Логотип
Театр

Туфан Миңнуллин сәхнәсе

  Татар халкында «театр уйнау»га тартылу ничек итеп формалашкан – анысын галимнәр тикшерсен, мин исә әтинең сөйләгәннәрен бер тәртипкә салып, аның сәхнәгә мәхәббәте ничек уянганы, ныгаеп, тормыш юл...

 

Татар халкында «театр уйнау»га тартылу ничек итеп формалашкан – анысын галимнәр тикшерсен, мин исә әтинең сөйләгәннәрен бер тәртипкә салып, аның сәхнәгә мәхәббәте ничек уянганы, ныгаеп, тормыш юлын билгеләүче факторга әйләнүе турында бераз фикер йөртәсем килә.

Әти еш кына үзенең «гонорар» өмет итеп ясаган беренче чыгышын искә төшерә иде. Әнисенең энесе Әхмәт абый дус-ишләре белән кәеф-сафа корып утыралар. Сугыштан соңгы ач еллар булырга тиеш. Өстәлдә телемләп киселгән ак, пакъ күмәч. Ач кечкенә Туфан, шул ипинең берәр кисәген бирмәсләрме дигән өмет белән, урындыкка басып кычкырып шигырь сөйли. Өстәл артында утыручылар куәтләп торалар: «Әйдә, әйдә, тагын сөйлә». Ә ипине бирмиләр, күз яшенә тыгылып малай икенче, өченче шигырьне сөйли. Ул арада кемдер әнисенә малаеның ипигә ымсынып кәмит уйнавын җиткергән. Әби бик җитез, хәрәкәтчән һәм тиз кызып китүчән иде. Килеп тә җиткән, Туфанны җилтерәтеп алып кайтып та киткән: «Теләнеп йөрисе булма,» - дип ачуланган.

Әти моны төрле очракларда төрле нәтиҗә ясап сөйли иде. Минем уйлавымча, нәкъ шушы вакыйга тамашачы алдында чыгыш ясауның тәмен тою – ачысын да, баллысын да – тормыш юлының чишмә башы. Әби шелтәсенең дә файдасы тимәгән.

Театр училищесына барып керүе. Шул чиксез мәхәббәт булмаса, инде университетка укырга кергән егет бөтенесен ташлап артистлыкка китеп барыр идеме? Әти щепкинчыларның шулай туплануын «һәрберебезнең бәхете» дип атый һәм ихластан шулай саный иде. Чыннан да, алар – бәрәкәтле төркем. Татар сәнгатенә, әдәбиятына зур өлеш керткән кешеләр.

Әти училищедагы укытучыларын мактап туя алмый иде, ник ялгыш кына булса да, теге яки бу укытучы турында кыек сүз әйтелсен. Бию һәм вокал дәресләрен бирүчеләрне үзе белән газапланганын искә төшереп, аларны кызганып куя иде. Вокал укытучысы кире беткән, «мин операны сәнгатькә санамыйм» дигән студент Туфан Миңнуллинны Большой театрга үзе белән йөртә, мәшһүр әсәрләрне тыңлата... Тик спектакльләрнең берсендә төне буе тамак туйдырыр өчен эшләгән ач студент рәхәтләнеп йоклап китә. Шуннан соң, «вакыты җиткәч, аңларсың әле» дип, укытучысы башка операга йөртеп «бәйләнми» башлый. Бу әтинең кабат-кабат сөйләргә ярата торган мәзәге иде.

Тик кызыл диплом алган студент театрга сыймый. Бу турыда әтинең сөйләгәне дә, язганы да күп. Бер генә сәбәптән театрдан аерылмагандыр дип уйлыйм. «Хрущевның җепшеклек» чорында Мәскәүдә ирекле фикер йөртүчеләр белән аралашып формалашкан принциплар, нәселдән килгән туры сүзлелек, бәреп әйтеп сөйләү гадәте – барысы да үз ролен уйнаган, әлбәттә. Тик мин бу очракта әтинең курсташлары фикеренә дә ныклап колак салам. Әзһәр абый Шакиров та, Равил абый Шәрәфиев тә кайвакыт кыеклап, кайвакыт туры итеп, әтинең яхшы артист булачагына шик белдерәләр. Әнием Нәҗибә Ихсанова да әтинең үзенә ишеттермичә генә, юкса горурлыгына нык тия, уйнавындагы хилафлыкларын сөйләгәне бар. Дөресен әйткәндә, дәшмичә генә әти аны үзе дә таный иде. Шуңа да карамастан: «Эх, шулай да сәхнә минем тормышка ашмаган хыялым булып калды, - дия иде. - «Зәңгәр шәл»дә качкыннар сәхнәсендә идәндә ятып аунау бәхетенә ни җитә!». Узган еллар аша карап, хәзер өзеп әйтеп тә булмый, яшь артистларның һәркайсы шундук ачылып китми, тәҗрибә туплап үз эшенең остасына әйләнә. Әти кызыл диплом алып укыган һөнәрендә калган булса, бәлки эшли-эшли, чарланып сәхнәдә үз йөзен булдырыр иде. Тик болар барысы да фаразлар гына.

Әлбәттә, театрдан «сөрү»не горур холыклы Туфан Миңнуллин авыр кичергәндер. Тик ул бирешә торганнардан түгел. Һәм театрга, аны «куганнарга» да ачу сакламады. Үзенә хас эш азарты белән язучылыкка чумды. Минзәлә театрында эшләп алган вакытта язылган «Безнең авыл кешеләре» әсәре (кечкенә генә ремарка: шушы пьесадан «Нигез ташлары» да, «Әлдермештән Әлмәндәр» дә «үсеп чыккан» дип саныйм), шул чактагы Сабир Өметбаев киңәшләре ныклап драматургия жанрына этәргәндер.

Театр тарихын яхшы белүчеләр хәтерлиләрдер, ул чорлар – узган йөзнең 60 нчы еллары – драматург Хәй Вахит әсәрләре гөрләп барган вакыт. Конкуренция шактый көчле, әсәрне сәхнәгә күтәрү өчен режиссер игътибарын җәлеп итәргә кирәк. Туфан Миңнуллин бәхетенә Камал театрында Марсель Сәлимҗанов, Күчмә театрда (бүгенге К.Тинчурин театры) Равил Тумашев кызыксынып аның әсәрләрен бер-бер артлы куя башлыйлар. Аннан соң Әлмәт театры, Минзәлә театры репертуарларында да әти әсәрләре ныклы урын яулый башлый.

Шунысы кызыклы: үзе язган әсәрләрен әти рәхәтләнеп күзәтә иде. Профессиональ дәрәҗәсе нинди генә булмасын, мәктәп балаларымы, мәшһүр артистлар уйныймы – һәрберсенең уеныннан тәм табып утырды. Билгеле инде, Казанда үткән премьераларның берсен дә калдырмады. Ике-өч состав артистлар куелган булса – барысын да карый, премьера белән котлый. Ул көннәр гаилә, туганнар өчен дә бәйрәм кебек иде, бөтен кеше театрга чакырыла, чәчәкләр алына. Мөмкинлеге булганда әти башка шәһәрләр театрларында куелган спектакльләрен карарга гел барды. Хәтта махсус Тубылга, Ивановога барып, андагы халык театрларындагы спектаклен карап кайтканын хәтерлим.

Дәвамы бар

Әлфия Юнысова-Миңнуллина

«Сәхнә» журналы 2015 ел, август

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк