дә тамашада катнашадыр кебек. Күренекле актриса Нәҗибә Ихсанованың “Кояш төшмәгән җирдә” спектаклен караганда, торып басып вакыйгаларга катнашып китүдән чак кына тоелып калдым, дип сөйләгәне әле дә хәтеремдә. Шул ук Тинчурин театрында режиссер Рәшит Заһидуллин фойеда “Гамлет” спектаклен куйды. Андагы 6 кереп чыгу юлын да, балконны да, инкрустацияләнгән идәнне дә, люстраларны да бик оста файдаланды.

 

 

Соңгы вакытларда драма спектакльләрендә күп сәнгать төрләре – музыка, пластика, бию, кино һ.б. кушыла. Театрларда еш кына, “сүз” алдаларга мөмкин, ә пластика, тән хәрәкәтләре һәрвакыт хак. “Сүз белән әйткәнне бөтен кеше дә аңламаска мөмкин, ә менә жестлар бар халыкка да аңлашыла”, – дигән танылган балерина Майя Плисецкая. Төрле формаларның бергә кушылуы синтетик театр төшенчәсен барлыкка китерә (заманында А.Таировның камера театрында андый тамашалар еш куелды,тора-бара алар онытылды).

 

 

Бүгенге көндә Казаныбызда “Свияжск - Артель”, “Живой город”, “Угол” кебек театраль берләшмәләр һәм мәйданнар бар. Аларда шөгыльләнүче яшьләр үзләренең спектакльләрен Актерлар йортында, табигатьтә, Идел буенда, подвалларда, вокзалда, чормаларда һ.б. җирләрдә куя.

 

 

Профессиональ дәүләт театрларында да төрле тәҗрибәләр үткәрелә. Алар барысы да кирәк, чөнки, тормыш үзе кебек үк, сәхнә сәнгате дә үзгәрергә тиеш. Моннан 100 ел элек татар артистлары да, бүтән милләтләр дә бүтәнчә уйнаган. Һәм бу табигый. Бары тик бер нәрсәне истә тоту сорала – чит мәдәнияткә иярергә ярамый, үз халкыңның менталитеты һәм дөнья мәдәнияте арасында урталык табарга кирәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк