Логотип
Театр

Театр яшәячәк! Туймазы Татар дәүләт драма театрына – 25 ел

Юбилейны бу көнне үткәрүебез очраклы гына түгел.1991 елның 2 декабрендә М.Фәйзинең “Ак калфак” драмасы белән “Родина” мәдәният сараенда беренче иҗат мизгеле ачылган иде. Шул гомерләрдән бирле Туймаз...

Юбилейны бу көнне үткәрүебез очраклы гына түгел.1991 елның 2 декабрендә М.Фәйзинең “Ак калфак” драмасы белән “Родина” мәдәният сараенда беренче иҗат мизгеле ачылган иде. Шул гомерләрдән бирле Туймазы театрының тарихына аз гына күз йөгертеп чыгам. Коллектив үзенең эшчәнлеген  Суворов урамында урнашкан  элекке Мәдәният йорты бинасында  башлап җибәрә. Аннан театрга вакытлыча эшләп торыр өчен өч кенә  бүлмә бирелә. Тәүге директоры итеп Тимур Шәяхмәт улы Мөхәммәтшинны һәм баш режиссер вазифасына Ильяс Сәхибгәрәй  улы Гәрәевне билгелиләр. Үзешчән артистлардан торган тәүге труппа оеша. Беренче артистлар: Рима Ключарева, Маргарита Сидорова, Венер Закиров, Тәүрәт Надыршин, Венер Сөлейманов, Лира Сөләйманова исемнәре кадерле истәлек булып Туймазы театры тарихына уелып калды.

 

Театрның яшәп китүе өчен биредә театр ачылган көннән башлап 14 ел дәвамында баш режиссер, ә 1992-2004 елларда директор да булып эшләгән Ильяс Гәрәевның өлеше бәһалап бетергесез. Бу елларда гына да баш режиссер 30 дан артык спектакль чыгарды. Ул үзенең иҗатында халкыбызның яшәешен, көн-күрешен, мәдәниятен, рухын, сулышын, борчу-сагышларын ачык чагылдыра белү сәләтенә ия. Беренче көннәрдән башлап режиссер артистларның сәхнә осталыгын чарлаудан тыш, аларның татар телен тирәннән,  камил өйрәнүләрен, дөрес,  яңгыратуларын да таләп итте. Шул рәвешле тамашачыны да милли җанлы булырга өндәде. Ул куйган спектакльләр һәркем өчен аңлаешлы, беренче карашка гади төсле. Тик, гадилектә галилек дигән сүз дә бар. Җәйнең эссе челләләрендә, кырыгар көнлек гастрольләрдә илебезнең төрле төбәкләрендә Ф.Галиевның “Әмерхан бәрәңгесе”, Д.Салиховның “Мөгезле Мәүлихан”, Н.Асанбаевның “Күктән төшкән бәхет” кебек әсәрләр буенча куелган спектакльләр авыр хезмәтләрдән арыган халыкның кичләрен ямьләде.

 

 

1992 елда Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы Туймазы геофизикаҗиһазлары заводы карамагындагы “Космос” клубынсатып алып театрга бүләк итте.

 

 

1994-96нчы елларда иҗат коллективын Абылхаер Касыйм улы Сафиуллин җитәкләде. Аны театрның яшь булуы да артык борчымады, режиссер  кыю рәвештә артистлардан шактый зур осталык сораган әсәрләрне сәхнәләштерде. Иҗат төркеменә А.Чеховның «Дядя Ваня» спектаклен сәхнәләштерү бәхете тиде. Р.Солнцевның «Безнең тузганак», Дзюндзи Киноситаның «Торна каурыйлары» спектакльләре исә – театрның иҗат юлында бер баскыч. 1996 елда «Торна каурыйлары» спектакле белән «Колонсак» Республика балалар фестивалендә катнашып истәлекле бүләкләр алдык. Шушы фестивальдән соң театрыбызның тәүге карлыгачларының берсе Рима Шәһит кызы Ключарева беренчеләрдән булып Башкортстанның атказанган артисткасы исеменә лаек булды.

 

Беренче еллардан башлап  коллектив төрле режиссерлар белән хезмәттәшлек итә. Русиянең һәм Башкортстанның күренекле сәхнә әһелләре – Олег Ханов, Фәрдүнә Касыймова, Айрат Әбүшахманов репертуарның күрке булып торган спектакльләр  чыгарды.

 

 

Мәсәлән, 1997 елда  Фәрдүнә Касыйм кызы М.Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясен сәхнәләштерде. Әлеге спектакль белән Казан шәһәрендә уздырылган Кәрим Тинчурин исемендәге V театр фестивалендә катнашып берьюлы 4 бүләк яуладык. Олег Закир улы Ханов исә безнең театрда Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» трагедиясе, Н.Хикмәтнең «Онытылган адәм» драмасы, У.Шекспирны “Гамлет” трагедиясе,  М.Мөсифуллинның “Бер гомергә тиң булган төн” драмасын сәхнәләштерде. Бу спектакльләрнең өчесе Мәскәү шәһәрендә үткән илкүләм фестивальләрдә зур-зур уңышлар яулады. Ә 2000 елның декабрендә театр Назыйм Хикмәтнең «Онытылган адәм» әсәре буенча куелган спектакль белән Россия – Төркия театр фестивалендә катнашты. «Онытылган адәм» спектакле бу фестивальнең мөһим вакыйгасы булды. Туймазы театры спектаклен Төркия кунаклары аеруча яратып кабул итте.  Алар безнең театрыбызны бу спектакль белән 2002 елда Н.Хикмәтнең тууына 100 ел тулуга багышланган тантанага да чакырды. Шулай итеп, 2002 елда  театрыбыз коллективы Анкарада да чыгышлар ясады.

 

 

2003 елда театр беренче тапкыр Шекспир әсәренә тукталырга  батырчылык итте. Олег Ханов сәхнәләштергән “Гамлет” белән коллектив Мәскәү шәһәрендә үткән V Рәсәйнең кече шәһәрләре театры фестивалендә катнашты.

 

 

2005 еллларда театрда яңа чор башланды дип әйтсәк тә була. Директор итеп озак еллар дәвамында коллективыбызда әйдәп барган талантлы актер Фирзәт Фәрит улы Габидуллинны билгеләделәр. Ә 2007 елдан баш режиссер вазифасына тирән тәҗрибәле остаз Байрас Надим улы Ибраһимов килде. Яңа җитәкчеләр яшьләр иҗатын үстерүгә күп көч куйды: аларны укыту, канатландырыр рольләр,  фатир бирү хәстәрен күрү һәм башка күңелле дә, җитәкчеләребез өчен гаять авыр да булган мәшәкатьләр...  2008 елда театрга З.Исмагыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлап   бер төркем яшьләр кайта. Шуны гына көткәндәй, баш режиссер тәҗрибәле артистлар белән  яшьләрне беррәттән куеп яңа спектакль – М.Фәйзинең “Асылъяр” мелодрамасын сәхнәләштерде. Биредә хәтта төп рольләрдә дә яшьләр, (Лаля – Динара Вахитова, Шәрәф –Азат Арсланов) иде.

 

 

Саный китсәң, уңышлар байтак: 2010 елда башкорт драматургиясе фестивалендә Ф.Бүләковның «Каһәрле мәхәббәт» мистик драмасын күрсәтеп диплом белән бүләкләндек. Марс ролен башкарган Айрат Солтанов «Иң яхшы ир-ат роле», ә режиссеры Байрас Ибраһимов «Иң яхшы режиссер эше» призына лаек булдылар. 2012 елда исә Николай Коляданың «Тю-тю, мәхәббәт яки Тавыкбаш» спектакле белән Екатеринбург шәһәрендә узган хәзерге заман драматургиясе фестивалендә  чыгыш ясадык. Нәтиҗәдә, иҗат төркеме «Фестивальнең ачышы» исемен яулады  һәм төп рольне башкарган Гөлнара Габидуллина махсус приз белән бүләкләнде.

Туймазы театры яңалыкка, камиллеккә, һәр сәхнә әсәренә замана сулыш өрергә омтыла. Шуңа да 2012 елда Кече зал ачтык. Бу зал үзебезне сынап карау, эксперименталь спектакльләр  өчен уңайлы. Азаккы премьерабыз –Роберт Миңнуллин шигырьләре буенча эшләнгән “Каеннарым белән...”спектакле дә  коллективның  эзләнүчәнлеген раслап тора. Әлеге спектакльдә шагыйрьнең 39 шигыре кулланылды. Режиссер Байрас Ибраһимов аларны бер җепкә тезеп, искиткеч мавыктыргыч, дулкынландыргыч сәхнә әсәре тудырды. Спектакльдә артистлар тамашачыны самими балачакка да, яшьнәп торган яшьлеккә дә алып кайта, акыл туплаган ир-егет буларак та төпле фикерләре белән дә мөрәҗәгать итә.

 

 

Соңгы елларда коллектив янә Шекспир иҗатында үз көчен сынап карарга уйлады. Бу юлы безне бөек драматургның “Тискәрегә – авызлык” комедиясе тартты. Беренче тапкыр Бөек шәхеснең әсәрен сәхнәләштерер алдыннан бераз икеләнеп тә куйган идек, ә соңгы эшебезне ышанычлырак башладык, ни әйтсәң дә артистлар елдан-ел остара.

Быел, театрга 25 яшь тулу уңаеннан  коллектив Башкортстанның башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитовтан Грант алды. Шул акчага  юбилей гастрольләре оештырылды. Коллектив Казан, Мәскәү, Уфа шәһәрләрендә яңа дуслар, яңа тамашачылар тапты, күзгә-күз башкала тамашачылары белән очрашты. Театрга нибары 25 яшь. Шуңа карамастан, республикабызда гына түгел, бик күп төбәкләрдә Туймазы артистларын танып, аларның уенын сагынып көтеп алган үз тамашачылары бар.

 

Спектакльләргә ашкынып килгән, артистларның уенына сокланып, аларны иҗатка дәртләндергән рәхмәтле тамашачылар бар икән, димәк, театр яшәячәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк