Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин театр әһелләрен Халыкара театр көне белән котлады

"Кадерле дуслар!

Сезне Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән Халыкара театр көне белән котлыйм!

Театрның җәмгыять тормышындагы роле бәяләп бетергесез. Балалар өчен ул әйләнә-тирә мохитны тануга ишек булса, яшьләр өчен – үз-үзләрен таныту һәм бу дөньяда үз бурычларын аңлау юлы, олылар өчен – таныш образ һәм хәлләрдә гәүдәләндерелгән тулы бер гомер, җанга сихәт бирә торган кешелек мөнәсәбәтләре матурлыгы, рухилык һәм кешелеклек чыганагы, тормышны көндәлек һәм гадәтилек аша күрү мөмкинлеге.

Татарстан театрлары Россия театр сәнгатен үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертә, аларның спектакльләрен безнең республикада һәм аннан читтә дә яраталар һәм көтәләр. Татарстан театрларның үзләренә генә хас традицияләре, бай репертуар, зур яңгыраш тапкан фестиваль чаралары үткәрү, театр конкурслары һәм фестивальләрьдә уңышлы катнашу һәм җиңү, Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы коллективлары һәм театр белгечләре белән хезмәттәшлек, театр дөньясының мәгълүмати ачыклыгы – болар Татарстан Республикасында заманча театр даирәсен уңышлы үстерү өчен җирлек булып тора.

Бүгенге көндә Казанның театр дөньясы төрле формалар һәм жанрлар киңлеген тәкъдим итә, анда профессиональ коллективлар гына түгел, иҗат лабораторияләре һәм эксперименталь проектлар тәкъдим итүче яшьләр дә җәлеп ителгән.

Быел XXXV Ф.И.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале үтте, тиздән XXX Р.Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале узачак. Татарстанның театр җәмәгатьчелеге профессиональ татар театры һәм драматургиясенә нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтә. Халыкара театр көнендә традиция буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Тантана” театраль премиясен тапшыру булачак. Ул театр сәнгате өлкәсендә югары казанышларга ирешкән өчен бирелә.

Хөрмәтле театр эшлеклеләре! Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм дуслык,  иң яхшы театр традицияләрен саклап калу, Татарстанда театр сәнгатен үстерүдә зур уңышларга ирешүегезне телим!" - диелгән котлауда.

Татарстан мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
273
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы