Логотип
Театр

Туган көнегез котлы булсын!

Бүген "Салават күпере" һәм “Сәхнә” журналларының җитәкчесе Зиннур Хөсниярнең туган көне!Хөрмәтле Зиннур Зыятдинович! Сезне редакция исеменнән, ихлас күңел белән бүгенге якты, җылы, туган көнегез белән...

Бүген "Салават күпере" һәм “Сәхнә” журналларының җитәкчесе Зиннур Хөсниярнең туган көне!

Хөрмәтле Зиннур Зыятдинович! Сезне редакция исеменнән, ихлас күңел белән бүгенге якты, җылы, туган көнегез белән котлыйбыз! 
Сез төзегән һәм бүгенге көндә җитәкләгән "кораб" бары тик дөрес агым белән генә алга йөзсен.Сез үзегезне югары эзерлекле киң эрудицияле оештыручы шәхес итеп күрсәттегез. Сезне үткен фикерле, сизгер күңелле, акыллы карашлы таләпчән, кешелекле итеп беләбез. Сездәйләр – бүгенге буын вәкилләренә үрнәк. Гадел җитәкче булу һәм туплаган коллективка ихтирам белән карау һәр җитәкчегә дә бирелми. Без бу яктан бик бәхетле. 

Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын.Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. 

Иҗади тормышыгызга рухи байлык, әдәбият хәзинәсе ачкычлары теләп калабыз! 

Без һәрвакытта сезнең белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк