Логотип
Театр

«Театр минем өчен бердәнбер һәм гомерлек»

Язмышы үзеннән-үзе хәл ителә   Әлмәт Татар Дәүләт драма театры артисты Асия Харисованың тормышы үзе бер спектакль ләбаса! Әнә ничек тәмле итеп сөйләде бит үзе турында. Хәер, аның үзе турында дигән...

Язмышы үзеннән-үзе хәл ителә
 
Әлмәт Татар Дәүләт драма театры артисты Асия Харисованың тормышы үзе бер спектакль ләбаса! Әнә ничек тәмле итеп сөйләде бит үзе турында. Хәер, аның үзе турында дигәне дә әлеге дә баягы театрга барып тоташа. Сәхнә – Асия тормышында беренче генә түгел, ә иң мөһим роль уйный төсле. 
Театр җене аңа әле бик бәләкәй вакытта ук кагыла. Авылларына (Актаныш районы Күҗәкә авылы – Ф. Х.) килгән бер генә спектакльне дә калдырмый ул. Әлмәт театры исә иң яратканнарыннан була. Луиза Солтанова, Дамирә Кузаева, Роза Салихова уйнаганнарын карап, кечкенә Асиянең театр дип исәрләнгән чаклары аз булмый. Буй җитмәс хыялы чынга ашар да, кайчан да булса ул да Әлмәт театры бинасында горур басып торыр, аңа да меңләгән тамашачы кул чабар дигән уй әле ул вакытта башына да кереп карамый.
 
Әмма гомерендәге беренче уңыш кыйпылчыгы шул вакытта ук кабынып алгандыр, мөгаен. Алабуга мәдәни-агарту училищесында укыганда ук язмышы үзеннән-үзе хәл ителә аның. Әлмәт театры җитәкчелеге аны спектакльләрдә катнашырга чакыра. Һәм яшь студент көтмәгәндә Әлмәт артистлары белән Казанга гастрольләргә чыгып та китә. Камал театры сәхнәсендәге (бүгенге К. Тинчурин театры урнашкан бинада) беренче чирканчыгын да ап-ачык хәтерли ул. «Туфан Миңнуллинның «Бәйләнчек» спектаклендә администратор ролем бик күңелле һәм җиңел булуы белән ничек кенә истә калды әле!» – дип сөйли әнә хәзер дә. Шунда дуслары аңа: «Син бик бәхетле булырсың әле. Беренче профессиональ чыгышыңны да академия театрында ясадың», – дип әйткән булганнар. Бәхетле язмыш юрыйлар аңа һәм теләкләре кабул була. 
 
«Булганына шөкер итә белергә кирәк»
 
Гадәттә отышлы кәртләрне уен башында ук чыгарып салмасалар да, язма әзерләвебезнең җитди сәбәбен әйтмичә дә булмый: Асия Харисова шушы җәйдә үзенең алтын чорына керде. Артта – берсен-берсе кабатламаган җанлы рольләр, гаилә мәшәкате белән әвәрә килгән кызыклы чаклар, бәби үстерүләр, алда… алда исә тагын да мавыктыргычрак рольләр булуына ышану, җир җимерттереп эшләүләр, оныкларның үсүен күзәтү, тормыш ярың белән бер-береңне сүзсез дә аңлар чаклар.
Асия апа сүз башында ук үзенең талымлы булмавы, тормышта бирелгән һәрбер әйберне тиеш дип кабул итеп, артыгын сорамый торган кеше булуын әйтеп куйган иде. Аның белән аралаша-аралаша моның хаклыгына инандым.
 
Кечкенә рольләрне оста уйнаучы
 
Менә шулай бер-бер артлы рольләр өйрәнеп гомер узганы сизелми дә. Әлмәт драма театрында Асия Харисова 30 ел сәхнәне үзенең рольләре белән бизәп килде. Дистәләгән Рәхмәт хатларына, Мактау грамоталарына ирешкән артистның рольләрен санап тору кирәкмәс. Аның «Кыю кызлар»дагы (Таҗи Гыйззәт) Сафура, «Кыз урлау»дагы (Мос-тай Кәрим) Сабирә әби ролен, «Сагынуларга ни чара?»да (Илгиз Зәйни) Рузия образын искә төшерү дә Асия апаның сәләтен ачып салыр. Ә күләме ягыннан зур булган Р. Кинҗәбаевның «Гүргә керер сер иде» спектаклендәге Дилбәр образы Асия иҗатында аның иҗади мөмкинлеген билгели торган иң якты образ санала. Андый образны йөгәнли алу зур җиңү икәнен танырга кирәк.
 
Төп рольләрдә артистлар тамашачы күңелендә дә, башкаручының үзе өчен дә ныграк истә кала дисәләр дә, кечкенә рольләрне дә истә калырлык итеп уйнау өчен зур осталык кирәк булуын һәр режиссер белә. Асия апа да нәкъ менә шундыйлардан: кечкенә рольләрне дә үстерә белүче ул. «Минем бәхетем кечкенә рольләрдә булды. Аларны бик яратып уйнадым», – ди Асия Харисова һәр ролен күз уңаеннан кичереп. 
 
Икенче пландагы артистларга сәхнәдә тәвәккәллек, елгырлык, җитезлек кирәк. Аларга һәр сүзне, һәр хәрәкәтне җиренә җиткереп әйтә һәм эшли алу хас. Асия ханым башкарган һәр кечкенә генә роль дә хәтергә кереп, сеңеп, тамашачылар күңелендә озакка кала.
 
Соңгы елларда артистканың репертуары татар хатын-кызларының милли характерларын чагылдырган образлар белән тулыланды. «Назлы кияү»дәге (Кәрим Тинчурин) Гөлбану, «Кыю кызлар»дагы (Таҗи Гыйззәт) Сафура образлары халыкчан һәм тормышчан, җанлы итеп тасвирланган. 
 
Артистка ирдән уңу мөһим 
 
Хатын-кыз шулай яратылгандыр инде, ул һәрвакыт ир куенына сыена, нинди генә үрләр яуласа да, барыбер ирен мактый, үстерә. Һәм безнең һәрберебез төгәл бер алтын кагыйдәне белә: хатын-кыз нинди генә үрләр яуласа да, янәшәсендә аны канатландырып торырдай яры булмаса, ул үрләрнең биеклеге күренми, уңышның тәме сизелми. Асия апа да бу кагыйдәне әле яшьлек елларында ук күңеленә язып куя. «Аллага шөкер, гаилә мәсьәләсендә мин бик бәхетле, ирдән уңдым», – ди артист гаилә турында сүз чыккач. Һәм тормыш яры Назыйм Харисов белән танышып кавышуын да ул тормышындагы бер зур уңышы дип саный. 
 
 – Аның белән Алабугада училищеда укыганда таныштым. Ул армиядән кайткач, безнең режиссура төркеменә килеп кушылды, бергә укыдык. Ул – гармунчы, биюче. Аның оста итеп биюенә гашыйк булганмындыр. Аннан бергә Әлмәткә эшкә киттек, – дип, Асия апа бәхет касәсенең матур мизгелләре белән уртаклаша. 
Бергә гастрольләрдә йөри торгач, бер өлкәдә эшләгәч, яшьләр бер-берсенә якынаюларын сизми дә кала. 
Назыйм абый белән 17 ел бергә театрда эшлиләр. Аннан гаилә башлыгы нефтьчеләргә эшкә урнаша. Гаиләне бер театр акчасына гына туйдырып, балаларны укытып булмаячагын яхшы аңлый ул. Әмма әле дә сәнгатьне ташламаган. Хәзер дә җырлый, бии. 
 
Гомере буе игезәкләр алып кайтырга кызыгып, бу хыяллары тормышка ашмаса да, Асия апаларга ике акыллы бала алып кайту насыйп була. «Улларым театр автобусында, Татарстан кунакханәләрендәге ясалма сәкеләрдә үстеләр инде», – дип шаяртса да, Асия апа аларның бәхете өчен һәрвакыт тырышып яшәгән. Уллары да Харисовларның үзләренә охшаган – гаилә җанлы булып үскәннәр. Олылары Нияз – эшмәкәр, гаиләсе белән Казанда яши. Нәркизләре исә мәдәният университетын тәмамлап, сәнгать дөньясына кереп киткән. Бүген «Әлмәтем» бию ансамблендә педагог-солист булып эшли. Инде 3 оныклары үсеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк