Логотип
Театр

Яхшыга — яхшы, начарга — начар мин…

Г.Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт театрының яшь артисты Фаяз Тәлгать улы Хөсәенов «Тантана 2018» театр премияләре конкурсында, А.Гыйләҗевнең «Югалган көн» пьесасында Чемоданлы кеше образын уңышлы и...

Г.Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт театрының яшь артисты Фаяз Тәлгать улы Хөсәенов «Тантана 2018» театр премияләре конкурсында, А.Гыйләҗевнең «Югалган көн» пьесасында Чемоданлы кеше образын уңышлы иҗат иткәне өчен, «Сәхнә» журналының махсус бүләгенә лаек булды. Зур булмаган иҗат юлында С.Шәкүровның «Туган туфрак»ында Игорь, Ч.Айтматовның «Гүзәлем Әсәл»ендә Ильяс рольләрендә уйнап танылу алган артистның театр тәнкыйтьчесе Әлфәт Закирҗанов белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

Фаяз, үзең белән таныштырып, Әтнә театрына ничек килүең турында сөйлә әле? Остаз буларак сиңа кемнәр йогынты ясады? —Мин Кукмара районы Зур Сәрдек авылында туып үстем. Әнием — озак еллар Мәдәният йортында мөдир, баянда уйный, матур җырлый, әтием — агроном булып эшли. Аларның җырмузыкага булган җылы мөнәсәбәте миңа да күчеп, 5-6 яшьтә сәхнәгә менгәнмен. Сәнгать ярату мине Казан театр училищесына алып килде һәм анда 2008 елда Рәшит абый Заһидуллин җыйган төркемдә укый башладым. Алдагы елларда безнең белән Фәрит абый Бикчәнтәев җитәкчелек итте. Укуны тәмамлар алдыннан эшкә кая бару мәсьәләсе алга килеп басты. Безнең белән танышырга, булачак артистларны сайлап алырга училищега режиссёрлар еш килә иде. Башкалар белән бергә Рамил абый Фазлыев белән дә таныштык. Без 3 курста укыганда Әтнә театры «дәүләт театры» дигән статус алды һәм аңа игътибар бик нык артты. Шуңа да Әтнә театрына эшкә чакырып тәкъдим булгач, мин ризалаштым. Моңа бәлки минем авылны, аның кешеләрен, үзара гади, ярдәмчел, ихлас мөнәсәбәтләрне яратуым да йогынты ясагандыр. Әтнәгә бергә өч егет — Нияз Заһидуллин, Рәмис Галиев һәм мин — кайтып, эшли башладык. Театрның ул вакыттагы директоры Ландыш апа Фазлыева безне бик җылы каршы алды. Ә инде остазларыма килгәндә, училищеда безне укыткан Фәрит абый Бикчәнтәев, Рәшит Заһидуллин, Илгиз Зәйниевләрнең йогынтысы зур булды. Театрга эшкә килгәч, Рамил абый Фазлыев җитәкчелегендә артист осталыгы серләренә өйрәнүне дәвам иттек. —Артист буларак сиңа нинди рольләр ошый, ягъни син лирикмы, әллә трагикмы? Нинди рольдә уйнар идең? —Тәҗрибәм зур булмаганга, үземнең мөмкинлекләремне тулысынча ачып бетердем, үземне таптым, дип әйтә алмыйм. Артистка кайсы роль бирүне режиссёр хәл итә. Нинди роль бирәләр, без шуны кабул итәбез һәм уйныйбыз. Лирик һәм драматик рольләрне башкарсам да, хәзергә трагедияләрдә уйнарга туры килмәде. Шулай да минем үземә җырлы-биюле комедияләр күбрәк ошый, шундый әсәрләрдә уйныйсы килү теләге бар. —Артистны сәхнәдә күреп белсәк тә, аның шәхси тормышы да бар. Алар синдә ничек яраша? —Артист буларак тормышым сәхнә белән тыгыз бәйле, вакытның күбесе шунда үтә. Хатыным Зөһрә белән бер коллективта эшләү безне театрга тагы да тыгызрак бәйли. Рольне уйнаганда язучының әсәренә салынган уй-фикерләре безне баета, үстерә, дөньяга карашны киңәйтә. Аерым геройларның эш-гамәле, характёр сыйфаты бигрәк тә якын булып, ул билгеләрне үзеңдә булдыру теләге дә туа. Шул ук вакытта, рольне уйнаганда шәхси сыйфатлар да кушылып китә. Режиссёр биргән күрсәтмәгә нигезләнеп, рольне бөтен тирәнлегендә аңлау аша гына мин аны тамашачыга җиткерә алам. Артист осталыгы шунда чагыла дип беләм. —Шәхси тормышыңны да беләсе килә: нәрсә белән кызыксынасың, ниләр укыйсың? Яшәү фәлсәфәң нидән гыйбарәт? —Безнең шәхси тормыш театр һәм бергә эшләүче коллегаларым белән тыгыз бәйле. Буш вакыт бик аз кала, ә инде мөмкинлек булганда кинофильмнар карарга яратам.

Язманы тулысынча "Сәхнә" журналының июнь саныннан укыгыз.

Автор: Әлфәт Закирҗанов

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк