Логотип
Барлык сәхифәләр

Премьера – “Өченче бүлмәдә эт яши”

Рөстәм Мингалимнең пьесалары театрларыбызда еш куелмый. Аның шигъриятен йотлыгып укып та, драма әсәрләрен бөтенләй белмәүчеләр  булырга мөмкин. Чөнки Р.Мингалим драматургиягә соңрак килгән. Тормышка д...

Рөстәм Мингалимнең пьесалары театрларыбызда еш куелмый. Аның шигъриятен йотлыгып укып та, драма әсәрләрен бөтенләй белмәүчеләр  булырга мөмкин. Чөнки Р.Мингалим драматургиягә соңрак килгән. Тормышка драматург күзе белән карый белмәгән чакларын ул зур югалту санаган. “Шигърият күбрәк мәңгелек темаларга таяна, ә драматургиядә кешенең вак максатларын сурәтләү өчен дә урын табарга була”,  – дигән ул.  

 

Адәм баласының вак-төяк мәшәкатьләрен сурәтләп язуга караганда,   мәңгелек темаларга таянган шигърият белән исемеңне мәңгелләштереп калдыру ихтималлы зуррак, әлбәттә. Шуңа да карамастан, шагыйрь никтер драматургия өлкәсенә керәсе иткән. “Бүген күңелләрдә хисләр саега баруы сизелә, мине шул борчый. Гомум табигать, кеше һәм аның табигате, кешелек һәм кеше турында зурлап уйлап, олы максатлар белән яшәүчеләр кими, бик кечкенә максатларын зурга санап, шушы максаты юлында юлдашын үтерергә әзер кешеләр арта. Бөтенләй максатсыз яшәүчеләр күбәя. Күңелләрдә үчлек, көнчелек, ваклык чире көчәйде. Зәвыгы, күңел күзе тупасланган укучы табигать җимеше булган чын сәнгатьне аңларга, шуның аша мәңгелек белән багъланыш эзләргә теләми, ә вакытлы тормыш – вакытлы үзгәрешләр, вакытлы сәясәт колы булып кала. Рухи торгынлыкны күреп яшәү мине сәхнә әсәрләре язып карарга этәрде”, – дигән Р.Миңгалим. 

“Өченче бүлмәдә эт яши” – менә шундый югала барган рухи кыйммәтләрне кайтарырга омтылып язылган пьесаларның берсе.  Күптән түгел ул К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сәхнәләштерелде. “Татар театрында шау-шулы тамаша куерту күбрәк, мин моңа каршы да килмим, тик үзем тынычрак, салмаграк барган хәлләрне тасвирлау һәм күңел төбендәрәк яткан кичерешләр драмасын сәхнәгә күтәрү ягында”, –  дип әйткән драматург. Чыннан да, аның “Өченче бүлмәдә эт яши” дип исемләнгән пьесасында 6 персонаж катнашса да, вакыйгалар нигездә Гөлия, Райман исемле ирле-хатынлы пар тирәсендә бара һәм спектакль берникадәр камера театрын хәтерләтә. 

Спектакльне сәхнәгә театрның яшь режиссеры Резидә Гарипова куйган. Ул – Резидәнең чираттагы уңышлы иҗат җимеше. Гомумән, режиссер Рәшит Заһидуллинның шәкерте Р.Гарипова Тинчурин театрына яшьләр рухы, яңа идеяләр алып килде, шуңа күрә соңгы елларда театр сөючеләрнең дә Тинчуринлыларның иҗатына игътибарлары артты кебек. 

Спектакльнең ярты уңышы актерларны рольләргә дөрес билгеләүдән тора. Гөлия ролендә талантлы артистка Зөлфия Вәлиеваны күреп бик күпләр шатлангандыр дип уйлыйм. Аның “Сүнгән йолдызлар”дагы Сәрвәр кебек җырлы лирик рольләре күп театр сөючеләрнең күңелендә якты хатирә булып саклана торгандыр. Соңгы елларда театрга яшьләр килде. Лирик рольләргә аларны билгели башладылар. Шул арада Зөлфия безне шактый ук сагындырып өлгерде. Юк, тамашачы Зөлфияне матур җырлаганы өчен генә яратмый. Актрисаның күңеле хис төсмерләренә шулкадәр бай ки, ул гадәти язмышлы кешеләрне дә, тирән психологик кичерешләрне дә бердәй оста гәүдәләндерә, тасвирлый  ала. Менә бу юлы да спектакль башланганда ирен тиешенчә тәрбияләмәгән ваемсыз, җиңел холыклы, буш, чытлык хатын булып күз алдыбызга килеп баскан иде, ахырга таба җиңел холкы артында нинди фаҗига яшеренгәнен күреп, тамашачы шаккаткандыр. Актрисаның уены эзлекле барды. Ахырга таба ул шундый киеренке ноктага җитте ки, Гөлия берникадәр акылы алышынган кешене хәтерләтте. Һәм бу табигый да, бердәнбер баласын югалтудан бушап калган күңелен тутырыр өчен, үзенә сөяркә уйлап табып, тора-бара уены-чыны бергә кушылып, гаиләсен югалтыр дәрәҗәгә җиткән бичара хатын бит ул. Бу спектакль өчен нәкъ менә актрисаның уңышлы сайлануы гаять мөһим, чөнки биредә беренче скрипа ролен хатын уйный. Баласын югалту хәсрәтен дә хатын-кыз, ир-затына караганда, тирәнрәк кичерә, әсәрдә сөяркәле уенын да ул уйлап тапкан. Ә ире бу очракта аның хәленә кереп, ул керткән уенга кушылучы гына. Райманны уйнаган актерга шуны аңлау, беренчелеккә дәгъва итмичә, хис-кичерешләрдә чамадан ашмау, үз партиясен тотнаклы гына башкарып чыгу мөһим иде. Һәм Ирек Хафизов нәкъ шулай эшләде дә. Нәтиҗәдә, сәхнәдә оста көйләнгән ансамбль күзәтергә мөмкин иде. 

Әсәрнең исеме үк аның фаҗигаи яңгырашын искәртә. Өченче бүлмәдә эт яши. Татар халкында эт белән бер түшәм астында яшәү гадәте юк. Күңел сөймәгән кешене “эт” дип сүгү, “эт итеп сүгү”, “эт тормышы”  гыйбарәләре, киресенчә, татарның эткә берникадәр тискәре карашта булуын күрсәтә кебек. Эт яшәгән йортка фәрештәләр иңми, дигән әйтем дә бездә киң таралган. Бөек Тукаебыз да, “Эттән күбәйде дошманым”, – дип язган. Бу әсәрдә дә өченче бүлмәдә эт яшәү – хәерле фал түгел. Чөнки ул яшьли үлгән баланың урынын алган. Фатирның өченче бүлмәсендә генә түгел, Гөлиянең күңелендә дә хәзер бала урынына эт. Ул аны бала урынына карарга мәҗбүр. Дөрес, хатын бу эшкә инде күнегеп тә өлгергән, зарланмый да. Әмма эт кенә баланы алыштыра алса иде икән! Чынлыкта, аңа эт түгел, иренең җылысы, мәхәббәте, кайгыртуы кирәк булгандыр, мөгаен. Фаҗигагә китерә язган сөяркәле уены ир һәм хатын арасында аңлашу булмаудан килеп чыккан, димәк.

Күренә ки, 1980 елда иҗат ителгән булса да, әсәр бүген дә актуаль. Илнең идеологиясе юкка чыккан, гаилә институты таркалган, яшәү кыйммәтләре алмашынган,  адәм балалары һәркайсы үз эченә бикләнгән заманда бу әсәр тагын да көчлерәк яңгырый әле. Тар кабергә сыйган кешеләр, җәннәт кебек фатирга сыймый, дигән сүз бүген дә дөреслеккә туры килмимени?! Хатынсыз яшәүне кулайрак санаган ирләр, ирсез гомер кичерүне яхшырак күргән хатыннар юк мени арабызда?! Борыңгыларның, ике бала-бер бала, бер бала – юк бала, дигән сүзен истән чыгарып, бала карау мәшәкатеннән курыкканга күрә һәм тормыш куып яшәү сәбәпле, гаиләләребез кечерәеп, җаннарыбыз вакланып калмадымени?!

Спектакльдә Райманның әти-әнисе (Нуретдин Нәҗмиев, Зөләйха Хәкимҗанова), таксисит егет (Булат Зиннәтуллин) һәм аның сөйгән кызы Луара (Гүзәл Галиуллина) Гөлия һәм Райман арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыкларга ярдәм итә. Әмма  пьеса авторы таксист егеткә бүтән төрле вазифа да йөкләгән. Ул – моннан 7 ел элек авылдан килеп, 3 ел таксида эшләп, хатыннар – ирләре, ирләр хатыннары өстеннән йөргән очракларны байтак күреп  һәм шул сәбәпле шәһәрдән күңеле бизә барган самими егет. Аның Гөлия белән Райман арасына кереп, һәр икесен уянырга, аңлашырга мәҗбүр итүе нәтиҗәсендә генә фаҗига булмый кала. Ир белән хатын өченче бүлмәдә яшәгән этне таксист егетнең әти-әнисе янына авылга олактырып, аның урынына бала алып кайтырга ниятли. Таксист егет аша Рөстәм Мингалим авылга булган мәхәббәтен чагылдырган, кайчандыр милләтебез тоткасы, телебезнең, гореф-гадәтләребезнең, кешеләр арасындагы саф, эчкерсез мөнәсәбәтләрнең сакчысы  булып торган татар авылын зурлаган. Бу мәсьәләдә әсәрнең актуальлеге кими төшкән, әлбәттә, чөнки хәзер авылы, шәһәре – бер, бөтен дөньясы бертигез буталды. Ә бит әсәр нигездә шушы конфликтка корылган – авыл егете кыйблаларын югалта язган ике шәһәр кешесен һәлакәттән коткара. Әмма барыбер бу пьеса буенча куелган спектакль бүгенге көн театры өчен ят тоелмый. Артистларның бирелеп уйнаулары, режиссер кызның осталыгы, ир вә хатын арасында аңлашу булмау проблемасы күпләрнең үзәгенә үткәнгә, тамашачының әсәргә салынган бүтән мәгънәләргә әллә ни әһәмият бирмичә, үзенең сорауларына җавап табарга тырышып, онытылып каравы сәбәп булгандырмы, тәгаен генә җавап бирүе кыен. Әмма пьеса язылганнан алып үткән 40 елга якын вакыт бөтенләй сизелмәде диярлек.

      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк