Логотип
Театр

«Яшерен эзләр» (Хәй Вахит)

  «Яшерен эзләр» спектакле дә тормышта булган хәл-вакыйгаларга нигезләнгән. Рәссам Ленар Гыйльметдиновның сәхнә бизәлешләре, әсәрнең эчтәлегенә, язылышына тиң рәвештә реалистик өслүбтә иҗат ителгән...

 

«Яшерен эзләр» спектакле дә тормышта булган хәл-вакыйгаларга нигезләнгән. Рәссам Ленар Гыйльметдиновның сәхнә бизәлешләре, әсәрнең эчтәлегенә, язылышына тиң рәвештә реалистик өслүбтә иҗат ителгән. Әсәрне сәхнәгә куйган режиссёр Резидә Гарипова үзе үк спектакльнең музыкаль бизәлешен дә башкарган.

Спектакльдә хастаханәнең баш табибы Сәгыйть Булатов (Ирек Хафизов) «Чулпан» колхозы рәисе Низамовның (Ренат Шәмсетдинов) булдыксызлыгын фаш итеп, газетага мәкалә яза. Әмма газетаның мөхәррире Борһан Хуҗин (Зөлфәт Закиров) мәкаләне, фактларны авторның үзенә каршы борып, бастыра. Нәтиҗәдә, тикшерү эше башлана. Акчурин фамилияле зур түрә (Зөфәр Харисов) мәсьәләнең асылына төшенергә тели. Ахыр чиктә Сәгыйтов районнан ук чыгып китәргә мәҗбүр була. Бер караганда, колхоз рәисләрен булдыксызлыкта гаепләү, фаш итүләр үткәндә калды һәм бүген театр сөючеләргә боларның бер кызыгы да юк кебек. Әмма кешеләр мөнәсәббәтләре, күпме еллар үтсә дә, шул ук кала. Хуҗин Низамовны үз кешесе булганы өчен яклап каласы килә. Кул кулны юа, дигән гыйбарә бүген дә гамәлдә. Хуҗин Низамовны яклап, Булатовны батырып, данга ирешергә, югарырак урынга үрмәргә тели. Адәм балалары бүген дә бер-берсенең башын ашый. Хуҗин Булатовның редакциядә эшләүче хатыны Мәрьямгә (Ландыш Ибәтуллина) бәйләнеп йөри. Аннан башка да мәхәббәтләре бар. Мәсәлән, яшь кыз Нәфисә (Лилия Камалиева) аннан авырга узган, һәм Хуҗинның мәхәббәте ялган булганы турында белгәннән соң, баласын төшертә. Адәм баласының бозыклыгы бүген элеккегегә караганда да ныгрык тамыр җәя.

Әмма барыннан да бигрәк спектакль актёрлар уены белән игътибарны тотып тора. Соңгы елларда театрга талантлы яшьләр килгәч, рольләр күбрәк аларга бирелә башлады кебек. Һәм өлкән, урта буын артистларыбыз сагындырып та өлгергән иде. Бу спектакльдә, ниһаять, театр сөючеләр Зөфәр Харисов, Илгизәр Хәсәнов, Ренат Шәмсетдинов, Зөлфия Вәлиева, Ирек Хафизовны рәхәтләнеп карады. Ренат Шәмсетдиновның сәхнә сөйкемлелеге шулкадәр көчле ки, хәтта аның эчүчелеккә бирелгән булдыксыз колхоз рәисе дә ачу китерми, актёр бу рольне берникадәр юмор кушып хәл кылган. Ирек Хафизов гаделлек сөюче Булатов роленә искиткеч туры килә. Дөреслекне яклап көрәшүче нәкъ менә Ирек кебек чибәр, мәһабәт буй-сынлы, якты йөзле булырга тиеш кебек. Булатовның әтисе Хакимҗанны уйнаган Илгизәр Хәсәновка да карап туймаслык. Бу актёр нинди генә роль башкарса да туарылып уйнавы белән үзенә гашыйк итә. Театрда бөтен актёрлар арасында үз-үзен матур тотышы, әдәпле булуы, йомшак итеп, берникадәр көйләп сөйләве, матур тавыш тембры белән аерылып торган Зөфәр Харисовка гел түрәләне генә уйныйсы икән! Бөтен кыйфәте килгән. Ул затлылыгы, ул манералары! Хастаханә хезмәткәре Фәридә Тимерхановна Булатовның роленә сызымнар өстәргә ярдәм итә. Баш роль булмаса да, Фәридә – гаҗәеп тере, җылы ханым. Зөлфия Вәлиева аны әнә шулай башкара.

Җыеп кына әйткәндә, яшьләргә өйрәнерлек, үрнәк алырлык шәп артистларыбыз бар безнең! Хәер, яшьләребез дә талантлы. Хуҗин ролен башкарган Зөлфәт Закиров моңа кадәр уңай геройларны гына уйнады кебек. Тискәре герой ролендә аны беренче күрүебездер, мөгаен. Егетнең иҗаты кискен борылыш алуы тамашачыны берникадәр аптырашта калдыргандыр. Аның тискәре героена озак вакыт күзләр ияләшә алмады. Егетнең үзенә дә табигыйлык җитмәде кебек. Кайбер сәхнәләрдә Хуҗинның зәһәрлеге чамадан тыш артык тоелды. Хуҗин – чибәр һәм елдам кеше. Аның күзе теләсә кемгә түгел, йә чәчәккә бөреләнеп кенә килгән гөл кебек саф, самими кызларга төшә. Нәфисә нәкъ шундый. Һәм Лилия Камалиеваның сәхнәдә үз-үзен тотышы бу рольгә туры килде. Яисә Хуҗин урта яшьләрдәге, кызарып пешкән чия кебек ымсындыргыч ханымнарга гашыйк була. Әйтик, Мәрьям шундый булырга тиеш иде. Ләкин Ландыш Ибәтуллинага Мәрьмне гәүдәләндерүдә җылылык, терелек җитеп бетмәде. Спектакльдә Айсылу роле дә бар бит әле. Яшь актриса Гүзәл Галиуллина аны матур итеп башкарды. Шуңа да карамастан, ул бу сәхнә әсәрендә артык тоела. Баш геройның яшьлегендә калган мәхәббәте аның холкын ачарга әллә ни ярдәм итми, өстәвенә, сюжет линиясен кирәкмәгән детальләр белән катлауландыра. Баксаң, драматург Хәй Вахит әсәрендә Айсылу булмаган икән, аны режиссёр шушы спектакль өчен уйлап тапкан.

Тулаем алганда, «Яшерен эзләр» спектакле каршылыклы хисләр тудыра: кешеләр арасындагы мөнәсәббәтләрне күрсәтү өчен генә әллә кайчан искергән темаларны күтәрү кирәк булдымы икән? Әмма бер нәрсә бәхәссез – спектакльдә актёрлар ансамбле искитмәле!

 

Автор: Миләүшә Мәхмүтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк