Логотип
Театр

ТЕАТРГА БАРЫП КАЙТ

Рөстәм Сәйфуллович, борын заманнардан әдәбият-сәнгатьнең кешегә бары уңай яктан гына тәэсир иткәнлеге  билгеле. Адәм баласының эчендәге, күңелендәге каршылыкларны дәваларга, мәсәлән, депрессияне җиң...

Рөстәм Сәйфуллович, борын заманнардан әдәбият-сәнгатьнең кешегә бары уңай яктан гына тәэсир иткәнлеге  билгеле. Адәм баласының эчендәге, күңелендәге каршылыкларны дәваларга, мәсәлән, депрессияне җиңәргә ярдәм иткән алар.  Театр сәнгате бигрәк тә. Болар һәммәсе дә фәндә аерым бер тармак буларак та үсеш алган. Драматерапия исә үзе арттерапиянең бер бүлеге булып исәпләнә.

 

 

– Сез җитәкләгән хастаханәдә психотерапия бүлеге бар, шуңа күрә ошбу тема Сезгә яхшы таныш дип уйлыйм һәм журналыбызның яңа  сәхифәсен шул хакта  гәпләшү белән башлап җибәрсәк иде.

 

– Драматерапия үзе үк күмәк психотерапиянең бер  тармагы инде ул.Драматерапия, билгеле булганча, ул театр  ярдәме белән дәвалау дигәнне аңлата. Бу, әлбәттә, гади генә итеп әйткәндә. Нигездә шактый катлаулы психотерпаия фәне термины. Без бүген ни кылсак та велосепид тәгәрмәче “уйлап чыгарырга” мәҗбүрбез. Безнең бабайлар театрның дәвалау көче турында борын заманнарда ук яхшы белгәннәр. Мәсәлән, эмоциональ авырлыкны бушату, психиканы “рәтләү”, рухи һәм физик сәламәтлекне ныгыту – болар барысы да әнә шул өлкәгә карый.

 

– Рөстәм Сәйфуллович, ошбу яңа сәхифәдәге тәүге әңгәмә, беренче чиратта, театр тамашачысы  өчен булсын дип уйланылган иде. Сез безнең максатны аңладыгыз инде: театр адәм баласына тагын кайсы яклары белән файдалы икәнлеген тагын бер кат ассызыкларга тырышабыз.

 

– Алайса, әйдәгез, тамашачы, бу очракта журнал укучысы иң әүвәле үзенең театрда яхшы спектакль карап кайтканнан соң булган кичерешләрен исенә төшерсен. Театрдан соң күңелнең “җилкәсеннән” тау төшкәндәге кебек була бит. Җиңеләеп каласың, рәхәт, аяклар җиргә тими, күңел оча, үзең “очасың” һәм башкалар.  Медицина күзлегеннән караганда , болар барысы да кешенең театрда күпмедер микъдарда дәвалау сеансы алуы хакында сөйли.

 

Бүген тормыш җиңел түгел. Кешегә көтелмәгән авырлыклар, каршылыклар белән очрашырга туры килә. Тискәре эмоцияләр адәм баласының күңелендә һаман җыела, туплана бара. Ахыр чиктә ул, суга чыланган мамык кебек авырая, кешене баса башлый. Мәсәлән, хатын-кызларыбызның күбесе баш авыртудан интегә һәм аннан котылу өчен дару төймәләре “ашый” башлый. Уйласаң, баш гадәттә психологик, эмоциональ басымнан гына да авыртырга мөмкин, аңа дару эчү кирәк түгел, бары “эмоциональ бушану” да җитеп тора. Белеп бермибез шул, белеп бетремибез барысын да. Чит илдә үзен хөрмәт иткән һәр кешенең шәхси адвокаты булган кебек шәхси психолыгы да бар. Безнең халыкның күпчелеге аңа барып җитә алмый әле. Менә шул психолог үзенең пациентына киңәш биргән булыр иде. Театрга, кинога, концертка барып кайтырга өндәгән булыр иде. Йә булмаса әйбәт китап укырга.

 

– Табибларның бөтен эше авыруга тизрәк дару каптыру?!

 

– Медицина хәзер шактый алга китте. Дару белән генә дәваламый инде ул. Психотерапиядәге мин әйткән арттерапия ысулы, мәсәлән, дару ярдәмендә дәвалауны күздә тотмый бит. Без исә тагын да төгәлрәк ысул турында, драматерапия турында сөйләшәбез. Беләсездер инде атаклы француз актеры Жерарь Депардье яшь чагында тотлыга торган була. Депардьеның тотлыгуы күз алдыгызга киләме? Минем килми. Ә ул шулай булган, тотлыккан яшь вакытында. Һәм аны музыка ярдәме белән дәвалаганнар! Бу да арттерапия.

 

– Бәлки, ышандыру көче, “внушение” генәдер ул?

 

Ышандыру, ышану көче барлыгын белү медицина, гомумән, фәннең зур ачышы ул. Шуның ярдәмендә тормышта зур могҗизалар кылына. Өметсез дигән авырулар да, хәтта табипларны шаккаттырып, аякларына торып баса! Кешенең һәр яшәеш гамәле күп санлы “кечкенә драма”лардан тора. Ул йә күңеленнән, йә сүз белән, мәсәлән, нәрсәне дә булса инкарь итә, яки раслый, болар , әнә, шул кечкенә драмалар. Театрда спектакль карап утырганда исә ул әлеге “драма”ларны сәхнәдә күрә, шулар өчен борчыла, яисә шатланып утыра, кыскасы, барысын күңеле аша үткәрә, соң чиктә бушанып, чистарынып кала.

 

 

– Бу психология фәнендә катарсис дип атала шикелле?

 

– Нәкъ шулай, катарсис, ягъни кичерешләр аша бушану, сафлану, пакълану дисәк тә була торгандыр. Борынгы греклар ук моның нәрсә икәнлеген белгән һәм бу шулар уйлап чыгарган термин.

 

Безнең организмдагы һәр органның үз ритмы бар. Әйе, әйе, һәр орган нинди дә булса юка элпә белән чолганып алынган, ритм, әнә, шул элпәдән килә, дөресрәге алар билеле бер ритмда тирбәлеп тора. Әгәр әлеге тирбәнешләр  үз җайларына, көйле генә булса, димәк, организм сәламәт дигән сүз, кеше авырмый. Мәгәр кайсы да булса органның без алда әйткән ритмы бозылу аның авыруга дучар икәнлекне аңлата. Һич кичекмәстән  ошбу орган элпәсенең ритмын үз хәленә кайтару кирәклеге аңлашыла торгандыр. Ә моңа исә сәнгать, бу очракта театр, концерт ярдәмендә ирешеп була.

 

 

Кеше организмы гаять катлаулы, баш мие бигрәк тә. Аны фәннең һаман өйрәнеп җитә алганы юк әле.

 

– Рөстәм Сәйфуллович, Сез хаклы: без театрны гомер буе тамаша дип кенә кабул иттек. Баксаң, ул менә дигән дәвалау чарасы да икән. Сәнгатьне бу максаттан махсус куллану очраклары бармы?

 

Көмәнле хатын-кызга төрле симфонияләр тыңлатабыз. Монысы, әлбәттә, музтерапия дип атала, ләкин асылы барбыр шул ук инде. Балаларны яшьтән концертларга, театрларга йөртергә тырышабыз. Әле тагын әкиятерапия дигән ысул да бар. Әкият аша баланы тәрбияләү генә түгел, ә бәлки, дәвалауны да күздә тота монысы.

– Мин театрларга махсус дәвалау спектакльләре  куярга киңәш бирер идем. Хәтта моннан берничә ел элек мин мондый сценарий-пьеса да язан идем. Әллә үземнең үҗәтлек җитмәде, әллә бу әйбердән әлегә куркабыз, ул архивта ята бирә.

 

– Хәтерлисезме, Кашпировский, Чумак кебек кешеләр нинди заллар җыйды! Мәгәр театрлар белән махсус драматерапия сеанслары уздыра алсагыз, монысы халыкны алдау да, шарлатанлану да булмас иде. Сез хәбәрдар микән, психотерапиядә шулай ук кошлар сайравы белән дәвалау да бар, орнитотерапия дип атала.Бу ысул белән гадәттә аритмияне, йокысызлыкны, депресияләрне дәвалыйлар. Хәзер менә шулар искә төште дә капылт кына уйлап куйдым: театрда, спектакль барган вакытта сәхнәдә нинди генә вакыйгалар, язмыш, мәхәббәт тарихлары булмый. Нинди енә җырлар башкарылмый, биюләр биелми, әлбәттә, бу менә дигән дәвалау чарасы. Мин үзем буш вакытым булуга концертларга. Театрларга йөрергә тырышам Эштән соң барсаң да, кайтканда ял итеп, ниндидер бер рәхәтлек белән кайтасың инде. Икенче көнне дә көне буе кәеф күтәренке була.

 

Аннан соң игътибар иткәнегез бармы икән, театрларның үзенә күрә бер якты, уңай аурасы була. Бинага килеп керүгә нервалар йомшара, күңелне ниндидер җиңеллек биләп ала. Шуңа күрә мин “кулы эшкә бармаган”, “кәеф юк” дип зарланган кешеләргә дә: “Театрга барып кайт!”– дигән киңәшемне бирер идем.

 

– Рөстәм Сәйфуллович, әңгәмә өчен рәхмәт! Чыннан да, Сезнең белән бу темага сөйләшкәннән соң минем  дә “күңел сәхнәсе” түгәрәкләнеп киткән шикелле. Ошбу хисләрне бүген кич театрга барып дәвам итү теләге уянды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк