Логотип
Театр

«Яшенле яңгыр»

Спектакль бер антракт белән 2 сәгать 45 минут бара. Сәхнә уртасына 8х8 үлчәмле бассейн ясатып, аңа 9 тонна су тутырылган. «Без бит ике спектакльгә 300 мең сумлык аяк киеме генә алдык. Ут та, су да,...

Спектакль бер антракт белән 2 сәгать 45 минут бара. Сәхнә уртасына 8х8 үлчәмле бассейн ясатып, аңа 9 тонна су тутырылган. «Без бит ике спектакльгә 300 мең сумлык аяк киеме генә алдык. Ут та, су да, костюмнар да – барысы да тамашачыга эшләде. Акча булса, мондый спектакльләр чыгарып була икән», – дип сөйләде премьера турында театр директоры Роберт Шәймәрданов. «Яшенле яңгыр» спектакле 13 декабрьдә Камал театрының Зур залында «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале кысаларында Казан тамашачысына да тәкъдим ителде.

Мәгълүмат өчен. «Россиянең кече шәһәрләре театрлары» федераль проекты «Бердәм Россия» партиясе инициативасы буенча тормышка ашырыла. Кече шәһәрләр исәбенә халкы 300 меңнән кимрәк булган шәһәрләр керә. Исемлеккә Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Буа һәм Бөгелмә дәүләт театрлары һәм муниципаль театрлардан Яшел Үзән музыкаль театры һәм Түбән Кама шәһәре Яшь тамашачы театры кергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк