Логотип
Хәбәрләр

101 яшьлек ханым әни булган

Италиядә яшәүче 101 яшьлек Анатолия Вартаделла 4 килограммлы сәламәт бала тапкан дигән хәбәрне ишеткәч, әни булырга беркайчанда соң түгел, диясе килде. Яңа туган малай Анатолиянең 17 баласы. Кабат ән...

Италиядә яшәүче 101 яшьлек Анатолия Вартаделла 4 килограммлы сәламәт бала тапкан дигән хәбәрне ишеткәч, әни булырга беркайчанда соң түгел, диясе килде.

Яңа туган малай Анатолиянең 17 баласы. Кабат әни булу бәхетен тояр өчен ханым авыр юк үткән. 48 яшендә начар авыру сәбәпле, ул бала табу сәләтен югалта һәм моның белән 60 ел буе диярлек килешә алмый. Шуңа Төркиядәге бер шәхси хастаханәдә табибларга операция ясатырга мәҗбүр була. Анатолия Вартаделла медицина хезмәткәрләренә бу операцияне ясарга ризалашканнары өчен зур рәхмәтен белдерә. «Яшь әни» улына папа римский хөрмәтенә Франческо дип куша. Җәмгыять арасында Анатолиягә белән сокланучычылар да, бик тискәре фикердә булып, тәнкыйтьләүчеләр дә җитәрлек. Иң мөһиме, дөньяга яңа кеше килде!!! Ә әни кеше бик бәхетле күренә...

Моңа кадәр дә хатыннарның өлкән яшьтә әни булганнары билгеле. Мәсәлән, бу очракка кадәр «рекорд» Төньяк Африкада яшәүче Малегвале Рамокгопада иде. 1839 елда туган хатын игезәк балаларын 1931 елда гына таба. Ул вакытта Малегвалега 92 яшь тулган була.  

Автор: Эльвира Сабирова

Фото: fb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк