Логотип
Театр

Әтнә театрының үз тәме!..

   «Бу спектакльне Камал театры сәхнәсендә караган идем. Камал театры – Камал театры инде… Тик Туфан ага исән булып, бу «Мулла»ны да Әтнәләр уйнаганны күрсә, куаныр иде…» – дип башлады сүзен Прези...

   «Бу спектакльне Камал театры сәхнәсендә караган идем. Камал театры – Камал театры инде… Тик Туфан ага исән булып, бу «Мулла»ны да Әтнәләр уйнаганны күрсә, куаныр иде…» – дип башлады сүзен Президент Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның котлавын да укып ирештерде ул. «Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгын каршылаганда Әтнә дәүләт драма театрының беренче зур бәйрәмен билгеләп үтү – символик мәгънәгә ия. Тамашачыларның Әтнә театры спектакльләрен яратып каравын күреп, театрга дәүләт статусы биреп дөрес эшләгәнбез, дип куанабыз. Театр коллективының читтә яшәүче милләттәшләребезне дә онытмыйча, Себер, Ульян, Самара, Мәскәү сәхнәләрендә чыгыш ясавы сөендерә. Соңгы биш елда унтугыз әсәр сәхнәләштерелгән, дүрт йөздән артык спектакль уйналган… Киләчәктә дә халкыбызга армый-талмый хезмәт итәргә язсын, уңышлы премьераларыгыз күп булсын», – дигән юллар бар иде анда. Әсхәт Сәфәров театр директоры Ленур Зәйнуллинга ун миллион сумлык сертификат тапшырды. Юбилей тантанасына кайткан Татарстанның Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, якын-тирә районнарның башлыклары һәм күпсанлы кунаклар, тамашачылар артистларны алкышларга күмде. Горурландык. Тантана тәэсирләре ирексездән үткәннәргә алып китте.
   Чыпта буяп, чаршау элеп…
   Театрның тарихы шул рәвешле башлангандыр дип башка да килми хәзер. «Арча кантонындагы Әтнә авылында 1918 елның актыкларында, без – шул волостьтагы укытучылар татарча театр куярга ниятләдек», – дип яза Әтнә һәм Алат волостьларында мәгариф эшләре инспекторы булып эшләгән Мөхәммәт Парсин. – Авылдагы иң зур мәктәпне сайлап алып, шуның бер читенә сәхнә урыны ясаттык. Чыпталарны буяштыргалап, декорацияләр эшләдек, төрле кешеләрдән чаршаулар, бутафория әйберләре җыйдык. Мәктәп мичендәге формалардан грим һәм париклар «оештырдык». Идеологиясе алама булуга да карамастан, Фәхриевнең «Бәхет кошы» дигән пьесасын әзерләдек. Моңа кадәр театр дигән нәрсәне күрмәгән Әтнә халкы җыелды. Башладык. Караучы халыкның күңелендәге шатлану, дәртләнү, рәхәтләнү галәмәтләре дәрья кебек ташырга тотынды. Бөтен мәктәп туктаусыз көлү, шаркылдау тавышлары белән күмелде. Антракт вакытларындагы гармун-мандолина-скрипка «оркестры» залдагы халыкның җырлары белән бергә кушылды. «Әпипә», «Әтнә» көйләре уйналган вакытта, бер төркем халык озын-озын эскәмияләрне бер читкә этәреп, бер дә тартынмыйча биергә кереште. Беренче спектакль бетте. Керә алмыйча калган халык кара болыт шикелле булганга күрә, беренче төркемне чыгарып җибәреп, яңадан кабатларга туры килде. Шул рәвешле башланган эш көннән-көн тамырланды, киңәйде, алга китте, мәктәп сәхнәсен калдырып өч-дүрт йөз кеше сыярлык «Ленин» клубы оештырылды. Казаннан яңа әсәрләр, гримнар, париклар кайтартылды. «Бәхет кошы»ннан башланган эш «Мөгаллим», «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин», «Алдым-бирдем», «Бәхетсез егет», «Дәҗҗал» кебек, шәһәр сәхнәләрендә генә уйнала торган зур-зур әйберләргә кадәр барып җитте». Ул еллар хакында Мөхәммәт Парсин «Татар театры турындагы хатирәләр»ендә әнә шулай искә ала. Ә 1925 елда коллективка яшь җитәкче профессиональ артист Җәләл Камалов килә. Аның җитәкчелегендә үзешчән театр коллективы эшен тагын да яхшырта. 1932 елда Олы Әтнәгә Татар дәүләт академия театры коллективы кайта. Һәвәскәрләр белән танышкач, алар биредә колхоз-совхоз театрының күчмә филиалын булдыруны тәкъдим итәләр. Артист Илдар Мәҗитов ярдәме белән колхоз-совхоз театрының күчмә труппасы барлыкка килә. 1936-1946 елларда коллективны Котдус Баязитов белән Гарифулла Төхвәтуллин җитәкли. 1959 елда үзешчән коллектив белән идарә итүне театр училищесында белем алган Гомәр Мәрдәнов үз кулына ала. Иң зур үсеш чорын театр Гомәр ага җитәкләгән чорда кичерә. 1966 елның 1 июлендә Арча районы Әтнә авыл мәдәният йорты драма коллективына Халык театры исеме бирелә. Ул чорда Әтнә халык театры ел саен диярлек төрле дәрәҗәдәге исемнәр ала. 
  2006 елда Әтнә театрына җитәкче булып Илфат Хәкимов килә. Аның тарафыннан театрда ике әсәр сәхнәләштерелә. 2008 елда үзешчәннәр театрның 90 еллык юбилеен билгеләп үтәләр. Х.Вахитнең әсәре буенча «Күк капусы ачылса» спектакле куела. Коллектив Татарстан Президентының «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнә. 
   2009 елдан театрыбызның режиссеры булып Рамил Фазлыев эшли. Аның тарафыннан З.Хәкимнең «Мин сине яратам», Х.Вахитнең «Җырым табар сине», Т.Миңнуллинның «Мулла» әсәрләре сәхнәләштерелде.
   Халык театрыннан – дәүләт театрына…
  Президентыбыз Р.Миңнеханов Указы һәм Министрлар Кабинеты карары белән 2011 елда Әтнә халык театрына дәүләт статусы һәм Габдулла Тукай исеме бирелде. Әле дә истә. Оныта торган идеме соң?! Мәртәбәле кунаклар, якын-тирә районнарның башлыклары Президентыбыз белән бергәләп әлеге тантанага җыйналды. Мактау, хуплау сүзләре… Якты өметләр… Кунаклардан бигрәк театрның үз тамашачысы шатланды, шул ук вакытта аз гына шикләнеп тә карады: «Эшләп китә алырлармы? Авыл җире бит… Гасырга якын тарихы булган театр шуның белән югалмасмы? Профессиональ театр коллективына яшь белгечләр кайтты, үзешчән театр артистларын кыерсытмаслармы?» – сораулар хәттин ашкан иде. Беренче тамашаны зур түземсезлек белән көтеп алдык. Үзешчәннәр дә, белемле артистлар да уйнаган спектакльне мең кат иләктән чыгардык. Театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан югары бәяләнгән спектакльгә кырыс тамашачы да үз фикерен өстәде. Тәлинкә тотып сәнгатьне үстереп булмый, җитмәсә дәүләтнекен!.. Театр сәнгатенә гашыйк тамашачының таләбе артык кырыс та булып киткәләде. Шул рәвешле бергәләп тырыштык. 
   Менә шундый кырыс сынауларны узарга туры килде яшь артистларыбызга. Шөкер, сынатмадылар. Киресенчә, үзләренә гашыйк иттеләр. 
   Бүгенге көндә эшләгән унсигез артистның ундүрте – яшьләр. Халык театры артистлары Камил Бәйрәмов, Таһир Фәйзрахманов, Таһир Габидуллин, Марат Хәбибуллин, Гөлия Сибгатуллина, Фирдания Хәйруллина, Азат Хәйретдинов та профессионаллар белән бер сәхнәдә уйный. Әле ничек кенә! Кайсы профессионал, кайсы үзешчән икәнен дә аралап ала торган түгел, театр тәнкыйтьчеләре дә аларның чыгышларына сокланып карый, үз өсләрендә эшләүләрен югары бәялиләр. 
   «Мулла» өшетте, калтыратты…
   Үзен зурлап кайткан кунакларга театр коллективы Туфан ага Миңнуллинның «Мулла» спектаклен күрсәтте. Әлеге спектакль белән Әтнә халык театры 2010 елда «Идел-йорт» халык театрларының Республика фестивалендә Гран-при яулаган иде. Шушы спектакльне караганнан соң, Туфан ага Миңнуллин Әтнә сәхнәсендә уйнаган артистларга күз яшьләрен сөртә-сөртә: «Мин күрергә теләгән, мин күз алдында тоткан «Мулла»ны уйнадыгыз», – дип, рәхмәт әйтеп, режиссерыбыз Рамил Фазлыевның кулын кысып, аркасыннан сөйде. Шушы спектакльне карагач, Т.Миңнуллин белән Г.Камал театры артистлары да: «Әтнә халык театрын дәүләт театры итәргә кирәк», – дип үз фикерләрен әйттеләр. 
   Артистлар составы азрак алышынса да, бу «Мулла» да күзгә яшьләр китерде, туңдырды, урыны-урыны белән өшетте, күңелне айкады.
   Сокланып, куанып, театрыбызга югары бәя биргәннәрен тыңлыйм. Рәхәт. Мондый югарылыкка менү һәм әнә шул биеклекне тоту өчен – сәнгатьне аңлау, аңа хезмәт иткәндә вакыты-вакыты белән үзеңне аямыйча көрәшү, иманың нык булу да кирәктер. Безнекеләр менә шундый! Күңел әнә шуңа сөенә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк