Логотип
Хәбәрләр

1 июньдә Ленин ис. мәдәни-ял итү комплексы кинотеатрында беренче киносеанслар узачак

1 июньдә Ленин ис. мәдәни-ял итү комплексында Казанда беренче муниципаль кинотеатр ачыла. Анда 3D-фильмнар да карап булачак. Ул татар киносы киноклубы өчен мәйданчык булачак, биредә коммерцияле фильмн...

1 июньдә Ленин ис. мәдәни-ял итү комплексында Казанда беренче муниципаль кинотеатр ачыла. Анда 3D-фильмнар да карап булачак. Ул татар киносы киноклубы өчен мәйданчык булачак, биредә коммерцияле фильмнар да, фестиваль картиналары да куелачак. Заманча техника белән җиһазландырылган кинозалы әзерлеген Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде.

В.И.Ленин ис. мәдәни-ял итү комплексы масштаблы капиталь төзекләндерү эшләреннән соң узган ел азагында ачылган иде. Анда 49 клуб оешмасы нигезендә 2 мең кеше шөгыльләнә, ел саен 370 чара уздырыла. Ә хәзер заманча кинотеатр да эшләячәк. Анда аерым керү юлы булачак, башта тамашачылар кассалар урнашкан холлга эләгә, аннан соң – гардероб һәм буфет урнашкан залга. Кинотеатр, бина кебек үк, совет неоклассицизмы һәм сталин ампиры өслүбендә эшләнгән.

Илсур Метшин беренчеләрдән булып кинотеатрны карады. Кассадан билет алып, ул залга үтте. Шәһәр башлыгы төзекләндерү эшләрен югары бәяләде.

“Казанда мондый дәрәҗәле кинотеатр ачылганын белү күңелле. Аның В.И.Ленин ис. мәдәни-ял итү комплексында булуы да символик мәгънәгә ия”, - дип билгеләп үтте Казан Мэры, кинотеатр мөмкинлекләрен күрсәткән видеоязма каргач.

Рәсми рәвештә кино залы 1 июньдә ачыла. “Балаларны яклау көнендә “Альпари” хәйрия фонды белән бергәләп “Кинолучик” чарасы уздырабыз. Анда 200 кеше чакырылды: сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәленә калган балалар. “Необыкновенное путешествие Серафимы” мультфильмын күрсәтәчәкбез”, - диде В.И.Ленин ис. мәдәни-ял итү комплексы директоры Наталья Илясова. Бу көнне кинозалда беренче коммерцияле кино күрсәтеләчәк. Кичен ике сеанс узачак: “Садко” мультфильмы һәм “Псы под прикрытием” гаилә комедиясе. 7 июньдә кинотеатр репертуары “Первые” картинасы, 14 июньдә “Суперсемейка-2” мультфильмы белән тулылана.

3-8 июньдә биредә “Зөләйха күзләрен ача” фильмына актерлар кастингы үтәчәк. “Бу җиңел проект түгел, ләкин без тырышабыз. Фильм өстендә эшләүчеләр Мортаза һәм Убырлы карчык рольләренә кеше эзлиләр. Ике роль дә характерлы”, - дип сөйләде Казан Мэрына “Время кино” форумы директоры Альбина Нәфигова. Комплексның кинотеатрында киң прокатка чыкмаган фильмнарны карап булачак. Аның нигезендә җирле режиссерларның эшләрен, татар картиналарын карап булачак.

Кинотеатр белән танышкач, Илсур Метшин бинаны карап чыкты: “Жизнелюб” проектында катнашучылар шөгыльләнгән холлны, актлар залын. Шәһәр башлыгы “Форсаж” халык бию ансамбленең кечкенә катнашучылары белән дә танышты. Илсур Метшин кечкенә вакытта баян, гитарда уйнау, хоккей һәм футбол белән кызыксынуын сөйләде һәм балаларга уңышлар теләде.

Залларның берсендә урнаштырылган совет чорының артефактлары күргәзмәсен Мэр кызыксынып карап чыкты. Ул комплекста даими экспозиция булдырырга тәкъдим итте. “Чор белән бәйләнгән раритет әйберләр саклану яхшы. Балаларыбызга без ничек үскәнне күрсәтү мөһим, - дип саный Илсур Метшин. – Бездә Социалистик көнкүреш музее бар, ул экспозициясе белән уртаклашыр, дип уйлыйм. В.И.Ленин ис. мәдәни-ял итү комплексы белән бәйләнгән әйберләр куярга кирәк: пионер галстуклары, значоклар, барабаннар, букчалар”.

Азакта, комплекс территориясен карап чыккач, шәһәр башлыгы мәдәни-ял итү комплексы администрациясен җәмәгать туклану оешмалары белән хезмәттәшлек итәргә чакырды, чөнки алар җәмәгать киңлекләрен шәһәрлеләр өчен кызыклы итәләр.

Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев катнашты.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк