Логотип
Тормыш тамаша

"Усал мин"

Ир һәм хатын буларак без менә дигән «тандем»

Гөлназ Асаева эстрадада яшьли танылу яулаган җырчы. Бүгенге көнне, белүемчә, үз концертлары белән йөрмәсә дә, җырлары да, клиплары да ишетелеп тора. Җырлый белми түгел, сәләте дә бар. Билгеле булганча, челтәрле бизнеста башка җырчылар кебек ул да үз урынын тапты. Аның белән әңгәмәбезне сезгә тәкъдим итәбез.

«Исәрләнәләр инде...»

Гөлназ, син хәзер бизнес-леди. Иҗатың икенче планга күчтеме әллә?

– Иҗатымны мин берничек тә икенче планга куя алмыйм. Мин кечкенә чактан ук сәхнәдә. Бу – минем тормышым. Хәтта теләсәм дә, җырлау минем өчен башка планга күчмәячәк. Мактана дип уйламасыннар, әмма Аллаһ Тәгаләдән бирелгән талантны, бик теләсәм дә, юкка чыгара алмыйм. Минемчә, сәләт, тавыш я була ул, я юк. Минем хәтта җырлаудан туктарга хакым да юктыр. Даими тыңлаучым бар. Алар миннән яңадан-яңа җырлар көтә.

Популяр җырчы булып, концертлар куяр өчен вакыт кирәк. Шул ук вакытта челтәрле бизнес та вакыт таләп итә. Сиңа кайсысы мөһимрәк?

– Сәхнә тормышым 14 яшемдә башланды. Гастрольләрнең нинди булуын бик яхшы беләм. Билгеле булганча, бүгенге көнне, Аллаһка шөкер, мин кияүдә. Минемчә, тормышта булган килеш атналар, айлар дәвамында гастрольләрдә йөрү урынсыз. Ирем Вильданга якынрак булырга тиешмен дип уйлыйм. Челтәрле бизнеска килгәндә, аның белән гастрольдә булганда да шөгыльләнеп була. Әгәр челтәрле бизнеста эшлисең икән, башка җирдә эшләргә тиеш түгелсең дигән кагыйдә юк.

Ирең дә җырчы. Бәлки, сезгә икәүләп гастрольләргә чыгып китәргәдер? Эстрадада парлы җырчылар бар бит.

– Без үзебезне дуэт баларак күзалламыйбыз. Әмма ир һәм хатын буларак без менә дигән «тандем».

Челтәрле бизнеста эшләгән акчаны җырчы буларак эшли алыр идеңме?

– Юк, хәзер алган акчамны иҗатта эшли алмас идем. Әле өстәвенә пандемия чорында концертлар да булмады. Нәкъ менә шушы вакытта без челтәрле бизнеска килдек һәм әлеге өлкәдә эшли башладык. Әле бер дә үкенгән юк. Бәлки, җырчы буларак үземне тагы да үстерсәм, популярлыкның башкарак дәрәҗәсенә күтәрелсәм, эстадада да бу күләмдәге акчаны эшли алыр идем дә. Әмма хәзер мин гастрольләр бәлән йөрмим.

Вильдан бу хакта ни уйлый: ул сине киләчәктә җырчы буларак күрәме?

– Бәлки, күрәдер...Ә бәлки юктыр да. Беренче чиратта мин аның хатыны. Бу хакта сөйләшкәнебез юк. Аннан соң мин җырчы булудан туктамадым да бит әле.

Ә үзен җырчы буларак күрәме?

– Әйе, күрә. Әмма аның юнәлеше башка төрлерәк булыр, мөгаен. Безнең татар-башкорт эстрадасына охшамаган стиль, бәлки. Ул икенче төрлерәк фикерли, уйлый. Ничек буласын белмим, ләкин ирем бу юнәлештә дә эшли. Бәлки, безнең эстрадада да үз урынын булдырыр.

Ришат Төхвәтуллин белән дуэт яздыргач, популярлыгың арткан иде кебек. Ялгышмасам, гастрольләргә дә бергә йөрдегез. Ничек уйлыйсың, әгәр андый мөмкинлегең булмаса, җиңел генә популярлашып китә алыр идеңме?

– Мин Ришат Төхвәтуллин белән гастрольләргә йөрмәдем. Бары тик аның ике концертында чыгыш ясаган идем. Беренчесе – ул, дөрес хәтерләсәм, аның 25 яшьлек юбилеенда, икенчесе исә 30 яшендә. Башка гастрольләр, концертлар булмады. Аның белән дуэт яздырганда, Башкортстанда инде популяр идем. Хәтта шуны әйтә алам: мин үз концертларымны куйганда, Ришатны беркем дә белми иде диярлек.

Буш урында пиар булдырган артистларга ничек карыйсың?

– Безнеңчә әйтсәк, исәрләнәләр инде. «Каждый суслик в поле агроном».

 

Гөлназ, кеше бер тапкыр гына чын күңелдән ярата ала микән? Әгәр шулай булса, калган мөнәсәбәтләр кешегә ник бирелә икән?

– Бер генә тапкыр яратып була дип уйлыйм. Икенче тапкыр чын ярату хисе туа икән, димәк, беренче «ярату» бары тик гашыйк булу гына булган. Сөюдә ялгышулар була инде ул. Беребез дә яратканда, бу минем кешем түгел дип уйламый. Мәхәббәт мәңгелек кебек тоела...

Син башкалардан көнләшәсеңме? Мәсәлән, бу кеше миннән чибәррәк, баерак һәм бәхетлерәк дип?

– Соклана белү – бик яхшы сыйфат. Мин үземнән сәләтлерәк, матуррак кешеләргә соклана беләм. Әмма көнләшү хисе миндә юк. Аннан соң башкаларга көнләшеп, еракка китеп булмыйдыр ул. Татар ат урынына сыер җигеп еракка китеп булмый, ди бит. Монда да шул ук хәл.

Сине усал диләр. Бу дөресме?

– Усаллыгым бардыр, килешәм. Иң мөһиме – акылдан шашкан усал кеше булмаска. Мин үз акылындагы усал булырга тырышам. Күңелемдә начарлык юк, мин гел изге теләктә. Әмма бу тормышта, нәкъ менә хәзерге заманда усаллык һәм таләпчәнлексез булмый. Аннан соң ул усаллык үзеңә карата да булырга тиеш. Башкалардан нидер таләп итәсең икән, үзең дә калышма.

Ирең сиңа машина бүләк итте. Бу бүләкме, яисә уртак бюджетка алынган машинамы?

– Машина, әлбәттә, уртак бюджетка алынган. Безнең үзара акчаны бүлгән юк. Без бит гаилә, димәк, барысы да уртак. Шулай дөрес дип уйлыйм. Монысы минеке, калганы синеке дип яшәсәң, ни була инде ул?.. Әмма, сер булып кына әйтәм, уртак бюджеттан тыш – үземнең акчам да бар. «Заначка», диләрме әле...

Ничек уйлыйсың, киләчәктә әни булгач, син сәхнәдән югалып торырсыңмы?

– Бер-ике айга югалырга мәҗбүр булырмын дип уйлыйм. Әмма еллап түгел. Аннан соң сабыйның үзеннән дә тора бит.

Иреннәр, күкрәкләр ясатуга ничек карыйсың?

– Иреннәр, күкрәкләр эшләтү, әлбәттә, мөселманнарга ярамый, әмма һәркемнең үз эше. Хатын-кыз ирен, күкрәк эшләтеп, үзен тиешенчә тота икән, ник эшләмәсен? Үземнең исә ирен ясатканым бар.

Шәрә килеш кинода төшәргә тәкъдим итсәләр?..

– Тәкъдим итсәләр, уйлар идем. Әлбәттә, ирем белән киңәшләшер идем. Әгәр ул рөхсәт итсә, баш тартмас идем дип уйлыйм.

«Калыплар ялкыта»

Сезнең гаиләгез Элвин Грей белән нинди мөнәсәбәттә?

– Безнең мөнәсәбәтләребез яхшы. Без бер-беребезне хөрмәт итәбез. Радик үз гаиләсе белән безгә беркайчан да начарлык эшләмәде, безнең яктан да андый теләк булмады һәм булмаячак та. Соравыңны аңладым, Вильдан белән аның арасында аңлашылмаучанлыклар бар иде. Без бу хәлне искә дә төшермибез.

 

Син үзең Башкортстаннан. Күптән түгел татар җырчыларын бу республикага кертмәү белән бәйле гауга булып алды. Бу хакта үз фикереңне әйтә алырсыңмы?

– Бу хәлне Башкортстан белән Татарстан арасында барган «сугыш» дип кабул итмим. Бары бер артист, кунакка килеп, ул республиканың шартларын үтәмәгән. Мин шулай аңладым. Чит чиркәүгә үз шартларың белән кермиләр. Һәрбер республиканың үз кагыйдәләре бар, һәм аларны үтәргә кирәк иде. Кунак кеше тыйнак булырга тиеш дип уйлыйм. Үзләре хәл итсеннәр, мин кысылырга тырышмыйм. Хәтта беләсеңме, миңа барыбер. Тыныч кына, төрле гаугаларга кысылмыйча, яшисе килә. Ирем бар, әти-әниләр исән-сау, шөкер. Калганы «ерунда».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк