Логотип
Театр

Вакыйга һәм бәя: Әтнә артистлары Мәскәүдән кайтты

“Гүзәлем Әсәл” – Әтнә халык театрының да, Әтнә дәүләт драма  театрының да  иң уңышлы саналган спектакльләренең берсе, дип бәяләнә. Шушы спектакль белән Халык театрының дәрәҗәсе күтәрелә, аның артист...

“Гүзәлем Әсәл” – Әтнә халык театрының да, Әтнә дәүләт драма  театрының да  иң уңышлы саналган спектакльләренең берсе, дип бәяләнә. Шушы спектакль белән Халык театрының дәрәҗәсе күтәрелә, аның артистлары мактаулы исемнәр ала. Бүгенге “Әсәл” дә Әтнә дәүләт драма театрына зур уңыш китерде.  Аны республикабызда карамаган район, авыллар сирәк калгандыр. Үзебезнең  районны әйтмим дә, әллә ничә тапкыр караучылар, тагын тамаша кылырга теләүчеләр бихисап. Артистларыбызның уйнау осталыгына сокланып язылган мәкаләләрне дә кат-кат  укыдык.  Сәнгать белгечләренең дә, тамашачыларның да спектакльне элек  куелганнары белән чагыштырып, уңай бәя бирүләре дә  куандырды.  Менә шушы күпләрне яшьлегенә кайтарган “Гүзәлем  Әсәл”не Мәскәү тамашачысы ничек кабул иткән, артистларыбыз ничек уйнаган, гастрольдән нинди уй-фикерләр белән кайтканнар? Гомумән, сәхнә тормышы нинди ул? Юкка гына агымдагы ел Татарстанда “Театр елы” дип игълан ителмәгәндер. Артист тормышының уңышлары, кыенлыклары да җитәрлектер.  Менә шул хакта һәм башка тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавапны артистларыбыз Марат Хәбибуллин, Таһир абый Габидуллин, Фаяз Хөсәенов, Раил Сәләхиев, Гүзәл Гафарова, Зөһрә Мөхәммәтгалиева,  Әминә Ситдикова, Алсу Мусавирова, Илфат Шәрифуллин, Эльмир Нургалиев, Ихсан Исхаков һәм театрыбызның  директоры  Ленур Зәйнуллин белән бергәләп эзләдек.

 Мәскәүгә бишенче тапкыр сәяхәт кылдыгыз? Монысы зур вакыйга белән бәйле, беренче баруыгыз белән чагыштырсак, үзгәреш сизеләме? Ни өчен Мәскәү һәм кыйбатка төшәдер Мәскәү...

Л.З.  Бу баруыбыз да тарихта үз урынын алыр дип ышаныйк, чөнки Мәскәү тамашачысына 44 елдан соң кабат “Гүзәлем Әсәл” спектаклен күрсәтә алдык. Спектакль башланганчы Халык театры артистларының “Гүзәлем Әсәл”не куюлары турында сөйләп, 44 елдан соң кабат шушы спектакльне алып килүебез хакындагы хәбәрне театр сөючеләр дә  алкышлап кабул иттеләр.

М.Х.: Үзгәрешкә килсәк, ул бар һәм күзгә күренеп сизелә. Тамашачы безне – Әтнә театрын, аның артистларын белә башлады. Бу юлы Мәскәү безне тулы зал белән каршылады. Пәрдә ачылуга  кул чабып каршыладылар, әле монысы уйный башлаганчы.  Зуев исемендәге театрның тамаша залы 550 урынлыдыр, безнең спектакльне  523 кеше  карады. Балконга билетлар сатмаганнар. Ә беренче тапкыр  барганда  Мәскәү тамашачысы безнең Әтнәне, аның  театрының барлыгын да белми иде. Татарстан диюгә сабантуй белән бәйләп Сабаның Миңгәрен белүләрен генә әйттеләр. Әтнәне белмәсәләр дә, спектакльне  карарга килгәннәр иде. Театрда билет сатучы булып Таһир абый Фәйзрахмановның туганы эшләве безнең файдага булды. Мәскәүдә күбрәк  Нижгар татарлары,  спектакльдән соң килеп: “Белми идек сезне, спектакльләрегезне ошаттык...”, – дип рәхмәт әйттеләр. Икенче тапкыр  барганда да тамашачыларны үзебезнең Әтнә белән таныштырып, театрыбызның тарихын сөйләдем, аннан соң спектакль күрсәттек. 2012 елда – “Сөясеңме сөймисеңме?”, 2013 елда –“Кияүләр”, “Язын бозлар акканда”, “Адашкан күңел”,  2014 елда “Американ”ны уйнадык. Бу юлы “Гүзәлем Әсәл”  спектакле килгәнне көтеп торганнар, руслар да килгән иде спектакль карарга. Алар өчен тәрҗемәне хезмәттәшебез, Әтнә театры артисты Айгөл Гыйрфанова әзерләде. Кайсыбызныкы уңышлы чыга, тәрҗемә белән шул шөгыльләнә. Якташыбыз генерал-полковник  Мансур Мәсгут улы Вәлиев тә бар иде тамашачылар арасында. Мәскәүгә сәяхәт кылучылар арасында берничә тапкыр баручы артистлар да, беренче тапкыр баручылар да  булды.

 

1973 елда барган артистлар.

И.Ш. А.М.: Безнең беренче баруыбыз, күпмедер дәрәҗәдә үзебезгә Мәскәүнең бер почмагын ачтык, Кызыл мәйданны күрдек, метрода йөрдек. Башкала театры сәхнәсендә чыгыш ясау дулкынландыра билгеле, тик уйный башлагач онытылды. Театрга булган мөнәсәбәт куандырды.

  Т.Г. Ни өчен Мәскәүме? – башкала белән танышырга, үзебезнең барлыкны  күрсәтергә бардык. Безнең режиссерыбыз Рамил Фазлыев та Мәскәү ГИТИСында көндезге бүлектә укып белем алган белгеч.  Күргәнегезчә, Мәскәү безнең театрга ул кадәр үк чит тә түгел. Үзешчән халык театры да күп тапкырлар Мәскәү сәхнәсен тоткан, зур бүләкләрен шунда алган. Безнең бүгенгебезне дә күрсәтеп, Әтнәнең дәүләт театры артистларының чыгышын да карасыннар дип бара башладык Мәскәүгә. Татар кайда да бар, театр яратканы барыбер килә. Без инде моңа ышандык.

Л.З. Кыйбатка төшәме Мәскәү дигәндә,  арзан түгел, беренчедән юлы ерак, автобус белән барып кайту артистларыбызга да җиңел түгел, талчыктыра. 15–16 сәгать юлда барганнан соң, сәхнәгә чыгып уйнау өчен зур батырлык, сәламәтлек кирәк. Шоферларыбыз алышынып барса да, берсе Таһир абый, сәхнәдә уйнаучы да ул. Юлга киткән акчаны әйтмичә генә, Мәскәү сәхнәсендә  бер спектакль уйнау өчен аренда бәясе 140 мең сум икәнен күрсәтү җитәр. Октябрь аена мөмкинлек булса, тагын бер спектакль белән барырбыз, дигән уй бар үзе, Алла боерса.

– Кабат-кабат йөргәнче Камал артистлары кебек берничә спектакль белән берьюлы  бару отышлырак түгелме?

М.Х.: Бу  сорауны  безгә еш бирәләр, Татар Конгрессында эшләүчеләр дә “Ник баргач Мәскәүдәге татар яшьләре белән очрашмыйсыз...?” дип сорыйлар. Тик без бер көн эчендә очрашуларга өлгерә алмыйбыз. Кем белә, бәлки, киләчәктә булыр, ә  әлегә провинциаль театр кебек чыгыш ясыйбыз.

Л.З. Берничә спектакль белән берьюлы бару өчен һаман да шул акча кирәк, алда әйтеп киттем, аренда бәясе кыйммәт, аннан соң декорацияләрне алып бару өчен дә аерым машина кирәк булачак, чөнки берничә спектакльнең декорациясе автобуска гына сыймый. Монысы тагын акча...

Мәскәү сәхнәсе һәм Мәскәү тамашачысы нинди ул?

З. М.: Мәскәү сәхнәсе азрак зуррак , тик мин үзем алай курыкмадым, беренче чыгыш ясавым түгел иде. Тик мин Мәскәүдә безне аның кадәр якын итеп кабул итәрләр дип уйлый да алмадым.  Безне шулкадәр әйбәт кабул иттеләр, спектакльне карый белеп карадылар. Ә тамашачы нинди булса, спектакль шундый була, чөнки энергетика сизелә.  

Т.Г.: Сәхнә сәхнә инде, ә менә тамашачы аерыла. Мегаполис, интеллект югары икәне күренә.

Ф.Х.: Залда телефоннан сөйләшеп утыру, кереп-чыгып йөрүләр юк. Артистка хөрмәт зуррак димме. Кайбер җиргә барасың, акча түләп кергәч, нишләсәм дә ярый, дип караучылар бар.

Р.С.: Эмоцияләрне яшермиләр Мәскәүдә, елыйсы урында елыйлар, көләсе урында көләләр.

Ихсан: Сәхнә зур, минем белән әнием Сөмбел дә барды. Каушамадым, юлда да арымадым, азрак йоклап бардым... миңа ошады...

–Уйныйсы рольгә партнерыңның, режиссерның, коллективның йогынтысы бармы? Теләмәгән рольгә керүе читенме?  Көнләшү, комплекс-оялу бармы ул артистта?

Г.Г.: Мәскәү сәхнәсендә өченче тапкыр чыгыш ясадым, “Әсәл”не яратып уйнадым, мине кечкенәдән Әсәл дип йөртәләр иде, ролен дә уйнарга насыйп булды. Партнерның да, коллективның да йогынтысы зур. Чыгыш ясаганда кайбер сүз онытылып китәргә мөмкин, ә партнерың аны тоеп ала да, дәвам итә, я әйтеп җибәрә. Режиссерның алдан күрә алу сәләте бик булыша, чөнки ул тоемлый, артистны  уйный ала торган рольгә кертеп җибәрә, я булмаса, артистта яшеренеп ята торган талантын тартып чыгара, үстерә. Режиссер – ул педагог, шәп укытучының укучысы да үзе кебек була.  Коллектив дус булгач, күңел тыныч. Бер гаилә кебек без.

А.М. : Барысы да үзара бәйләнгән дип саныйм. Әйбәт уйнар өчен актер белән режиссерның бер дулкында эшләве кирәк. Актер режиссер нинди роль бирсә, шул рольне уйный. Аның сайлау мөмкинлеге юк. Мин, мәсәлән, шофер булып уйнадым. Ул рольдә ир-ат уйнарга тиеш иде. Ир-егетләр аз диделәр, ризалаштым. Яратып уйнадым, тамашачы да яратып кабул итте. Ак көнләшү бар, ансыз үсеп булмыйдыр. Сәхнә барын да оныттыра, шундый хикмәтле ягы бар аның. Илдар абый Хәйруллинга бик рәхмәтлемен.

Ә.С.: Мин дә рәхмәтле. Мин чиләк тотып җыештыручы булып чыктым., минем ролем бөтенләй дә юк иде. Илдар абый “Репетициягә килеп карап утырыгыз, бәлки сезне дә кертеп җибәреп булыр”, дигәч, мин гел карап утырырга килә идем. Ххезмәттәшләремнең уенына сокланып, өйрәнеп  утыра торгач, Илдар абый мине дә спектакльгә кертеп җибәрде. Сүзсез роль булса да, мин аны тырышып уйнадым. Баштарак ике составлы итеп оештырмакчылар иде  бу спектакльне, алай булса, мин дә Әсәлне уйныйсы идем. Уйный алган булыр идем дип уйлыйм, чөнки мин Әсәлне үз иттем, яраттым.

З.М.: Партнерга турыдан туры бәйле без, сәхнәдә төрле хәлләр була, я ялгыш сөртенеп егыласың, партнерың синең хәлне аңлап шул мизгелне үткәрергә ярдәм итсә, тамашачы шулай тиеш дип кабул итә. Комплекс димәктән, мин бик оялчан идем, укырга кергәч Илдар абый Хәйруллин мине сүтеп җыйды, мин сәхнәдә уйнаганда комплес, оят булырга тиеш түгеллеген аңладым. Ул еш кына”Роль биткә бәрелергә тиеш”, ди. Аннан соң уйныйсың рольне стимул итеп тә карарга куша. Актер үсәргә тиеш, ә моның өчен ролеңне әйбәт уйнау  һәм режиссер белән бербөтен булып эшләү  кирәк. Рольгә кереп була, тик айлар буе уйнагач ул рольдән чыгып, тормышка кайтуы читенрәк. Коллектив безне, яңа артистларны, бик әйбәт каршылады. Фатир бирделәр, бу безнең төшкә керә алмастай бәхет. Исән-сау эшләргә язсын, дип телим.

Ф.Х.  Комплекс, оят бармы дигәндә, сәхнәдә дә алтын урталык булырга тиеш, дип саныйм. Укыганда да  остазыбыз Рәшит Заһидуллин шулай дип әйтә иде.

Сәхнәдә егылырга өйрәтәләр дип ишеткәнем бар, сүз ятлауның да үз алымнары юкмы? Хәзер суфлер юк дип  беләм. Уйламаган хәлләр дә килеп чыгамы?

– Ф.Х: Сәхнә хәрәкәте, хәрәкәт үзәге дигән нәрсә бар, егылганда җайлап егылырга кирәк. Суфлер юк, сүзләр кайчак онытылып та китә. Андый чакта бер-береңә булышасың инде, партнер белән эшләү менә шунда кирәк, ул әйтеп җибәрә, җайлашасың. Реплика булыша.

М.Х.: Спектакльгә хәзерлек барышында партнерыңның сүзләре дә истә кала. Әйтеп җибәрәсең. Безнең Таһир абый Габидуллинда бар шундый сәләт, ул спектакльдә катнашучы бар кешенең сүзен яттан белә, җае белән әйтеп җибәрә. Уйламаган хәлләр килеп чыга, дип сөйләшәбез, ә болай үзебезнең андый хәлдә калган юк иде. Бу юлы Мәскәүдә уйнар алдыннан Таһир абыйның әтисенең үлеме турында хәбәр алдык.  Һәм без зур батырлык үрнәген күрдек. Таһир абый үз ролен югары дәрәҗәдә    уйнап чыкты, күзләрендә генә тирән моң күрдек. Спектакль тәмамлануга дәррәү җыйналып, шулай тиз оешканыбызга үзебез дә аптырадык, юлга чыктык. Әле ике машина йөртүченең берсе дә Таһир абый үзе. Көтелмәгән хәлләр коллективны берләштерә икән.

Театрда очраклы кеше эшли аламы? Акчасы аз, кайтып кереп булмый... Шуның өстәвенә фильмнарга да төшәсез...  Әтнә Казан түгел...  

Ф.Х.: Азрак эшләргә мөмкин әле, еллар буе очраклы кеше эшли алмас. Театрда эшләү өчен аны яратырга кирәк, сәхнәдә яшәү, аңа ихтыяҗ булу кирәк. Коллективта дустанә мөнәсәбәт, эшләү өчен шартлар, гаиләдә сине аңлаучы булу кирәк. Ә Әтнәдә минем өчен бар да бар. Акчасы да җитә. Яшәү шартларыбыз әйбәт, торырга фатирыбыз бар, театр җитәкчелеге хәлебезгә керә белә, режиссерыбыз үз эшенең остасы. Дөрес, авыррак вакытлар була. Арыта да, тик без үзебез сайлаган һөнәр буенча эшлибез. Аллага шөкер, уңышларыбыз бар, безне күрәләр, яраталар. Менә дүрт артистыбыз –Нияз, Азат, мин, Әминә  “Кәрван–сарай” фильмында төшәбез. Массовка түгел, өчебез юлбасарларны, ә Әминә “наемщица” ны уйный...                      

М.Х.:Мәскәүдә уйнаганнан соң да репетициягә дип самолет белән алып кайтып киттеләр аларны Казанга. Театрны яратмасаң, гаиләңдә сине аңламасалар кинофильмнарда гына төшү түгел, үз театрыңда да эшләп булмый. Бу яктан, Аллага шөкер, без бәхетле.

З.М.: Мин дә шулай дим. Аллага шөкер, тьфу, тьфу, бу яктан мин дә бәхетле кеше. Яраткан эшемдә эшлим, гаиләм бар, яраткан ирем бар, алар минем эшемне аңлыйлар, кирәк чакта терәк булалар. Синең эшеңне күрмәсәләр, өйдә аңламасалар, бер атна буе кайтып керә алмаган чаклар була, эшләп булмый. Без Әтнәне яраттык, Әтнә безне үз итеп кабул итте, без өйдәгеләргә дә, тамашачыга да бик рәхмәтле.

А.М.: Мин дә алар белән килешәм. Әтнә театры коллективы, Әтнә халкы безне бик яхшы кабул итте. Исән сау булып эшләп торыйк, тамашачылар килеп торсыннар, мин үземне Әтнә театрында күрәм. Театрдан китә калсам икенче һөнәр буенча гына китәрмен дип уйлыйм.

–Мәскәү тамашачысын мактадык, Әтнә тамашачысы хакында ни әйтерсез? Башкала тамашачысы интеллекты белән югары, Ә Әтнә халкы...

Барысы да: Исән-сау булып, спектакльләребезгә килеп кенә торсыннар. Без аларны яратабыз. Һәр тамашачы үз урынында кирәк. Әтнәдә ничә көн рәттән уйнасак та, тамашачы төрлечә карый.  Әтнә халкы спектакльне интуитив аңлый. Бәяли белә, эчкерсез шатлана белә. Артистларны күтәрә белә... һәм без аларның ышанычларын акларга тырышачакбыз.

         Артистларыбыз бүгенге көндә Аяз Гыйлаҗевның “Югалган көн” спектаклен сәхнәләштерәләр. Режиссеры –Рамил Фазлыев. Уңышлар телик аларга!

1973 ел барган артистлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк